Логотип
Проза

​“Җиңгәчи”



“Абыең өйләнә икән, булачак җиңгәчиең кем булып эшли?” Әнүзә сабакташ кызының соравын ишетмәмешкә салышты. “Үзенең җиңгәчисе табибә булгач, рәхәт”. Сәбилә тагын шул ук сорауны кабатлагач, белмим дияргә мәҗбүр булды. Үзе ялганыннан кызарып китүен тоеп, куллары белән бит очларын каплады. “Тегүче”, – дип әйтергә теле никтер әйләнми шул. Абыйсын да әйтер идем инде, югары белемле инженер башы белән, тегүчегә өйләнмәсә! Ә Сәбиләнең җиңгәчисе белән чынлап та мактанырлык. Торганы белән курчак инде, олылар әйтмешли. Каладан кайтканда авыл тәрәзәдән карап, каршы алып, киткәндә тәрәзәдән карап, озатып кала. Сәбилә җиңгәчисе турында сөйләүдән бер ләззәт ала. Имеш, күптән түгел генә күршеләре Фатыйма апаның авырткан башын ниндидер яхшы дару биреп туктаткан. Әниләренең кан басымы күтәрелеп киткәч, укол салып, төшергән. Сәбиләгә фәлән әйбер алып кайткан да, төгән әйбер бүләк иткән. Ну, шул булачак җиңгәчисен! Тегүче дә булган икән һөнәр. Кечкенә чагында курчакларга барыбыз да күлмәкләр тегәбез, шуңа карап тегүче булырга дигәнме?

Ниһаятъ, май бәйрәмнәрендә Әнүзәләргә күрше районнан килен төште. Туй киемнәрен салгач, Әнүзәгә ул бөтенләй ошамады. Чәчләре салам кебек сап-сары, җитмәсә, үзе сипкелле. “Гүзәл исеме җисеменә туры килмәгән… халатыннан башка”. Халаты, чынлап та бик матур, үзенә килешле фасон белән тегелгән иде. Җиңгәчисе Әнүзәнең текәлеп карап торганын сизеп: “Телисеңме, сиңа тагын да матуррак итеп тегеп бирәм”, – дип эндәште. Әнүзә кырт итеп: “Юк”, – диде дә, бәләкәй якка ук чыгып китте.

Һөнәрле утта янмый, суда батмый”, диләр. Җиңгәчисе дә туйлар узып, атна-ун көн дигәндә, авылдагы ательега эшкә чыкты. Җәйге каникуллар башлангач, Әнүзә унбиш көнгә калага кунакка китеп барды. Кайтуына аны өр-яңа тегелгән күлмәк белән халат көтеп тора иде. Бик ошатты, әлбәттә, Әнүзә аларны. Шундый матур фасоннарны уйлап табырга никадәр фантазия, осталык кирәк! Җиңгәчисен кочаклап алганын да сизми калды.

Тегүче киленне авыл халкы да бик ошатты. Күлмәк кенә түгел, куртка, пәлтә дә теккәнен белгәч, сөенеп бетә алмадылар. “Менә бит, әллә кая барып йөрисе түгел, үзебездә”, – диештеләр. Җылы, уңай мөгалләмәсе белән дә, күңелләрен яулагандыр ул аларның, бәлки? “Күңел өчен бер җылы сүз җитә” дип, юкка әйтмиләр икән. Бигрәк гүзәл, ягымлы ич, аның Гүзәл җиңгәчисе.

Тик бөтен эшне һаман шул Сәбилә бозгалый. Әнә беркөнне, яңа уку елы башлангач, аның үзенчәлекле итеп тегелгән ак алъяпкычына карап: “Безнең җиңгәчинең эше авыр. Тегүче булса, рәхәтләнеп тегеп кенә утырыр иде, баш эшләтәсе түгел”, – дип, кәефен төшерде. Чынлыкта исә, көнләшүе йөзенә чыккан иде. Әнүзә белә, әгәр Сәбиләнең шундый алъяпкыч тектерергә теләге булса, җиңгәчисе аның үтенечен бервакытта да кире какмаячак.

Озакламый колхоз абыйларына аерым фатир бирде. Күченер көн килеп җиткәч, Әнүзәгә бик-бик кыен булды. Җиңгәчисе үзен яраттырып өлгергән икән бит! Ярый әле күрше урамда гына яшәячәкләр. Шулай булса да, барыбер моңсу.

Бүген Әнүзә дәрестән соң аларга ярдәмләшергә килде. Тартмаларга тутырылган китапларны шкафка урнаштырганда, экономика фәне буенча китапларның күп булуы аның игътибарын җәлеп итте. Абыйсыннан: “Болар кемнеке? – дип сорарга мәҗбүр булды. “Гүзәлнекеләр. Читтән торып экономистлыкка укыды бит ул, яңа елдан соң диплом якларга китәчәк”, – дип җавап бирде абыйсы. “Ничек? Җиңгәчисе – экономист? Юк, юк, кирәкми! Аның кебек үз һөнәренең остасы буламыни! Тегү серләрен үзләштерү бөтен кешенең дә кулыннан килми ул. Ә үзен халык ничек ярата?!”

Бу минутларда фатирларын өр-яңадан “киендереп”, үзгә бер ямь булдырып йөргән җиңгәчисе Әнүзәнең бер елдан һөнәри училищега тегүчелеккә укырга керәсен күз алдына да китереп карамый иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тэ ошады , эх , ж,ин,гэчилэр дэ абыйлар да язылмаган булган минем тормыш китабында )) Бары - ж,ин,гэйлэр генэ . Яшь буыннын, колагына инде бу матур хикэя . Нинди генэ булса да , -- ж,ин,гэчи инде ул . Кем булып эшлэсэ дэ . Уртак тел табып , бер - берегезне кадерлэп яшэгез .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зур рәхмәт, Нәфисә ханым! Сез хәрвакыт хикәяләремне игътибарсыз калдырмыйсыз. Социаль челтәрләр, сайтлар булмаса, бер-беребезне белмәс идек тә! Заманадан калмаска тырышабыз ич)))

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик зур рәхмәт! ,,Мондый тормышчан тәрбияви әсәрләр булганда яшьләргә акны карадан аерырга җиңелерәк булыр"" дигән теләктә калабыз. Яңадан - яңа иҗади уңышлар сезгә!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Һөнәр сайларга булышлык итәрлек әсәр.Җылылык бөркелеп тора.

          Хәзер укыйлар