Логотип
Проза

​Иске күлмәк


(хикәя) 
 
Миңлегөл карчык ялга кунакка кайткан кызы белән киявен озатып керде дә, балалары белән саубуллашудан күңелен били башлаган сагыш-моңга якын бер тойгыны басарга тырышып, Алтынчәче калдырган бүләкләрне тагын бер тапкыр кулына алды. Кайткан саен бүләксез, күчтәнәчсез калдырмыйлар балалары, Аллага шөкер. Әйтеп тә карый инде аларга әниләре, нигә бу хәтле акча бетерәсез, кайчан киеп бетерәм мин бу киемнәрне? Менә соңгы кайтканда кызы бүләк иткән шау чәчәкле, заманча, ялтыравык тукымадан тегелгән килешле генә күлмәкне кияве алдында киеп карарга кыенсынган карчык, кунаклар киткәч, ябык бармаклары белән тотып-тотып, сыйпап-сыйпап карады да, элгечкә элеп куярга дип, шкафны ачты. Алтынчәче кичтән кием-салым шкафын җыештырып маташкан иде. Әнисе карчыкның төрледән-төрле, яңадан-яңа күлмәкләрен әйбәтләп тезеп, элгечкә элеп куйган, рәхмәт яугыры. Киеп кенә бетер, гомерең генә җитсен. Әбекәй элгечтә тезелеп киткән кием-салымга бер тын сокланып карап торды да, өстендәге кешелеккә кияргә дигән күлмәген алыштырыр өчен искерәген карый башлады. Шунда төреп кенә куйган иде кебек көн дә кия торган ситсы күлмәген. Кая гына тыкты соң? Хәтере дә тишек иләк кебек икән җитмешне узгач. Менә әкәмәт! Миңлегөл карчык кием-салым тулы шкафның барлык тартмасын актарып чыкса да, искерәк күлмәкләрен тапмады. Көн дә яратып кия торган, зәңгәр җирлеккә ак ромашкалар төшкән ситсы күлмәге дә, бераз искерсә дә, күңеленә бик ятышлы, зур сәдәпле яшькелт халатын да, озын җиңле, җылы, уңайлы бумазый күлмәген дә, мунча чыккач кия торган, киң генә сатин күлмәген дә, төсе уңса да, моңарчы җаны теләп бәйләгән яулыкларын да, ямалган оекларын да, бианасы төсе итеп калдырган яшел, бәрхет җиңсез камзулны да тапмады карчык. Әллә хәтерем ялгышамы, дип, чоландагы шыгрым тулы сандыкны да актарып карады. Карчыкның көндәлеккә кия торган киемнәре юкка чыккан иде. Өр-яңа, менә дигән тукымасыннан фабрика исе килеп торган бар киеме дә урынында, ә искеләре юк... Аптырарсың да... 
Ашка яңа бәрәңге алырга чыккан карчыкның куллары көрәк белән җир чокыды, ә уйлары шул иске күлмәкләре тирәсендә чуалды. Алтынчәче сорамыйча алып киткән булса кирәк әнисенең киелгән киемен. Юкка гына сөйләнмәде кичә: “Әни, яңа киемең бигрәк күп. Искеләрен ташларга кирәк. Яңасын киеп йөре!” Әйе, балалар әниләрен гел дә яңа, матур, килешле киемдә күрергә телиләр. Акчаларын кызганмыйлар, кайткан саен берсеннән-берсе матуррак бүләкләр алып кайталар. Әниләрен хәлләреннән килгәнчә кадерләргә тырышалар. Анысына рәхмәт... Яңадан-яңа киемнәре балалары кайткан саен өстәлеп торгач, шкафта урын да калмады инде. Тик әллә ни җитми кебек, шул кайсы ямаулы, кайсы төсе уңган, киелгән, искергән, тузган киемнәр булмагач... Әйтерсең дә, үткән гомеренең бик кадерле бер өлешен урладылар, сорамыйча кисеп алдылар... Яңа кием анысы әйбәт, әлбәттә. Улы белән кызын үстереп, укытып, кеше итеп, аякка бастыргач кына кием-салымга туя башладылар Миңлегөл белән Харис югыйсә. Алар үскәнче гел балалар дип яшәделәр. Кая инде ул артык кием-салым! Балалар кешедән ким булмасын, алар җылы киенсен, ач булмасын... Үзләренә ничек тә ярар... Инде менә булганның кадерен белеп, шөкер итеп балалары, оныклары өчен икәүләп сөенеп яшәр көндә Миңлегөл карчык гомер иткән картын югалтты, ятим калды. Шушы туклыкка, барлыкка ничек куаныр иде дә бит Харисы, кая соң! Гомеркәйләре бигрәк тә кыска булды шул... Миңлегөл карчык Харисы итне базарда ярыйсы гына хакка саткан шатлыктан хатынына бүләккә алып кайткан миләүшә чәчәкләре төшерелгән ситсы күлмәкне һәм шундый ук зәңгәр бизәкле яулыкны исенә төшерде. Аз гына төшереп алган ире ишектән керә-керешкә: “Менә сиңа, хатын, миннән бүләк! Пулный кәмпликет!” − дип кулына тоттырган иде... Шул күлмәген Миңлегөл аеруча яратып киде, яулыгын да бик ошатып бәйләде. Инде туза башлаган итәгендә ике ямавы да бар. Ә шулай да шул иске күлмәк шундый кадерле... Эзсез-нисез югалуы гына ничектер күңелгә кыен... Бик күптән улы Самат хәрби хезмәттән әнисенә алып кайткан ят рәвешле булса да, гәүдәсенә килешле соргылт күлмәген дә тапмады бүген Миңлегөл. Шул күлмәккә караса, күңелендә әллә нинди газиз хатирәләр уяна иде югыйсә... Саматны армиягә озатканда тыйнактан-тыйнак улы өстәлнең түренә барып утырырга оялган иде. Озатырга килгән иптәшләрен тезеп утыртты да, үзе шунда – бер читкә чүгәләде... Ике ел эчендә танымаслык үсеп, хәрби формада кайтып кергән улын башта танымады Миңлегөл... Гомеркәйләр! Инде Саматның үз улын тиздән хезмәткә бирер вакыт җитә... Кызының туена алган, кара җирлеккә ак борчак төшерелгән, “фасунлы”, заманына карата кыйбат кына күлмәкне Миңлегөл кешелеккә, кунакка барганда гына, саклап кына кия иде. Ул да юк... Чигүле ак алъяпкычына хәтле урын калмаган үз өендә... 
Киеме җитә анысы, Аллага шөкер. Әйбернең кадерен белсә дә, иске киемнәрен кызгануы һич тә саранлыктан, комсызлыктан түгел. Һәр күлмәге, һәр яулыгының үз тарихы, үз истәлеге бар шул. Шуларны югалтуы кыен. Балаларның кечкенә чактан калган иске-москы киемнәрен юкка гына кадерләп сакламый шул карчык... Аларның балачагын бик сагынганда сандыкка төреп куйган, кайчандыр тегү машинасында үзе теккән бәләкәй генә ыштан-күлмәкләрне алып-алып карый. Иснәп карый... Истәлекләргә чума. Яңа күлмәккә дә хәзер гәүдә-тән бик тә әкренләп кенә ияләшә шул. Иске, киелгән кием инде ничә тапкыр юылган, сыналган, һәр җөе үз урынында. Өр-яңа булсын, күз явын алырлык булсын, олы гәүдә бар киемне дә кабул итми. Тукымасы ситсы булсын яки табигый булсын, тирләтмәсен, өшетмәсен, тәнне ашамасын. Карап торырга менә дигән кайбер яңа киемне киясең, ә ул тынны кыса кебек, тәнне кычыттыра. Аннан да бигрәк, еллар буе киелгән киеменә тир белән бергә гомеренең бер өлеше сеңеп калган... Шуңа күрә алар яңадан да кадерлерәк... 
Уйларына чумган карчык, кесәсендәге кәрәзле телефон шалтыравына сискәнеп, дертләп китте. Алтынчәче шалтырата икән. Исән-сау кайтып җиткәннәрен ишеткәч, Миңлегөл югалган киемнәре турында сорады: 
− Балам... ни бит әле.. Киемнәремне тапмадым... 
Алтынчәч башта исе китми генә җавап бирде: 
− Әни, тузган киемнәреңне алып киттем. Нигә кирәк алар сиңа? Яңаларын киеп бетерсәң дә әле...  
− Балакаем, иске яңаны саклый... 
Кызы үзенекен тукыды: 
− Әни, ямаулы, сәләмә киемнәр кияр вакыт түгел хәзер. Оныкларың, киявең күрсә оят. Кеше алдында кыен. Ташларга кирәк, дидем бит мин сиңа аларны.  
Миңлегөл тамагына килеп тыгылган төерне йотып җибәрә алмый азапланды да: 
− Аңламыйсыз шул... − дип тынып калды. 
Үзенчә яхшылык кылам дип ихлас күңелдән ышанган Алтынчәч тынмады: 
− Әни, булган киемеңне ки рәхәтләнеп. Эссе тәнеңдә тузсын. Саклама. Тагын алып кайтырбыз. Сине генә карарлыгыбыз бар... 
Тик әнисе аны ишетми иде инде. Ул, телефонны итәгенә салып, карашын диварда эленеп торган сурәткә төбәгән иде. Әнә бит, Харисы бүләк итеп биргән яулыгы аларның зурайтылган, бер-берсенә сыенып төшкән рәсемдә генә калган... 
Бер почмактан бер почмакка бәрелеп тә сугылып дигәндәй, бер атна узды. Миңлегөл әби үзенә урын таба алмады. Тузган әйберләрен түгел, әллә нинди бик бәяле, бик кыйбатлы, бик газиз нәрсәсен югалтты кебек... Әллә ни эзләде, таба алмады... Карчыкның үзе кебек искергән, тузган, ташларга вакыт җиткән әйберләрне дә ташлавы кыен икән шул нигәдер. Аннан, кая ташлаганнар бит әле аларны. Әбекәй исә бер чүпрәкне дә чүплеккә ташларга өйрәнмәгән. Кулланырлыгы калмаган иске-москыны ул мунча мичендә яндыра. Кайсы чүплектә ята икән аның газиз әйберкәйләре?.. Ничек куллары бара? Бигрәкләр дә кыен булып тора күңелгә...  
Бер атнадан шәһәрдә яшәгән балалары, машинага төялеп, тагын кайтып төште. Әнисенең хәл-әхвәлен сорашкач, Алтынчәч, зур гына төенчек чыгарып, карчыкның алдына куйды һәм бераз гаепле төс белән сүтә башлады: 
− Әнкәй, иске киемнәреңне юарга алып киткән идем. Юып, үтүкләп алып кайттым. Рәнҗемә инде, ярыймы?.. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иии, шулай шул олылар! Ташлауны белмәгәннәр, юклыкта үскәннәр... инде шкаф тулы кими яткан кием-салымны да мин үлгәч син киярсең дип саклый күп әни-әбиләр кыз-киленнәренә эндәшеп. Юк диеп тә, юктарып та булмый шул кайвакыт...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чын тормыш, чын кичерешлэр, чын хакыйкэт! Рэхмэт, Физэлия!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эле ярый кире кайтарып биргэн,ж,аныем!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бер тында укып чыктым. Әбине җәлләп күземә яшьләр килгән иде,әле ярый кайтарып бирде.Чын тормыштан алып язылган.

          Хәзер укыйлар