Логотип
Проза

Җизнәм

Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.

Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә. Башта апам иркәләгән, әнием жәлләгән чакта елавы да рәхәт иде. Хәтта «анавы» (исемен әйтәсем килми) килеп, аркамнан кагып, чәчемнән сыйпап маташканда да ярсыйсы гына килгән иде. Ахырда мине оныттылар. Әнием ачуланырга да уйлый башлады әле. «Тор! Өй тулы кеше, адәм көлдереп аунап ятма», – дип үтте. Торсам, җиңеләм инде, тормасам, әллә күпме нәрсәне күрми калам. Апам кияүгә чыга бит бүген! Шуңа елыйм, шуңа кайгырам. Чыга инде, «анавы» килеп тик йөри бит, җанны көйдереп. Чәчкәләр алып килгән була. Андый чәчкәне мин апама үзем дә җыеп бирә алам. Кирәк булса, бер арба итеп өяргә була, үзебездә үсә лә инде. Бүләк иткән пудрасын да күрдем, йомры тартмада он сыман нәрсә. Биткә озак сөртеп торсаң, ялыйсы килеп китә – исе тәмле генә. Туган көненә дигән алкасы да матур… тик барыбер апамны бирәсе килми. Кичләрен эскәмиядә бергә утырган чакларында карап кына торам да, апамның иңбашына кулын салса, шундук беләген этеп төшерәм. Салмасын! Аны мин генә кочаклый, мин генә сөя алам. «Балдызым усал», – дигән була, кәнфит белән алдатмакчы, акча бирмәкче. Алмыйм. Каршыдагы тау зурлык алтын бирсә дә, мин аңа апамны… Никах укый башладылар! Ипләп кенә торып, түр якта тынып калган хатын-кыз арасына кереп китәм. Зур якта агайлар өстәл тирәли тезелешеп утырып, сакаллы мулланы тыңлыйлар. Мулла озак кына көйләгәч, кара-каршы утырганнардан «риза, риза» дип әйттерде дә, тагын да нәрсәләрдер дип, битен сыйпады. Башкалар да шулай иткәч, бу яктагы апаларга кушылып, мин дә «әппәр» иттем. Аннан апамны котлый башладылар. Әбиләр: «Кияү котлы булсын!» – дигән булалар. Булмасын, әйдә! Яратмыйм шуны!
Бераздан сый-хөрмәт арасында онытылганмын  да киткәнмен. Кортлы бишбармак ашап, кыз бирешергә ияреп килгән балалар белән  кем узышмактан кәнфит кәгазьләре җыйганда, яшьләрнең кәләшне югалтып, мине шау-шулап алып китүләре сискәндереп җибәрде. Тамак туйдырып йөрим, ә анда апам югалган! «Югалган», дисәләр дә, берәү дә артык кайгырмый, киресенчә, ауга чыгарга атлыккан этләр шикелле ашкынышып торалар. «Теге» дә иптәш егетләре арасында авызын колагына кадәр ерып алган да, кулы белән әрле-бирле әйдәп, эзләп китү юнәлешен чамалый. Минем ялкынлы карашымны тоеп, «Әйдә, эзләргә», – дип чакырып, җитәкләргә учын суза. Шуннан җитәкләтеп торам, ди! Янындагы апамны югалтып утыра. Аңгыра! Мин янында булсам, бер дә күз яздырмас идем. Каты басып, тегенең алдыннан төшәм.
Шулай нык югалса да югала икән кеше. Мин күпме уйнасам да, алай югалмыйм, кич төшүен шәйләү белән, өйгә сыпыртам. Бу апам нәрсәгә алай югалып куйды икән? Әллә «моннан» яшеренгәнме? Ай-һай, шулайдыр ул…
Авылның әллә ничә йортына кереп, тентү үткәргән апа-абыйларга ияреп йөргәндә шулай уйлап кара янам. Кергән йортларда безне алдаштырып, ишекләрен ачмый, кияүдән («моны» шулай диләр) акча таптырып йончыталар. Җиңгәләр белән тарткалашудан хәлдән тайган, тегеннән-моннан йә бүләге, йә акчасы талап алынган, әмма шунда да тырышып йөреп кәләшен эзләгән «моңа» карата күңелемдә жәлләүме, әллә шуның кебегрәк башка бер җылы хисме уянырга итеп, кыбырҗып-кыбырҗып куя, тик мин үзсүзлеләнеп аны сизмәмешкә салышам.
Ниһаять, апаны таптык. Сәпчим елга аръягындагы әбиләрнең өендә булган. Башта капкага, аннан һаман да әлеге ишеккә сатулашып, чыр-чу килдек. Кияү егетләре төенчекләрендәге аллы-гөлле яулыкларын да, яшелле-кызыллы акчаларын да таратып бетерергә мәҗбүр булды. Тупса төбендә гүләшеп, көлешеп, такмаклап биеп туйганнан соң гына ишек ачылып китте. Кереп барган «теге»нең артыннан мин дә омтылган идем – ишекне борыным төбендә генә «шап» иттереп яптылар да куйдылар. Башта «мине күрмисезме әллә?» дигән кыяфәттә, башымны күтәреп, бик салып торучыларга акаеп карап җибәрдем. Тик аларың «хи-хи» дә «ха-ха» – мине бар дип тә белмиләр. Ачуымнан йодрыклап ишекне тукмый башладым, кулымны тоткан иделәр – тибәм. Ахырда күтәреп үк алып киттеләр. «Апа! Апа, мин монда!» – дип кычкырсам, авызымны каплыйлар. Хәлемнән килгәнчә, тыпырчынып, карышам – тешлим, боргаланам. Миңа бит болардан ычкынып, апамны коткарырга кирәк! Аны бит бикләп куйдылар… «анавы» белән! Ну… Айбулат! (Тәүге тапкыр, эчтән булса да, җизнәмнең исемен әйтәм.) Чыгырсың әле, кирәгеңне бирәм!
Үзебезнең ихатага кайткач, үчемне кемгә кайтарырга белми үрле-кырлы йөргәндә, «теге»нең лапас астында торган матае күзгә чалынды да, борырлык бөтен нәрсәләрен дә боргалагач, саруым басылмый, җирдән учлап туфрак алып,  бензин багына койдым да куйдым. Аннан бакны кире капкачы белән ябып, китеп бардым.
Икенче көнне уянсам, кичәге кунаклар кайтып беткән, ә «теге» әлеге матаен сүтеп салып, өстенә иелгән. Аңа күрше абыйлар кушылган, барысының да куллары кап-кара майда. Апам, янындагы бүкәнгә кунаклаган да, «теге»ннән күзен ала алмый, карап утыра. Бу күренештән кәефем тәмам китеп, «яхшы булган» дип тантана итеп өлгермәдем, әнием:
– Кем алай итеп этләшеп йөрергә мөмкин? Күреп, кулын өзеп алырга иде шуның, – дип сукранганыннан битемә ут каба да, яшерен генә «теге»ңә күз салам. Ә ул, шул сүзләрне генә көтеп торгандай, башын күтәрә дә туп-туры миңа карый. Ах! Ул бит белә! Минем эш икәнне! Куркуымнан манма тиргә төшәм. Әйтә инде! Хәзер әйтә дә минем кирәкне бирдерә. Без бит – «дошманнар». Шушы явызлыкны көтеп торганда бу шаян елмаеп:
– Эх, балдызымны матайда җилдертеп йөртермен дигән идем, – димәсенме! Гарьлегемнән борылдым да өйгә җилдердем.
Әткәйсез икәнлегемне тоймасам да, әткәйле гаиләләрдә нәрсәдер икенчерәк икәнлекне аңлыйм. Шунлыктан җизнәмнең (хәзер мин аны шулай атыйм, дөресрәге, әнием, «сыздыру» белән янап, шулай дип кенә эндәшергә кушты) башка балалар янда булганда килеп, сүз кушуы ошый. Ат эчерергә барганда юаш биясенең киң аркасына атландыра да җайлап кына йөртеп алып килә. Мин түбәндә янәшәдән тәпиләгән малайларга һавалы гына карап барам. Таганнарына да бик канәгатьмен. Атланып иеп, һавага кадәр очарга була. Көянтәгә дип, шомырт киереп куйды әле, киләсе килүемә кибеп торыр, диде. Алар апам белән күрше авылда яшиләр, быел укырга барып, киләчәктә дүртне тәмамлагач, мин дә аларда торачакмын, бездә мәктәп башлангыч кына бит.
Мин хәзер җизнәмне күралмыйм түгел, киресенчә, күрәсем килеп тик тора. Бу хисләрем ни арада шулай бөтенләй икенче якка авып киткәндер, кай арада ул мине шулай сихерләп алгандыр – белмим. Апамнан бигрәк, аны сагынам. Мәктәптән кайтам да әниемнән: «Җизнәмнәр килмиме әле?» – дип сорыйм. «Атлаган саен килеп йөри алмыйлар инде, ял көнгә бер кичкә генә урап китәрбез, дигән иде апаң», – дигәннән канатланып, буяу каләмемне төкерекләп, календарьдагы болай да кызыл ялны тагын да зурайтыбрак куям – күренебрәк торсын.
Мин беренче классны тәмамлаганда апамнар безгә бәбәй белән килде, һәм шул энекәш шатлыгыннан җизнәм миңа сәпит сатып алган иде. Бәхеткәйләрем! Бәбәйдән бигрәк, сәпиткә куандым шикелле. Әнием:
– Ярамсыкланып, малайлар нәрсәсе алып, – дип, ачусыз гына сукранырга уйлаган иде дә, җизнәм:
– Безнең Әминәнең характеры егетләрский бит, әби, курчак тотмый ул, өй төземи, әйдә, сәпит белән юансын, – дип, тиз генә уңайга сыпырды да куйды. Ул арада мут кына итеп миңа күз кысты. Ризалыгымны белдереп, күзләремне челт-челт йомдым, күз кыса белмим бит инде – икесе дә бергә ябыла да куя.
Аннан, егыла-егыла, ул сәпиттә йөрергә өйрәнүләрем! Терсәк-тубыклар тузса тузды – малайлардан калышмадым, утыргычына менеп утырырга буем җитмәсә дә, ике тимере арасына басып алып, тәпиләрен әйләндерәм генә! Бозауларны, казларны шуңа менеп эзләп алып кайтам хәзер. Телне аркылы тешләп чабасы түгел, рәхәт.
Дүртенчене тәмамлап, җизнәмнәргә күченеп китү минем өчен зур бәйрәм булды. Авылдан балалар елашып китә торган булса, мин исә чемоданымнан алда матай арбасына төшеп тә утырдым. Капка төбендә озатып калган әнием, озата  барып, бер ноктага әверелгәч тә, арбадан җизнәмнең артына үрмәләп, башымдагы яулыгымны сыпырып төшереп чәчләремне  җилгә тузгыттым:
– Җизнәй, шәбрәк ку!
Җизнәм кыланмышымнан көлеп килә, тизлекне шәбәйтә.
– Тагын да шәбрәк! – дип кычкырам, авыз куышлыгымны җил чалшайтканда да.
Шулай без, тузан уйнатып, күкрәк читлегемнән йөрәгем ычкынып оча язганчы, матайда җилдердек.
Бу вакытта апамда ике малай иде инде. Шуларны багып, аш-су арасында булашып, мал-туар карашып, үтә монда укудан тыш вакытым. Апам күбрәк балаларына уралып утыра. Шунлыктан күп кенә тыштагы эшләрне җизнәм иртәнчәк чыгып киткәндә миңа төбәп әйтеп китә. Ул кушканча итеп кенә башкарып куям. Кайта да мактап ташлый. Без апам белән сүзгә саранрак, йомыграк кешеләр булгач, андый матур сүзләрне таба да белмибез. Ә ул шундый килешле, урынлы гына итеп әйтә. Дәресләремне эшли алмый тузынганда да, җизнәм, апам ачуланмаслык, мин үчекмәслек итеп аңлата белә. Ахырда, дәрес тә эшләнә, без дә – дус. Шулай ук минем мәктәптәге җыелышларыма да ул йөри.  Малайлар белән сугышып-фәлән киткәндә дә, апам шикелле, «үзе дә тик тормый» дип кенә куймый, ә барып, теге шельмаларны күреп, сөйләшеп кайта. Апама: «Әтисез, ятим, дип кыерсытып өйрәнмәсеннәр», – дигәнен үзем ишетеп калдым әле.  
 Мин алтыга бара торган көздә апам өченчегә бәби алып кайтырга әзерләнде. «Җизнәңә әллә кыз табып бирәсе инде»,– дигән була. Миңа ни – барыбер, малае да, кызы да, кем әйтмешли, шул имгәк инде, карашырга кирәк. Апам мондый хәлдә булгач, йөгерә-чаба торган эшләр тагын минем җилкәдә. Беркөн эңгерләтеп кенә кайтмый калган сарык бәрәнен эзләп йөрим. Мал тавышы чыккан бөтен җирне дә карадым инде. Күбрәген кешеләрнең киртә-курасы булган яктан – арттан үтәм. Берәүләрнең ялан киртәсе тәңгәлендәге тар гына тыкрыктан килә идем, бәйле торган атны танып, игътибар иттем. Киртәгә якынлашып, тәртә арасыннан кулымны сузгач, ат та танып, пошкыра-пошкыра миңа омтылды. Җизнәм менеп йөргән соры айгыр ла бу? Туры килгән саен шакмак шикәр каптырып өйрәткәнмен. Тик бу ат монда нишли икән, аны җизнәм генә йөртә иде лә? Һәм бу йортта кемнәр яши? Җизнәм аларга туктаганмы икән? Аптыранып, каранып тордым да, аттан җавап алып булмасын аңлагач, үз юлым белән киттем. Бәрәнне табып алып кайтып бикләдем дә, өйгә керер-кермәстән:
– Җизнәм кайттымы? – дип сорадым.
– Юк, – ди апам кәефсез генә, – әле өч көне бар. Нишләп?
– Болай… – шул вакыт мине ниндидер аңлаешсыз сиземләү ат хакында сүз кузгатудан тыйды. Хатын-кыз сиземләве булган икән ул.
– Озак шул, ферма күчеп кайтса, болай куна йөрмәс иде дә, – ди апам чыраен сытып. – Уф-ф, авыртырга уйлый әллә, вакытым бар бит әле…
Төн ныклап төшүгә, апам чынлап авырып китте. Билен басып, ишекле-түрле йөри. Ахырда, мине фельдшерга йөгертте. Барып, аны чакырып кайтып килгәндә, апамның ыңгырашкан саен: «Айбулат кайтып өлгермәде бит әле… Айбулат юк…» – дип өзгәләнгәне исемә төште дә, нинди шайтан котыртуына иярептер, теге ат торган йортка карап чаптым. Барып, тыкрыкка чыгып торган тәрәзәсенә таяк белән үрелеп тукылдаттым. Бер шакыдым, ике… Эчтән хатын-кыз тавыш бирде: «Кем бар анда?» Бик кыю килсәм дә, моны ишетү белән торып качарга да уйлаган идем, әмма эндәшергә көч таптым:
– Мин!
– Син кем ул?! Нәрсә кирәк?! – ди бу ачуланып.
– Айбулат җизнәм!..
Эчтәге хатын телсез калды шикелле. Мин дә әйткәнемнән каушап торган арада, кайдандыр, өйдәнме, киртә ягыннанмы, караңгылыктан пәйда булган берәү капыл беләгемнән тотты:
– Балдыз?..  
– Апа авырый, – дип кенә әйтә алдым җизнәмне таныгач. Исемә килгәндә өйгә чабып кайтып җиткән идем инде.
Күктән төшкән бәхет булып кайтып кергән җизнәмә апамның куанганын күрсәгез! «Сизендеңме, Айбулат, күңелең сиздеме?» – ди дә сорый, шулай ди дә сорый үзен юлга әзерләшкән җизнәмнән. Тегесе көчәнеп елмаеп, башын гына кага ала. Кайда булган тасма теле? Кабалана-кабалана аны-моны сумкага тутырган арада, җизнәм ике күзен тутырып миңа карап ала. Карашы бахырның! Хуҗасының төшке ашка дигән икмәген урлап ашаган этнеке кебек. Йә үтерәсең, йә калдырасың, дип тилмерә. Мин, катылыгыма барып, күрмәмешкә салышам. Ул карашымны тотарга итә, хөкемемне көтә. Эндәшмәдем. Анда да, аннан соң да. Җизнәм бик авыр кичерде моны. Каты авыру үткәргән кебек булып барып, чак «савыкты». Ә мин бөтен бу хикмәтле хәлнең төбендә ниндидер ярамаган нәрсә барлыгын тоемладым. Шул гына.
Апам тагын да малай тапты. Туптай йомрыланып, кулда  ярыйсы гына  авыр булган бәбине юындырышып йөргәнемне карап, күзәтеп утырган җизнәмә апам гаепле тавыш  белән:
– Кыз булмады инде, син кыз бала яратасың бит, – дип куйды.
Шунда җизнәмнең әйткәннәрен һич тә онытмыйм.
– Кызыбыз бар да инде, – дип ияге белән миңа ымлады да, уенлы-чынлы итеп: – Сиңа охшап усал, миңа охшап егәрле, – дип куйды.
Чынлап та, бу авылда мине «Айбулатның кызы», дип тә куялар бит. Һе, «Айбулатның кызы»… Болай,  ошый.
Моннан ары да инде гомеремдә мин җизнәмнән аз яхшылык күрмәдем. Ул минем өчен әткәй генә түгел, терәк тә, таяныч та булды. Пошынган чакларымда чәчемнән сыйпап юата, ялгышканда дөрес юнәлеш бирә, артык шашынганда тынычландыра, мохтаҗ чагымда – ярдәм кулы суза, юата, күндерә һәм күңелемне үстерә белде. Апам аңлый алмаган чакларымда да, хәлемне төшенде, йөрәгемдәген тоя алды. Эчкерсез, аталарча яратты ул мине. Ә мин – аны.
Бүген ул мине кияүгә бирә. Никахтан соң табында исереп киткән. Әллә шуның шаукымыннан, әллә башкасыннан – ике күзеннән яшьләре мөлдерәп түгелеп утыра. Ирексездән, үземнең алар никахындагы хәлем исемә төшә дә:
– Шулай, җизни, дөньяга алмаш килә, – дип көләм.
Ә аның телендә тик бер сүз:
– Балдызымны… балдызымны алып китәләр…
Әй җизнәм! Җизнәм – җиз төймәм…


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК матур язгансыз Чын тормыштагыча. Зур рахмат!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минада охшады елап та алдым

      • аватар

        НГүзәл

        0

        0

        Бала күңелен аңлап язылган.Зур рәхмәтемне җиткерәм!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Куземэ яшьлэр килде. Бик матур язылган

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик матур итеп яҙылған. Бер тында уҡып сыҡтым. Ҙур рәхмәт, уңыштар теләйем. Күберәк яҙығыҙ ошондай темаларға.

            Хәзер укыйлар