Логотип
Проза

Гомерлек юл

(Хикәя) 

 

(Хикәя) 

Эһ, бүген тагын Ландыш белән юлга чыгасы инде. Ник кенә Илмирга туры килә торгандыр бу кыз. Бер уйласаң, баш ватарлык әллә ние дә юк кебек: машина йөртү таныклыгы алырга теләп, ул бу автомәктәпкә укырга килгән, ә Илмир башка инструкторлар кебек үк, аны машина йөртергә өйрәтергә тиеш. Әйтергә генә җиңел, кызның хушбуй исе генә дә башын әйләндерә инструкторның. Ә чәчләре... дулкын-дулкын сап-сары. Кыска итәкләренә тулыша алмаган ботлары әллә кемнәрнең зиһенен чуалтыр. Ә ачык күкрәкләре... Оядан очарга җыенган кошлармыни, ялгыш кына кагыл, хәзер баш түбәңә кунып, акылың томалар. Ялкын булып озын кызыл буяулы тырнаклар, әй... куллар кагылгач, машина руле дә чыдамый, йә юл читенә каера, йә туп-туры баганага элдерә. Газ педаленә астан тамаша кылыр нәрсәләр җитәрлек. Әллә шуңа, кадак үкчәләр кагылгач, йә сыер күрмәгән үгез булып үкерә, йә айгыр кебек пошкырып ала да кирәкмәгән урында тынып кала. 

– Нәрсә, киттекме? 

Ландышның бу сүзләреннән айнып киткәндәй булды Илмир. Кабаланып машина ишеген ачты. 

– Киттек, әлбәттә. Әллә кайчан вакыт. Минем тагын өч кеше белән бу юлларны үтәсем бар. 

Илмир тыныч булырга тырышты. Ландышка ни, йөзләрен балкытып елмайды да, шартын туры китереп, руль артына кереп утырды. Инструктор иминлек каешларын эләктергәндә, күтәрелеп карамаса да, сизеп, тоеп торды: кыз кыска итәкләрен тарткан итте, аннан чытлыкланып бияләйләрен кигән булды, көзгене үзенә каратып, кызыл иреннәрен ялап куйды. И-их! Әллә ниткән ялкын тәмам бөтереп алды ирне. Әмма чыдады. Еш-еш сулыш алып: «Кабыз машинаны!» – дип боерды. Башка сүзләр телгә килмәде. Ярый әле... 

Ачкычын боргач, машина стартеры үкереп куйды. Ландыш, хәтерендә нидер яңарткандай, уйлана-уйлана, тоташтыргыч педаленә басты һәм, тизлекне бергә салып кузгалам дигәндә генә, сөрлегеп тынып калды. Шул булыр инде. Ни дип утыра бу хатын-кыз руль артына? Нәрсә җитми аларга? Җылы өйләрендә аш пешереп, кер юып, бала карап, ирләрен көтеп кенә утырасы бит. Ә юк, көненә 5 тапкыр Илмирның нервыларын ашап, машинаны җәфалап йөргән булалар. Илмир тамак кырып куйды. Моны Ландыш та сизде. Кузгалып китәлми интеккән саен, гаепле йөз чыгарып, «Ой!» диюдән башка чарасы калмады. Гаҗәп, кыз шулай дигән саен, инстрктор йомшара барды. Уф, ниһаять, кузгалды бугай. 

– Илмир, әйдә, Карьер күленә юл алыйк әле. Трассада йөреп карыйсы килә. Йә инде, шунда кадәр йөртеп карыйм инде. Туктап, күл буенда ял итеп тә алыр идек. Миңа әлегә шәһәрдә йөрергә авыррак шул. 

– Ну... ну... ярар, әйдә, рулеңне туры тот. Тизлекне өчкә салырга онытма. 

Урман эчендәге юлдан барганда, Ландыш тәмам туарылып китте. Музыканы кабызды, кушылып җырлаган, чырык-чырык көлгән итте. Әледән-әле көзгегә караштыргалап, битен рәтләп алгалады.Шәһәр йөгәненнән арынгач, Илмир да юашланып калды. Аның бу кызны нәкъ менә шушы юлда ук тотып кочасы, иреннәреннән, җилкәләреннән, күкрәкләреннән туйганчы үбәсе килде. Әнә күкрәгендәге блузкасының бер кечкенә генә төймәсен ычкындырасы да, читлеккә бикләнгән пар кошлар иреккә ыргылыр. Ерак китә алмаслар, бу юлы, мөгаен, Илмирның сусаган иреннәренә килеп кунарлар. Җиләк тәме киләдер ул кош оясыннан. Эх, менә хәзер үк кабып йотасы иде... Янәшәдә утырган Илмир, куллары белән Ландыш утырган урындыкка таянды. Якынрак килгәч, исерткеч җиләк тәме ирнең баш мие күзәнәкләрен тулысынча биләп алды. Ул башка нәрсә турында уйлый алмый, уйларга теләми дә иде. Чыдамады, кызның машина руленә чытырдап ябышкан кулларына кагылды. Ә үзе: 

– Менә болайрак тот, кулыңа кан саумасын, бу кадәр каты ябышып... – дигән булды. 

– Ни боерасыз, иптәш инструктор, түлке сезне генә тыңлыйм, сезгә генә буйсынам... – Кыз чытлыклануын дәвам итте һәм кыюланып тизлекне арттырды. 

«Сиңа гына буйсынам» ди бит, әллә менә шушы юл читендә үк... Кара әле син ботларын. Тамчысын да калдырмый ашап бетерәсе... Кинәт Илмир күзен дә алмаган аяклар бар көчкә тормозга китереп басты. Ландыш бар көченә чинап җибәрде. Колакны ярган бу тавышка Илмир күтәрелеп караса, алар каршына зур фуро – КамАз машинасы килә иде. Бер мизгел эчендә Илмир ток тоткандай сискәнеп китте. Бар көченә: 

–Ычкындыр тормозны! Нурия!!! – дип акырып җибәрде ул. Ландыш күзләрен чытырдатып йомган, куркудан тәне хәрәкәтсез катып калган иде. 

Илмирга әллә ни булды. Кинәт 5 елга вакыт артка күчте. Әнә ул хатыны, баласы белән авылга – энесенең туена кайтып бара. 

– Юлга эре-эре кар бөртекләре сибәли. Ул да түгел, елан кебек кенә шуышып килгән җил карларны җәяүләп йөгертә башлады. Эх, соңга калалар. Кеше гомерендә бер тапкыр гына, мөгаен, бер тапкыр гына була торган тантанага соңга калу җинаять белән бер! Нурия дәшми, сабыйлары – 3 яшьлек Гөлзарны кочаклаган да иренең тузынып кайтуына әллә ни исе китми генә уйга чумган. Ичмасам, бер сүз ычкындырсын иде, Илмирның тулышкан нервылары тышка кубарылып чыгып, бәлкем, тынычланып та калыр иде. Ә юк. Ир, теш арасыннан гына сүгенеп куеп, тизлекне арттырды. Менә борылышны гына узасы да, аннан авылга да күп калмый, бик тырышсаң, җәяү дә кайтып җитәрлек. 

– Тарт әле куртка җиңен, никтер кыздыра башлады. – Илмир бер кулын артка – хатынына сузды. Нурия куртка җиңен тарткалаган арада, Гөлзар, уянып, нечкә тавышы белән: «Әтием!» – дип пышылдады. Илмир бөтен ачуларын онытып, кызына борылып карамый булдыра алмады. 

– Әү, кызым... 

– Әтием, анда шундый якты! Кояш шулай яктыртамы? 

– Төн җитеп килә, нинди кояш инде ул, кызым... 

Шулчак хатыны да күзләрен зур ачып: «Илмир!» дип кычкырып җибәрде... Машинаны туктатырга инде соң иде. Тормозга басуга карамастан, ул берәүне дә тыңламыйча, бозлавыктан үзәкләрне өзгеч чыелдый-чыелдый, яктылыкка – каршыга килгән КамАз астына очты. Аннан каты бәрелгән, гаиләсенең куркып кычкырган тавышлары күргән төш кебек кенә. Маңгаеннан аккан канны салынып бетмичә калган куртка җиңе белән генә сөртеп алды ул. Аннан бөгәрләнеп, хәрәкәтсез яткан хатынына күз ташлап, йөрәк ачысы белән: «Нурия!!!» – дип кычкырып җибәрде.Кемдер – КамАЗ шоферы булды, ахры – аны машинадан сөйрәп чыгарды. Ул исә кар белән генә битен ышкып алып, арткы ишеккә ташланды. Ачылмый, каһәр. «Нурия, син исәнме?» 0 дип улады ир. Теге кеше бу бичараны читкәрәк этеп, алгы утыргычны йолкып төшерде. Пассажирларны шулай гына тартып алырга мөмкин иде шул. Бала елаган тавыш Илмирның җан ачысына бал булып ягылды: «Тот баланы! – диде аларны үлемнән коткаручы кеше. – Аңа берни булмаган. Теге хатын молодец! Йомарланып ятып, сабыен саклап калган. Ходай Тәгалә аналарга баласын саклап кала торган инстинкт бирә микән, әллә фәрештәләр канатларын җәеп торамы – белмәссең...» 

Нурияне кар өстенә чыгарып салдылар. Илмир моңа әзер түгел иде, бөтенләй өнсез калды ул. Гөлзар әтисенең кулыннан шуып кына төште, бу минутта аңа әнисеннән башка беркем кирәкми иде. Әллә гомере бетмәгәнгә, әллә баласы елавына, Нурия күзләрен ачты. Әмма авызын ачып бер сүз әйтергә, торып басарга түгел, кул-аякларын хәрәкәтләндерергә дә хәленнән килмәде. 

Хастаханәдән хатынын алырга барганда үзе белән инвалид коляскасы да алды Илмир. Яз кояшы көлә, юл буйлап гөрләвекләр йөгерешә. Бер аның гына бәхете китек. Тик тормышны алып барырга кирәк иде. Аяклары йөрмәгән Нурияне кызы белән авылга – әнисе янына кайтарып куйды ул. Бөтенләй аерылып китә дә, янына кайтып, үзе белән тора да алмады. Акча юнәткәндә, аларны гаиләсенә почта аша гына салды. Булмаганда, кайгыдан эчте. 5 ел буе башка хатыннарга борылып та карамады. Әмма менә инструктор булып эшли башлагач, Ландыш дигән кыз аңарда йокыга талган ир-атны уята башлаган иде. Бөтен курыкканы да шул иде Илмирның. Ә юк, аның башка сынауны да үтәсе калган икән әле. Әнә каршыларына тагын КамАз килә... 

– Ычкындыр дим тормозны! – Тик Ландыш аны ишетми дә, күрми дә. 

Их, яңаклап атасы иде бу кешене. Анысына вакыт юк, тизрәк, тизрәк, нидер кылырга кирәк! Шул кызган халәттә кызның аягын тормоз педаленнән тартып алды ул һәм машинаны уңга каерды. КамАЗ шоферы да бу галәмәтне чамалап, чарасын күрде, тизлекне киметеп, бәрелер урында туктап калды. Ә Ландыш йөрергә өйрәнергә чыккан тимер күче юл читендәге ташларны каерып бара торгач, туктап калды. Илмир ручникны күтәргән икән. 

Бу юлы бар да яхшы тәмамланды. Ә бит һәлакәткә бары берничә адым гына калган иде. Бар да күз алдында чәлпәрәмә киләчәк иде. Хыял, өмет, ышаныч һәм бирелгән вәгъдәләр белән яшь гомерләр дә... Упкын читенә барып җиткәч, бик сирәкләр генә туктап кала ала. Ашыгулар харап итә кешене. Күзең йомып, кая барасыңны да чамаламый юлга чыгалар димени? Тормыш булгач, менә анысы да була икән шул. 

– Әй, парин, бүген генә дөньяга тудың мәллә? 

Ишекне каерып ачкан кеше – әле генә каршыга килгән КамАЗ шоферы иде. Хәтәр ачулы күренә. Сүзләре дә бик кискен чыга. Хәер, аның урынында Илмир булса, күз төбенә кундырырга да сорап тормас иде. Теге кеше руль артында хатын-кыз утырганын күреп, сабырланыбрак калды. 

– Сөяркәне басуда руль артына утырталар аны. Трассада түгел. Соң, шунда бер-бер хәл була калса? Хатыным больницада яшәү белән көрәшә, баламны дөм ятим калдыра идең бит! 

Бер сүз эндәшмәде Илмир. Күзләреннән яшь атылып чыкты. Больницада диме? Әллә бер-берсенә бик тә охшаган язмышлар да була микән? Үзенең яратып өйләнгән хатынын, газиз кызын уйлады. Бу минутта бик авыр иде аңа. 

Әле генә черелдәп, калтыраеып утырган Ландыш бу юлы үзен кулга алды һәм аларны акылга утыртырга теләгән ир янына атылып чыкты. Башка бер сүз дә әйтергә ирек бирмәде аңа кыз, бер алдына, бер артына чыкты. Соңыннан акча янчыгыннан биш йөзлекне алып кулына тоттырды. Тегесе, әй, сезнең белән нигә сатулашып вакыт үткәрәм соң, дигәндәй, акчаларны алып чалбар кесәсенә таслап тыкты да юлында булды. 

Ландыш машинага утырганда Илмирга карарга кызганыч иде: учлары белән чәчләренә чытырдап ябышкан, кулларында кан тамырлары буразна-буразна кабарып чыккан, ә үзе беркемне күрми үкси иде. Еллар буе ир йөрәгендә утырган хәсрәт шешәдәге су кебек бушана, хисләр иреккә агыла иде. Ландыш сүзсез генә күзәтте аны. Аннан телефоныннан шалтыратып, кемнедер чакырды. Илмирга бу машинадан чыгып, үзе теләгән якка атларга вакыт җиткән иде. 

Өйгә кайтып кергәндә караңгы төшкән иде. Башта йокыга киткән Гөлзарын кочаклап үпте ул, аннан ишек тавышына арбасы белән чыккан Нуриясе каршына чүгәләде, кулларыннан тотып, сакал баса башлаган яңагына кысты, хәрәкәтсез аякларын сыйпады. Бүтән беркайчан да калдырмаячак ул аларны. Хатыны да аякка басар, кирәк икән, чит илгә алып барыр, кирәк икән – диңгезгә. Әмма бәхетсез, иң мөһиме, ялгыз түгеллеген аңласын, тойсын гына. Моннан соң бергә барасы юллары гомерлек күренә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар