”Ханбикә“



– Убыр карчыгы! Убыр карчыгы!

Койма башына менеп кунаклагач, җәйге челләдә башына шакмаклы шәл урап, бөтәрләнеп беткән сумка тоткан, тәбәнәк буйлы бөкре карчыкның бер куркынычы юк. Исемен дә белмибез. Каян белик, бөтен авыл “Дубыр карчыгы” дип йөртә ич. Амбар йортында каравылда тора ул. Кибеткә килгәндә-киткәндә шулай үртәп калабыз аны. Нәрсә кирәк икәнен ым белән генә аңлаткан карчыкның исеме дә, бәлки, юктыр?! Безнең авылга читтән килеп урнашкан диләр, бик ерактан. Әнидән исем-җисемен сорарга шүрләтә. Беркөнне үртәгәнебезне сизеп калгач, тиргәп ыргытты. Әйтерсең, “дубыр” “убырга” әйләнгәнгә мин гаепле?! Бала-чаганы таягы белән куып йөрмәсен! “Әнинең сеңлесе Газимә ападан сорасам? Ул белергә тиеш, ни дисәң дә укытучы кеше”.

Мәктәп укучылары өчен каникуллардан да күңелле чор юктыр. Бигрәк тә җәйгесе – үзе озын, үзе кояшлы, үзе кунаклы. Әйе, әйе, кунаклы! Авылыбыз каладан кайткан кунак балалары белән тула. Клубта билет сатучы Кифая апа сөенеп бетәлми: “Планны үтибез болай булгач” – дип, әни белән шатлыгын бүлешкәнен әллә ничә ишеттем. Кала балалары өчен киноның кырык тапкыр өзелеп куелуы кызык булмаса да, сайлау мөмкинчелеге юк. Шул бер клуб, шул бер “кина”. Дөрес, минем кебек бишенчегә күчкәннәрне клубка якын-мазар китермиләр, “борыныңдагы юешең кипмәгән”, имеш! Капка төбе яшәсен! Рәхәтләнеп качкалак, таш тибеш, үрдәк атышлы уйныйбыз да, арысак, сөйләшеп утырабыз. Кунак кызлары-малайлары арасында да “борыннарындагы юеше кипмәгәннәр” байтак. Сыерчыклар кебек алар. Тик сыерчыклардан аермалы буларак, кайту-китү вакытлары төрлесенеке төрлечә. Кайсы вакытта безнең авылга өр-яңа кунаклар да килеп төшә. Владик та шулай булды. Мәскәү өлкәсеннән кайтты ул. Әбисе Саҗидә безнең авыл өчен үзе дә яңа кеше – Сираҗи абзыйның хатыны үлгәч, күрше районнан димләделәр. Владик татарча бөтенләй белми иде. Бер атна бер-беребезгә карашып торганнан соң, без болай булмый дип, кунак малаен татарчага өйрәтә башладык. Белмәгән урысчабыз белән “теттереп” дәресләр бирдек. Нәтиҗәсе начар булмады, тагын бер атнадан үзебез шактый гына урысча “сукалый” башладык. Владикка “Убыр карчыгы”ның да кем икәнен аңлатып бирергә туры килде. Онытып торам, белештем тәки “Дубыр йорты” хакында. “Постоялый двор“ны безнең халык “Дубыр йорты” дип үзгәрткән икән. “Ай, дубыр-дубая, вай, дубыр-дубая, дигән җыр да шушы йорт белән бәйле булырга мөмкин”, – дигән фикерен дә өстәп әйтте укытучы апам. “Безнең авылда да булды микәнни постоялый дворлар?” – диюемә: “Өч мәчетле, дүрт су тегермәнле, ун кибетле, базарлы булган авылның да постоялый дворы булмаса?! Авылыбыз аша почта юлы да үткәне мәгълүм, сеңлем. XIX гасырда постоялый дворларда кабаклар ачыла башлый, безнең авылда да була ул. Халык телендә бүген дә “Дубыр йорты” дигән сүз йөри икән, димәк, ул юктан гына бар булмаган. Бик кызыксынгач, әйтим инде, амбар янына әлеге йортны авылга олы юл аша керә торган ягыннан күчереп куйдылар. Урынын алыштырсалар да, олыракларга ул элеккечә “Дубыр йорты” булып калды, яшьрәкләр – “Амбар йорты”на әйләндерде” – дип бөртекләп сөйләп бирде. “Авыл тарихын синең кебек балалар булса, язып була”, – дигәненә үсенеп китсәм дә, убыр карчыгының таягы исемә төшеп, кәефем төште! Кичә урамыбыздагы Азат исемле малайга өлеш чыкты ләса! Мыштым гына дубыр карчыгының артыннан аяк эзләренә басып бармакчы булган да, килеп чыкмаган. Тегене эләктереп, тамызып алган йомшак җиренә. Владикка сөйләгәч: “Олы кешене гомумән үртәргә ярамый, – дип шаккаттыруы өстенә – бәлки, ул әкият иленнән килгәндер, әйдәгез, төнлә тәрәзәсеннән барып карыйбыз” – дигән тәкъдимен дә ясады. Безгә нәрсә, "эт чаба дип бет чаба" дигәндәй, куш куллап риза булдык. Берничә көн узгач, дүрт кыз һәм биш малай төнге унбер тулгач, “Дубыр йортына” юнәлдек. Урып-җыю чоры башланмаганга, бу тирәләр әлегә тынлыкта утырган мәл. Тавыш чыгармаска тырышып, йортка якынрак килдек. Пәрдәсез бәләкәй генә тәрәзәдән урам ягына төшкән яктылык безне сатырга теләгәндәй, җемелдәп яктырып китте. Курыкканга куш күренгәнен белсәк тә, йөрәк табан астына төшеп китәргә күп сорамады. Шул минутта йорт эчендә ут та сүнеп куйды! Кызлар берьюлы: “Ой”, – дип кычкырып җибәрдек. Малайлар сер бирергә тырышмасалар да, безгә таба елыштылар. Кая инде тәрәзә төбенә якын килү! “Борылып кайтып китә алу бәхетенә ирешсәк, бездән дә бәхетле кеше булмас иде җир йөзкәйләрендә”, – дип уйлап та өлгермәдек, тәрәзәдә янә ут кабынды һәм аның аша... Ханбикә күренде. Әйе, әйе, чын Ханбикә! Башындагы таҗы күзебезнең явын алып, авызларыбызны ачкан килеш катып калырга мәҗбүр итте. Мин хәтта аның гүзәл йөзен дә чамалап өлгердем, тик Владикның: “Бежим!” – дигәне колагыма чалынып, алга ыргылдым. Кемдер абынып егылды, кемдер аңа ярдәм итте... Секунд эчендә без клуб алдында, кинодан таралышкан кешеләр арасына кереп буталган идек инде. Уф-ф-ф! “Убырлы” дияргә тел әйләнми, башка сүз башка килми! Шул минутта: “Нәрсә эшләп йөрисең, нигә бу вакытта өйдә түгелсең?” – дип кулымнан килеп тоткан апамның чүт кулын тешләп алмадым.

Бу хәлләргә ничә еллар узса да, сер ачылмады. Гәрчә үзем, Ханбикәне Владикның әнисенә ошатсам да, сорарга батырчылык итмәдем. Шушы кичтән соң без аны башка үртәмәдек. Яклаучысы бар икәнлеген аңладыкмы, әллә бер башка үсеп киттекме дип әйтим шунда? Икесе дә булгандыр. Исемен дә белдек – Гөлйөзем булып чыкты. Сираҗи абзыйның икенче хатыны үзеннән арткан кием-салымнарын биргәч, ул шактый ыспай гына киенеп тә йөри башлады әле. Башына ничә еллар урап йөргән шакмаклы шәле урынына чәчкәле яулык бәйләр булды. Шулай да кеше арасына бик чыкмады, элеккечә шул “Дубыр йорты” белән кибет арасын гына тапады. Бераздан таягы да каядыр юкка чыкты. Ә бердәнбер баласының кайнап торган казанга төшеп үлү хәсрәтен беркемгә дә белдермичә, үзе генә күтәргәнен, еллар узгач кына белдек. Түземлеге көчле Ханбикәләрнеке кебек булган икән Гөлйөзем карчыкның!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 7 май 2021 - 16:22
    Без имени
    Вэт , хикэя , ичмасам !!! Балачакта , барысын да белэсе килэ шул . Башына тошкэн авырлыкка ничек йорэге тузгэндер ? Октябрьскийда бер хатын , кара киемнэр киеп шэхэр уртасындагы урамда йори торган иде . Укытучы булган Бердэнбер улы улгэч , акылга ж,ин,елэйгэн , диделэр . Кайгыны кем ничек кутэрэ инде . Люция ханыма ун,ышлар телим иж,атында . Хикэялэренен, геройлары искиткеч кешелэр !!!
  • 7 май 2021 - 16:22
    Без имени
    Рәхмәтләр яусын Сезгә, Нәфисә ханым!
Хәзер укыйлар
  • 7141
    1
    64
  • 6969
    0
    58
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    4798
    2
    50
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    6941
    1
    47
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 апрель 2021 - 20:44
    Без имени
    Егет кешене күп кызлар ярата , концертына агылачак .Озак " мин егет " - диеп йөрер әле Ришат .
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 1 май 2021 - 21:53
    Без имени
    Ин яраткан жырчым.Телевизорда Ришатнын жырларын тапшырсалар, бар эшемне ташлап залга йогереп чыгам.Балалар да кунектелэр,тиз бул,дип,чакыралар.
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 2 май 2021 - 10:03
    Без имени
    Әйтер сүз юк...Гыйбрәтле хикәя! Без, татар хатын - кызлары, үз теләгебезне гел соңгы чиратка куеп өйрәнгән...тик, иң мөһименә кемнәндер рөхсәт сорамыйча үзебез дөрес дип санаганча карар кабул итәргә өйрәнсәк иде. Бу менә шушы очрак... Күңеле теләгәндә кайта алмавы гомере буена исеннән китмәячәк!!! Безнеке үтте...кире кайтарып булмый. Яшьләр, сезгә сүзем: ирне дә кимсетми үз теләгегездә нык торып, күңелегез кушканны үз акылыгызга, хисегезгә таянып гамәлгә салырга өйрәнегез!!! Без теләгегебезне аңлап үтәү түгел үтәргә теләмәгән дә ир кешене акларга тиеш түгелбез! Бу хикәяне укытып күптәннән әйтәсе килгән фикеремне Аллаһ фарыз итте күрәсең!!!
    SOS! Җанымны коткарыгыз!
  • 2 май 2021 - 15:11
    Без имени
    Бик яраткан артискам. "Сүнгән йолдызлар" дагы Сәрвәре генә дә аның буй җитмәс талантка ия икәненә дәлил.
    Җаным монда кала...
  • 2 май 2021 - 23:15
    Без имени
    Гажэеп дэрэжэдэ талантлы актриса турындагы язма очен рэхмэт. Олкэнэя барган саен, матурлыгы арткан кешелэр була. Аларнын эчке матурлыгы тышкы гузэллеккэ кушыла. Флера Хэмитова шундйлардан. Сабырлыгы,горурлыгы,гузэллеге белэн сокландыра ул. Хаман да сокландыра...
    Җаным монда кала...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»