Логотип
Проза

Кыл яхшылык...


(хикәя)
       Борынны кытыклап, авыз суларын китергән,  тәмле ис чыгарып гүли-гүли җай гына эшләгән газ миче яныннан үтеп-сүтеп йөргәндә Сөмбел озак эшләүдән бераз корымланган пыяла аша, рәт-рәт тезелеп,  тибрәнә-тибрәнә әйләнгән  ипигә күз салмыйча  уза алмый. Көн-төн тырышып эшләүче бу  акыллы зур мичтә изге ризык –   ипекәй пешә. Яшь кызлар бите сыман башта сизелер-сизелмәс  кенә алсулык йөгерә ипинең йөзенә.  Аннан ул  алтынсу кызыллык куера барып,  чын ипи төсе керә бара. “Ипекәйнең йөзе килде!” – Сөмбел әнисенең сүзләрен исенә төшерә бу минутта.  Авыл өендә алты таба сыярлык миче янында  таңнан мәш килеп  әнисе Сәмига  сәкедә тезелешеп утырган,  мичтән күзләрен алмаган дүрт баласына ипи пешерә иде. Чәче коелмасын өчен күзенә хәтле төшереп ак яулык бәйләгән йөзе ничектер үзенчә тантаналы бу мизгелдә. Шулай да карашы җитди. Ничек җитди булмасын – ипи хәтле ипи пешә! Дөресрәге, ипекәй пешә! Әйе, әнисе  ипине шушы хөрмәтле дә, бәрәкәтле дә, тәмле дә сүздән башка берничек тә атамый иде – ипекәй!   Ипекәйнең  йөзе килә!  Ипекәй белән нидер сөйләшә-сөйләшә, табагач тотып,   алдарак торган табаларны арткарак алыштырып куя. Ипекәй пешеп чыккач,  ярты кайнар ипине тоттырып, Сөмбелне күп балалы гаиләгә йөгертә – монысы хәергә.  Чиста тастымалга төргән икенче яртысын кайнанасына үзе илтеп бирә.  Пекарня мичендәге алтынсу кызыл төс  йөгерә башлаган ипигә карап, Сөмбелнең  дә нәкъ шулай авылча, әнисенең  сүзләре белән авыз тутырып, ризыкны зурлап    әйтәсе килә − ипекәйнең йөзе килә.  Әнисе кебек камырны кичтән баш ясап,  иртән мәрхәмәтле   кулларында яратып изә-изә  басмаса да,  күп кенә эшне төрле җайланмалар башкарса да,  Сөмбел ипине җаны-тәне белән тоя. Хәтта онның, чүпрәнең сыйфатына карап кына да Сөмбел алдан ук әйтә ала – бүген ипи шундыйрак, фәлән төслерәк   булачак. Бер яктан  мастер  булып дистәләрчә ел эшләп тәҗрибә тупласа, икенчедән  технолог белгеченә  өч ел тырышып укып алган  белеме дә ярдәм итә. Җаваплылык дигән сыйфат Сөмбелнең канында,  ул сыйфат кызның холкында балачактан ук булды. Әти-әнисенең сүзен һәрчак   тыңлады.  Мәктәптә Сөмбел бик   яхшы укыды. Инде менә аңа халыкны ипи хәтле ипи кебек изге азык белән тәэмин итүне ышанып тапшырдылар.  Ә халык алар пешергән ипине яратып ашый.  Ничек сизмәссең бу җаваплылыкны!  Хәтта кирәгеннән артык та борчый ул нәрсә Сөмбелне кайвакыт. Эш вакыты чыгып,  арып-талып өйгә кайту белән башкалар кебек тыныч кына ял итим димә. Күз алдыннан һаман шул ук капчык-капчык он, зур чаннарда пыш-пыш килеп күтәрелеп утырган  камыр китми. Әйтерсең дә, үз сменасы гына  җитмәгән, башкалар  өчен дә ул җаваплы. Кайсы смена эшләсә дә, яхшы гына барсын эшләре берүк кызларның.  Аннары, бер сменада эш бик әйбәт бармаса, нәрсәнеңдер җае китсә, ул рәтсезлек икенче сменага да күчүе ихтимал.  Йә камыр начар кабара, йә   ипекәй  көя,  йә киресенчә эче чи була, йә берәр җайланма  ватыла.   
      Бергә эшләгән уңган кызларына ышанса да, Сөмбел камырга үзе җан кертә. Бисмилласын әйтеп,  үлчәп, иләктән үткәреп,  тиешенчә он, чүпрә, җылымса су,  тоз,  шикәр сала. Камыр изә торган җайланмада  әвәләп алганнан соң, берникадәр вакыттан камырга чыннан да җан керә. Аңа әчкелтем тәм, ис керә,  җай гына кыймылдый, күтәрелә, тын ала,  пыш-пыш итеп ни турындадыр сөйләшә башлый.   Ярата Сөмбел камыр уянган шушы минутларны. Иминлек-тынычлыкның исе-тыны юк дисезме? Бар аның исе. Күтәрелеп килгән ипи камырыннан нәкъ шул җанга тансык иминлек исе килә.
      Ипи пешкән арада үз кабинетында кәгазьләрен барлап утырган Сөмбел янына икмәк пешерүче Язилә  керде дә үз артыннан ишекне япты. Хезмәт хакы юньләп түләнмәгән  авыр чакта, яшәргә рәтебез юк, тиен дә акчабыз юк,  дип үзәк өзәрлек  зарлангач, Сөмбел, сөйләшеп,   дус хатыны Язиләне чак-чак үз янына урнаштыра алды.  Зарланып булмый,  Язилә  тырышып эшли. Эшкә урнаштырганы өчен Сөмбелгә  бик-бик  рәхмәтле. Язилә,  ипи  пешкәнче, дип кенә артын урындыкка терәде. Кая инде вакыт озак-озаклап утырырга!  Бер-берсенең хәл-әхвалларын сораштылар. Сөмбелнең олыгайган әнисен үз янына алырга теләвен белгәч, Язилә үз фикерен әйтмичә булдыра алмады: “Кит аннан, авылны сагынып үләр! Аннары,  бу яшьтә алар бигрәк көйсезләр! Мин кунакка барган арада да әни белән килешә алмыйм. Урыныннан кузгатырсың, ә ник чакырганыңа үкенерсең”. Ахирәтенең киңәшен исәпкә алса да,  әнисенең шәһәр тормышына өйрәнеп китә алуына шиген белдерсә дә, Сөмбел шулай да үз фикерендә калды – кеше акылын ишет, үз акылыңны иш ит.  Әни бит! Ничек бер ялгызын ташлыйсың картайган көнендә. Язилә үтенеч белән кергән икән.        Төрле-төрле сәбәп табып,  еш кына эштән сорап китүе генә бик ошамый Сөмбелгә.  Ул эшкә чыкмаган көннәрдә тагын каяндыр кеше табарга кирәк. Үз эшен ташлап, смена буе аның урынына баскан чаклары да булды  Сөмбелнең. Бу юлы да Язилә  көн сорады. Елардай булып үтенә: “Сөмбелкәем, җибәр иртәгә эштән, зинһар. Кызым чирли. Операциягә әзерлим...”  Сөмбелнең дә йөрәге таш түгел. Ризалашты, тик башка смена кызлары белән  алышуын сорады.  Язилә  рәхмәтләр укый-укый чыгып китте.  Мәшәкатьсез, ваемсыз гына  беркем дә яшәми бу дөньяда. Ә бу Язиләнең тормышы бигрәк  тә тыныч түгел. Йә ире эчә, хыянәт итә,  йә кызы чирли, йә ашарга да акчалары юк. Бетмәс-төкәнмәс моң-зарларын күпләр  үз эчендә тотса, Язилә алай булдыра алмыймы, теләмиме, аның  бар зары телендә, бар кайгысы йөзендә.  Шуңамы,  аны күпләр кызгана. Сөмбел дә артыннан калмыйча ахирәт санап, бар зарын ачкан  бу хатынны жәлләми түгел.  Эшкә урнаштырганда юньле киеме дә юк иде бахырның.  Җиңе кыскарган, кыршылган бер  пәлтә кия иде язын-көзен.  Башта юлга дип  Сөмбелдән акча да  алып торды. Үз гаилә тормышын талгын гына бер җайга сала алган Сөмбел әлбәттә  Язиләнең кайгыларына битараф түгел. Артыннан йөреп, чирдән арынмаган  кызына ярыйсы гына  матди ярдәм алып бирде.  Язилә чираттагы ялына чыкканда да акчалата  ярдәм алып бирде.   Премиядән дә мәхрүм калдырмады. Язилә, бигрәк изге күңеллесең, дия-дия,  күз яшьләрен тамыза-тамыза рәхмәтләр укыды. Син чын җитәкче, мин сине бик хөрмәт итәм, яратам дип, бик еш кабатлады.  Рәхмәтеннән дә тормый.  Сөмбел, турыдан-туры җитәкче буларак,  эшчеләр турында кулыннан килгәнчә кайгыртырга тырыша. Мастер уйламый, кем уйлар алар турында?  Төптәнрәк уйласаң, хезмәт хакын да, бар кереш-табышны да, планны  да шушы эшче куллар ясый. Аны зур җитәкчеләр   түгел,  ә икмәк пешерүче кызлар  кебек эшче куллар булдыра.  Нәрсәне генә алма, һәр хезмәтнең, һәр һөнәрнең нигезе – эшче көче. Кем ничек, ә Сөмбел эшче халкына хөрмәт белән карарга  өйрәнгән. Коралда кырык кешенең көче бар, дигәндәй, бер кисәк ипидә йөзләрчә кешенең хезмәте һәм тырышлыгы бар. 
        Сөмбел  еш кына кызларны үз фатирына җыя. Монда алар бергә бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр, рәхәтләнеп  аралашалар, җырлап-биеп  күңел ачалар,  эш буенча фикерләрен   бүлешәләр.    Шөкер, кызларны сыйларга,  төрле  аш-су, тәм-том пешерергә кулыннан килә булдыклы хатынның. Фатир дип,   фатир ук булмаса да,  тулай торакның ике бүлмәсендә яшәп яталар алар ире, ике кызы белән.  Тулай торак булса да, җиһазлары да җитеш, бүлмәләре дә чиста-таза. Бәдрәф,  юыну  урыны, кухня   берничә күрше белән уртак булуы гына бик җайлы түгел түгеллеген. Шулай да Сөмбел күңелен төшерми. Булыр әле аларның да үз йортлары  бервакыт. Булмый калмас аллабирса.   Балалары гына үссен, җае табылыр.  Фатир дигәннән, Язилә дә төзи башлаган “долевой” фатирларыннан чак язмый калды. Түләргә  акчалары калмагач, ире белән инде ул фатирдан баш тартырга уйлаганнар иде.  Сөмбел Язиләне  ныклап кире үгетләде: “Эшлә, тырыш, җиде тиреңне чыгар, ә фатирсыз кала күрмә!”  Аның  янына эшкә урнашу да  бик нык ярдәм итте. Сөмбел Язиләнең иренә дә  яхшы гына эш тапты. Бурычка шактый гына  акча биреп торды. Сөмбелнең ярдәме, ата-аналарының булышлыгы белән   дус хатыны  фатирлы булды.     Өен котларга Язилә  кунаклар җыйды. Бүләкләр күтәреп,  ире белән  Сөмбел дә барды. Бар җыелган кунаклар алдында  Язилә  фатиры өчен Сөмбелгә туктаусыз рәхмәтләр укыды. 
      Әйе, Сөмбел шулай гомере буена пекарняда, шушы кызлар белән бергә  эшләрмен, шушында картаермын, лаеклы ялга чыгармын, дип хыялланса да, замана   бездән көчлерәк. Корал кемнеке, заман шуныкы, димәсләр иде.  Дистә еллар эшләп, халыкны туендырып килгән пекарняны билгесез бер сәбәп белән яптылар да куйдылар. Коллектив эшсез калды. Кемдер гариза язып үзе китте, кемдер штат кыскартылуга эләкте. Биржага басса да, Сөмбел үзенә эш эзли башлады. Тегендә барып төртелде, монда барып карады – бер юньле эш юк. Йә хезмәт хакын тоткарлыйлар, йә бөтенли түләмичә алдыйлар. Ике баланы үстерергә, яшәргә җай табарга кирәк. Ире берүзе эшләп алган акча күпкә җитми.  Эзли торгач, Сөмбел ресторанга пешекче булып эшкә урнашты. Мондый төшемле урынга замана давылы  кагылмый да кебек. Һәрвакыт  диярлек яхшы гына түлиләр. Җитмәсә, Сөмбелнең ахирәте Язилә дә монда эшләп йөри икән. Бергә-бергә ничек тә өйрәнеп китәр әле яңа эшкә  Сөмбел дә. Үзалдына шулай уйланса да, Сөмбелнең өметләре акланмады. Беренче көнне элекке җитәкчесен шат  елмаеп каршы алса да,  соңгы арада Язилә  аны күрмәмешкә салыша, аралашмый башлады.  Сөмбел аркасында эшле-фатирлы булган, ничә ел буена бергә  иңгә-иң эшләгән, үзен  элек ахирәте дип санаган  хатынның бу кыланышын  Сөмбел аңлый алмады.  Гаепне һаман үзеннән эзләде. Бергә эшләгәндә бәлки хаксызга  хәтерен калдырдыммы? дип уйланса да, Язиләгә  кылган яхшылыкларыннан башка берни дә исенә килмәде.  Билгесезлек миен бораулаган Сөмбел  үзен бик сәер тоткан хатын  янына килеп  сүз башлады: “Нәрсә, Язилә, элекке хезмәттәшеңне таныйсың да килми башладымы? Сөйләшергә дә теләмисең”. Шуны гына көткәндәй, Язилә эченә җыйган бөтен агуын чыгарып салды. Мастер булып эшләгәндә масаеп йөри идең. Дөнья хәзер безне тигезләде.  Мин синнән яхшырак та яшим әле, син тулай торакта яшисең, ә мин фатирда,  фәлән-фәсмәтән...   Колагыма ишетеләме бу нахак сүзләр? дип битенә төкергәндәй  телсез калган Сөмбел шулай да, нигә үзеңне дә, иреңне дә эшле иткәч, фатирлы булгач, елый-елый рәхмәт укыдың соң миңа,  нигә  хөрмәт итәм, яратам, дип артымнан йөрдең, дип кенә әйтә алды.    Озын тел – елан, авыздан чыкса муенга урала, хактыр шул. Масаюга килгәндә дә, нахак сүз. Сөмбел   тыңкыш  борынын күтәреп  һавада гизүчеләрне    гомере буена  сөймәде. Җимешле агачның башы түбән, дигәннәр. Үзен һәрвакыт тыйнак, гади тотты. Хезмәт юллары аерылу белән Язилә Сөмбелнең бар  күрсәткән ярдәмен, бар яхшылыгын да   тиз оныткан иде шул.  Алай гына да түгел, соң булса да  аны ни өчендер күрәлмавын   ачты. Битлеген ачты.  Үзенең чын дус түгел,  юха елан гына булуын,  вакытында бары тик   Сөмбелнең изгелегеннән файдалануын  ачты. Дуслыкны сынау өчен дустыңны узып кара.  Көнчеллек – бик яман гадәт. Кемнеңдер ни яктан булса да узып китүе көнчел күңелне кимерә, бар тынычлыгын ала. Өстенрәк буласы килә. Бәхетсезне тагын да бәхетсезрәк ясый.  Кеше кулындаг калач тәмлерәк күренә шул. Ә Сөмбел  бер башка өстен иде шул бахыр Язиләдән. Тәүфыйклы  балалар үстерүе белән, тырыш, уңган ире белән. Тигез, бәхетле тормышы белән. Җаваплы эшне алып бара алуы белән.  Акылы белән, белеме белән, җыйнак матурлыгы белән.  Чиста,  саф җаны белән. Ә Язилә фатирда яшәсә дә, аны эчкече, хыянәтчел  ире, юлдан яза барган  кызы өчен кызганырга гына кала.    Аның чын йөзен вакытында күрә белмәве генә ачындыра. Кеше кешене таныганчы бергә  бер пот тоз ашарга тиеш,  дип юкка әйтмәгәннәрдер.   Көл астында ут ята – шулдыр инде. Шундый  ике йөзле  “дуска” булышам  дип  көч-вакыт түккәнче, башка бер мохтаҗга ныграк  ярдәмләшер иде Сөмбел белгән булса. Ул үзен алданган сыман тойды. Иң яхшы сыйфатларына аяк сөртте бу Язилә.  Кемгәдер кинәт кенә начар күренә башлагансың икән, димәк элек яхшылыкны күп кылгансың.  Кайдадыр ишеткән бу сүзләргә Язилә яхшылыкны аңламавы,  кадерен белмәве белән Сөмбелне тагын бер кат ышандырды. Кыл яхшылык – көт яманлык, шул буладыр инде.   Икенче көнне  Сөмбел эштән китәргә гариза язды.  Аның уңганлыгын белгән Язилә шулай да үтенде, синең белән бик әйбәт эшләячәкбез, син эшкә оста, китмә, янәсе. Тик Сөмбелдә аңа карата хөрмәт хисе югалган кебек,  аның белән бергә эшләү теләге дә калмаган  иде инде. 
      Юньле генә, күңелгә ятышлы эш тапканчы берничә урынны алыштырырга туры килде Сөмбелгә. Җаны-тәне белән береккән пекарняны сагынмыйча искә алмады.   Шулай да интегә торгач, язмыш тырыш ханымга елмайды.  Ул  яшәгән өенә якын гына җирдә   ризык әзерләү буенча үзенә  ошаган  эш тапты. Алтын куллар бөтенләй дә кирәксезгә чыкмады әле дөньяда. Эшен белгән кешегә алтындыр ла бу дөнья, эшен белмәгән кешегә ялкындыр ла бу дөнья. Ә  Сөмбелнең куллары чыннан да алтын иде.  Хезмәт  хакы да  заманасы өчен ярыйсы гына чыга.  Әйе, ул  гомере буена үз-үзенә тугры калды. Кайда гына тир түкмәсен,   ул үзе яратканча,  халыкны туйдыра, халыкны ашата.  Күңелендә ул һаман да изге хезмәтеннән аерыла алмый, уенда ул әле булса  ипи салучы, ипи пешерүче.    Пекарняда эшләгән чакларын төшләрендә еш күрә. Шулай да тормыш үз җае белән алга бара. Балалар да үсеп белем алдылар. Ире белән бергә тырыша торгач, Сөмбел  өч бүлмәле фатир сатып алды.    Ике кызы тормышка чыкты.  Кызлары,  ата-анасына охшап, шундый ук булдыклы һәм тырышлар. Үз куышларын булдыру артыннан йөриләр.  Сөмбел үз янына алып олыгайган әнисен карый, изге бурычын кайтара.  Ул яктан да җаны тыныч. 
    Язилә берничә кат шалтыратып караса да, Сөмбел аның белән сөйләшергә бик  атлыгып тормады. Бәлки  хатасын аңлавы, гафу үтенергә теләве шул булгандыр. Бәлки,  тагын үзенә файда эзләп, Сөмбелнең янә нигә булса да кирәге чыккандыр.   Сөмбел башта аңа бик рәнҗесә дә, инде аның,    үз кәефен бозып, кемгәдер үпкә-рәнҗү тотып яшисе килми. Ачу йоту – тау йоту булса да, кичерде ул Язиләне. Тик ышана гына алмый аңа башкача.  Коега таш ташлау җиңел, ә алуы авыр, дигәннәр.  Шулай да бервакыт алар урамда очраклы гына  очраштылар.  Ачу тотмыйча, Сөмбел кызы белән каршы килеп яткан Язиләгә  башлап сәлам бирде. Язилә  Сөмбелнең зур гына фатир сатып алуын, яңа эштә эшләвен, әйбәт машина йөртүен,  тормышы элеккечә җай гына баруын каяндыр ишеткән иде.  Бик шатмын синең өчен, дигән булды.  Сөмбел генә никтер аның өчен  шатлана алмады. Янындагы кызның анасына ирләрчә  өч катлы итеп аты-юлы белән тупас итеп сүгенеп эндәшүен ишетеп, бу очрашудан күңелендә юылмаслык юшкын калды.       
     Кемнеңдер әйтүенчә, яхшылык кылуның  да чамасы булырга тиештер. Яхшылык чамасыз булганда, аның тәме китәме, бәясе төшәме,  изгелекне аңлый белмәгән затлар аны бәяләми башлыйлар.  Бәлки кемгә изгелек кылырга-кылмаска төгәл  белергә  кирәктер. Үзеңә яманлык булып әйләнеп кайтмасын өчен.  Тик ничек булса да,  Сөмбел генә үз-үзен үзгәртә алмас инде.  Башкача яши белми шул ул. Изгелек бит ул акылдан түгел, ә йөрәктән кылына.  Ә йөрәге чынлап та алтын шул  Сөмбелнең. 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ошады, тэрбияви зур рэхмэт Сезгэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Укыган саен укыйсы килә хикәяләреңне, Физәлия! Тормыш чынбарлыгын бик мәгънәле итеп тасвирлап тәрбияви энциклопедия төзисең. Бик зур рәхмәт сиңа һәм "Сөембикә"дә эшләүче кызларга.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик ошады, зур рэхмэт! Эй дорес язгансыз, чынлап та яхшылык кылунын да чамасы була икэн мин бу сузлэргэ ышандым.

        • аватар Без имени

          0

          0

          ошады...эмма артык куп мэкальлэр куллану бераз точелэндерэ хикэяне...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кызыксынып укып чыктым. Азагы мэгърифэтчелек.

            Хәзер укыйлар