Логотип
Проза

Карачкылар

Зират каеннарына кичкырын кара каргалар килеп кунган иде инде. Әсхап үзләренең яшелчә бакчаларына карачкы ясап куйды. Авыл көтүе кайткан, сыер, бозавы, ике яшьлек үгез абзарга ябылган, сарык, бәрәннәр урнаштырылган, тавык-чебеш үз урынында, үрдәк бәбкәләре тук. Акбар атлы эт тыныч кына ята, ике мәче кайда йөри икән – йөрсеннәр. Кызлары Хәдичә телевизор карыйдыр инде. Ә уллары Гаденән мотоцик­лын төзәтте дә... Кая барасын үзе чамалыйдыр тагын. Иртәгә аның соңгы имтиханы – унынчыны тәмамлый.

Әсхап шуларны уйлый-уйлый да, уйламыйча да, болай гына – бәрәңге белән карлыган арасындагы өч сажин ар­кылыга, сигез сажин буйлыйга утыртылып хәстәрләнгән яшел­чә бакчасын караштыра иде. Болай... тишеләсе әйбәт тишелгән, борнаган, яфрак җибәргән анысы. Тик иртәләрен түтәлләргә үз тавыкларыннан битәр... күршедәге Гөлбәһар тавыклары, өстәп, кара каргалар төшеп актарынмасынга, куркытыр өчен, әнә нинди карачкы ясап куйды бит әле! Хәйран тамаша! Нәкъ үзе.
– Бу ни бу? – дигәнгә ул борылып та карамады.
Ире инде, Сәгыйть. Кайткан.
Әсхап юеш, балчыклы кулын күлмәк итәгенә сөртеп куйган булды. Белеп инде. Ире кайтканда кулын итәгенә ничек итеп сөртәсен чамалый ул. Редисканың җирдән калыккан кызыл өлеше сыман, кояшка янган сыйракларыннан тез югартын шалкандай ак төшен чак-чак кына күрсәткәндәй итеп.
Сәгыйть, үзенең солдат киемен элеп ясалган карачкыга ымлап:
– Бу ни бу? – дип сорады.
– Син, – диде Әсхап.
–   Күрәм. Ә бу киемнең эшкә җарарлыгы да барые ич әле.
– Җарар сиңа, бар! Эретеп җабыштырасың да җабыш­тырасың. Утыңда иләк булып беткән ич инде.
– Бетсә суң! Моңынчы ул тишекләрдән төшереп калдырган нәрсәм җугые ич әле.
– Тишәргә сиңа бир инде анысы.

Сәгыйть хатынының күлмәк изүендәге төрән шикелле күгәреп күренгән төшкә кырын гына карап куйды да:
– Анысы ярый инде, – диде.
– Нәрсә «анысы»? Ни җитмәгән? – диде Әсхап.
–   Җитүе җитеп бара бугай инде анысы, – диде Сәгыйть.

Әсхап күлмәк итәген югарырак күтәреп кулын сөртте дә:
– Таныдыңмы суң? – диде.
– Нәрсәне? – дип сорады Сәгыйть. – Бу ни бу, дидем ич!
– Син, – диде Әсхап.
– Минем гвардия сержанты киемемнән башкасын тап­мадыңмыни?
– Шушысы әйбәт, – диде Әсхап.
– Суң?
– Син әрмиедән кайткач, мин синнән курыкканыем.
– Суң? – дип кабатлады Сәгыйть.
– Менәтерә, хәзер тавык, каргалар курыксын инде.
– Курыксын? – диде Сәгыйть. – Бәлки, алар мине... ни... яратып кунаклардыр.
– И-и-и! – диде Әсхап.
Сәгыйть түзмәде: су сипкечне мичкәгә чумылдырып алды да, шуннан сарымсак түтәле буйлата сиптереп узгач, кырыс төстә:
– Аш пешкәнме? – дип сорады.
Әсхап, тыныч, сабыр, ягымлы гына итеп:
– Мунча да әзер инде, – дип җавап бирде.

Кичке тузан басылган, тулган ай калыккан, шомырт, чия, алмагачларның ботаклары төнгә каршы турайган иделәр. Сәгыйть, соңгы тапкыр шикелле итеп, сигарет суыра-тарта, яшелчә бакчасына чыгып басты. Яланаяклап. Ак күлмәк-ыштанлы килеш. Рәхәт иде. Шомырт, канәфер чәчәге, инеш суы исе килә. Абзардан тирән итеп сыер сулаганы ишетелә. Ә кысыр җирдәге кыргый чиялектә өзелеп-өзелеп сандугач сайрый. Тын. Тып-тын. Мунчала күлендә бер-берсен бүлдерми генә бакалар сайраганын тыңламасаң. Әйбәт. Әнә карачкы да ап-ачык шәйләнә. Шәп. Солдат киемле карачкы. Аныкы. Торсын. Яхшы. Шәлперәек түгел ич. Асылынып, хәлсез-әхвәлсез тормый. Сак тора. Һәрвакыт әзер булып. Мунчала күленә салып казыклаган юкә кабыклары шикелле җебергә, аннан ары таралырга, сүтелергә дигәнмени? Бигрәк тә мунча кереп чыкканнан соң. Әнә ич ай ничек тулган! Әйе, тын. Улы Гаденәннең капка төбендәге мотоциклы сүнгәч бигрәк тә. «Иеме, ай?» – дип уйлады ул. Ай «ие» дисенмени инде?! Ул дәшми. Эндәшми. Тәгәри шунда. Май ае себеркесе белән изеп, таптап, «Аһ, аһ!» дидертә-дидертә чапканыңнан соң, Әсхапның ләүкәдән әллә ишелеп төшүе, әллә күтәрелеп китүе шикелле.

Сәгыйть сигаретын актык мәртәбә суырды да анда-санда борнаган бәрәңгеләргә таба чиертеп җибәрде. Күрде: утлы төпчек тулган айга җиткән бермәлне... Әйе, күрде: күршесе Вәдүтнең хатыны Гөлбәһар да үзләренең яшелчә бакчаларына карачкы куйган икән. Зәңгәр күлмәк кидертеп. Сәгыйтьнең солдат киемен көтеп-көтеп тә киелмәгән, тузмаган-туздырылмаган крепдешин күлмәген.
Тулган ай нуры шул күлмәктәге түм-түгәрәк ак борчакларга үтәли төште дә эреде дә бетте... Сәгыйтьнең кырыс кына саркып чыккан ике бөртек күз яше сыман.
Ул йокларга кереп китте.


* * *
Ай тәмам калыккан, шомырт, чия, канәфер, алмагачларның чәчәкләре кояш чыкканчыга хәтле шәлперәйгән иде әле.
Зират каеннарындагы кара каргалар әледән-әле бер-берсен бимазалаштыргалап йоклый да йоклый.
Авылда берараны сандугач та тынып торды.
Шулчакта солдат киемле карачкы:
– Ни хәлләрең бар суң? – дип эндәште.
Зәңгәр крепдешин күлмәкле карачкы:
– Менә җуып, үтүкләп чыгарганнарые әле, – диде.
– Син һаман әүвәлгечә икәнсең, – диде солдат киемле карачкы.
– Син дә шундый, – диде зәңгәр күлмәкле карачкы.
– Нинди?
– Мин сине өзелеп көткән, ә син кайткан көндәге шикелле.
– Нинди?
– Үпкәләмә инде.
Ике карачкының бер-берсенә, ниһаять, якынаюын, кочаклашуын тулган Ай гына карап торды.
Җир уянып килә иде инде.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эллэ нинди исемнэр куйгансыз.Ниндидер мэгнэсез язма.Мина ошамады .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шулай тирән мәгънәле итеп Әхәт ага язса язар инде. Иҗат каурыегыз сынмасын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рузалия ханым, хикәядә нечкә психологизмга корылган. Күңелгә үтеп керә. Исеме дә мәгънәле. Кабат укып карарсыз, бәлки?

        Хәзер укыйлар