Логотип
Проза

Кичер, әни


(хикәя)

Җәйге бүлмәдә йоклап яткан кызын уятмас өчен сак кына басып, Рәзилә ишегалдына чыкты. Иртәнге салкынча саф һава, тынына кереп, ачылып бетмәгән йокысын ачты. Күңелле генә сөйләшә-сөйләшә, сөтлебикәсен савып алды. Сыерын, сарыкларын көтүгә куып, ишегалдын себереп алганчы, тагын берникадәр вакыт үтте. Рәзилә, челтәр төшерелгән веранда тәрәзәсенә күз салгалый-салгалый, кызы турында уйланды:  “Йокласын әле үземнең канат астымда чакта. Таңнан торып, дөнья эшенә ябышырга өлгерер...”
       Рәзилә, өйгә кереп, чәй куйды. Урам як тәрәзәсенә җиңелчә кагып, бригадир, бүген фәлән эшкә чыгасың, дип кычкырып үтте. Рәзиләне бу артык сөендермәсә дә, нишлисең, вакытында белем ала алмады, төрле эш эшләп, бригадта йөрергә туры килә. Эштән курыкканнан түгел,  тормышның төрле чагын татып, чыныгып, эшләп үсте ул. Эш хакының тиенле булуы гына үзәкне өтә шул. Эшкә аяк та атлыйсы килми кайчак. Менә кызын гына берәр һөнәргә укытасы иде. Әнисе кебек гомер буена тиенен-тиенгә санап яшәмәс иде. 
       Хатын икесенә дә сөтле куе чәй ясады да, Минзиләсен уятырга җәйге бүлмәгә чыкты. Тик... веранда ишеген ачу белән, аптырап, урынында басып калды... Кызының пөхтә итеп җыелган урыны буш иде... Рәзилә, берни аңламыйча, эчкә үтте. Минзиләнең үз кулы белән чиккән мендәре кабартылып куелган. Бер-ике көн элек Дамир биргән чәчәкләре тәрәзә төбендә, үзләрен никтер гаепле тойгандай, башларын игәннәр... Кызының әйберләре урынында, тик яхшылыкка кия торган бер-ике күлмәге генә күренми. Аптыравы чигенә җиткән Рәзилә: “Йә Ходай! Бу ни хәл бу?” – дип сөйләнә-сөйләнә, бүлмә уртасында кая бәрелеп-сугылырга белмичә басып торганда, өстәлгә күзе төште. Анда дүрткә бөкләнгән кәгазь бите ята иде. Хатын дерелдәгән бармаклары белән хатны ачып укыды да, үз күзенә үзе ышанмыйча, караватка чүкте. Кызы язып калдырган сүзләрне аңларга тырышып, кат-кат укыды. Тик берни дә аңламады... Укыган саен ул сүзләр хатынның йөрәген телгәли генә барды: “Әни, булдыра алсаң, кичер мине. Без Дамир белән шәһәргә китәбез. Синең моңа ризалыгыңны бирмәячәгеңне белеп, мин рөхсәтсез генә Дамирга иярәм. Безне эзләмәгез. Без бер-беребезне яратабыз. Кичер мине, әни”. Бармакларын көйдергән хатны өстәлгә ташлады...
      Рәзиләнең башы эшләмәде. “Нинди шәһәр?.. Нинди мәхәббәт?.. Ничек инде “эзләмәгез”?.. Ә аласы һөнәрең? Ә әниең ризалыгы, фатихасы? Кайда, ничек көн күрмәк буласың бер һөнәрсез? Нәрсәгә ашкынуың бу? Дамир... Һай, йөрәккәем сизгән иде лә шул бүре күзле егет бәла китерер дип... Әйттем, әйттем сиңа, очрашма ул астыртын белән, дип. Башкайларына җитте баламның...” Мәктәпне яңа бетергән кызының шулай, рөхсәтсез-нисез, йөргән егете белән өйдән качып чыгып китүе Рәзиләнең башына сыймады. “Шулмы рәхмәтләрең, балам, интегә-интегә сине ялгызым үстергән өчен? Читтә, анаң фатихасыннан башка нинди бәхет табарга уйлыйсың?..”
     Ындырга эшкә чыгасы барлыгы исенә дә килмәгән Рәзилә тиз генә җыенды да, хатны түш кесәсенә тыгып, җәяүләп кенә Дамир яшәгән күрше авылга юл тотты. Гадәттә, салмак кына йөргән адымнарын башындагы чыдап булмаслык уйлары кызулатты, куды. Табигый сабырлыгы әллә кая булды. Тизрәк атламаса, каядыр соңга калыр, ниндидер бик кадерле нәрсәсен югалтыр кебек тоелды. Ул, яна-пешә, йөгерә-атлый Яңа Тугайга килеп кергәндә, кояш авыл өстеннән шактый гына күтәрелгән иде. Рәзилә, чамалап кына, Дамирның ата-анасының йортын эзләп тапты. Заманына карата нык кына йорт. Әле халыкта бик сирәк очрый торган тимер баганалы биек капка. Рәзилә эчтән терәтелгән ябык капканы шакыды. Шуны гына көткән кебек, капкага эчке яктан ярсып өрә-өрә, бәйсез эт ташланды. Эт тавышына ишегалдына кемдер чыкты да, аны бәйләп куйды. Каршысына чыккан урта яшьләрдәге, төскә-биткә чибәр генә хатын төсе калмаган Рәзиләгә сораулы караш ташлады. Аның кем икәнлеген аңлагач, теләр-теләмәс кенә үтәргә чакырды. Болындай иркен өй эчендәге бай гына җиһаз, диварда эленеп торган келәмнәр Рәзиләнең күзенә чагылса да, ул моңа бәя биреп торырлык хәлдә түгел иде. Күрсәткән урынга утырыр-утырмас, Рәзилә үзеннән сораулы карашын алмаган хатынга кесәсендәге хатны чыгарып күрсәтте. Өнсез генә хатка күз йөгертеп чыккан Кәбирәнең йөзендә әзрәк борчылу шәүләсе күренсә дә, ул тынычлыгын югалтмады кебек. Тәрәзә төбендәге гөл яныннан шундый ук кәгазь алды да, Рәзиләгә сузды. Шул ук Минзилә сүзләре, тик Дамир исеменнән язылган хат... Рәзилә, аңга килеп, нидер әйтә алганчы, Кәбирә аны берсеннән-берсе ачы сүзләр белән гаепли башлады: “Азгын кызың менә дигән улымның башына җитте. Сездәй хәерчеләрнең безгә кирәге юк. Ни йөзең белән монда килдең? Кайтып керсәләр, кертмәячәкмен!..” Теленнән бәйләнешсез берничә сүз генә чыккан Рәзиләне капкадан чыгарып җибәргәч, тагын зур алабайны бәйдән ычкындырганы ишетелде. Юл буена Рәзиләнең колагында Кәбирәнең елан ысылдагандай усал тавышы яңгырады: ”Үз башыңа үстергәнсең азгын кызыңны! Үзеңә ошап шундый азгын!” Рәзилә авылдан чыкты да, атлар-атламас кына, юл читендәге тузанлы үләнгә егылды. Өмет багып, сөеп үстергән бердәнбер кызы өчен шундый сүзләр ишетүе беренче тапкыр булса да, бик авыр иде. Хаксыз рәнҗетелгән йөрәге ярылырдай булып сыкрады, сызлады. “Минме соң ул азгын хатын? Кадыйр хәбәрсез чыгып югалганнан бирле бер иргә дә күтәрелеп карамаган?..  Аның бер хатынга йортка кергәнен ишеткәч, бар ир-егеттән өметен өзгән? Нинди сүзләр ишеттерәсең миңа, балам?! Һай, Минзилә балам, ялгыштың! Һай, ялгыштың!”
      Рәзилә хәлсезләнеп кайтып кергәндә, көн төштән авышкан иде инде. Берни эшләргә кулы бармыйча, диванга сузылып ятса да, хатын тыныч кына ята алмады. Ни кылырга, ни уйларга белмәгән хатын, әрнегән җанына урын таба алмыйча, өйдән бер чыкты, бер керде., бер керде, бер чыкты. Әйтелмәгән сүзләр калмадымы дигәндәй, кызының хатын тагын бер тапкыр укып карады. “Кичер, әни...” Ничек кичерергә сине, балам? Ни кылганыңны аңлагач, үзеңне үзең кичерә алырсыңмы соң?..” Яңагын ярып төшкән ачы яшьләр, кәгазьне тишәрдәй булып, хатка тамдылар. “Ничек кичерергә сине?..” Күңелен айкаган рәнҗү хисе шундый көчле, шундый чиксез иде. Үстергән анасын санга сукмыйча, әллә кемгә ияреп чыгып китеп, үзенә нахак сүзләр ишеттергән кызына рәнҗеде. Күңелендә бәддога яралган ана учларын кире ягы белән тотып күтәрде. Тик алар, хәлсезләнеп, кире итәгенә яттылар... Теленнән бәддога төшмәде.
      Рәзиләнең яшәешенең, гомеренең мәгънәсен, тәмен-ямен алган моң-сагышлы тормыш башланды. Әллә яшәде Рәзилә, әллә юк. Әллә йорт эшен карады, әллә юк. Колхоз эшенә чыкканда чыкты, чыкмаганда юк. Аңа инде урамга чыгып күренүе дә оят иде. Яңа мәктәпне бетергән кызының, егетенә тагылып, фатихасыз-нисез чыгып киткәне өчен оят иде. Егете дә нинди бит әле! Олы юлда машиналар туктатып, кеше талап йөргән өметсез, миһербансыз бер нәрсә! Аталары, күпме акча түгеп, улларын төрмәдән йолып калулары беркемгә дә сер түгел... Шул яман юлда йөргән кеше белән бәхетле булырмын диде микән кызы? “Әй саклап кына кала алмадым бит баламны! Кем уйлаган?! Кем уйлаган?! Акылсыз да түгел иде бит... Кайларда ниләр күрә икән газиз башкае!.. Ниләр бирмәдем мин аңа үскәндә? Нинди ялгышларым бар балам алдында? Нинди бик кирәкле хаклыкны аңлатмадым? Нигә хаталарын алдан күрмәдем?..” Рәзиләнең миен берсеннән-берсе ачы уйлар телгәләде. “Яшьлек болай да кыска, балакаем. Гомереңнең иң матур, иң яшь, иң кадерле елларын, кияүгә чыгам, дип, дөнья йөгенә җигелеп, кыскарттың, юк иттең... Үкенерсең үкенүен. Соң булыр. Шулай ашыга-ашыга, кача-поса кимәсәң дә, кидерә ул дөнья тиешле камытын...” 
     Рәзиләнең якын кешесен югалту ачысын икенче тапкыр кичерүе иде. Минзиләгә дүрт яшь тулганда, ире Кадыйр, берни аңлатмыйча өйдән чыгып китте. Хәбәрсез югалган ирен эзләтергә биргәч кенә, аның яшь хатынга йортка кергәне билгеле булды. Менә шул чакта Рәзилә тормыштан ваз кичә язган иде. Янындагы кызы өчен генә яшәде. Минзилә үсеп беткәч, Кадыйр кире кайтырга теләген белгертсә дә, хатын аңа башкача ышанмады. Менә тагын язмышы Рәзиләгә бу авыр сынауны җибәрә. Ни өчен? Кызының шулай, атасына охшап, аның ялгышларын кабатлавымы бу? Тик балаңны югалту ирне югалту гына түгел икән шул... Нигә язмыш аны тагын шулай сыный?
     Кызы китеп югалган эзләрне күмәргә теләгәндәй, сентябрь азагыннан ук кар төшкәләп, көз иртә килде. Дөнья кайгысы киткән Рәзилә печәнне дә күп әзерли алмады. Шуңа күрә ул көздән үк булган малын киметә башлады. Тик пешергән ашы, капкан ризыгы тамагыннан үтмәде. Бердәнбер баласы кайдадыр ач йөридер сыман тоелды. Минзиләдән көтеп-көтеп тә бер хәбәр дә булмагач, ул, бар кыюлыгын җыеп, тагын Дамирның ата-анасына китте. Тик бу юлы аны биек капкадан кертүче булмады. Эчтә үзен өзеп ташлардай өргән этне ишетеп, Рәзилә тагын әрнеде: “Бармы соң сиңа, балам, бу этле йортта урын?..”
      Яңа елга Рәзилә кызыннан котлау открыткасы алды. Адресы күрсәтелмәсә дә, Рәзилә почта штемпеле аша аның Уфадан килгәнен аңлады. Башында әллә нинди шикләр кайнаган ана, кызының исән-сау икәнлеген белгәч, яшь аралаш җиңел сулап куйды. “Котлыйм дигәнсең, балам. Бәхет теләгәнсең. Саулык-сәламәтлек... Тик миндә Яңа ел кайгысы бармыни хәзер? Бәхетем дә, тазалык-саулыгым да сиңа бәйле бит минем...” Рәзилә өзелеп көтсә дә, кызыннан хат килмәде. Шулай, үзенең исәнлеген белдереп бәйрәмнәргә открыткалар җибәргәләде. Котлаган бәйрәменнән бигрәк, кызының шушы котлауларын алу ана кеше өчен бәйрәмгә әверелде. Ана йөрәге озак рәнҗи аламы соң? Ул күңеленнән кызының ялгышын күптән кичерде. Кызын бер генә булса да күреп, исән-иминлеген белсә, үләргә дә риза иде. Кызына әйтәсе сүзләрен әйтә алмыйча, төннәрен үз-үзе белән сөйләшеп чыкты. 
       Шом катыш өмет белән яши торгач, язлар үтеп, тагын җылы җәйләр җитте. Тик Рәзилә генә җәй ямен элеккечә тоя алмады. Баласын югалткан кош булып каңгырап йөргән хатынга берсеннән-берсе авыррак хәбәрләр ишеттерә тордылар. Яхшы хәбәр соңлап йөрсә дә, яманы үзенә юл яра белә. Баласы тугач, Дамирның язылышмаган, никахсыз хатынын ташлаганы турында ишеттерделәр. Тагын Рәзилә, барып, этле капкага шакыды. Тик бу юлы, капканы ачып, аның өстенә эт өскеделәр. Ә бераздан начар юлда йөргән Дамирның, үтергәнче кыйналып, гарип хәлендә ата йортына кайтарылганы ишетелде. 
    Әллә айлар үтте... Әллә еллар... Рәзилә элек сокландырган күбәләкләп яуган карларны да күрмәде. Язлар да салкын, шыксыз күренде. Минзилә киткән җәйне дә инде өченчесе алыштырды... 
       Беркөн хат ташучы калдырып киткән хатка Рәзилә ышанырга да, ышанмаска да, сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Ул инде ниндидер яхшы хәбәр ишетергә өметен җуйган иде. Шулай да, хатның кызыннан икәнлеген белгәч, дулкынланып, конвертны ачты: “Әнием бәгърем! Кичер мине, булдыра алсаң. Мин, синең аягыңа егылып, кичерүеңне сорарга әзер. Моңа хәтле сиңа язарга кыймадым. Мин сиңа күп кайгылар, хәсрәтләр китердем. Борчулар салдым. Шуның өчен үзем дә тиешле җәза алдым. Улым белән миңа бик күп кыенлыклар, авырлыклар аша үтәргә туры килде. Тәүге мәхәббәтемә алданып, үз ялгышларым аша, хаталарыма сөрлегә-сөрлегә, дөньяны таныдым. Тик дөньяда явызлык булган кебек, яхшылык та юк түгел. Хәзер без улым белән тыныч кына тулай торакта яшәп ятабыз. Мин оныгың йөргән балалар бакчасында эшләп йөрим. Сиңа аның сурәтен салам. Озакламый аңа ике яшь. Улым һәм син – минем иң газиз кешеләрем. Оныгың белән икәүләп сине көтеп калабыз...” 
   Хата-ялгышлардан беркем дә хали түгел. Бигрәк тә яшь чакта, мәхәббәт йөрәкне ашкындырган, күзләргә томан элпәсе элеп сукырайткан чакта. Анамы соң баласын кичермәгән?! Хат алган көнне үк Рәзилә кызы, оныгы янына җыенып юлга чыкты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    АНА ЙӨРӘГЕ!!! Аңа тиң тагын ни бар бу дөньяда.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бичара ана, бичара эникэй! Кызганыгыз аларны, борчу-мэшэкать китермэгез аларга! Эти-эни- бердэнберлэр! Яхшы егет-кызлар куп, э газиз ата-ана ботен гомергэ бердэнбер!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ана йөрәге балада, баланыкы - далада! Рәхмәт, Физәлия! Бик матур хикәяң, уйландыра да, фәһем дә бирә. Сокланам!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          ләлә гыймадиеваның әсәренә охшаган. Каргыш.

          Хәзер укыйлар