Логотип
Проза

Кыланчык

       Беренче бүлек 

 

       Беренче бүлек 

«Кыланчык син! Кыланчык!» – дип кабатлады Ләйсән үзенең көзгедәге кыяфәтен күреп. Аннары мәкерле генә елмаеп кырт  борылып китеп тә барды. Яңа гына алган күлмәге никтер аны бүтән куандырмады. Күз кырые белән генә чекка карап алды да, андагы зур сумманы күреп, үзен гаепле баладай тойды. Әллә кире кайтарып бирергәме дигән уй да башыннан йөгерде, ләкин шундук иренә үч итеп алганы исенә төште.   

«Ю-у-ук, кайтараммы соң! Мине үпкәләтү ничек кыйммәт икәнен аңласын әле, бәлки, башка алай эшләмәс», – дип елмаеп куйды да, гипермаркеттан урамга чыкты. 

Казан гөрли! Урамда озын-озын бөкеләрдә утырып арыган шоферларның тозлап-борычлап сүгенгәне ишетелә, зебра буйлап берөзлексез үтүче җәяүлеләрне ачулана алар. 

Кулындагы пакетын кыса төшеп, Ләйсән дә шул халык арасына кереп югалды. Ул шәһәргә үлеп гашыйк, үзенең тормышын шуннан башка күз алдына да китерә алмый. Монда көнозын тормыш гөрли. 

Үтеп барышлый бер кафеда буш урын күреп, тизрәк пыяла ишектән үтте. Каһвәгә заказ бирде дә, хуш исле пирожный күзен кызыктыргач, аны да өстәп алды. Официант алып килгәнче, сумкасыннан көзге чыгарып матур йөзенә күз салды. «Ярый әле бернинди дә эз калмаган, – дип шатланды, – ә бит күздән утлар чыккан иде». 

Мондый кул күтәрүләр беренче тапкыр гына түгел шул. Соңгы арада бергә яшәүче егете белән Ләйсән арасында еш кабатланды мондый хәл. Ул аерылышу буенча план да кора башлаган иде дә, финанс ягын уйлап, туктап калырга мәҗбүр булды. Ул үз алдына уфтанып каһвә эчәргә тотынды. 

Их, бар да ничек матур башланган иде бит ә! Урамда алтын көз, әбиләр чуагы, аяк астында яфрак кыштырдый! Күңеле белән шушы көзге моңсулыкка чумып, бүтән мәшәкатьләрне онытып яшисе килде. Үзе генә булса, нәкъ шулай эшләгән дә булыр иде дә, ләкин дусты Нәфисә никтер төнге клубка сөйрәде. Эш-мәшәкатьләрен онытып, студент чакларын искә төшереп, бер биеп аласы килде аның. Нәфисәнең: «Чәршәмбе көнне кызларга керү бушлай», – дигән сүзләреннән соң, Ләйсән бүтән карыша алмады. Нәфисә белән клубка барулар һәрвакыт маҗаралар белән тәмамлануы көн кебек ачык булса да, ризалык бирде. 

Клуб ишегеннән керүгә үк озын буйлы, кара чәчле егет Ләйсәнгә күз салды. Ләйсән эшләгән арт-галереясында күп акча түләмәсәләр дә, ул зәвыклы итеп соңгы мода буенча белән киенә белә иде шул. Мондый урыннарда егетләр белән танышуга катгый каршы ул. Шуңа күрә егетне күрмәмешкә салышып, башка өстәл артына узды. Нәфисә белән икесенә шампан шәрабы китерүгә, теге егет яннарына очып ук килеп утырды. Бар да, һәрвакыттагыча бер үк сценарий белән башланып китте. Нәфисә, әлеге егет белән танышып, күптәнге дусты кебек сөйләшә башлады. Ләйсән барын да читтән генә күзәтте. Әлеге егет Вәдим булып чыкты, шушы клубның хуҗасы икән. Моны белүгә Ләйсәнне ток суккандай булды. Аен айга ялгап, тиеннәрен еш кына санарга туры килә иде аңа. «Вәдим белән танышсам, акча проблемасы артта калачак, – дип уйлады ул.  – Язмышымның лотерея билеты бит бу», – дип куанды. 

Аннары әлеге уйларыннан арынырга тырышты: «Алай уйларга ярамый, син ялгышасың, Аллам сакласын», – дип эченнән генә кат-кат кабатлады. Алда көтәчәк проблемаларыннан качарга теләгәндәй, бу төнге клубтан чыгып таю юлларын эзләде. Әлбәттә, Вәдимгә бу ошамады, кызып ук китте, кызлар көчкә арткы ишектән чыгып качтылар. Шушының белән танышуга нокта куелды дип куанды Ләйсән. 

Икенче көнне Ләйсән эшеннән чыгуга, каршында басып торучы Вәдимне күргәч, күз аллары караңгылангандай булды. Вәдим, бөтен танышларын аякка бастырып, аның кайда эшләвен ачыклап өлгергән икән инде. Ләйсәннең күңеленнән шом йөгерде, мондый бәйләнчек егетләрне сөйми иде ул. Ә Вәдим исә, ул уйларына чумган арада, тизрәк «Тойота» машинасына төртеп утыртырга ашыкты. Менә шул беренче очрашуда ук Вәдимгә каршы килергә ярамаганын ачык аңлады Ләйсән, ләкин игътибар гына бирмәде. Әгәр дә Вәдимгә берәр кыз ошый икән, ул аны бернигә карамыйча үзенеке итәчәк, ул кыз аның белән булырга теләмәве аны беркайчан да кызыксындырмаячак. 

– Мин сиңа нигә кирәк? – дип уфтанды Ләйсән, бераз ушын җыеп. Бәлки Вәдим аны төшереп калдырыр дип өметләнде. 

– Миңа синең яшел күзләрең ошый. Синең кебек сары чәчле ябык кызларга үлеп гашыйк мин. Һәм шуны бел, миңа берәр нәрсә ошый икән, мин аны теләсә нинди бәягә сатып алырга әзер, – дип җавап бирде ул, кибеттәге товарга караган кебек карап. Ләкин Ләйсән генә аңлап бетермәде. – Үземнең өемә алып кайтыр алдыннан без синең белән ресторанга кереп чыгабыз әле, –  дип елмайды Вәдим. 

Ләйсәннең йөрәге кысылды, үзенең тозакка эләгүен, бу төнге клуб хуҗасыннан тиз генә котыла алмавын аңлады. 

Ресторанда Вәдим Ләйсәнгә мәҗбүриләп вино эчерде. Ул арада, Ләйсәннең гади гаиләдән икәнен, монда художник булып эшләвен, дус кызы белән бер бүлмәдә яшәвен, авылда апасы һәм авыру әнисе булуын ачыклап өлгерде. 

Ләйсән исә моннан тизрәк качу юлларын эзләде. Вәдимгә бер төнгә уенчык буласы килмәде аның, ул җилбәзәк кыз түгел, әти-әнисе белем биреп, үз юлын табарга җибәрде ләбаса. Ул кечкенәдән үк художник булырга хыялланды, арт-галереяга эләгүенә бик шат иде. Шул арада Вәдимнең кесә телефоны шалтырады: 

– Полиция? Кем җибәргән аларны? Куа торыгыз! Хәзер килеп җитәм, – дип акырды ул трубкага, аннары елмая төшеп, – песием минем, көтелмәгән эшләр килеп чыкты, гафу ит. Синең янга бүтән вакытта килермен. Мә ал, сиңа акча, такси чакырып кайт, – дип, санап та тормыйча акча сузды, тиз генә официантны чакырып счет сорады. Аннары Ләйсәннең ирененнән үбеп, пыяла ишектән чыгып югалды. 

Ләйсән ни шатланырга, ни еларга белмәде. Була бит дөньяда бәхетле очраклар дип куанды. Калтырый-калтырый өстәлгә чәчелгән акчаны җыеп чыгу юлын эзләде, бертуктаусыз Ходайга рәхмәтләрен укыды. 

Беренче эш итеп Казаннан районга кайтып китәргә дә талпынып карады. Ләкин теге очрашудан соң Вәдим бер дә килмәгәч, котылдым дип тынычлана төште. 

Шундый чибәр егеткә  торыр урыны да булмаган проблемалы кыз нигә кирәк дип уйлады ул. Ә чынбарлыкта исә Вәдим бу вакытта  тикшерү изоляторында утыруын соңрак кына белде. 

Бер ай чамасы вакыт үткәч, бүлмә ишеген кемдер шакыды. Ишек катында кырынмаган ямьсез бер ир басып тора иде. Вәдимне күреп Ләйсән калтырап төшмәде. Әле генә әнисен җирләп килгән вакыты иде, берни күрәсе, беләсе килмәде. Тирә-якта ни булганына артык игътибар да итмәде. 

Вәдим исә аның әлеге халәтеннән бик яхшы файдаланып калды. Ләйсәнне игътибарга күмеп, үзе янына гомерлеккә күченергә чакырды, алдагы көнендә тиеннәр санарга кирәк булмаячагын аңлатты. Хәтта бүлмәдәге әйберләрен дә җыярга кирәк түгел, бүген үк яңаларын аласын әйткәч, Ләйсән эреп китте. 

Вәдимнең әллә ни зур булмаган фатиры бусагасын атлап керүгә, ялгыз ир яшәве күзгә бәрелде. Бүлмәнең бер почмагында спиртлы эчемлекләр склады бар иде. Ләйсән шушы көнне беренче тапкыр эчеп исерде. Бөтен булган проблемалырыннан арынасы, акчасызлык бәласеннән котыласы килде аның. 

Икенче көнне Вәдим, әйткән сүзендә торып, Ләйсәнне бүләкләргә күмде. Мондый кыйммәтле әйберләрне төшендә дә күргәне юк иде аның. 

Тора-бара Вәдим Ләйсәннең алтын балыгына әйләнде. Ни сораса, барысы да үтәлде. Тиз арада машиналы булды. Ире компьютер графикасына да укытты. Хәзер Ләйсән, беркая чыкмыйча, зур диванда кәттә киенеп, компьютер төймәләренә генә басып картиналар тудырырга сәләтле иде. 

Вәдим Ләйсәннең арт-студиядә эшләвенә каршы килгәч, шул ук көнне барып эштән китү турында гариза да язды. Гомер буе ияреп килгән хәерчелек артта калды дип куанды. 

Ләйсән хәтта Вәдимгә түгел, ә аның акчасына гына гашыйк булуына да күнде. Төнлә Вәдимгә фахишә ролен уйнаса, көне буе кыйммәтле кибетләрдә йөрү, картина күргәзмәләрен карау күңеленә хуш килде. 

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, йортларына полиция наряды килеп өйләрен астын өскә китереп наркотик эзләгәч кенә, Ләйсәнгә дөрес уйлар килгәли башлады. Вәдимнең кем икәнлеген дә белми бер түбә астында яшәве күңелен вәсвәсәгә салды. Мисырга барасы юлламалары да янып калды. Вәдим төне буе полиция участогында утырып кайткач, ун көн дәвамында өйдән дә чыкмый эчте, бөтен ачуын Ләйсәннән алды. Ә Ләйсән исә Вәдим йодрыгыннан калган зәңгәр эзләрне тональ крем белән каплый-каплый түзде. Китәргә дә талпынып караган иде дә, ишек артында көткән хәерчелек Вәдимнән дә куркынычрак булып тоелды аңа... 

Кичә дә юктан гына килеп чыкты бит ызгыш-талаш. Ләйсәнгә исерек ир белән сүз көрәштермәскә генә кирәк иде дә бит, кайвакыт дәшми калуы авыр шул. Менә хәзер битендәге күгәргән урын да шул телне тыеп кала алмау билгесе. 

«Ю-у-ук, юк-юк, – дип кабатлады Ләйсән үз-үзенә, – болай дәвам итәргә ярамый! Нишләргә? Кая барырга?» 

Бүгенге бердәнбер котылу чарасы – әйберләрне җыеп авылга таярга, әти-әни йортына. Бөтен балачагы шунда үтте бит. Эш табу гына җиңелләрдән түгел анда, менә шул ягы куркытты Ләйсәнне. Икенче яктан, ул анда ачтан үлмәячәк. Үлчәүнең бер ягында – кырыс ир, икенче ягында – тыныч авыл тормышы. 

Ләйсән хәерче тормышын күрә алмый иде. Кечкенәдән үк апасы белән шешә, артык җиләк-җимешне базарда сатып әз-мәз акча эшли иделәр. Мондый тормышка түзә алмыйча, бәхетен шәһәрдә эзләргә чыгып качкан кыз бит ул. Вәдим белән ничек яшәгәннәрен дә беркемгә дә сөйләмичә түзеп, хәерчелектән куркып яшәде. «Хәерче ничек уңышлы кияүгә чыкты бит», – дип көнләшүчеләр адым саен иде. «Бер җирдә дә рәхәт түгел инде, әни гомер буе исерек ир белән яшәде, авырлыктан чыгып качмады бит. Әйе, кичә талаштык, кем кычкырышмый. Ничек ызгышсак, шулай дуслашырбыз да», – дип тынычлана төште Ләйсән. 

Каһвә өчен түләп, Ләйсән кабат үзенең зәвыклы фатирына юл тотты. Сигезенче катка менеп җиткәнче йөрәге чыгып китәрдәй типте. Фатирга кергәндә Вәдим тәмләп йоклый иде әле. 

Ләйсән әкрен генә аш бүлмәсенә шуышты. Кинәт: 

– Ләйсән.. – дигән тавышка сискәнеп китте. – Иртә таңнан кайда йөрисең? Эт белән йөреп керергә кирәк. 

Ләйсән аны ишетмәмешкә салышты. Аш-су бүлмәсендә нинди генә техника юк иде, кабат авыл тормышын күз алдына китерде: «Анда  боларны төшендә дә күрмәс иде, булганның кадерен белмичә яшим түгелме?» – дип уйлады. 

– Эт белән йөреп кер дим мин сиңа! – дип акырган тавышка уянып киткәндәй булды. 

– Киттек, шатлыгым-кайгым минем, – дип урамга чыгып китте Ләйсән. 

Урам гөрләп тора. Шундый рәхәт матур көн. Тирә-якны күзәтә-күзәтә вакыт үткәнен сизмәде дә. Подъезд төбенә кайтып җиткәндә, күзе полиция машинасына төште. Йөгерә-атлый фатирына ашыкты. Нишләптер Вәдимгә наручниклар кидерткәннәр иде, хәтта юньләп киенергә дә ирек бирмәгәннәр, күрәсең. 

– Монда ни булды? Сез Вәдимне кая алып барасыз? – дип кызыксынды ул. 

– Сез Вәдимгә кем буласыз? Хатынымы? – дип сынаулы караш ташлады полиция хезмәткәре. 

– Юк, күршесе. Иртә белән Вәдимнең этен урамда йөртеп кертәм, артык акча беркемгә дә комаучауламый бит, – дип, уена беренче ни килде шуны әйтеп салды Ләйсән. 

Ләйсәннең күңелендә шом туды. Күптән болай курыкканы юк иде. 

Вәдимне алып киттеләр, күпме сорау җавапсыз калды. «Кемнән сорарга? Кая барырга?» – дип уйлады ул. Вәдимнең өйдә калган телефонныннан номерларын әйләндерде. Аңа Вәдимнең адвокаты кирәк иде, бердәнбер акыллы киңәш бирүче кеше шул гына калды. 

Адвокат телефон трубкасын алмады. 

Ләйсән як-ягына карап нишләргә дә белмәде. Ул шушы зур зәвыклы фатирда япа-ялгызы басып тора иде. Әгәр дә аны да утыртып куйсалар? Ул бит Вәдимнең нәрсә белән сәүдә итүен ачык белә иде. Ләйсән бит хәзер беркемгә дә кирәкми. Бер танышы, эндәшер кешесе юк бит аның. Урындыкка шап итеп утырып, елап җибәрде. 

Кинәт Вәдимнең телефоны шалтырады. 

– Ләйсән, бу адвокат. Син теге килешү буенча эш итәргә тиеш. 

– Аңладым... 

– Кулыңнан килгәннең барысын да эшләргә тиеш син. Бәхеткә, фатирны арестовать итмәделәр. Ләкин тиздән алар кабат әйләнеп киләчәк. 

– Ләкин… 

– Син эшнең ничек җитди икәнен һаман аңлап бетермисең бугай, – дип уфтанды адвокат. – Вәдимне бу юлы тиз генә чыгармаячаклар. Сине дә бу эшкә катыштырырга мөмкиннәр. Вәдимнең соңгы үтенече: син барлык әйберләреңне җыеп юкка чыгарга тиеш. 

– Миңа аның белән очрашырга ярыймы? 

– Кирәкмәс. Син Вәдимнең рәсмиләштерелгән хатыны түгел, әгәр дә  тиз арада барын да эшләп чыгып кача алсаң, синең турыда беркем дә белмәячәк. Калганы минем эш. 

 Менә хәзер генә монда калырга ярамаганлыгына төшенде Ләйсән. Авылга кайтып яшәргә! Анда аны эзләп килмәячәкләр! 

Башта Ләйсән килешүнең барлык нечкәлекләрен дә үтәргә тиеш, юкса аны җирдә тыныч яшәтмәячәкләр, бәреп үтерергә дә күп сорамаслар. Ә Ләйсән бик нык үз тормышын сөйде, якты көндә күргән барлык нечкәлекләрне картиналарга төшереп сакларга ашыкты. Вәдим алдан ук сизенгән кебек, Яңа ел  бәйрәмнәреннән соң, бераз айныгач, акча һәм наркотиклар саклану урынын күрсәткән иде. Әгәр дә Вәдимне полиция хезмәткәрләре алып китсәләр, акча һәм наркотиклар эзсез югалырга тиеш  дигән килешү күз алдына килде, Ләйсән шулай эшләячәгенә үз гомере белән ант иткән иде бит. Үз чиратында, Вәдим дә аны полиция хезмәткәрләре алып китмәячәклеренә ант иткән иде дә, ул көн озакка сузылмады шул. Ә Ләйсән, самими баладай, Вәдимнең бөтен сүзенә ышанып яши бирде. 

Ләйсән беренче эш итеп калтырый-калтырый ишектәге барлык йозакларны да бикләп чыкты. Аннары юыну бүлмәсенә үтте, селкенеп торган идән плиткасын күтәреп җибәрде, анда наркотиклар саклану урыны ачылды. Пакет эченә салынган ак порошокны ашыга-ашыга унитазга агызды. Ләйсән үзе дә күңеле белән ашыккангамы, белмим, алар бик озак аккан кебек тоелды. Шул вакытта полиция хезмәткәрләре килеп керсә, Ләйсәнне дә төрмә көтә бит. 

Бәхеткә, соңгы пакет та суда агып юкка чыкты. Наркотиктан эзләр калмавын тикшереп чыккач, маңгай тирләрен сөртеп алды, иңсәсеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Наркотиклар астыннан кыштырдап яшел акчалар килеп чыкты. Ләйсән хәерче тормышыннан куркып, әлеге акчаларны сыйганча күкрәгенә тутырды да, идән плиткасын урынына кайтарды. 

Менә хәзер намусы чиста. Биргән вәгъдәсенә тугры кала алды. Хәзер эзсез югалса да була. 

Йөгерә-йөгерә әйберләрен җыйды ул. Мисырга бармый калган матур чемоданының кирәге чыкты. Бик якты биеклектән матур итеп төшеп калыйм ичмасам, дип тынычландырды ул үз-үзен. Шашып көлә-көлә иң элек яшел акчаларын, аннары матур-матур киемнәрен, бизәнү әйберләрен төяде: «Авылда кая киям инде мин боларны», – дип көлде үз-үзеннән. 

Ашыгып, ноутбугын оныта язды, иң кирәге ул, бик кыйммәтле программа язылган дисклар. Әйберләр дә җыелып бетте дип шатланырга да өлгермәде, ишек төбендә чинаган эткә күзе төште. «Мине язмыш ничек урамга чыгарып ташлаган булса, сине дә шулай урамда калдырам инде, дустым. Мин сине йөзләгән чакрым ераклыкка ала алмыйм. Кызганыч!» – диде. 

Тиз генә такси чакырып, Ләйсән озын юлга кузгалды. Сау бул, Казан! 

 

Икенче бүлек: http://syuyumbike.ru/news/proza/kylanchyk-2

Теги: Кыланчык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар