Логотип
Проза

Казан алиһәсе

Нидер булганлыгы коридорга килеп керүгә үк сизелде. Бухгалтерия ишеге тыгыз итеп ябып куелган. Гадәттә гел ачык торучы бүлмәләрнең ишекләре дә ябык.
Рекламалар агентлыгы иде бу. Казанда яңа башлангыч әле. Җыелган халыкның барысы да яшьләр, иң өлкән дигәненә кырык та тулмаган. Фотографлар, журналистлар, рәссамнар, тавыш операторлары һәм килгән кешеләрнең акыл-осталыгына чик-чама юк, сүлпән кыяфәт, гомумән, һөнәри яктан яраксызлыкка тиң санала монда. Бер сүз белән әйткәндә, чын мәгънәсендә иҗади эш атмосферасы инде.

Бухгалтериядә яшь кенә өч хатын-кыз эшли иде. Иҗади хезмәткәрләр кебек үк, болар да, дәртләнеп-канатланып, агентлык уйлап чыгарган һәрбер эш-гамәдә катнаша, рекламалар өчен исем уйлый, кирәк икән — манекен кызларны да алмаштыра.

Ни генә булды икән соң? Менә яныма бик тә борчулы кыяфәттә Тәнзилә йөгереп килеп җитте. Аны бүлмәбезгә алып кердем. Минем белән эшләүче өч ир-ат, тәгаен генә белмәсәләр дә, Венерабызга ниндидер күңелсезлек килгәнне чамалыйлар икән.
Венера — бухгалтерлар арасында иң яше. Егермесе генә тулды әле. Читтән торып финанс институтында укый. Инглиз мәктәбен медаль белән тәмамлаган кыз ул. Дөрес, саулыгы мактанырлык түгел анысы. Дару тулы косметичкасында корвалолын да, но-шпасын да күргәнем булды.
Тәнзилә безгә чәйнек күтәреп кергән икән, үзләрендә розетка эшләми, ди.
— Нәрсә булган анда сезнең?
— Венераның йөрәге начарланып тора бит әле. Сез кичә аның белән нәрсә турында сөйләштегез соң? Төнлә “Ашыгыч ярдәм” дә чакыртканнар икән. Үзе берни дә аңлатмый.
— Менә сиңа мә! Димәк, минем аркада килеп чыккан "эш” бу.
 
Кичә ни булдымы? Әйе, безнең арада сөйләшү булды. Венера төшке ял вакытында безнең бүлмәгә килеп ерде. Кәефе яхшы иде. "Женщина, которая поет” фильмы хакында фикерләребезне сорашты. Фильмга безнең берәүнең дә исе итмәгән иде. Венерага бер дә ошамаган икән.
— Үзе симез, үзе булдыксыз Пугачева, — дип сукранды ул. — Көнбатышта булса, аны сәхнәгә якын да йөрмәсләр иде, ә монда рәхәтләнеп фильмга төшеп йөри.
Ул җылы, киң кофтасына төренгән хәлдә бүлмә буйлап йөренде.
— Англиядә юан кеше хакында “ярлы кеше” диләр. Шуның кадәр керемең була торып мондый хәлгә төшәргә ярыймы соң инде! Зәвык та юк аңарда, культура да. Нәкъ юан буфетчы хатын инде.
Ул тагын әллә ниләр әйткән булыр иде әле, шулчак бүлмәгә Рәис килеп керде. Салырга яратучы, юантык гәүдәле, гамьсез-ваемсыз бер бәндә ул Рәис.
Венерабыз үзе исә уртачадан калкурак, ябык гәүдәле, бераз бөкрәебрәк йөрмәсә, аны төз сынлы дияргә дә булыр иде.
Хәзер ул Пугачевага булган бөтен ачуын Рәис өстенә “аударды”.
Тегесе салмыш иде, Венераның чукып-чукып алуларына исе китмичә, елмаеп басып торуында булды.
— Юан кеше — барып чыккан кеше ул! — дип зәһәрен чәчте Венера.
— Әйе, мин бик тә, бик тә барып чыккан кеше, — дип, Рәис, моны үчекләгәндәй, корсагын сыйпаштырды.

Ул чакта минем үземне ябык дип тә, юан дип тә әйтеп булмый иде әле. Яшем буенча әлеге кызга караганда унбиш яшькә өлкәнрәк мин. Әлеге сөйләшү миңа кызык иде. Рәискә кушылып шырык-шырык көлеп торам шулай. Бу хәл кызның ачуын китерде булса кирәк, ул елмаймый-нитми генә миңа эндәште:
— Ә сезнеңчә, алай түгелме әллә?
— Юк! Син үзеңне “5”легә укучы мәктәп баласы кебек тотасың. Тормыш син уйлаганнан күпкә катлаулырак ул. Бу гадәтеңне ташла син. Әгәр үзеңне культуралы кешегә саныйсың икән, безгә үз фикерләреңне тагып маташма. Әлбәттә, теләсәң, мин синең белән бәхәскә дә керә алам, әмма ир-атлар катнашыннан башка гына.
Венераның күзләре ялтырап китте.
— Ярый, мин сезнең исегезгә төшерермен, алайса.

Шул ук көнне, бер-ике сәгатьтән соң, ул янә безнең янга керде. Бүлмәдә ирләр юк иде.
— Мин сезне тыңлыйм!
— Ә мин кире уйладым, бәхәскә кереп, сине үпкәләтәсем килми.
— Юк инде, вәгъдә иткәнсез икән, сүзегездә тора белегез. Ә мине куркыту җиңел түгел, мин көчле кеше.
Мин, чыннан да, сөйләшүне дәвам итәргәме-юкмы дип, икеләнеп тора идем. Ул әле яшь, саулыгы да әлләни түгел. Әмма Венера үзенекен итте.
һәм мин, үземә калса, саклык белән генә арыклыкның ул кадәр зур горурлык түгеллеген аңлата башладым.
— ?!! Ә дөнья стандартлары хакында ни диярсез?
— Әмма башка төрле параметрлар да бар бит әле. Әйтик, акыл, талант, тавыш, сәламәтлек...
— Әлбәттә, — дип ризалашты Венера.
— Көнбатыштагы стандартларга килгәндә, син дә, мин дә анда яшәп карамаган, ишетеп кенә беләбез. Минем, мәсәлән, ишеткәнем бар, никахны теркәү алдыннан элгәре яшь пар медицина тикшеренүе үтә, имеш. Әгәр сөйгәнең туй алдыннан синең чирләрең хакында белеп алса, син аңа нәрсә дип әйтерсең икән?
— Минем аларны яшергәнем юк.
— Ничек уйлыйсың, Көнбатышта түгел, менә бездә, авыру хатынның, авыру ананың кирәге бармы?
— Мин бер парны беләм, әлеге сәбәп алар өчен киртә булмады.
— Ярар, шулай да булсын, ди. Әмма күңелле хәл түгел бит бу. Өстәвенә, сәламәтлек балага ата-анадан күчә. Нишләп син үзеңә ох- шамаганнарга бәйләнергә торасың соң әле? Алар ябыгырга тиеш икән, димәк сиңа тазарырга кирәк дигән сүз. Шулай килеп чыга түгелме?
— Сезнең миңа әйтәсе килгән сүзләрегез шушы гынамы? Мин моңа бер тамчы да үпкәләмәдем.
Әмма кичен ул әнисе белән сөйләшкән һәм үзендәге чирләрнең башкаларныкына караганда күбрәк булганы өчен ананы шелтәлисе иткән. Әнисе, күзләрен кызганыч итеп йомгалап, елап җибәргән. Аннары Венера үз-үзен белештерми шашынырга тотынган. “Ашыгыч ярдәм” килгән һәм менә йокысыз төннән соң — бүгенге иртә.
Мин изгеләрдән-изге берәүнең хисләренә кагылырга җөрьәт иткән булып чыгам икән. Ул үз өстенлекләрен генә танырга гадәтләнгән иде шул. Аны бер мәртәбә тупас рәвештә мөнбәрдән бәреп төшергәннәр иде. Әмма ул, үзендә көч табып, анда янә күтәрелүгә ирешә алды. Кичәге әңгәмә әнә шул хурлыклы мәтәлүне исенә төшергән, күрәсең.

Ә эш болай була. Ишетүемчә, Гуля исемле ахирәте белән Венера мәктәптә үк дуслаша. Күпчелек ахирәтләр кебек, болар да икесе ике төрле була. Венера — бай гаиләдән (әтисе төзелештә ниндидер зур кеше, әнисе эшләми, йорт белән мәшгуль). Гуля исә әнисе белән коммуналкада яши. Яхшы укый, әмма аңамы инде Венерага җитәргә! Шулай булса да, Гуля аннан көнләшми. Венераның яңа киемнәрен күреп куана, вак- төяк өчен әйткәләшүләр булса да, ике кыз дус яши.

Унсигез яшенә әтисе Венерага бер бүлмәле фатир бүләк итә. Акыллы, җитди кияү дә табыла. Инде туй көне дә билгеләнә. Кәләшкә күлмәк сатып алалар. ЗАГСка барырга өч көн калгач, ахирәте Венерага кияүнең ике яклы уен алып баруын фаш итә. Баксаң, егет Гуля белән инде “йоклап" йөри, ә үзе, гөнаһсыз егет булып, Венерага өйләнергә җыена икән.
Гуля Венерага боларны, бәлки, сөйләмәгән дә булыр иде. Алар инде Зөфәр белән, бу “эш” сер булып калыр дип, килешенеп тә куялар. Венераның әтисе егетне үз янына эшкә урнаштырырга вәгъдә итә.
Әмма Гуля, үзе дә уйламаганда, чыгырдан чыга да куя. Ул көнне, Венера күлмәк белән фатасын киеп караганда, Гуля тәбәнәк кенә кәнәфидә ахирәтен күзәтеп утыра, һәм үзен кызганыч бер хәлдә итеп күрә ул. Туйда шаһит кыз да буласын күз алдына китергәч, аның хәсрәте тагын да көчәя. Менә кара костюмнан Зөфәр, аның янында затлы ап-ак күлмәктән Венера басып торыр, янәшәдә, иске генә костюмнан — ул... Аннан мәҗлес, “Ачы!” дип кычкырулар...
— Ирләр белән менә шулай эш итәргә кирәк аны, әгәр үзеңне куя белсәң, синең туй да озак көттермәс.
Әлеге сүзләр Гуляны “җиргә төшәргә” мәҗбүр итә.
— Кара син моны, миңа нишләргә икәнне өйрәтмәкче була түгелме соң?
Шуннан Гуля элеп алып китә инде. Үзе дә ишетмәгәнен ишетә. Әмма, ни гаҗәп, аңа җиңелрәк булып китә.
Туй, әлбәттә инде, булмый кала. Венераны ай буена хастаханәдә яткыралар. Пычак, кайчы ише кисә торган кораллар яшерелә. Әтисенең үтенече буенча, бүлек мөдире һәр көнне кыз белән берәр сәгатьлек әңгәмә үткәрә.
Утыз еллык стажы булган табиб кызга ниләр сөйләде икән? Әлбәттә инде, кыздагы акыл, аның киләчәге, Англия, инглизләрдәге традицияләр хакында сүз алып бара ул. Мәрхәмәтсез кешеләр, кыргый гадәтләр хөкем сөрүче бу илгә очраклы гына килеп эләккән кешеләр булып сөйләшәләр алар. Табиб, чит илләргә чыкканы булмаса да, гомер буе читтә яшәгән кеше сыман, әңгәмәне ышандырырлык итеп алып бара.
— Исеңдә тот: син үзең аны ташладың! Ул сиңа тиң түгел! Син ябык түгел, син төз һәм чибәр! Үзләренең кыяфәтләреннән башкалар оялсын, ә син — нәфислек эталоны!

Менә шуннан соң ул үзен эталон итеп тота башлый да инде. Мәктәптә чакта барысы да гади һәм аңлаешлы була: син — беренче. Калганнар — икенче һәм өченчеләр.
Өйдә дә шул ук хәл. Әтисенең горурлыгы, иң яхшы укучы, иң акыллы бала. Әнисе аңа патша кызына караган кебек карый.
Кияүгә чыгу белән бәйле вакыйга исә аның үзенә карата булган ышанычын бераз какшатып җибәрә.
Шуның өстенә — минем белән ике арадагы кичәге әңгәмә.

Күрше бүлмәдәгеләр инде чәй эчә, хәтта шаяртулы тавышлар да ишетелеп куя. Гафу үтенергә теләк булса да, нидер комачаулый менә.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ни өчен гафу үтенергә тиешсез, ааңламыйм. "Хан кызын" сез булмса, тормыш җиргә төшерер иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Венера кебеклэрдэн узлэренэ дэ, башкаларга да тынычлык юк. Алар шатлана да белми, чонки узлэренэ дэ, башкаларга да аек бэя бирэ белмилэр.

      Хәзер укыйлар