Логотип
Проза

​Көтәр кешең булсын


(хикәя)

− Кил әле, балам, яулыгыңны юньләп бәйлим.  Колагыңа яланда җил тияр, − дәү әнисе  кытыршы, йомшак учлары белән  Миләүшәнең тузгыган чәчләрен яулык  астына  яшерә-яшерә әйбәтләп бәйләде дә аркасыннан сөеп куйды. – Менә хәзер матур кыз булдың. Кыз бала яулыклы булса, сөйкемле  була ул. 
Миләүшә  дәү әнисенең бер кулын җибәрмичә, аның вак кына, җәһәт-җәһәт адымнары белән тигез атларга тырышып, чирәмле сукмак буйлап атлады. «Ничек инде җил тисен? Тияргә кулы бармыни җилнең? −  дип гаҗәпләнеп уйлады кызчык. – Кызык та сөйләшәләр инде бу олылар...»
         Алар җиләклеккә килеп җиткәндә,  вакытның әле иртә булуына карамастан,  чәчәкләр сибелгән келәмне хәтерләткән яшел  тугайның теге башында җиләк җыеп йөргән хатын-кызлар, бала-чагалар  күренә иде инде. Дәү әнисе,  төбеннән төшмәс, әйдә, күпме җыйсаң да, дип кызга өч литрлы бидонны тоттырды да үзе,  бидрәсен алып, «бисмилласын» әйтә-әйтә,  җиргә иелде. Миләүшә дә үлән арасыннан күзне кызыктырып күренеп торган татлы җиләкнең берничәсен авызына капты да, кечкенә учына җыя башлады. Ул менә шулай, башта учына җыярга, аннан гына савытка салырга ярата. Бер уч тутырып салсаң, савытта җиләк артканы шунда ук күренә кебек. Ә болай, дәү әнисе кебек берәмләп сала-сала, бер дә тиз җыелмый кебек. Шулай да, кыз белә – дәү әнисе җиләкне бик шәп җыя. Күпме тырышсаң да, аңа җитешеп булмый.  Дәү әнисе, бер кулы белән аркасын сырып алган кигәвеннәрне куып,  әрләргә дә  өлгерә: «Китегез әле моннан, каһәр суккырлары!» Миләүшә  үз уеннан елмаеп куя: «Дәү әни кигәвеннәргә эндәшә. Алар аңлый беләмени...» Дәү әнисенең бер сәбәпсез чебенне дә кыерсытмаганын яхшы белә кызый.  Өйгә татлы ширбәт эзләп очып кергән бал кортларын дәү әнисе үтерми, тастымал белән сак кына  тотып ала да, тәрәзәдән очырып җибәрә: «Барыгыз, очыгыз, мәхлуклар!»  Миләүшәгә дә җанлы терлекләрне рәнҗетергә кушмый: «Ярамый. Син аларга суксаң, сине Алла суга!»
       Бүген дәү әнисенә ияреп җиләклеккә  кызның өченче тапкыр килүе.  Алты яше генә тулуга карамастан, дәү әнисе әйтүенчә, җиләк җыярга бик оста. Карчыкның оныкчыгын  әзрәк мактап җибәреп, «юкә чөй» кагуын кечкенә кыз, бәлки, бик төшенеп тә җиткермидер. Шулай да, дәү әнисе мактап җибәрсә, аңа бик тә рәхәт. Менә әле дә  дәү әнисе, кая күрсәт әле, күпме җыйдың, дигән булып, төбен яңа күмгән бидонга күз салды да, ясалма булса да, иии, бигрәк күп җыйгансың  бит, дип сокланган  булды. Ә Миләүшә дәү әнисенә карап аптырый: аның савытында ник бер үлән булсын! Ничек шулай тиз дә, чиста да итеп җыеп буладыр?!
       Бераздан дәү әнисе  кызга әрекмән куагы төбендә калдырган ризык янчыгын  алып килергә кушты һәм алар куе, йомшак үлән өстенә ашарга утырдылар.  Дәү әнисенең төсле яулыгы биек үлән эченнән әз генә күренеп торса,  кырын яткан Миләүшә читтән күренми дә.  Дәү әнисе  бисмилла әйтеп, кызга ипи, сөт сузды. Миләүшә дә ризыкны кабар алдыннан әйтә торган кыска гына доганы яттан белә. Дәү әнисе өйрәтте. «Бу кызыклы сүзләр нинди телдә?» −  дип сорагач, дәү әнисе: «Көлмә! Көләргә ярамый, Аллаһ телендә»,  − дип җавап бирде. Өйдән алып килгән, әле бик  җылынып өлгермәгән сөт белән дәү әнисе салган  йомшак ипи шундый тәмле яланда! Дәү әнисе  ипи катыш җиләк тә кабарга өлгергән кызчыкка  тешсез авызы белән елмаеп карады: «Аша, аша, балакаем». 
      Тагын бер тын җиләк җыеп, дәү әнисенеке  ярты бидрә, Миләүшәнеке  чирек бидон булгач кайтырга кузгалдылар. «Шөкер, бик күп җыйдык. Кояш та бик кыздыра. Эссе тимәгәе балага», – дип үзалдына сөйләнде Гөлфидә карчык. Кыз тагын аның сүзләрен мәзәк күрде. «Эссе тимәгәе... Ничек тисен соң эссе кулы булмагач?»  Шулай да, кыз дәү әнисенең аны  җил тиюдән, эссе кабудан, тагын әллә нәрсәләрдән сакларга тырышуын яхшы чамалый  иде.    
        Миләүшә, дәү әнисенең бер алдына чыгып, бер артыннан йөгереп, юл буена  карчыкның башын катырырлык сораулар бирде.
− Дәү әни, дәү әни, җиләкне нишләтәсең бүген?
− Кайнатма ясарбызмы, балам, киптерербезме... Уйларбыз әле кайткач.
− Дәү әни, ә әни кайчан кайта?
− Бүгенле-иртәгәле кайтырга тиеш инде. 
− Дәү әни, ә сиңа ничә яшь?
Карчык,  нидер хәтерләргә тырышкандай, кашларын җыерып барды да:
− Күп инде, кызым. Бик күп. Бәрәңге алганда алтмыш дүрт тула.
     Миләүшә ул хәтле санны белми иде. Алтыны белә, дүртне дә белә. Ә алтмыш дүрт?..
− Дәү әни, ә мин андый санны белмим.
− Синең кебек чакта мин дә белми идем. Менә мәктәпкә барырсың, укырга-язарга, санарга өйрәнерсең, Алла бирса. 
        Миләүшә, ышаныргамы-юкмы дигәндәй, битләрен җыерчыклар баскан, чәчләре агарган карчыкка карап куйды. Шундый олы дәү әнисенең  кайчандыр Миләүшә кебек бәләкәй кыз булганлыгы аның зиһененә һич тә сыймый иде. Юк, чынга ошамаган бу. Алай дисәң, дәү әни бер дә алдамый... Аптырарсың да...  
        Алар җиләктән кайтуга, бикле ишек ачык, ә кунак алып кайткан күчтәнәчләре белән чәй эчеп утыра иде. Әнисенең аяк савытын керә керешкә күреп алган Миләүшә: «Сөенче! Әни кайткан!» −  дип сөрәнли-сөрәнли, йөгереп барып әнисен  кочаклады. Кызын ике ай элек кенә күрсә дә, Бүләк: «Һай, үскән минем кызым шул арада! Танымый да торам», − дигән булып елмайды һәм  арып кайтып кергән әнисе белән  шәһәрчә яңагыннан үбеп исәнләште. Гөлфидә  карчык та кызын күрүгә шат иде. Тик шул арада, кемнедер эзләгәндәй,  муенын боргалый башлады: «Кая, үзең генә кайттыңмы? Теге нәрсәң кайтмадымы?» Карчыкның кияү тиешле кешесен  яратмавы беркем өчен дә яңалык түгел иде. Бүләк «теге нәрсә»не ишетмәгәнгә салышып җаваплады:
− Юк, Вәрис кайтмады. Җенең сөйми бит синең аны.
     Карчык сүз арттырып тормады, җиңел сулап кына куйды да, болыннан алып кайткан мәтрүшкә салып, чәй яңартты. Бүләк, кара-каршы утырган әнисенә карамаска тырышып,  ясалма гадилек белән сүз башлады:
−  Әни, мин иртәгә Миләүшәне үзем белән алып китәм. Вәрис тә каршы түгел. Укырга керергә бер ел кала. Әзрәк тел өйрәнер. 
    Гади генә нәрсә турында әйткән кебек сөйләшсә дә, бу мәсьәләнең карчык өчен бик авыр сорау икәнлеген кызы аңлый иде. Инде бу турыда күпме сөйләштеләр, бер-берсенә күпме дәгъвалар  китерделәр. Хәтта бер-берсенә ачуланышып та алган чаклары булды.  Миләүшә белән Бүләкнең сораулы карашы карчыкка төбәлде. Гаҗәпкә каршы, бу юлы карчык тиз биреште. Бик тә кадерлесен югалткандай йөз белән, шулай да сабыр гына: «Нишлисең, синең балаң... Бала әнисе белән булырга тиеш», − дип куйды. Бер мизгел  тезләрендәге кулларына текәлеп утырганнан соң, дәү әнисе карашын Миләүшәгә күчерде:
−  Үзеңнең барасың киләме соң анда? 
Кызга дәү әнисе белән әнисе арасыннан кемне дә булса сайлап алу читен иде. Кызчык үзен белә белгәннән бирле дәү әнисе янында үсте. Моңа хәтле шәһәрдә яшәгән әнисе аның өчен кунак әни булды. Аңа уенчыклар, тәмле күчтәнәч, матур киемнәр алып кайтып торды. Кунакка барганда кызын зоопаркка, театрга алып барды. Җавап көтеп үзенә текәлгән  әнисе белән дәү әнисенә карап, Миләүшә: 
− Әйе, барасым килә, − диде. Аның да иң якын кешеләре арасындагы бу тарткалашуга нокта куясы килә иде.
     Дәү әнисенә каравы кызганыч иде бу минутта. Болай да буйга артык зур булмаган әбекәй тагын да бәләкәйләнеп, бөрешеп калгандай булды. Бу киеренкелекне бетерер өченме, кинәт исенә төшепме, Бүләк сикереп торды да юл сумкасын бушата  башлады. Юк эшен бар итеп мич тирәсендә чуалган әнисенең иңнәренә яңа халат салды:
− Менә, әни. Син яратканча. Бумазый халат. Төймәләре дә җайлы...
      Тик әбекәйнең күңелен бүләк белән генә юатырлык түгел иде ахрысы:
− Ярар, рәхмәт, куй шунда, −  дип тышка чыгып китте. 
    Миләүшәнең дә бала күңеленә ничектер кыен иде бу минутта. Бер яктан, әнисенә аның чынлап та барасы килә. Шәһәрне күрәсе. Зоопаркка барасы. Күз күрмәгән җәнлекләрне карыйсы. Аннары бер паркта Миләүшәгә кыек көзгеләр ошый.  Анда кергән кеше көлмичә түзә алмый. Анда юан кеше ябыгая, ябыгы киресенчә юаная. Әйе, шәһәрдә кызыклы нәрсәләр бик күп. Икенче яктан, дәү әнисен ташлап китүе рәхәт түгел... Кем аның каз бәбкәләрен көтәр? Кем мунчада аның аркасын ышкыр? Кем кышын ишегалдындагы карын көрәр? Кем аның белән иптәшкә җиләккә йөрер? Бу мәсьәләне  чишелгәнгә санап, Бүләк уйга талган кызын тарткалады: «Әйдә, ушыңны югалтып утырма. Әйберләреңне җый. Иртәгә  таңнан китәбез».
           Иртәгәсен алар иртән иртүк юлга кузгалдылар. Җыя торгач, әйбер шактый гына җыелды. Әнисе Миләүшәгә уенчыкларын алдырмады: «Кая салырга боларның барысын да? Боларны сыйдырырга йөк машинасы кирәк!» Ярый, кичтән белешеп куйгач, машиналы бер күрше абзый аларны олы юлга хәтле чыгарып куйды. Миләүшә бергә  уйнап үскән якын дусты Сәкинәгә барып хушлашырга да өлгерә алмады. Киткәндә дәү әнисе кызны кат-кат кочып, аркасыннан сөя-сөя: «Кайтып йөре, балам. Ташлама мине», −  дип яулык очы белән күзләрен сыпырды.  Янда чит кеше бар дип тормады,  Бүләккә каты итеп: «Тиеп кенә карасын теге нәрсәң балага! Бармак белән кагылса да, төрмәдә башын черетәм!» − дип янады. Олы юлга чыгып, автобуска утыргач, Миләүшәгә җиңелрәк булып китте. Ничектер, дәү әнисеннән аерылу бик авыр тоелды шул аңа да.
        Шәһәргә Миләүшәнең беренче генә килүе түгел иде. Тик ул элек килгәндә әнисе үзе генә яши иде. Ә хәзер  анда, дәү әни әйткәнчә,   «теге нәрсә» дә тора. Исеме Вәрис абый. Кызга бакыр тешләре белән елмаеп караса да, Миләүшә аңа каш астыннан карый. Бала күңелен алдап булмый. Ул ялганны бер чакрымнан таный. Акылы белән аңлый алмаса да, аңарда ялганны тоемлау бар. Никтер Вәрис абыйның тешләре балкый, ә күзләре юк... Әйе, Вәрис абыйсы Миләүшәгә ярарга тырышкан кебек, туңдырма, тәмле конфет алып кайта. Әнисе орышканда яклый башлый. Тик нигәдер, сәбәбен дә белмичә, кыз аны  үз итә алмый. Беләкләре, бөтен тәне юылмый торган зәңгәр бизәкле, ябык гәүдәле абыйның үз әтисе булмаганлыгын яхшы аңлый кызчык. «Әтием кайда?» −  дип сораганда кәефе кырылганлыгы йөзенә чыккан дәү әнисе: «Кырык хатынга җитте инде әтиең. Сорама аның турында!» −  дип ачулана иде. Кыз тагын уйга калды. Кырык хатын... Исең китәр...  Миләүшәгә кайвакыт олылар тормышы шундый катлаулы булып күренә. Әйе, үсәсе килә килүен. Тик шушы катлаулылык бик куркыта...
         Кызы белән ире бер-берсенә тизрәк ияләшеп китсеннәр дипме, үзенең вакыты тар булыпмы, Бүләк Миләүшәне Вәрискә ияртеп, циркка да җибәрде, зоопаркка да. Вәрис кызны  тәмле туңдырма белән сыйлады, матур уенчыклар алып бирде. Ярый, сыйласын да ди. Уенчыклар да алсын ди. Тик яңа әтинең үзенә елышып, сыенып ук утыруы Миләүшәнең күңеленә бер дә хуш килми. Кочаклавы да дәү әнисенеке кебек йомшак, ягымлы түгел...
        Шәһәрдә ничек кызыклы булмасын, Миләүшә дәү әнисен, авылны  сагынды. Алты яшенә хәтле үстергән карчыкны уйламаган көне-сәгате  булмады. Дәү әнисе ни эшли икән бу вакытта? Сарык-бәрәннәре бөтенесе дә кайттымы икән көтүдән? Болында җиләк беттеме икән? Сәкинә кем белән уйный икән? Дәү әнисе салган яңа ипи хәтеренә килеп, кызның авыз сулары килде... Дәү әнисеннән еракта, ул аңа бик тә кызганыч,  ялгыз булып күренде. Ялгызын ташлап киткәне өчен Миләүшәгә аның алдында оят иде. Әнисе  аны алырга кайткач булган сөйләшүне исенә төшерде. «Мин шәһәргә барам...» Шул сүзләр белән, инде син миңа кирәкмисең, дәү әни, дигән кебек булды бит... Әнисе кызына ничек кенә яхшы карашта булмасын, Миләүшәгә дәү әнисе җитми бит! Аның чын яратуы, ихлас кайгыртуы  җитми! 

        Дәү әнисен авылда Ак әби дип йөртү сәбәбен башта Миләүшә аның күбесенчә башына ак яулык бәйләгәне өчен дип аңлый иде.  Балалык акылы белән ул  турыда уйлый-уйлый, бу фикереннән кире кайтты. Әнә бит күпме әбиләр ак яулык бәйләп йөри, никтер аларны беркем дә Ак әби дип атамый. Аннары кыз дәү әнисенең чәчләре ак булганга шундый исем биргәннәрдер, дип фараз кылды. Бу фикере аңа ошады. Шулай да кызык, Ак әби булгач, Кара әби дә буламы икән? Ә Зәңгәр әби, Кызыл әби?  Миләүшә кызыл, зәңгәр чәчле әбекәйне күз алдына китереп, чыткылдап көлеп куйды. Вәт кызык булыр иде кызыл чәчле әбине күрсәң! Дәү әнидән сорарга иде бу турыда. Тик  юк-бар сорау биреп йөдәтә башласаң,  ул ачулана  да белә  шул. 
         Авылның ирекле кочагында үскән кызга, әлбәттә, кысан фатирда гына тар иде. Аның ялан тәпиләре йомшак келәмгә баскан саен яшел чирәмне  юксынды. Хәтта күк тә монда биек йортлар арасыннан гына, аз гына күренә. Гүя, күкне дә кысага алганнар... Кайчак,  дәү әнисенә үпкәләп, түштән диярлек үскән бәрәңге арасына  кереп утырырга бакчасы да юк бу шәһәрнең... Валлаһи, качар иде ул шушы  бәйләнчек Вәристән шунда кереп...

        Качарлык та иде шул! Беркөнне Бүләк эштә вакытта авызыннан аракы исе килгән Вәрис төсле телевизорны ушы китеп караган кыз янына диванга барып  утырды. «Ну погоди!»ны бирелеп карап утырган кыз башта аның тезләренә кулын салганына игътибар да итмәде. Йөзенә тир бәреп чыккан, еш-еш сулаган ирнең үзенә елышканын күреп, кызчык читкәрәк барып утырды. Шунда гына кыз аңлады – болай да күңелгә ятмаган бу абый бүген әллә нинди, тагын да чит-ят, тагын да сәеррәк иде. Ә Вәрис торган саен сәерләнә, кызны куркыта барды. Калтыранган куллары белән кызның иңнәрен сыйпый башлады. Миләүшәдән телевизор кайгысы китте. «Утыр тыныч кына... Тик әниеңә әйтмә, яме. Мин сиңа яңа уенчыклар алырмын...» − пышылдап  үзенә елышкан бу  сөйкемсез абыйга карап кинәт кенә Миләүшә дәү әнисенең сүзләрен исенә төшерде: «Кагылып кына карасын балага! Төрмәдә башын черетәм...» Ә нигә ул кагыла соң аңа зәңгәр бизәкле бармаклары белән? Дәү әнисенең бу сүзләренең мәгънәсен аңламаса да,  кызга ул менә бу әлеге мизгел турында алдан кисәткәндер, искәрткәндер сыман тоелды. Алты яшьлек акылы янындагы зур ирнең кыланышына бәя бирә алды. Ул бит дәү әни әйткәнчә ниндидер начар хәл кылмакчы... Миләүшә кинәт кенә тиендәй сикереп торды да, балконга чыгып йөгерде: «Әгәр миңа тисәң, хәзер кычкырам!» Бу хәлне көтмәгән Вәрис югалып калдымы, балкон ишеге янына килде, тик анда чыгарга кыймады. Бер почмакка сыенган кыз аңардан курку тулы күзләрен алмады. Бераздан Вәрис үзалдына сүгенә-сүгенә ишектән  чыгып китте. Миләүшә аның подъезд ишегеннән чыкканын күрде дә, тиз генә киенде. Аның башында  ныклы бер карар туган иде. Әнисенең кесәсеннән  тиз-тиз генә акча санап алды. Бала баласын, багалмасын салкыннан, эсседән, чир тиюдән  саклап килгән догалы дәү әнисе кызны еракта килеш зур бәладән саклап кала алды.  
       Автобуста билет тикшерүче хатын, утыргычта үзе генә утырган кызны күреп, билетын тикшерде һәм кая хәтле, кем белән баруы турында кызыксынды. Дәү әнисе аны беркайчан да ялганламаска өйрәтсә дә, бу юлы алдашмый ярамый иде. Миләүшә тыныч кына перронда кемгәдер кул болгап торган хатынга ымлады: «Әнә минем әни. Ул мине озатып җибәрде. Ә олы юлда каршы алачаклар». 
    Су буеннан каз бәбкәләрен куып кайтып барган Гөлфидә карчык, каршысына йөгереп килгән кызны күреп, тавышы гына колагыма  ишетелә иде, инде күземә дә чалына башлады бәбекәем, дип уйланды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ой эйбэт бетте!!! Кызга тимэсэ ярар иде теге уголовник дип котым алыным бетте.....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу хатын да тиле инде нигэ шундый кешегэ чыгарга ,Мин узем 2 бала белэн ялгыз калдым сручылар да булдвы ,мин гел уйлый идем мин эшкэ китсэм балаларны я мыскыл итэр дип шуна мина ирлэр кирэкмэде дэ гел балалар турында уйладым аларускэч кияугэ чыгып киткэч мин дэ кияугэ чыктым

      • аватар Без имени

        0

        0

        Это просто Вам повезло

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ярый бала шундый балакай булсада бик тиз анлап алды оятсызны молодец аби яхшы тарбия бирган

          Хәзер укыйлар