Логотип
Проза

Килен

Язга чыккач, әллә ни булды Нурлыбикәгә. Былтырларда чисталыгы-пөхтәлеге белән нур сибеп торган хатын бакча эшләре башлануга җыйнаксызга әйләнеп китте – яулыгы белән күлмәге керләнгән, бакчада казына торган җиләненә үтәли тузан сеңгән... Кичләрен капка төбендә утырырга, «дөнья хәлләрен» барлап ләчтит сатарга һәвәс яулыкбикәләр шул хакта сүз куерта башлады соңгы арада.
– Әллә картая башлады инде безнең Нурлыбикә, өс-башына да игътибар итми, – дип куя кайсыдыр. Бүтәннәре элдереп кенә ала.
– Сөйләп утыруыңны әйтерием... Каян килеп картайсын ди?! Илле биштә генә бит әле ул. Башында – ак чәче, йөзендә җыерчыгы күренми. Әле синнән дә ун яшькә яшьрәк икәнен беләсеңдер бит?!
– Алаен алай да бит, әмма да ләкин барыбер сәерләнде, – дип сүзгә кушыла берәүсе. – Йөзендәге нур да бетте, сөйләшүе дә тырт-мырт. Бик төкселәнде күршебез...

Үзе дә чыгып утырган чакларда кайсы да булса бер күршесе сак кына, сүзен сайлап кына сиздерә:
– Бакчада бик нык эшлисең әле, Нурлыбикә. Өс-башыңны юарга да вакытың калмый бугай...
– Ярамаган тагы!.. – ди Нурлыбикә, кулын кискен генә селтәп. – Кияүгә чыгасым юк.
– Әле беркөн бакчаңа күз салган идем, җиләнеңне алмагач ботагында онытып калдыргансың икән.
– Бәрәч, нигә алып керим ди мин аны?! Эш киеме бит ул. Торсын шунда эленеп! 
Мин аны алып кергәнем дә юк!
– Соң инде... барыбер дә... 

Сүз саен тын ала-ала гына тагын кайсыдыр йомшак тел белән әйтеп куя:
– Юу мишәйт итмәс иде инде...
– Ничауа, килен юар әле! – дип кистерде Нурлыбикә кырт кына.
Шулчак хатыннардагы сагаю, иплелек, әдәплелек, чик-чама берьюлы юкка чыкты, 
яшен шартлагандай шаркылдап та, пырхылдап та, чыркылдап та, хи-хиләп тә көлә башладылар. Алай гына да түгел, бот чаба-чаба, бөгелә-сыгыла көләләр!
– Һә-й-й-й, си-не-ең А-за-ты-ың өйләнгәнче!.. Дөнья бетәр әле!..
– Минем малайның яшьтәше бит ул. Безнекеләр ике бала үстерә инде! Икенчесе мәктәпкә бара быел.
– Җәгез, кешенең хәтерен калдырмыйк тагын! – дип куя көлүдән иртәрәк айныган 
берсе. – Бәлки аның өйләнерлек рәте юктыр. Катышмагыз!
Тагын бер күтәрелеп көлделәр дә су капкандай шып туктадылар. Сагаеп кына Нурлыбикәгә текәлделәр: «Хәтерен калдырмагаек!»

Ләкин башын түбән иеп утырган Нурлыбикә күтәре­леп тә карамады. Йөзендә дә усаллык галәмәте сизел­мәде. Шуны шәйләгән берсе, Нурлыбикәгә изге нияттә булган кебек, мактанып алу җаен да тапты.
– Менә минем улыма әйбәт килен туры килде, ичмасам. Башка ирләр хатыннарына кул да күтәрә бит әле. Минем улымның, шөкер, кыркынганы да юк киленгә!
Шуны гына көткән кебек, Нурлыбикә урыныннан калыкты да:
– Аның каруы, синең кызың өченче ирен кыйный инде хәзер, Әлфия, – дип, капкадан кереп тә китте. Хатыннарның кабат күтәрелеп көлә башлавын да ишетмәде шикелле.

...Өч көн буе бакчасында да, урамда да күренмәде Нурлыбикә.
Капка төбендә чөкердәшүче апа-җиңгиләр күңеленә тагын шик төште:
– Үпкәләттек бугай Нурлыбикәне... Ул-бу булмады микән? – кебегрәк сүзләр шөбһәләнүгә дә әйләнә башлады. Кереп хәлен белүне дә яхшысынмадылар. Үпкәләгән булса, белмәссең, себерке белән себереп чыгаруы да бар... – Үзләре сөйләшә, ә күзләре Нурлыбикә капкасына «ябышкан»...
Берсе, әнә, ахирәтләрен юатмакчы:
– Бакчасында булмавы аңлашыла. Эшлисе эшләрен эшләп бетергән инде ул.
Бар, кызыксынулары хәттин ашкан хатыннарны юатып кара син! Эчләренә ут йөгергәндәй булды бу сүздән соң.
– Анда да эше беткәч, кайда соң ул?! Тәрәзәсендә дә ут күренмәде бу көннәрдә.
– Утның ник кирәге бар аның? Төн кыскарып бетте бит инде.

Ничек кенә фараз кылмасыннар, күңелләренә тынгылык таба алмыйча йокларга таралыштылар.

...Бер-ике көннән капка төбенә чыгып утыруы булды Нурлыбикәнең, төрлесе-төрле яктан җыелып та җитте. Ләкин биш-алты адым чамасы калгач, якынаеп бетәргә үк базмадылар. Ник дисәң, Нурлыбикә бөтенләй икенче кешегә әйләнгән: күлмәге дисеңме, яулыгымы, хәтта аяк киеме дә яңа гына фабрикадан чыккан кебек ялтырап тора. Бик кәттә хушбуй исе дә аңкып тора җитмәсә! Ә үзе күктән көтелмәгән бәхет иңгәндәй елмаеп-балкып утыра.
Барыбер килеп утырды тегеләр. Килми хәлләре юк: чөнки хатын-кыздагы кызыксыну дигән хикмәт шик-шөбһәләрне дә, куркуны да җиңә. Теге яки бу сернең төбенә төшмәсә, йокысы кача аларның.
– И Нурлыбикә, бигрәкләр дә яшәреп, пакьләнеп, чибәрләнеп киткәнсең әле!.. – дип сүз башлый берсе. Икенчесе, сүз куешкандай, ипле генә дәвам итә.
– Киемнәрең әллә өр-яңа инде?! Бигрәк агартып юган бит, әттәгенәсе!
– Юк! Кер юу түгел, кулымны суга да тыгып карамадым! Киленем үзе юа, үзе сыга, үзе киптерә минем! Күзәткәләп, хәлен белешкәләп кенә йөрим, Аллага шөкер! – диде Нурлыбикә, масайгандай, иреннәрен бөрештереп.
Шул сүзләрен ишеткәч, барысының да авызлары ачылып катты, ләкин телләре әйләнми торды чәчби­ләрнең. Шактый тынсыз утыргач кына, хушларына килеп, сорау өстенә сорау яудыра башладылар:
– Кайда соң ул? Нишләп күренми, нигә чыгып утырмый?
– Нишләп чыгып утырсын ул? Сезнең юк-бар ләчтитләрегезне тыңларгамы?!
– Чибәрме соң?
– Ялт итеп тора! Шәп!

Бу кичтә алар сүзне озакка сузмады. Алан-йолан карашкалап алдылар да, төрле сылтау яки сәбәп табып, шыпан-шыпан таралышып беттеләр. Аннары урамда очраганнарга да, кайберәүләргә кергәләп тә Нурлыбикәнең киленле булуы турындагы хәбәрне өч йөз йортлы авылга чәчеп чыктылар. Ә инде икенче көнне йокыдан уянуга ук башларына беренче килгән уй Нурлыбикәнең – киленле, утыздан узган сазаган Азатның, ниһаять, кәләшле булуы турында иде. 

Нәкъ шул көнне бер ай элек белем күтәрү курсына киткән Азат үзе дә кайтып төште. Авылның югары очыннан түбән очына кадәр адым саен туктаталар моны:
— Һай, маладис, энем, өйләнеп җибәргәнсең икән!..
– Котлыйм, Азат абый. Туеңда гармун уйнарга мине чакыр.
– Бәй, Азат үзе түгелме соң?! Әниеңне киленле иткәнсең икән. Бик сөендек, улым.
– Парлы булгансың икән алайса, тату яшәргә язсын! Әнкәң дә киленен бик мактый.

Кырык кына кеше туктатмагандыр, валлаһи! Бик гаҗәпләнсә дә, артык сүз ычкындырмаска тырыша-тырыша, ак тешләрен ялтыратып, елмаеп кайтырга туры килде егеткә. Кайтып керү белән –  ишегалдын да, өйнең эчен дә карашы белән айкап алгач кына – кояштай балкып торган әнкәсе белән исәнләште һәм шундук сүзен юлда ишеткәннәренә борды:
– Нинди сүз ул, әнкәй? Киленле булдым, дип сөйләгәнсең, имеш...
– Булдым шул! – диде Нурлыбикә. – Күрсәтимме соң?!
Зиһене чуалып киткән Азат бер генә сорау бирә алды:
– Кайда соң ул? Ник мин белмим?
– Мунчада кер юа. Исемен үзем дә белмим әле. Әйдә, күрсәтәм!
Мунчага килеп керүгә үк, чапы-чопы кер әйләндереп утыручы өр-яңа ап-ак кер юу машинасына төртеп күрсәтте. – Үткән атнада төн урта­сында Минзәләдән апкилеп, җизнәң бүләк 
итте.
– Соң... әнкәй... килен түгел бит инде бу! – дип аптырады улы, сүзен сүзгә ялгый алмыйча. – Машина бит бу... Кер генә юа...
– Ник килен булмасын! Үзе юа, үзе чайкый, үзе сыга! Шәп бит!
– Туктале, әнкәй, барыбер килен түгел бит инде бу калай тумбочка, – дип, тилмергәндәй башын кашыды улы. – Миннән көләчәкләр бит...
– Чыны, ике аяклысы, балкып торганы булмагач, нишлим инде?!
Аннары, өйгә кергәч, урта бармагын өстәлгә төртә-төртә, күңелендә еллар буе йөргәннәрен-гарьләрен берьюлы түгә башлады:
– Синнән болай да көләләр инде! Хатын белән торырлык рәте дә юктыр, дип ыржаючылар да бар. Болай мүкләк булып яшәргә ярамый, улым! Ник син  Минзәләдә укытып ятучы Миләүшә янына ел буе урык-сурык кына йөреп һаман-һаман вакыт сузасың, ник алып кына кайтмыйсың, ник тилмертәсең ул баланы? Ул кемнән ким?
– Туйлык та акча юк бит әле... Аның да уку елы беткәнче укытасы бар...
– Һы, акча юк, имеш... Өйләнәсе килгән егет кәҗә сатып та өйләнә, улым. Көзге артындагы алтмыш мең акча акча түгелмени ул?
– Әйттем бит инде, әнкәй, анысы өй түбәсен ябарга кирәк... 
– Башта йортның нигезен, бурасын салалар, улым! Түбә пүчтәк ул. Аны соңрак япсаң да ярый. Ә хатын – нигез дә, йортның үзе дә ул!.. Әгәр дә ул кызны бүген үк өйгә алып кайтмасаң, килен 
улымны ташлап китте, дип бөтен авылга хәбәр салачакмын!
– Соң... әнкәй... – дип сүз яңартырга теләгән улын шып туктатты Нурлыбикә:
– Бүген соң түгел әле, иртәгә соң булыр. Әнә, лапас астындагы машинаң да күгәрә башлагандыр, сөрткәләп кабыз да хәзер үк юлга чык, ыштубы! Укытуына көн саен илтеп куярсың ул кызны.
... Икенче көнне, икесе ике бүлмәдә йоклаган парны озатканда, Нурлыбикә мондый боерык бирде:
– Урамга чыккач, бер сәбәп табып, машина янында кайнашып алыгыз. Капутын күтәреп, багажник дигән эчен караштыргандай, киңәшкәндәй кыланыгыз. Бөтен күрше-тирә күреп калсын минем матур киленемне!
Берничә көннән капка төбенә чыгып утырган җиңгәчәйләр яңача сайрый башлады:
– Киленеңне читтән генә күргәләп калдык, Нурлыбикә, бик сылу икән. Монда да алып чык инде. Якыннан да күрик...
– Чыккан чаклары да булыр. Хәзергә вакыты юк әле, – дип елмайды кайнана, як-якка серле караш ташлаштырып.
– Нишли соң ул шулкадәр?
– Беренче киленнән кер юдыра. Тикшергәләп йөри. Минем чисталык яратканны белә бит ул!
...Менә аңлап кара син, укучым, хатын-кызның хикмәтләрен, кыланмышларын! Хәер, син түгел, үзем дә аңлап бетермәдем әле мин бу Нурлыбикәне. Мондый хатынны үзе кебек хәйләкәр дә, улларына кояштай якты да, ягымлы һәм кайгыртучан да, ә инде кирәк чакта шул ук пәһлевандай улларын игә дә кертә ала торган көчле рухлы, гадел аналар гына аңлый ала торгандыр. Шулайдыр ул, ә!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар