Логотип
Проза

​Кыш үткән юлдан

I

Болыт-шәүләсез, аяз, тымызык бер көн. Күк йөзен биләп баш очында июнь кояшы балкый. әлегә ул һәркемгә дә тансык – назлап кына иркәли. Урак өстендәгедәй әлсерәтми дә, алҗытмый да. Аның җылысыннан җанга рәхәт, ә тәнгә сихәт кенә. Шуңа күрә дә тирә-юньдәге барлык җан иясенең бик тә дәртле чагы. Яшелләнеп утырган бодай басуында да, куе сусыл печәнле елга үзәне буйларында да төрле кош-корт, бөҗәкләрнең шат авазлары ишетелә. Җелпә канатларын җилпеп чәчкәдән чәчкәгә очып кунгалаган бөҗәкләрнең дә һәм бөтенләй күзгә дә күренмәсләренең дә яшькелт үлән арасыннан берөзлексез зең-чең килеп, зеңләп-чеңләп аваз биреп торулары иде.

Күк бияне атлатып кына без Иртәк үзәне буйлап күтәреләбез. Алда, еракта, яшькелт үр-таулар кочагында, күңелне ашкындырып, Байтирәк авылы күренеп-күренеп киткәли. Янәшәдә тал-тирәкләр арасыннан салмак кына агучы Иртәк суы. Юл буе үр-калкулыкларын читләтебрәк үткәндә ул елга күздән югалып тора. Иңкүрәк җиргә чыкканда җәенке күл буларак кабат каршы ала. үрле-бормалы елга янәшәсендәге ат юлы да бормалы-бормалы шул. Үргә күтәрелгән саен авыл күренеп-күренеп киткәләсә дә, аңа әле тиз генә кайтып җитә алмыйсың.
Елга үзәнендәге печәннең инде бер мәртәбә чабылган булуы күренә. Трактор чалгыларыннан исән калган үләннәр буй-буй булып үсеп утыралар иде.
– Әйе, бу юлдан йөрүче хәзер сирәк. Әнә бит, басу уртасыннан турылап юл салдылар. Ашыккан кеше шуннан гына элдертә, – диде олаучы Шаһиәхмәт абзый. – Көзен тал-туйра дип, җәен исә печән дип без карт-коры гына аны искә алабыз.

Шаһиәхмәт абзый ымлап күрсәткән якта, шактый ук еракта, әледән-әле аксыл тузан болытлары күренеп кала. Димәк, район үзәгенә илтүче туры юл хәзер шуннан, тигез тезәм җирдән үтә икән. Заман башка, юл башка шул инде. Тыз-быз чапкан ул җитез тимер «атлар»га бу иске юл, билгеле, тардыр да, сикәлтәледер дә. Тик гомер чигенә якынаеп килүче олаучы абзый бу эш-гамәлне өнәп бетерми кебек. Җиңел сөякле, җитез хәрәкәтле бу карт белән без тимерьюл станциясеннән чыгу юлында очрашкан идек. Аның тулырак түгәрәк йөзе, түгәрәк ыспай сакалы миңа кемнедер хәтерләткән кебек тоелды. Әйе, кемгәдер охшаш иде ул, ләкин кемгә икәнлеген әйтә алмыйм. Юл чатында машина көтеп торуымны чамалап, ул үзе минем яныма килеп туктады.
– Байтирәккә кайтасың ахрысы, әйдә, утыр, – диде.

Шулай дип әйтте дә, икеләнер җай калдырмыйча биштәр бавыма таба үрелде.
– Йөк итеп күтәреп торма, арбага куй, – диде. – үзән юлыннан алып кайтыем әле үзеңне, сагынгансыңдыр.

Арбасына утырып бара башлауга ул, сүзгә килеп:
– Шаһиәхмәт абзаң булам. Ә син, ялгышмасам, Кәрим улы булырга тиеш... Күптән бу якларда күренмисез. Анаң исәнме соң?..
– Әйе шул, без бик күптән, мин һөнәр мәктәбен тәмамлагач та авылдан киткән идек. Шуннан бирле монда кайтылмады. Әнинең авылда укыткан еллары өчен белешмә кирәкмәсә, бүген дә юлга чыгылмас иде әле. Дөрес, яланаяк тәпи йөреп үскән җир, мәктәптә бергә укыган иптәшләр кайвакытларда сагындырып искә төшкәли. Әй, ул туган-үскән якның шифалы һавасын бер кайтып суласаң, Иртәк буеның чоңгыллы күлләрендә бер иркенләп йөзсәң иде, дип хыялланган мизгелләр булгалый, билгеле. Очып кына кайтып киләсе дә бит... Ләкин гаилә, дөнья мәшәкатьләре андый хыялларны тиз оныттыра шул...

Кемгә дип кайтасың инде... әнкәй үзебез белән. Әткәй сугышта ятып калды.
– И-и, энем, кемгә генә кайтсаң да, ят итмәсләр ие. Ач, ялангач заманнар, мохтаҗ еллар түгел ич. Шөкер әлегә, үзебезнең дә йорт-җир иркен... Безгә кайтыгыз...

Без шулай таныша барабыз. Шәһәр, авыл хәлләрен сөйләшеп алабыз. Ә арба үз җае белән үргә үрмәли дә үр төшә. Әллә кайсы заманнарның тәгәрмәч эзләрен саклап торган ул калкулыклар сыртына күтәрелгән саен талпынып һаман алга үрелеп карыйм. Инде авыл йортлары да аерым-аерым күренә башлады кебек. Күк бия инде Зур күл янәшәсендәге элекке ахун хәзрәтләре бакчасын да узып бара. Әмма Шаһи­әхмәт абзый, җай гына барырга ирек бирмичә, әледән-әле аны туктаткалап ала иде. Чалгы очын төртеп алырлык кына печәнлек күрсә дә, ул һич иренеп тормый. Юл читенә чыгып, шул печәнне чабып ала да, ашыкмыйча гына арбасына китереп сала. Бал исе аңкытып торган алсу чәчкәле кәрешкәләр, тукранбашлар өстәлгән саен безнең олау авырая, ат адымы акрыная бара...
– Тпру, малкай! Ничек ташлап китмәк кирәк ушы байлыкны... Кыш уртасында бер бөртеген дә таба алмыйсың аның. Сыер аслыкларын, түбә саламнарын ашаткан елларны бик тиз онытабыз шул...

Әнә шулай, уйдык-уйдык утырган ул «ятим» печәннәрне «үз итәр» өчен без әледән-әле юлдан тайпылабыз. Тик шулай бормаланып йөрибез. Бу сахрада йөрү минем күңелгә дә хуш килә. Тимерчыбыктан ясалган кармаклар, тал-туйрадан үрелгән сөзәкләр белән балык ауларга йөргән чаклар искә төшә... Су ягыннан искән җил белән сизелер-сизелмәс кенә ләм, балык исе килгәләп тора. Тынгы белмәс басу-болын бөҗәкләре, һич ялыкмыйча, һаман зеңгелдәшәләр. Ат янында, безнең тирәдә җитез яр буе керәшәләре һаман да чуалыша, уйныйлар иде.
Бу күренешләр әллә кайда югалып калган балачакны хәтерләтә. Күптән онытылган хатирәләрне яңарталар.

Шаһиәхмәт абзый хәтерләткән кытлык чорын – сугыш елларын искә төшерәм. Йөрәккәйләрдәге җөе һаман язылмас бер заман булды шул. Кешеләр дә, маллар да ярым ач хәлдә яшәде. Басу-кырларда эшләп алынган икмәк тулаем сугыш кирәгенә дип озатыла торды... Кем белә бит, шул афәт килмәсә, бәлки без дә болай таралмаган, авылдан китмәгән булыр идек...


II

Авылның барлык ир заты сугышка киткәч кенә чалгыга үзе уралып торган сусыл үләнне, шау яфрак алан печәннәрен каерып-каерып чабып алырдай кеше калмаган иде шул. Чөнки аналар ирләре өчен дә сабан сөрде, иген иктеләр бит. Аяк аста яткан мал ризыгын безнең ише хәлсез бала-чага белән җегәре беткән әби-чәби генә йолкый идек. Күрәсең, безнең юаш беләкләр белән аны әлләни күпләп урып та, хәстәрләп тә булмагандыр инде.

Хәтеремдә, ул чагында бездә ике-өч тыңлаусыз кәҗә дә азгын, мүкләк сыер булды. Әнә шул гуҗ сыер белән ул биләмче кәҗәләрнең берзаман улаклары бөтенләй бушап калды.
– Малларыбыз ач, көне буе катылык кимереп кенә торалар, – дип сорана, ялвара башлагач, безгә колхоз саламыннан әзрәк өлеш чыгарганнар иде.

Бригадир бабай беркөнне:
– Әнә, Хәзрәт бакчасы янәшәсендә кибән төбе калган ие. Кар хәзер утырды, ул да калыккандыр, шәй. Шуннан җыеп төярсез, – диде.

Элекке Хәзрәт бакчасы безнең «Игенчеләр» колхозының иң ерак басуы икәнен белсәк тә, моңа бик сөенештек. Кичтән үк күрше Бәдүк абыйны анда барырга күндереп куйдык.  
Бәдүк абый фермада эшен төгәлләгәч тә өй каршыбызга килеп туктады.
– Әйдә, җегет, тиз бул, утыр «атыма», – диде.

Салам ташырга ат каян килсен инде ул вакытта. Аның иң шәпләрен, иң тазаларын күптән рәхимсез фронт «алып» бетергән. Авылда калып та аягөсте тора алганнары белән кара көздән бирле станциягә ашлык чыгаралар иде.
Без кузгалып киттек, ике яктан икебезнең дә әниләр, борчылып:
– Үгезегез ятмасын, туктап-туктап хәл алдырыгыз, – дип калдылар.

Менә без авыл очы күперенә дә җиттек. Кәс-кәс атлап, арттан аны-моны чүпләнеп килгән чәүкәләр дә берәм-берәм калыштылар. Гүя аларның да кичке якта ерак кырга сәфәр чыгасылары килми иде. Япан кыр, ак кар – аның уңган күмәч йөзедәй шома өслегеннән вак боз кисәкчәләре, сары салам бөртекләре йөгерешәләр. Шунда ук төрле кош-корт, җәнлек эзләре күренгәләп кала. Алар арасында, бәлкем, кырый урам Бакый бабайларның соңгы сарыкларын алып чыккан бүре эзләре дә бардыр. Ул азгын җан, шәт, хәзер дә, кояш баеганны көтеп, якындагы яр буйларында гына ятадыр кебек тоела миңа. Шикләндереп куя.

Ә Бәдүк абый авылдан чыкканнан бирле ник бер сүз ычкындырсын. Әйтерсең лә, без югары оч чукрак Зиннур карт белән китеп барабыз. Ни булган соң бүген аңа? Безнең ише малай-шалай белән әүвәл гел уйнап, шаярып кына тора иде ич. Әле мәзәк сөйләп көлдерер, әле борыныңны кысып тотып «җегет җилеген» тикшерер иде. Шул тиктормас, чая Бәдүккә ни булган бүген? Мин шуңа аптырап киләм.

Камыт-тәртәсен иртәдән салмаган кадерсез үгезебез әлегә җай гына атлый. Ничек кенә куаласаң да бик сак, бер дә кабаланмыйча, сабыр-салмак кына басып бара ул. Тик аның ара-тирә тирән тояк эзенә төшкән төсле итеп сөртенеп куюлары, шулчак кай төшенеңдер шыгырт-шагырт итеп алгалавы гына мине пошаманга сала. Андый вакытта тагын да катырак итеп:
– Цооб, цаба! – дип куям, үгезне куалый төшәм. 

Тик Бәдүт моңа да, өскә калкып бүртәеп чыккан юлда чалыш табанлы шөкәтсез салам чанасының уңга-сулга кагылгалап килүенә дә әһәмият итми әлегә. Чана төбенә җәеп салынган арыш саламына кырын яткан да һични күрми дә, ишетми дә: һаман да моңсуланып сызгырынгалап бара.

Ә бәлкем үз ишләреннән, кордашларыннан аерылып калуына рәнҗеп ятуы булгандыр. Армиягә бит алар барысы да былтыр көз бергә китәргә йөргәннәр иде. Әнә хәзер җиһангир, Төхфәт, әбелкәрамнар «пәләвәй пушта» белән хатлар язалар. Кич утырырга җыелу белән телләрдә һаман алар да алар, кызлар кулында аларның олы кыяфәткә кереп, шинельләр киеп төшкән фоторәсемнәре йөри. Сугыштагы батырлыклары, солдат мәзәкләре турында язалар. Ул «бәгырь кисәкләрен» өзгәләнеп елап озаткан әни-әбиләрнең дә авызында гел шулар гына бит хәзер.

Бәдүк тә алар белән саубуллашу җырларын җырлаш­ты, югыйсә, гадәт кушканча йорттан-йортка кереп кардәш-ыруының бәхиллеген алып йөрде. Бер көнне үзе яса­ган имән чаңгыларын тотып безгә дә сугылып чыкты.
– Мә, Айдар энем, ал, бик кызыга идең, рәхәтен күр. Төсем булыр! әнкәйгә хатларымны укырсың, миңа хат язарсың, – диде.
Ә үзенең әле булса китә алганы юк. Чана төбенә, салам түшәккә буй яткан Бәдүк үз уйларына чумган.

Инде бозлы кар өстендәге бихисап йолдыз чаткылары да әкренләп сүнеп бара. Актау сыртына эленеп кенә кал­-ган кояшның нурлары сүлпән хәзер, яктыртмый да дияр­лек. Ачык бит-кулны чеметтереп әче җил купты. Ул әнә бабайдан калган иске чикмән аша үтеп мамык сыр­-ма­ны бәсләндерә, тез башларын өшетә, оета шикелле.

Ә Бәдүк һаман шул бер рәвештә, чабышкы кар энҗеләренә карап, онытылып ята бирә. үзе монда, күңеле белән әллә кайларда, еракта ул.

Күбәләк гөлләргә кунса, 
Гөлләр тибрәнә микән? 
Ул да мине сагынганда, 
җырлап җибәрә микән?


Авыз эченнән үзе шушы йөгерек, шаян көйне көйли. Тик, ни сәбәптер, ул көй бик сагышлы да, бик моңсу да яңгырый кебек миңа.
Аның ул өнсез җыры тәэсирендә минем күз алдыма җәйнең айлы кичләре килеп баса. Егет һәм кызларның кичке уеннары, җыр-биюләре гәүдәләнә. Кыңгы­раулы иске гармункайның өздереп-өздереп уйнаганы колагыма кергән сыман тоела. Әй, оста да тарта иде гармунны Әбелкәрам абый! Һәм мин Бәдүкнең түбән оч Хәйри кызы Гөлдәминә тирәсендә бөтерелеп-бөтерелеп биюләрен күргән кебек булам. Әһ, килешле дә кыз иде шул Гөлдәминә. Авылда бер матур, йөзе һәрчак балкып, елмаеп торыр иде үзенең. Биеп-биеп, очынып-очынып бер урында әйләнүләре дисеңме – җилкенмәс күңелкәйләрне дә җилкетер иде... Егетләр ирексездән артыннан тыпырдап бии башлар иделәр. Әйе, аңа күз атучылар, йөрәк серен белдерергә теләүчеләр байтак булгандыр. Тик алар кичке уеннарда һәрчак диярлек Бәдүк белән янәшә булалар, әйлән-бәйләннәргә бер-бер артлы пар чыгарлар иде. Аннары авылда, Бәдүк Гөлдәминәгә өйләнә икән, дигән сүз дә таралды. Хупҗамал әби дә, имеш, улын солдатка быел ук алмасалар, моңа риза икән. «Алла боерган булса, килен алып кайтса да бик разыймын, алып кайта гына күрсен», – дип әйткән ди, имеш.

Бәдүк белән Гөлдәминәнең бер-берсен шушындый авыр, хәсрәтле көннәрдә дә ярата белеп яратышып йөрүләренә, аларның саф күңелдән бер-берсенә омтылуларына һәркем диярлек соклана гына иде. Кырда эш вакытында да, авылда кич утырганда да хатын-кызлар бу хакта бер искә алмыйча калмыйлар. әйтерсең лә, яшьләрнең бу саф, җүләр хисе тол, ятим калган ул солдаткалар күңеленә дә нур, яктылык бөркеп тора иде. «И, китәрләр инде уеннан иңнәрен-иңгә салып кына», – дип сөйләр иделәр.
Әйе, бәлки Бәдүк хәзер, күшегеп чана төбендә яткан килеш, әнә шул хакта моңлангандыр.

Хәер, абыйлары язмышын уйланса да гаҗәпмени? Бәдүкнең тук бүдәнәдәй таза, тулы айдай түгәрәк битле ике абыйсы да бар иде. Олысы әле сугыш чыгар елны гына «действительныен» тутырып кайткан иде. Аннары ул, озак та тормастан, беренче туплар ата башлау белән үк яңадан яу кырына китеп тә барды. Барыйны исә сугышка икенче язда озаттылар. Хәзер алар исәндерме, саудырмы – Хупҗамал әбиләр йортына инде күптәннән бирле хат ташучының кергәне юк. «Пушта» безгә сугылган саен әнкәй дә хәзер: «Хупҗамаләттәйгә берәр хәбәр юкмы?» – дип сорап кала. Юк шул, бертөрле хәбәр дә юк. «Суга төшкәндәй икесе тиң юк бит», – дип сызлана, сукрана күрше әби. Инде Бәдыйгулласыннан да калса нишләр икән ул ялгыз карчык? Ничекләр итеп көн күрер дә ничек түзәр бу хәленә? «Безнең, әле ярый, юанычка да, көенечкә дә бала-чага бар», – дип, шуны уйлап кайгырышалар якын-тирә солдаткалар бергә туры килгәндә.

Әйе, мөгаен, Бәдүк шул хакта, ул да китсә япа-ялгыз тилмереп каласы анасы хакында да уйлангандыр. Гөлдәминәсен дә калдырып китәселәре килмәгәндер. Өйләнсәң дә ярый, әлбәттә. Әнә бит Гөлкәй үзе дә: «Әйт кенә, әткәй разый булмаса да, үзем разый бит», – дип тора. «Китсәң – көтәрмен, башкалар көтәләр бит әле әнә», – дип тә ышандыра. Нишләргә хәзер Бәдүккә – берәү дә киңәш бирә алмаячак шул.

Әнә шуларны уйлап, Бәдүк берсеннән-берсе сагышлырак, моң-зарлырак көйләрне көйләп, ул бәхетсез «Зиләйлүк», «Зөлхиҗҗә»ләр, «Таһир-3өһрә»ләрне искә алып бара сыман. Аның ул сыкрануларына, сызлануларына юл буендагы кипкән үлән сабаклары да сык­рап куя, әрнеп, тибрәнеп озатып кала төсле миңа.

...Шушы Иртәк үзәне буенда, буп-буш ак кар сахрасында бер ялгызы әле бик озак моңайган иде Бәдүк күршем. Соңгы шәфәкъ нурында без элекке Хәзрәт бакчасы урынына барып җиттек. Тәнне куырып-куырып алган төнге суык төшкәч кенә кайтыр юлга чыктык.
– үгезең ята күрмәсен, – дип, Бәдүк мине юл буе кисәтеп килде.

Бөтенләй хәлдән тайган, уфырып-уфырып авыр сулаган ул малкайны мин мөгезеннән сөйрәп барам, Бәдүк абый үр менгәндә олауны арттан этәреп килә…


III

«Иртәгә буласы хәлне күңел сизенә ул», дигән юрау, ышану бар. Кем нәрсәгә ышана бит. Миңа кал­са, Бәдүк белән әнә шундыйрак хәл килеп чыкты. Хупҗамал әби аннан алдагы төндә ниндирәк төш күргән һәм аны ничек юрагандыр, хәтерләмим. Әни ул вакытта чын ышану белән әйткәндерме, «мөгаллимә буларак» кына шулай дип әйтүне тиеш тапкандырмы:
– Йокыда булган саташуларны юрап бетерү мөмкинме соң, Хупҗамал абыстай. Төш бит ул йокы чүбе генә, – дияр иде.

Әби дә бирешми, мин соңыннан сөйләгәнне исенә төшерә дә:
– Бәдүгем, әнә, бер көн  алдан сизенгән  китә­сен... – дип җавап бирә иде.

Әйе, без кырга китү белән авыл Советыннан аны эзләп килгәннәр икән. Мич башында яткан итек-сырмалар да әле кибеп өлгермәгән, парланып торалар иде, икенче көнне иртүк Бәдүк килеп керде.
– Әйдә, тор, Айдар, мине станцага озатышырсың, – ди. 

Хупҗамал әби элегрәк тә бездә үз кеше иде. Әни камыр ашы кузгатса яисә ипи салган көн булса:
– Бар әле, улым, күрше әбиеңә пәтер садакасы кертеп чык, – дими калмас иде. Бәдүк киткәч инде әби ике йорт арасын тагын да ешрак таптады. Кайвакыт минем мәктәптән кайтуымны гына көтеп тора да:
– Әйдәле, бәбкәм, үземә кер, бәгърем. Бәдыйгулла абыең яраткан эремчек пәрәмәче пешердем. Хатларын да укырсың, – дип кыстый башлый иде.

Тик хатлар гына көткәндәгечә еш килеп тормыйлар шул. Иске хатларны кат-кат укыта Хупҗамал әби.
– Теге көнне барын да ишетеп бетермәдем, тагын бер укы әле, – дип, әбинең һаман да үзе яныннан җибәрәсе килми.

Бигрәк тә кышның озын төннәрендә ялгыз каласы килми аның. «Миңа да иптәш булырсың, тәмләп чәй эчерермен, кунып кына кал инде, балам», – дип ялвара торган иде. Әллә белеп, әллә инде саташып, төннәр буе үз-үзе белән сөйләшеп чыга. «Әй, балам, Бәдыйгуллам, кемнәргә дип ташлап киттең газиз әнкәңне», – ди. «Уч төбемдә калып ятим үскәниең ләбаса, кайларда гына кагылып-сугылып йөрисең икән, бәбкәм», – ди. Йә кинәт төн урталарында  «Әгузе  бисмилла»лар  әйтеп,  «төф-төф»ләр  килеп өшкеренгәли, догалар укырга керешә. Таң атмастан алда торып намазлык өстенә иелсә дә һаман сыкрану, сызлану сүзләрен ишетәсең. «Әй балам, бу суыкта юка шинил белән өшисеңдер инде. Үзәккәйләреңә үтәдер... Аллам. Җылы өемдә дә менә эчемә бер дә җылы керми лә, бәбкәм. Күкрәгемә бозны иләп кенә торалар ла. Син, балакаем, өшеп туңганнар анаң бәгыренә төшәдер лә инде», – ди иде.

Шулай сыкрана-сыкрана көн дә җиңү хәбәре ки­лү­ен, сугыш бетүен көтте Хупҗамал әби. Явыз «ярман»­ны үз җирендә дөмбәслиләр инде, дигәч, әбекәйнең бит җыерчыклары язылып китәрләр, сүнеп барган карашыннан яз нуры сирпелеп куйгандай булыр иде.

Әйе, шулай өметләнеп яши-яши ул сугышның соңгы кышын да уздырып җибәрде. Һаман көннәр озынаюын исәпләп, «унда уйнатыр, унбердә борын канатыр, уникедә җиз табан, унөчтә күк табан, ундүрттә сөр сабан була, ә сабан сөргәндә җылытыр, Ходаем кушса», – дип көтте. Ләкин ул көнгә җитешә алмыйча, шул «күк табан» вакытында – гөрләп гөрләвекләр аккан чакта дөнья куйды ул.

Хәер, җәйне күрү түгел, Бәдыйгулла бәбкәсенең – «ездовой Зәбиров»ның командиры гәүдәсен каплап калып һәлак булу хәбәрен дә ишетергә туры килмәде аңа. Ул яман хәбәр килгәнче язгы кар сулары, апрель томаннары Хупҗамал әбине гүр иясе иткәннәр иде инде.
Дүрт ел буе көткән шатлыклы көннәр Байтирәккә килеп җиттеләр. Җиңү сөенечен беренче булып авыл Советы йортын каравыллап төн кунган Сәкинә апа таратты. Таң беленүгә үк юл тузанында иске галош эзе калдырып ул өйдән өйгә чабулады. «Пәбидә, кызлар! Йоклап ятмагыз, пәбидә! Сугыш беткән!» – дип аваз салды бөтен авылга.

Ул бәйрәм таңында бары тик Хупҗамал әбинең бушап калган өендә генә әлеге хәбәргә сөенүче булмады... 


IV

– Ә мин бу көнне Пруссия чигендә, госпитальдә идем әле, – дип куйды Шаһиәхмәт абзый. – Никтер  ул көн бик уелып истә калмаган.
Сугышка без атаң белән бер көнне аның машинасында киттек бит. Туп-тулы бер машина иек, ә авылга менә ватылып-җимерелеп берүзем кайттым. Алай буласын кем белгән бит. Барганда гел бәйрәм җырлары гына җырлап барган идек. Укытучы Хәбиб башлый, без, «җиңмәс көч юк» дип, күтәреп алабыз. Ул да бик еракта ятып калды, бахыр.

Шаһиәхмәт абзый иптәшләренең кайларда сугышып йөрүләрен, кемнең ничек үлеп калуын искә төшерде дә үз фикерен төгәлләгәндәй итеп:
– Да, малай, егетнең егетләре харап ителде. Арадан мин бәхетле булдым. Бу очракта Аллага мең шөкер диясе генә кала, – дип, сүзен йомгаклап куйды.

Без инде Иртәк үзәненнән Очлытау иңенә күтәрелгәнбез. Шаһиәхмәт абзыйның хат һәм газеталар – шатлык һәм бәхет хәбәрләре белән тулы «кәзүнни» зур сумкасы күптән хуш исле тугай печәне астына күмелеп калган. 

Урам-тыкрыкларны бизәп үскән өянке-тирәкләр арасыннан мин түземсезләнеп, ашкынып үз урамыбызны, «үз» йортыбызны эзлим. Инеш күперен үтүгә мин әүвәлгечә һаман читән капка төбендә утырган Шәфикъ бабайны, җелт-җелт атлап килгән Гөлдәминә, шук холыклы Бәдүкләрне очратырмын сыман. Шаһиәхмәт абзыйны күргәч тә бая кемгәдер охшаткан идем. Шәфикь бабайга охшатканмын лабаса. Тырма тотып килсәң – сапларга, чалгы китерсәң шундук сугып бирергә әзер торган игелекле Шәфикъ бабай улы икән Шаһиәхмәт абзый.
– Булмас шул, әткәйне дә, Бәдүк абыеңны да, тагын бик күпләрне очрата алмассың хәзер авылда. Юк инде алар. Ә Гөлдәминәне күрерсең, шәй. Күрерсең дә, танырсың да. Бер дә картаймый ул, һаман шулай шат, көләч кыяфәтле. Ә бит биш бала анасы. Ирдән уңды ул, шул картайтмый аны.

Гаҗәп бу дөнья. Бәдүктәй ишен югалткач инде ул бәндә гомергә башын күтәрә алмас, шулай боегып сулгандыр дип уйлыйсың. Юк, алай түгел шул ул тормыш.

Әйе, Гөлдәминәнең, мин белгән авыл күрке Гөлкәй­нең үзгәрүе дә, кияүгә чыгуы да ихтимал. Шулай да мин аның Бәдүген онытуына ышанмыйм. Истән чык­мас андый яшьлек хисе, андый мәхәббәт. Тиз генә йөрәктән алып ташлардай егет түгел иде шул Бәдүк. Шуңа күрә дә аның Гөлкәе соңлап кына, бөтенләй чит-ят кешегә кияүгә чыккандыр да әле. Үз авылының, үзенең Бәдүген оныта алмаганга шулай иткәндер.

Күбәләк гөлләргә кунса, 
Гөлләр тибрәнә микән? –

дип кем дә булса җыр башласа, күз алдымда арыш саламы өстенә сузылып яткан моңсу кыяфәтле Бәдүк төсмерләнә башлый. Бәдүк һаман исәндер, җырлый-моңая һаман да каядыр еракта, туган авылына кайтырга тилмереп кенә йөридер кебек хис ителә. Бу хәл, бәлкем, үземнең дә күптән читтә йөрүемә бәйледер.Шәй, юксынып, капка төбендә көтеп утыручысы бул­-маганга шулай уйланыладыр...

Без авыл башына ук килеп җиткәнбез. Түбән очтан, мөгри-мөгри, зур көтү күтәрелеп килә. Аксыл тузан болыты калдырып, урамнардан эшлекле машиналар узып киткәли. Анда-санда бала-чаганың йөгереп үткәне күренә. Инеш буасы ягында, тал-тирәк тирәсендә тартай моңланганы ишетелеп кала. «Тарт-тай, тарт-тай». Юк! «Кайттай, кайттай», дип һәр кайткан кешене элеккечә үк санап, исәпләп торадыр шикелле ул.
– Карале, тартай һаман исән икән! – дип әйтеп куйганымны үзем дә сизми калдым.
– Һе, алар бит үзара сугышмый, – диде Шаһиәхмәт абзый. Аннары күк биянең сыртына тидермичә генә чыбыркысын болгап алды. Ат, инде ялыккан булса да, тизрәк авылга керергә ашкына иде ахрысы. Юыртып кына инеш күперенә таба китте.

1965–2010

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар