Логотип
Проза

КУНАК АПА

Биш катлы таныш йорт янына килеп җиткәч, Мәдинәнең аяклары хәлсезләнеп, кинәт туктап калды.

– Керәсең!

– Кермисең! – дип, ике капма-каршы көч тарткалашты җаныңда.

Менә ничәнче тапкыр, кеше үтә алмаслык ниндидер киртәгә очрагандай, шул көчләрнең «Кермисең!» дигәненә буйсынып, бүтән монда аяк басмаска ант итеп, елый-елый кире кайтып китә ул. Ә бүген, ниһаять, бернигә карамый, керергә, баласына әнисенең сумкасын тапшырырга дигән ныклы карарга килде Мәдинә.

Чыннан да, нигә кыенсынырга тиеш соң әле ул? Аның нинди гаебе бар?

Шундый уй белән йорт подъездына таба ышанычлы бер адым ясады. Әмма, нәрсәгәдер килеп төртелгәндәй, тагын туктап калды. Хәлсезләнеп, шунда йорт янындагы утыргычка утырды. Күз алдына (менә ничәнче тапкыр инде!) моннан нәкъ ярты ел элек булган күренеш килеп басты.

...Ике генә көнгә командировкага киткән ире, атна үтүгә карамастан, һаман кайтмагач, шәһәр читендәге гаражлары базыннан бәрәңге алырга барган иде ул. Гараж ишеген ачып җибәрүгә, машина эчендә хәрәкәтсез яткан анадан тума шәрә ике кешене күреп һушсыз калды. Мәетләр икесе дә кара җир төсендә иде. Әмма Мәдинә аның берсен шунда ук таныды: ул аның газиз ире Рафыйк иде. Ә икенчесе? Йә Аллам, икенчесе – яшь кенә бер хатын лабаса. Тәүбә! Тәңрем, нинди хурлык бу?! Мәдинәнең иң беренче уе кешеләр чакырып кычкыру булса, икенчесе – бу хурлыктан гаражны бикләп ут төртеп котылу иде. «Машинасы-ние белән! Төтенләп янсын, эзе дә калмасын!»

Ял көне иде шул. Күрше гаражларда кешеләр күренә башлады. Аларны күрүгә, Мәдинә томаланып барган аңы белән бу хурлыклы мәсхәрәне яшереп булмаячагын аңлады. Йөрәгендә бер авыр чәнчү тойды, һушын җуеп, яшен суккан агач кебек, капка төбенә авып төште. Егылганда:

– Ярый әле, улым күрми. Ярый әле ул армиядә, – дигән уй аңыннан йөгереп узды.

Узып барган кешеләр күреп, Мәдинәне шифаханәгә озаттылар, гаражга милиция чакырттылар. Мәдинә әле бик хәлсез булса да, ялынып, ялварып, икенче көнне үк хастаханәдән чыкты. Ни генә булмасын, ирен кешечә итеп җирләргә тиеш ул!

Рафыйк белән аның сөяркәсен: «Ярыйсы гына эчкәннәр, исерек килеш, уйнаш вакытында машина газына тончыгып үлгәннәр», – диделәр.

Эче тулы ут һәм ялкын булса да, Мәдинә Рафыйкка ачы каргышларын яудырмады. Бик авыр, иксез-чиксез авыр иде аңа. Әмма мөселман хатын-кызларына хас сабырлык белән, тешен кысып булса да, түзде. Ирен, бөтен йолаларын китереп, хөрмәтләп җирләделәр, өчесен, җидесен, кырыгын да зурлап уздырды. Ләкин күңеле шулкадәр каткан иде аның, хәтта бер генә бөртек күз яшен дә чыгара, тамчы да елый алмады ул. Якыннарыннан әтисен җирләргә кайткан улы Ринатка Рафыйкны йөрәк чиреннән үлде, дип әйтүләрен үтенде. Улында әтисенә карата нәфрәт уятудан курыкты ул. Ни әйтсәң дә, Ринатка хезмәт итеп бетерергә кирәк бит әле: төшенкелеккә бирелмәсен.

Ә теге хатынның кем булуын (аның исеме Фәрбүзә булып чыкты) бер атнадан соң гына ачыклый алдылар. Өч яше дә тулмаган, алмадай матур кызы калган диделәр. Ире хатынын өзелеп яраткан. Шуңа хыянәтен кичерә алмаган, күрәсең: хатынының мәетен фатирына кертүдән баш тарткан.

«Этләргә бәрегез, тормышымны агулады, кәнтәй», – дип кычкырган икән дип бөтен шәһәр тутырып сөйләделәр. Җыелган халык кызының: «Әни, әнием. Әниемне кайтарыгыз!» – дип өзгәләнүеннән тыела алмый елаган, имеш, дип өстәүчеләр булды. Мәдинәне милициягә чакыртып, машинада Фәрбүзәнең сумкасы юк идеме, дип сораштылар. Баксаң, аның эштәге сейф ачкычлары югалган икән. Фәрбүзәнең ире Фәрит, хатынының эшеннән ачкыч эзләп килүләр ешайгач, милициягә Мәдинәнең адресын белешеп мөрәҗәгать иткән. Шуңа чакыртулары икән.

– Юк, бернинди дә ачкыч күрмәдем, – диде Мәдинә, Фәриткә ачулы карап. Әйтерсең, булган фаҗигагә Фәрбүзәнең ире Фәрит гаепле иде.

Шуннан соң бик акрынлык белән генә авыр тәэссоратлар эчендә ярты ел вакыт үтте. Ачкыч Фәрбүзәнең әниләреннән табылган, ә сумка исә (юк, ул сумка түгел, ә бизәнгечләр савыты иде) чыннан да Мәдинәдә булган. Мәдинә теге көнне машина ишеген асчып җибәргәч, күз алдында пәйда булган оятлы һәм гыйбрәтле хәлне шулай гына җуеп буладыр сыман, кеше күрмәсен дигәндәй, тиз-тиз генә идәндә аунап яткан әлеге бизәнгечләр савытын алып, үз сумкасына яшергән иде. Хатынның салкын гәүдәсен кая куярга белми гаҗиз калгандай, аның урынында үзе булмавына ачынып, үксеп елап җибәрүен вакыт үткәч кенә хәтерләде.

Хастаханәдән чыккач, бизәнгечләр савытын кухня шкафы өстенә ташлаган иде. Ул аны әле яңа гына табып алды. Фәритнең адресын белешеп, косметичканы күзеннән югалтыр өчен, аны Фәрбүзәнең кызына йә иренә тапшырмакчы, шул рәвешле авыр хатирәләрдән мәңгегә котылмакчы булды. Менә бүгенгесен дә исәпләгәндә, бишенче тапкыр килә инде ул бирегә. Юк, бүген һич кенә дә керми китәргә ярамый...

Мәдинә, урлашып тотылудан курыккандай, тирә-ягына ялт кына күз төшереп алып, тиз генә звонок төймәсенә басты. Күп тә үтмәде, тып-тын баскан баланың аяк тавышы ишетелде:

– Кто там? – диде ул русчалап.

– Әтиең өйдәме, үскәнем? – дип чак-чак сорый алды Мәдинә, каушаудан кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатып.

– Мама? Әни! Әнием! Әти дә өйдә. Ты только не уходи. Пожалуйста, не уходи, я сейчас открою, – дип йөгергәләп йөри башлады. Күп тә үтми, урындык куеп басып, көч-хәл белән ишек келәсен ачты. Әмма әнисе урынында бүтән ят апа басып торуын күреп, башта яшьле күзләренә гаҗәпләнү билгеләре чыгарды, аннары әнисен тапмавына гаҗиз калып, үзәк өзгеч караш таплап, елап-сыкрап, урындыкка бөгелеп төште.

– Ты не моя мама! Уходи! Где моя мама? Әни, әнием! – дип үкседе ул.

Өмете өзелгән кечкенә кызчыкны кызганудан Мәдинәнең күзләрен яшь каплады. Ул урындыкны этеп, көч-хәл белән эчкә үтте. Лилияне (кызчыкның исеме шулай иде) кулларына алып, сөя-сөя күкрәгенә кысты, ниндидер юату сүзләре әйтте. Сабыйны кулларында тирбәтә-тирбәтә фатир эченә күз төшерде. Өйдә җиһазлар, кием-салым, савыт-саба хәтсез күренсә дә, тәртип беткәнгә охшый. Аш-су өстәлендә башланып ташланган аракы шешәсе, закускалар... Залдагы диванда, исерек булса кирәк, Фәрит гырлый.

Кызчык акрын гына шыңшып: «Ашыйсым килә», – диде.

Мәдинә гүя йокыдан уянып китте. «Сабый ач икән ләбаса». Тиз генә Лилияне киендереп, якындагы кибеткә алып чыгып китте. Күп тә үтми, азык-төлек төяп кайттылар. Лилия дә үзенең кечкенә кәрзиненә тәм-том тутырырга онытмады. Җитмәсә, апасы йомшак мәче дә алып бирде. Сабыйның йөзендә сизелер-сизелмәс елмаю билгеләре барлыкка килде.

Мәдинә тиз генә аш пешереп Лилияне ашатты, төчегә коймак коеп, чәй ясады. Лилия шатлыгыннан ни эшләргә дә белмәде.

Мәчесе белән мәш килде, сикергәләде, җырлады, уйнады. Кунак апасы: «Әниең сиңа бирергә кушты», – дип бизәнгеч савытын кулына тоттыргач, сөенеченнән кычкырып көлеп үк җибәрде. Бүлмәсенә кереп бераз уйнауга, йоклап та китте.

Мәдинә аның өстенә япты, вакытсыз ятим калган сабыйны кызганып, елый-елый аркасыннан сөйде, уенчыкларын җыештырды.

Фәрит һаман берни белми йоклый иде. Мәдинәнең бу ике ятимне кызганудан йөрәге чәнчеп куйды. Хәлләренә керергә теләгәндәй, аш, ванна бүлмәсен җыештырды. Лилиянең керләрен, идәннәрен юды. Тузаннарны сөртте. Үзе: «Фәрит уянып китсә, нәрсә дип акланырмын», – дип борчылды, дулкынланды. Әмма ни генә булмасын, башлаган эшне төгәлләргә өйрәнгән ул, Фәрит яткан диванга бик якын бармаска тырышып кына, залны да тәртипкә китерде. Тагын бер йокы бүлмәсен ачты. Анда, нишләптер, бар нәрсә дә тәртиптә иде. Урын-җир дә җыештырылган көе. Фәрбүзә үлгәннән бирле, күрәсең, бу ишекне ачмаганнар. Стенадагы келәм өстенә Фәрит белән Фәрбүзәнең туй киемендә елмаеп төшкән фотолары эленгән. Мәдинә, үзен ярамаган эш кылгандай хис итеп, тиз генә ишекне япты. Әллә нигә тыны кысып, башы әйләнеп китте. Йөрәге белән тоя: бәхетсез булмаган бу хатын. Тормышлары да җитеш. Ни җитмәде икән үзенә?!

Ул үзе, ичмасам, иргә баргач, торырга кирәк дип яшәде инде. Рафыйгы җәбер-золымны аз күрсәтмәде: бер дә юкка көнләшеп җанын кимерде, телеңне йотарлык булганда да пешергән ашыннан, җиренә җиткәндә дә – эшләгән эшеннән гел гаеп табып, хурлап торды. Кул күтәрүдән дә тайчанмады. Якыннары: «Болай кыланмас иде, берәр йөргән кешесе бардыр», – дисәләр дә, Мәдинә ышанмады. «Эше авыр, эше җаваплы. Арый торгандыр, үтәр әле», – диде. Тик җаена, көенә торырга тырышты.

...Бәй, нәрсә уйланып тора әле ул? Кайтырга вакыт лабаса. Записка язарга кәгазь эзли башлады. Залдагы өстәлдә Фәритнең шофер таныклыгы, паспорты, башка документлары ята. Бәй, Мәдинә белән яшьтәшләр дә икән бит. Соңлап өйләнгәндер, күрәсең. Мәдинә үзе кияүгә бик яшьли чыкты шул. «Яшь чак – тиле чак», дип белми әйтмиләр, күрәсең...

Мәдинә Фәритнең блокнотыннан бер бит кәгазь ертып алды. Килүнең сәбәбен аңлатты. Берәр юатырлык җылы сүз эзләде – тапмады. «Ник эчәсең? Балаң хакына тукта!» – дип кисәтмәкче булды. «Хакым бармы соң?» – дип икеләнеп, тагын туктап калды...

Кич җитеп килә иде инде. «Фәритнең уянып куюы бар. Китәргә кирәк. Китәргә һәм бүтән килеп йөрмәскә...»

Мәдинә шундый уйлар белән, җәһәт кенә ишеккә атлады. Чыгарга гына торганда, уянып, бүлмәсеннән чыккан Лилия:

– Кунак апа, китмә, мин куркам. Әти эшкә киткәндә, мин өйдә берүзем калам, – дип йокылы күзләрен уып, шыңшый башлады.

– Әйдә, – диде Мәдинә, аны ашыгыч киендерә башлап. – Минем иртәгә ялым. Янымда булырсың. Кәгазьгә: «Лилия минем белән», – дип язды да, телефонын, адресын күрсәтеп, кызчыкны җитәкләп кунакка алып китте.

Әмма ул көнне дә, икенче көнне иртән дә телефон шалтырамады: Фәрит килмәде. Тик төш вакыты үткәндә, Лилиягә кунак апасы яңа күлмәк тегеп кидергәч, пәрәмәч пешкәч, ниһаять, кыңгырауга бастылар.

– Гафу итегез, – диде Фәрит керә-керешкә Мәдинәгә карар-карамас. – Әйдә, кызым, киен, кайтабыз.

«Юк, югалырдай егеткә охшамаган». Мәдинә аның оялчан күзләренә өмет чаткыларын шәйләми калмады.

– Әти, кара әле, минем нинди матур күлмәгем бар. Кунак апа текте. Кичә ул безгә кунакка килде, бүген син килдең. Әйдә, ю кулыңны, чишен, чәй эчәрбез, – диде Лилия, әтисенә ялынып. – Аракы эчмә! Анда кайтмыйм. Әни юк анда. Монда бар, – яшьле күзләрен тутырып, әле әтисенә, әле Мәдинәгә карады. Өлкәннәр югалып калды. Алар эндәшмәгәч, мондый әйбәт әнине кулдан ычкындырасы килмәгәндәй, Лилия түземсезләнеп сорау тезде.

– Син әнием булырсыңмы? Мин сине яратырмын, әнием диярмен.

***

... Елдан артык вакыт үтте. Май аеның кояшлы бер көнендә әти-әнисен җитәкләгән, курчак кебек киенгән Лилия, тимер юл вокзалында, поезд килгәнне көтеп, сикергәләп уйный иде.

Менә, ниһаять, поезд килеп туктады. Вагоннарның берсеннән солдат киемендәге бер яшь егет сикереп төште. Мәдинә Лилиягә нидер әйтүгә, кызчык аның кулындагы чәчәкләрне алып, солдат абыйсына таба йөгерде.

Ринат башта туктап калды. Аннары, чемоданын җиргә утыртып, елмаеп, Лилияне өскә күтәрде:

– Менә нинди икән минем сеңелкәш, – диде ул. – Кара, нинди зур кыз икән син!

Лилия шатланып аны муеныннан кочты. Ул арада Ринатның иңнәренә әнисе килеп асылынды.

Читтәрәк торган Фәрит: «Кайтуың белән, Ринат», – диде, сынаулы карап. Алар ирләрчә кул кысып күрештеләр. Лилия, сөенче алырга ашыгып, Ринат абыйсының колагына гына:

–​ Әни минем белән уйнарга бәби алып кайта! – диде.

Фәрит белән Мәдинә аның нәрсә әйтүен аңлап, бер-берсенә карадылар. Ринат кыенсынып торган әнисен кочып алды. Язмышлары алда ничек булыр, әмма ул көнне Лилияне күтәргән улы Ринат һәм чемодан тотып, иңнәреннән ышанычлы кочып атлаган ире Фәрит уртасында барган Мәдинәдән дә бәхетле кеше юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эчтәлекле хикәя, минемчә аны укыганнар уйланыр

    • аватар Без имени

      0

      0

      Булганнын кадерен белергэ кирэк.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эчтэлекле...эмма Рафыйк, Фэрбузэлэр мондый хикэялэр укымый ...аларга нигэ кирэк ул..

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бэхетсезлек (хэер, беренче карашка гына) бэхетлэрен табарга ярдэм иткэн. Ринат та нинди анлый торган егет. Мин бик шат бу дурт герой очен.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ходай комешне алып алтын бирер

            Хәзер укыйлар