Логотип
Проза

Кәрәкә күлендә

Төш вакыты иде.
Рәсүл янына сулуы капкан Юныс килеп керде.
– Әй малай, Рәсүл, кичә түбән оч Каюмнар Кәрәкә күленә балыкка барганнар. Ике чиләк балык тотканнар. Әле генә мин шуннан туры сиңа чаптым.
– Кит аннан! Ялганлыйсыңмы?
– Ялганлады ди! Ышанмасаң барып кара.
– Ышандым да ди...
– Без Каюмнан кимме әллә? – диде Юныс. – Икебезнең дә җәтмә бар. Бүген үк барабыз, хәзер үк.
– Бүген соң инде, – диде Рәсүл, – җитешмәбез. Минем җәтмә көянтәсенә беркетелмәгән, сабы да юк.
– Миндә сап бар, хәзер беркетәбез, – диде Юныс.

Рәсүл риза булды. Малайлар шундук эшкә керештеләр. Бер-ике сәгатьтән бөтенесе дә әзер иде инде.
Кичке сәгать бишләрдә малайлар юлга чыктылар. Күңелләре шат, йөзләре көләч иде аларның.
Инде көн кичкә дә авышты, ләкин малайлар пошынмыйлар. Кичен балыклар ярга якын ук киләләр, аларны яр читендә торган килеш тә тотып булачак. Каюмнар шулай иткән бит!
Күп тә үтмәде, тәбәнәк калкулык астына төшкәч, тирән сулы Кәрәкә күле күренде. Кичке эңгер-меңгердә ул урман кебек булып үскән камышлар арасында көзгедәй ялтырап ята иде.
– Әнә балыклар уйный! – диде Юныс, су өстендәге боҗра дулкыннарга күрсәтеп.
– Әйе шул, – диде Рәсүл.
Алар, тавышланмаска тырышып, күлгә якынлаштылар. Җәтмәләрен ипләп кенә суга салдылар да ярга таба сөйри башладылар. Беренче салуда ук берничә кәрәкә балыгы эләкте.
Ә бераздан аларның чиләкләренең төбе дә күмелде.
– Бер табалык булыр, – диде Юныс.

Куе камышлык арасында әледән-әле балыклар сикерешә иде. Рәсүл, җәтмәсен күтәреп, шунда кереп китте. Күл өсте мүк белән капланган һәм баскан саен тирбәлеп торган сазлык җирдән барды.
Көтмәгәндә җир убылып китте. Рәсүлнең уң аягы суга батты. Малай каушап калды һәм, кире чигенәсе урында, алга ташланды. Аның хәзер ике аягы да батты. Ул бары җәтмә сабына гына тотынып тора иде.
«Төпсез коега туры килдем!» – дип уйлады ул. Картлар авызыннан аның бу күл турында төрле шомлы сүзләр ишеткәне бар. Бу күлдә, имеш, төпсез коелар бар икән. Ул коелар, имеш, гаять зур аждаһаларның авызы икән. Элек аждаһалар авылга да килеп йөргәннәр, имеш. Хайваннарны, яшь кызларны алып киткәннәр. Хәзер алар картайганнар, хәлсезләнгәннәр, имеш. Шуңа күрә күл төбеннән чыгарга куркалар икән. Ләкин үз аягы белән авызларына килеп кергән кешеләрне алар кире җибәрмиләр икән...
– Юныс, Юныс! – дип кычкырып җибәрде Рәсүл бар көченә. – Батам, тизрәк кил!
Ләкин аңа җавап бирүче булмады. Рәсүл эсселе-суыклы булып китте:
– Бата-ам! Коткарыгы-ыз!.. Юны-ыс!..

Иптәшенең батуын күреп, Юнысның коты алынды. Ул авылга таба йөгерә башлады. Шулай да ул балыклы чиләкне эләктерергә онытмады.
Менә ул тыны бетеп, көч-хәл белән авылга да кайтып җитте. Рәсүлләр турысыннан узганда, капкадан Рәсүлнең әтисе Габдулла абзый килеп чыкты. Ул Юныс кулындагы авыр чиләкне күреп алды:
– У-у, сезнең монда! Каяле, кая... әһә! – дип сөйләнде. – Ә Рәсүл кайда соң?..
Юныс ык-мык итте. Телен көчкә әйләндереп:
– Ул әле... ни... э-э... арттарак калды. Хәзер бата... кайта...– диде ул һәм тизрәк китәргә ашыкты.

...Янында гына су чыпырдавын ишетеп, Рәсүл сискәнеп китте. Ул, башын борып, артка карады. Яр буенда зур гәүдәле бер кеше басып тора иде. Башта ул аны таный алмаган иде дә, бераздан таныды. Бу кеше Юнысның әтисе Кәримулла абзый иде. Рәсүл шатланып куйды.
– Рәсүл?! Нишлисең монда? – диде Кәримулла абзый.
Рәсүл дер-дер калтырана иде. Кәримулла абзыйга ул җавап та кайтара алмады. Кәримулла абзый аңа дилбегә ташлады һәм шул дилбегә очына тотынырга кушты.
Беркадәр азапланганнан соң, ул Рәсүлне «төпсез кое»дан тартып чыгарды. Куркудан һәм суда озак торудан Рәсүл дер-дер калтырый иде. Кәримулла абзый аның тәнен кызарганчы уды. Шуннан соң ул Рәсүлне, күтәреп, арбага илтеп утыртты.

Бераздан алар кузгалып киттеләр. Рәсүл үзенең ничек батуы турында сөйләп бирде.
– Мине иптәшем ташлап китте... Ул ташламаса...– диде Рәсүл, дер-дер калтыранып.
– Кем иде соң ул? – дип сорады Кәримулла абзый.
– Юныс...
– Юныс?!
– Әйе, – диде Рәсүл әкрен генә.

Авылга кайтып җитәрәк караңгыда алар юл читендә басып торган бер шәүлә күрделәр. Якынрак килгәч, Рәсүл аның Юныс икәнлеген танып алды. Кәримулла абзый Юныс ягына ачу белән карап алды һәм теш арасыннан гына:
– Куркак! – дип куйды һәм дилбегәсе белән атын куалый төште. Юл буенда Юныс берүзе басып калды.

1964 ел.
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар