Логотип
Проза

​Кыскарту

Биш минут берөзлексез шылтыраганнан соң, ниһаятъ телефон трубкасын алдылар.

– Әлү, прокуратурамы бу?

– Әйе, нәрсә булды?

– Булып бетмәде әле, әмма ләкин булырга тора – мине эшемнән кыскартмакчы булалар.

– Кыскартмакчы булалар?

– Әйе шул! Кичә имза куйдырып кисәттеләр. Закон буенча дөрес микән, юк микән, шуны беләсем килгән иде.

Телефонның ике ягында да тынлык урнашты.

“Карагыз әле, сезнең профсоюз нәрсә карый соң?” – дип эндәштеләр бераздан прокуратура трубкасыннан.

– И-и, профсоюз Хәмәтҗан абзый белми дә!

– Ничек инде Хәмәтҗан белми дә?

– Кисәтүче юк ди.

– Сез үзегез профсоюзда торасызмы соң?

– Торамдыр инде. Ай саен профсоюз взносы дип, хезмәт хакымнан фәлән сум алып калалар.

– Понятно!

Менә бит! Иренең: “Прокуратурада синең кайгы гына, эшләре беткән диюе раска туры килмәде. “Понятно!” – дип торалар. Әллә прокуратура хезмәткәре үзе дә хатын-кыз булганга, шулай бик тиз аңлады Сәлифәне.

– Беренчел профсоюз оешмасына язма белдерү юлланмаган икән, эштән кыскартылуыгыз законсыз була инде, сеңлем!

– Профсоюз оешмасының мотивлаштырылган фикере сорала, кыскарту белән килешмәскә дә мөмкин дигәнне ишеткән бар иде, кәнишне.

– Үзегез дә беләсез ич тәртибен, бөтен эшемне бүлеп, мин юләр, вакыт уздырып, аңлатып торган булам тагын!

Егерме ел прокуратурада эшләгән Тәслия апа шап итеп трубканы куйды да, идән мунчаласына үрелде. Прокуратура хезмәткәрләре киңәшмәдән таралганчы, тагын дүрт бүлмәне җыештырып өлгерәсе бар бит әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык , булган бу . Шулай инде , еллар буе прокуратурада , идэн генэ юса да . ике институт белеме кадэр белем алган инде бу тути !!! Ни генэ , дисэн, дэ , кешедэ омет чаткылары уяткач яхшы инде !!! Люция ханым , Сезгэ ян,адан - ян,а ун,ышлар телим !!! Искиткеч яхшы язасыз !!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт, Нәфисә ханым! Көлеп яшәргә язсын!

      Хәзер укыйлар