Логотип
Проза

Кар бөртеге

Хикәя

 

Хикәя 

 

 Машинасын туктатып җиргә баскан гына иде Динә, маңгай чәченә  кар бөртеге килеп кунды. Ашыкмый гына, мине күрәсезме дигәндәй бөтерелә-бөтерелә, назланып кына килеп урнашты ул хатынның чәченә. Шунда гына табигатьнең матурлыгын күреп хәйран калды Динә. Күр әле бу гүзәллекне! Моңарчы да шундый зәңгәрсу төстә идеме икән күк йөзе? Ә нигә ул аны күрмәгән? Әллә бер дә өскә күтәрелеп карамаганмы? Маңгай күзе сукыр булганмы? Югыйсә ап-ак кар өстеннән бер дә сокланмый гына атлап китәр идеме? Йомшак юрган кебек күпереп яткан карга ничек кереп сеңәсе, битләрен куеп назланасы килмәде икән? Бүген нәрсә үзгәрде соң? Нигә үзгәрде? Маңгай чәченә башка көннәрдә дә кунгандыр бит кар бөртеге?  Нигә ул бүген кар бөртеге өчен: «Сулышымның җылысы белән эретмим», – дип хафалана? Кулына бияләй киеп, кар бөртеген нигә тиз генә йомшак кар өстенә салып маташа? 

Саф һаваның хуш исеннән башы әйләнгән Динә акрын гына  урам буйлап атлады. Күңелендә – давыл, өермә, аның ак күлмәк киеп, ак кар өстендә биисе, әйләнәсе һәм бик тә берәүне күрәсе килә иде. Нәкъ теге чактагы кебек... Аңа ул чакта егерме генә яшь иде шул. Ә хәзер, түгәрәк саннарны тәгәрәтә башлагач, килешмәстер. Динә кире борылды, әмма өйгә керәсе итмәде, якындагы кафега кереп утырырга булды. 

Кафеда кеше аз иде. Иң аулак, тыныч почмакта җайлап урнашты да, бер бокал чиста суга заказ биреп, уйларына чумды. 

Бүген эштә әллә нинди мәшәкатьле көн булды. Телефонына бер-бер артлы килгән СМСларны күрергә дә, укып җавап бирергә дә вакыты булмады Динәнең. Кичке якта гына мөмкинлек чыкты. Арадан берсен ачып укый башлагач, телефоны кулларын пешерде. Егерме ел көткән хәбәр... Соңга калдың шул инде... Соңладың...  

Нәкъ шул минутта, хатынының ниләр кичергәнен аңлагандай, ире Нәфис шалтыратты. «Кәефем юк, иртәрәк кайта алмыйсыңмы?» – ди. Авырса, Динәдән башка тора алмый инде, сабый бала кебек көйләтә. Башка вакыт булса, шул минутта ук чыгып китәр иде, бүген өйгә ашкынмый әле хатын. Эшеннән дә соң гына кузгалды, инде кайтып җиткәч тә өйгә керәсе килмичә кафеда утыра. Әнә, тагын шалтырата инде. Алмады Динә, телефон ду килеп боргаланды да туктады. Күрше өстәл артында утыручы яшь пар аңа карап алды да, бер-берсенә сыенышып, үбешә башлады. Үбешегез, әйдә, үбешеп калыгыз... Нигә үртәлә инде Динә? Нәфисе белән үзләре дә үбешми тормыйлар. Үпкәләшеп алганнан соң татуланышканда бигрәк татлы була үбешүләре.  

Соңгы вакытта нигәдер күңеле үсми аның, эшенең гөрләп баруы да куандырмый. Беркөнне күргән төшеннән соң үзгәрде ул. Беренче мәхәббәтен оныта алмый аз интектеме, нигә кабат төшкә кереп газапка салырга җыена? Кулларын сузып: «Мине син генә коткара аласың, башка беркем дә түгел, коткар!» – дип нигә ялвара? Хәзер менә СМСлар җибәрә башлады. Нәрсәгә өметләнә инде? 

 

Динә укытучы булырга хыяллана иде, хыялын тормышка ашырды, туган мәктәбенә эшкә урнашты, читтән торып укырга керде. Сессиядән кайтуына шәһәрдән яңа укытучы егет килгәнен ишеткән иде инде. Беренче тапкыр күрүдә үк аңа гашыйк булуын сизми дә калды. Динар да аңа гашыйк иде. Мәктәп укучыларына ясаган чыршы бәйрәмендә берсе Кар Кызы, икенчесе Кыш Бабай булып киенделәр. Кар Кызы күлмәген киеп, Кыш Бабай каршында бөтерелә-бөтерелә биеде. Ул көн кебек, башка көннәр дә әкияттәй матур булыр төсле тоелды. Әмма... Мәхәббәтнең нәкъ бөреләнеп тулган чагында Динәне беркөнне директор үз бүлмәсенә чакырды. Аннан чыкканда кызны танырлык түгел иде. Динарның хатыны, баласы бар икән бит! Ярабби, ничек оят! Барысы да белгән, нигә Динә белмәде бу хакта? Әле ярый «Өйләнәм, бергә булыйк», – дигән сүзләренә ышанып, үзен харап итмәде. 

Газап утларында тилмергән Динә шул көнне үк гариза язып эштән китте. Әнисе янына кайтып, тиз генә кирәк-яракларын бер чемоданга тутырып саубуллашты да, шундук калага китеп тә барды. Динар белән очрашасы килми иде кызның, югаласы килә иде. Аны күрсә, гафу итәрмен дигән курку бар иде күңелендә. Берни аңламаган әнисе, күз яшьләрен тыя алмыйча, йөрәк парәсен догаларына төреп юл чатында озатып калды. Китте Динә. 

Мәктәпкә барасы килмәде, китапханәгә эшкә урнашты. Монда аның эзләп табу ихтималы юк кебек тоелды, онытырга ансат булыр дип уйлады. Дөрестән дә, биш елдан соң  Динарның исеме тоныкланды, әмма сөюенең төсе җуелмады, күңелдәге яра төзәлсә дә, җөе калды. Бусына гына түзәргә була иде, акрынлап Динә дә тормышка әйләнеп кайтты. «Башка беркайчан беркемгә гашыйк булмаска!» – дип үз-үзенә сүз бирде. Әмма тормышның үз законнары, адәм баласының «суга язылган» вәгъдәләре ул законнар каршында көчсез икәнлеген ул аңламый иде әле. 

Китапханә бер заводныкы иде, Динә бер ел эшләгәч, аны ремонтларга әзерләнделәр. Яңа җитәкче әдәбият сөюче икән, китапханәгә үзе килеп, аның нинди хәлдә икәнен күреп китте. Динәнең күңеле күтәрелде, «Кирәкмәс эш белән шөгыльләнмим икән әле. Әнә бит, завод директоры да китаплар ярата икән, язучыларның, шагыйрьләрнең исемнәрен белә!» – дип горурланды. Ремонтка әзерлекне шул көнне үк башлап җибәрде кыз, китаплар, картотекалар, күргәзмә эшләре тартмаларга тутырылды. Хәзер инде завод директорының урынбасары килеп каравын көтәсе генә калды. 

Озак көттермичә, икенче көнне үк урынбасар килеп тә җитте. Ул ишекне ачып керүгә, Динәнең күзе аның мәһабәт гәүдәсенә төште. Ирексездән: «Их, шундый ир белән яшәргә!» дигән уй күңелен сызып үтте һәм, үз уеннан үзе оялып, кызның бит урталары кызарып чыкты. Моны урынбасар да күрде. 

Күрде дә баскан урынында катып калды. Нинди гүзәллек бу? Нигә монда, иске китаплар арасына яшердегез бу матурлыкны? Кемнән яшердегез?  Урынбасар туп-туры Динә янына килде. «Нинди теләкләрегез бар? Әйтегез, сез кушканча эшләрләр», – дип, янында басып торган иргә бер атна эчендә китапханәне өлгертергә кушты. Кызның тавышына, мөлаемлыгына, үз-үзен тотышына сокланган, бер күрүдә гашыйк булган урынбасар китәргә ашыкмады, китапханәне озаклап караган булды. Күрде кыз: урынбасарның китапларда да, китапханәдә дә эше юк, ул күзләрен Динәдән алмый, нидер исәпләгән, караган кыяфәт белән бер яктан икенче якка йөри иде. Төрле сораулар биреп кызны шактый тинтерәткәч, Динәне үзе белән чакырды. «Кая?» – дип аптырап сорады кыз. «Күрерсең!» – диде гашыйк урынбасар. Шунда гына кыз аның ялкынланган күзләрен күреп алды. Аңа рәхәт тә, шул ук вакытта куркыныч та иде. Кая алып бара ул аны? Нигә бер сүз дә дәшми? 

Ниһаять, шактый баргач, артык купшы булмаса да, матур итеп төзелгән йорт янында туктадылар. «Төкле аягың белән, Динә!» – диде урынбасар. Каян белгән ул аның исемен? Аныкын белә, ә үзенекен әйтмәде, танышмады. Нишләргә җыена? Хезмәтче булырга кушмакчымы әллә?  Яшь түгелме соң бу егет, ничек завод директорының урынбасары була алган? 

– Менә мин яшәгән йорт. Гафу, гафу, мин үзем белән таныштырмадым бит әле,  Нәфис булам, – дип, егет кулын сузгач кына кызның эченә җылы йөгерде. 

Йорт эче матур, зәвык белән бизәлгән. Артык әйбер юк, бар да үз урынында. Динә, күзләрен йөгертеп, йорт эчен күзәтеп торган арада, Нәфис зур гына чәчәк бәйләме тотып килеп керде. Бөтен шартын китереп,  Динәнең алдында тезләнде, дулкынлануыннан каушап, сүзләрен бутап бетерде һәм кисәк кенә: «Минеке бул, үкенмәссең!» – дип әйтеп салгач, бармакларына көмеш балдак кидерде. Динәнең башы әйләнде, ни дияргә белмәде. Танышканнарына ике генә сәгать бит әле! Ул әкиятләргә, могҗизага ышана торган хыялый бер зат иде, «Могҗиза-а-а-а», – дип пышылдады иреннәре. Шулай да, көмеш балдакның гаилә истәлеге, әбисенең әбисеннән калып, буыннан-буынга тапшырылып килгән ядкарь икәнен белгәч, Нәфиснең җылы куенына кереп сеңде. Мондый балдакны болай гына кидермәсләр, үзе дә ышанычлы ир булыр, мин дә аның ышанычын аклармын дип уйлады. Бер тапкыр авызың пешсә дә, акыл керми икән. «Яратаммы, яратамы, яши алырбызмы?» – дип уйлап та тормады кыз, Нәфискә ышанды. Егеттән ниндидер бер олы хис бөркелә, ышандыра торган көч үзенә буйсындыра иде. Яши торгач, алар икесе дә бу көнне искә алганда рәхәтләнеп көләчәк, Нәфис үзенең кеше таный белү сәләте белән мактаначак һәм: «Миннән дә бәхетле кеше булмас, яратам бит мин сине, карчык!» – дип хатынын кочагына алачак... 

Шул җылы куенда еллар сизелми дә үтте. Балалар туды... Хәзер инде Нәфисе – шәһәрнең хөрмәтле һәм дәрәҗәле кешесе. Динә үзе дә төшеп калганнардан түгел, бизнесы гөрли, исеме үзеннән алда йөри. Тагын ни кирәк? Шатлыгы-мәшәкате белән гомер узып бара икән бит! Беркөнне төш күргәннән соң ул шуны аңлады. Бөтен күңелен әйләндереп салды бу төш. Рәхәттә, хөрмәттә яшәде, яраттымы ул Нәфисне?  Әйе, ире бик яхшы кеше булып чыкты, Динәнең хөрмәте зур иренә. Бәс, шулай икән, нигә яшьлеге тынгы бирми?  Гомере буе иренә тугры булып, яратып, кадерләп яшәде бит ул. Ә мәхәббәте ни дәрәҗәдә? Ире соңга калып кайтса көнләшмәде, артыннан күзәтмәде, кесәләрен актармады. Ярату, өстендә дулкыннар шаулап торган диңгез кебек, тынычсыз булырга тиеш түгелме соң? Әле дә бер-берсен тикшерүне, телефоннарын актаруны белмиләр. Нәфиснең дә көнләшеп җанына тигәне булмады. Ире артык яратты аны. Әле дә, кайнарланып: «Мин сине беркемгә дә алыштырмыйм!» – дип әйтеп куйган көннәре бик күп. 

Динә кафеда телефонын онытып чыккан икән, артыннан официант кыз чыгып җитте. «Мин сезне күптән беләм. Сез – бик чибәр ханым, зыялы. Берәр хәл булмагандыр? Борчулы күренәсез», – дип елмайды ул. «Юк, рәхмәт, берни булмады, бераз арылган, сезгә тоелгандыр гына», – дип саубуллашты Динә. Йорт янына кайтып җиткәч, телефоны тагын дулый башлады. «Нәфис! Кайтып җиттем, хәзер керәм!» – дип дәште ул һәм: «Мин әле бу, таныдыңмы?» – дигән тавыштан сискәнеп китте. 

Соңыннан үзе дә аптырады Динә, тиз генә үзен кулга алып, Динар белән берни булмагандай сөйләште бит. Ничек эшли алды ул моны? Каян көч алды? Сөйләште, әмма сүзне иң кирәкле җирендә өзә дә белде. Башка шалтыратмаска, Динәнең барлыгын онытырга кушты. Әмма Динар кабат-кабат шалтыратты. Динә алмагач, ватсап аша фотолар җибәрә башлады. Берсе астына «Кызым белән» дип язып җибәргән. Картайган икән инде Динар. «Өч хатынга өйләндем, берсен дә сине яраткан кебек яратмадым», – дип язган. Кызгану хисе баш калкыттымы – бер-икесенә җавап язды Динә. Ярамаганын, алай эшләргә тиеш булмаганын да аңлый хатын, әмма бармаклары калтырый-калтырый җавап сүзе яза. Теге баштан: «Бер очрашырга иде бит, әллә ничек кенә аерылыштык», «Кайчан, кайда очраша алабыз?», «Кире какма, күпме көттем сине» ише язмалар агыла гына. Карале, мондый хат алу, кайдадыр еракта сине яратучы, синең өчен җан атучы булуын белү дә күңелле икән. Хат алышу күпме дәвам иткән булыр иде, анысы билгесез, шул мәлдә аш бүлмәсенә Нәфис килеп керде. «Динә! Сөйләшүем өзелде, зарядкасы беткән икән, синнән генә шалтыратып алыйм әле», – диде ул. Тораташ катып калган Динә телефонын иренә сузды. Мондый хәлдә калганы юк иде аның, әйтерсең лә җинаять өстендә тотылды!  «Йа Раббым! Син мине ничек тиз җәзалыйсың! Мин бит хыянәт итәргә уйламадым да, җавап кына яздым бит. Кичер мине!» – дип бертуктаусыз кабатлады ул, үзе күзен ачып иренә карарга курыкты. Нәфис тиз генә сөйләште дә, Динәнең битеннән үбеп алып, телефонны кулына тоттырды. Ире күңелле көйгә сызгырып: «Баксига ашарга биреп керәм», – дип чыгып киткәч, хатын, хәле китеп, аңына килә алмый утырды. Нәфис бер тамчы шикләнмәде! Менә нинди бит аның ире! Нинди яхшы, керсез күңелле ир биргән аңа Аллаһы Тәгалә! Кичер Динәне, кичер! Кичер, гөнаһлы итеп калдырма! Урыныннан торып, тәрәзәдән иренең Бакси – гаиләләренә тугры хезмәт иткән дүрт аяклы дусты –  белән уйнаганын карап торганнан соң, хатын туйганчы елады. Елап туйгач, җиңеләеп киткәндәй булды, күңелендәге хисләр ташкынының тамчысы да калмаганын аңлады. Динәнең бөтен күңелен, йөрәген Нәфисенә булган якынлык хисләре биләп алган иде.   

Ваннадан чыкканда Динәнең күңелендә үткәннәрдән бары бер хатирә генә калган иде инде. Хатын җиңел сулап, телефонындагы әрсез хәбәрләрне, фотоларны, хәбәр җибәрүченең телефон номерын боздырды. 

Яшьлек хатирәсен генә сызып ташлый алмас, калыр ул Динәнең күңел почмагында. Әмма бу хатирә башка беркайчан да аның күңелен җылытмас инде. Салкын иде ул, кар бөртеге кебек салкын иде... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кирэкми ул кире кайту. Шундый яхшы ирен була торып. Калсын кунел турендэ генэ...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу хатын-кызга ни җитмидер инде, аңламыйм. Кагу-сугу, җәберләү җитмиме?! Менә дигән иргә кияүгә баралар да әллә кайчан ташлап качкан нәстәләрен уйлап хыялланып йөриләр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әйе шул. Шул Динар ишеләр төстер мөгаен.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Вакытында анына килгэн бу акыллы хатын.Афэрин диясе генэ кала.

          Хәзер укыйлар