Логотип
Проза

Гомер тукталышлары

Ак җирлеккә күкчәчәкләр төшкән күлмәктән, ак яулыгын артка чөеп бәйләгән, төенчекләр, сумкалар арасында гаҗәеп гади күренгән чал чәчле хатынга берәү дә игътибар итми кебек. Бу вокзалда аның карашларына чагылып меңнәр үтте. Вокзалларның ул ниндиләрен генә күрмәде: агач, йә кирпечтән салынганнарын да, җылы вә салкыннарын да, якты һәм караңгыларын да. Вокзаллар хәленә керде: йөрәк әрнүләре белән аны һәрчак вокзаллар сыендырды. Каршы алдылар, озатып калдылар. Вокзаллар аның гомер тукталышлары иде.
- Оныгың буй җиткән ласа, Миңниса.
- Ходайга шөкер, үсте. Сау-сәламәт. Җиденчедә укый.
- Үстердек, дип әйт.
- Үзебез өчен түгел, ата-анасына игелекле булсын, аларны ярдәменнән ташламасын. Мәктәптә кышкы каникуллары башланды. Әзрәк булышсын, тәрбияләргә өйрәнсен дип, әти-әнисе янына
илтәбез.
— Анысын беләм... Гел күреп торам ич... Аналар бәхетеннән тормыш юллары, дөньялар яктыра. Ул яктылык безгә дә төшә.
  • Мин бәхетле, Вокзал...
  •  Бәхетсез чакларыңда да бирешмәдең, күз яшьләреңне эчкә йоттың.
- Елап утырудан ни файда? Елаган чакларым да булмады түгел, булды, — диде Миңниса һәм күкчәчәкле күлмәген учлары белән сыпырды. Бу тукыманың чәчкәләрен кызының күзләренә охшаткан иде, шуңа сатып алган иде ул. Бер кичтә типчеп, икенчесендә тегеп тә куйды. Вокзаллар аны шушы күлмәгеннән таныйлар иде. Күкчәчәкләрне сыйпаштыра-сыйпаштыра елмайды. “Абау, үз-үзем белән сөйләшеп утырам лабаса”, — дип уйларын куып таратырга тырышты. Тик уйлар аның бөтен барлыгын биләп алырга өлгергәннәр иде инде... Ул арада бабасына тагылып оныгы да килеп җитте.
- Әбекәем, — диде кыз, — бабам миңа тагын шоколад алды.
- Монысы бәйгедә катнашканың өчендер инде. Коръән- хафиз була яздың бит...
- Әйе, шуның өчен. Быел да бабай белән мәчеткә кичке укуга йөрим әле мин... Әтием дә, әнием дә сөенсен...
Миңниса сокланып, озак итеп төбәлеп, алсу алмадай матур оныгына карап торды.
- Тьфү, тьфү, күз генә тия күрмәсен, Ходаем, — диде.
Янәдән аны паровоз тавышы сискәндерде. Ул чакта да шулай ачы кычкырталар иде алар. Болай да язмышның упкынга сөйрәгән мәлендә, ябышып калыр өчен дөнья-дәрья буйлап салам эзләгәндә шулай шомландырып үтмәсәләр дә булыр иде дә соң...
Күкрәгенә кыскан нарасые да куркудан илереп елап җибәрде.
- Йә, балам, синең өчен юлга чыктык, тынычлан, Ходай ярдәменнән ташламас безне, — дип, аны күкрәгенә катырак кысты.
- Әй, — дип төксе итеп төртте берәү шунда. Хатын башын өскә күтәрде: каршысында тузган чәчле карт чегән хатыны басып тора иде.
- Акчам юлга җитәрлек кенә, — диде Миңниса һәм кошелёгыннан учларына шалтыр-шылтыр тиеннәр койды.
- Мәгез!
Ул аллы-гөлле чуар күлмәкле, мәңге алдакчыга чутланган сөйкемсез затка төбәлде. Тик чегәннең күзләре балада иде.
- Кызыңның язмышына көн яктысын күрмәү язылган, — диде ул. Миңниса һушсыз калды.
Чегән сабыйның нәни кулын уч төбенә куйды һәм сыйпый-сыйпый сөйләнде:
- Балаңның никахы да, үлеме дә күренә: берсе булса, берсе булмый калыр...
- Җитте, — диде Миңниса ачыргаланып. — Җитте! Башка бер сүз дә әйтмәгез!
Ул тирләгән кулында юешләнгән тиеннәрне чегән учына бушатты. Тегесе кырт борылды да ары атлады. Миңниса бу мәлдә нигәдер “никахы күренә” дигән сүзгә ябышты. Гүя шушы сүз аңа дәрьяда батып барганда салам була алды. “Димәк, баламның күзләре ачылачак”, — дип уйлады хатын. Кинәт баш түбәсеннән үкчәсенә кадәр кайнар дулкын йөгереп үтте. Бу уй язгы җилдәй җылы иде.
Ул-бу була калса, ихлас күңеленнән Ходай каршында Ана дигән исемгә лаек калыр өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә ант итте һәм моңа бары тик үзен генә бурычлы дип исәпләде. Бер мизгел эчендә колакларында табибларның өметле сүзләре яңгырагандай булды: “Ике яшь тулгач килерсез, операция ясарбыз... Әлбәттә, ясарбыз...”
Ике яшь тулганны көтеп җиткерә алмады ул. Кемнәрдәндер ишеткән җир читендәге шәһәрләргә юл чыкты, дистәләгән табиблар белән сөйләште. Тик җавап бер үк иде: “Балагызга ике яшь тулгач килерсез...”
Йөргән саен күрә барасың, күргән саен күнә барасың, диләр. Күнде Миңниса. Ризалашты. Әмма сизде: сабыйның күз хәрәкәте кимегәннән кими, тәти уенчыкларын куллары белән капшаудан күбрәк куаныч таба иде.
 
** *
 
...Поездларның тәгәрмәч тавышы гүя аның йөрәк ритмына әверелде. Вокзалдан еракта яшәсәләр дә, хәтта төннәрен йоклап киткәч тә, аларның шаулап үткәннәрен ишетте, һәрчак үзен кайдадыр соңаргандай хис итте.
Ике яшьлек Зөбәйдәсен кочаклап ул янә шушы вокзалда утырды. Сабыйны операциядән алып кайтышы иде. Янә катлы-катлы озын күлмәген җирдән сөйрәтеп килгән чегән киләчәген тәфсилләмәкче булды. Янә:
- Балаңа көн яктысын күрмәү язган, — дип сүз башлады.
- Китегез, мин моны беләм инде. Табиблар әйтте, — диде Миңниса тирән әрнү белән. Операциядән соң хастаханәдә идән юучы хатын сер итеп аның колагына пышылдады: “Кем инде шундый эшне өйрәнчекләргә ышанып тапшыра? Тәҗрибәле табиблар белән сөйләшергә кирәк иде бит сезгә”, — диде. Чынлыкта, тәҗрибәсез табиблар хакындагы уй Миңниса өчен чит-ят планеталар кебек еракта иде. Ишеткәннәренең хаклыгына ул шул көнне үк ышанды. Йомры гәүдәле шәфкать туташы аларны озата чыкты. “Операция уңышлы узарга тиеш иде дә... булмады шул...” — диде үзен гаепле санагандай. Менә шунда ул кеше язмышларының җиде ятлар кулында булуын аңлады... “Юк, юк, — диде, үзе эчтән генә сыкранды. — Маңгайга язылган язмышыңны тир белән сыпырып төшереп булса икән ул”.
Зөбәйдә дә әнкәсе куенына елыша төште.
- Өшисең мәллә, балам?
- Ю-у-у-у-к, — диде Зөбәйдә. — Кочакла мине, әннәм...
Шушы җөмлә аның җанындагы йокымсыраган күзәнәкләрне уятып җибәрде. Әрнүен җиңеләйтәм дип, сабыен канат астына яшерә бару әйбәткә булырмы?
Ул үзе авылда үсте. Җил тиюдән саклап, гарип ул-кызларын ишегалдына да чыгармаган аналарны күз алдыннан үткәрде. Әнә, күрше Халидә карчыкның улы түр тәрәзә төбенә менеп басып, урамга карап тора... Ул үскәндә дә шулай карап тора иде, әле дә... Хәзер инде әнкәсе дә гүр иясе. Энекәшенә, аның гаиләсенә Ходай сабырлык бирсен. Тумыштан тезгәчә аяклары юк. Ә бит зиһенле ир-егет диләр үзен.
- Мин баламның җил-яңгырны үз тәннәре белән тоюын телим. Шуларга үзе каршы тора алсын иде, — диде Миңниса эчтән генә... — Өйгә дә, илгә дә бәла булмасын.
 
* * *
 
Янә көзге ачы җилләрдәй сызгырып поездлар узды. Әйтерсең лә, кеше гомерләре. Исәпләргә салсаң, вокзалларда үткән көннәре күбрәк түгел микән аның? Вокзаллар үзенең дә, баласының да язмышына әйләнеп бара түгелме? Шушы вокзалларда, төенчекләр арасына чүмәшеп, Зөбәйдәсенә күпме әкиятләр сөйләде ул. Балачагында әбекәеннән ишеткән әкиятләр, ничектер, бүген ятлагандай исенә төштеләр.
“Элек анда караңгы елга шаулап утырган, — дип башлады ул бу юлы. — Елга тирән, күп сулы икән. Елга аша матур рәшәткәле күпер булган.
Җәйнең эссе көннәренең берсендә безнең авыл егетләре шушы күпер аша күрше авылга киткәннәр. Күпер төбендә
алар су эчәргә елгага төшкәннәр. Су эчкәч, берсе икенчесеннән сораган:
- Сизәсеңме, бу су баллы икән бит?!
Шуннан бал агып төшә торган җирне эзләп киткәннәр болар... Бал табылса, кием дә яңара, хәлләре дә рәтләнәчәк икән...”
Әнә шулай әкият-риваять геройлары һәрчак агымсуга каршы йөзделәр. Зөбәйдә аларны туган абыйларыдай якын күрде.
- Әнием, нигә кызлар турында шулай язмыйлар? — дип сорады ул бер тапкыр.
- Үскәч, син язарсың, балам.
- Мин бит яза белмим.
- Өйрәнерсең, — диде ана, кулындагы күлмәген типчи-типчи. — Менә бит матур апаларга сине укырга илтер өчен күлмәкләр тегәм. Тотып кара әле, тукымалары нинди йомшак!
- Укырга илтер өчен? — дип гаҗәпләнде кыз. — Мин беркая да бармыйм!
- Озакка түгел, кызым, укырга-язарга өйрәнгәнче генә... Бик әзгә генә... Үстең бит инде, алты яшь тулды лабаса үзеңә...
Дөньяны бармаклары аша гына тоеп күңеленә сеңдерә алган сабыйны чит җөмһүрияткә, әллә кайдагы Уфа каласына илтүнең җиңел түгеллеген белә иде Миңниса. Үз- үзеңне җиңми торып тормыш юлларындагы сынауларны үтеп булмаячагын да чамалый иде ул... “Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр”, диләр бит...
Язмыш аны әнә шулай янә вокзаллар белән бәйләде.
Кызны бер атнада илтеп куйсалар, икенче атнада күрешү өчен юл чыктылар. Шулай еллар үтте. Зөбәйдә укырга- язарга гына түгел, музыка сәнгате серләренә дә өйрәнде. Гармуны да, баяны да аның кулында сандугачка әверелде. Мәктәп җитәкчелеге ел саен аларга зиһенле, тәрбияле кызның уңышлары белән котлап, рәхмәт хаты юллады. Соңгы кат кызны алырга килгәндә мәктәп директоры Миңнисаны кабинетына чакыртты.
- Укуын дәвам итегез, бик ушлы бала, — диде. — Курск шәһәрендә музыкантлар әзерләүче югары уку йорты ачылган... Белми калмагыз дип әйтүем.
Бу хәбәрдән терекөмештәй хәрәкәтчән, уттай уйнак кыз баскан урынында биеп куйды.
- Укы гына, балам, укы гына... — диде Миңниса.
 
** *
 
- Әй Ана, — диде Вокзал. — Кайларга юл тоттың?
- Еракка. Баламны тагын юллар чакыра.
- Борчуларың җаныңа сыйган кебек, сәфәрең уңышлы булыр...
- Үзем дә шулай сизенәм.
Кызы соңгы имтиханга кереп киткәч, Миңниса ачкыч тишегеннән эчкә карады. Башына: “И, Ходаем, тагын еракта була лабаса. Бу имтиханын бирә алмасын иде микән әллә”, — дигән икеле-микеле уйлар да керештерде. Тик Зөбәйдәнең гармун телләрендә биеп торган бармакларын, илаһи моңнан изрәгән якты елмаюлы йөзләрне күргәч, кинәт тынып калды. Кабул итү комиссиясе рәисенең килеп чыгуын да абайларга өлгермәде, ишек тоткасы “шык” итеп Миңнисаның маңгаена бәрелде. Рәис гафу үтенде. Аннан:
- Нишләп йөрисез инде, апа, барыгыз, кайтып китегез. Кызыгыз керә ич инде, керәсе күренеп тора, — диде.
Еллар тагын юлларда үтте. Ул чактагы юл газапларының инде күбесе онытылган. Инде Зөбәйдә дә район үзәгендәге клубта музыка җитәкчесе булып эшли башлаган иде.
һәр адымын ныклы ышаныч белән атлаганын күреп торса да, Миңнисага язмыш каккан баласын кемнәрдер рәнҗетәләрдер сыман тоелды. Көннәрдән бер көнне ул җыенып клубка китте. Караңгы почмакка посып, кызын күзәтте. Яшьләр кыз янәшәсендә утка җыелган күбәләкләрне хәтерләтәләр иде. Әле өздереп җырлап җибәрәләр, әле пыр тузып биеп китәләр. Гармун тынып калганда:
- Тагын бер генә көй уйна инде, Зөбәйдә, — дип ялынып сорап куйгандай итәләр.
- Нинди көй уйныйм соң? — ди Зөбәйдә. Үзе елмая. Яшьләр җыр башлый:
Кулымдагы йөзегемнең
 Исемнәрен беләсең.
Сахра былбыллары булып
Төшләремә керәсең.
Миңниса канәгать иде: кызы кешеләргә кирәк икән бит! Китапча әйтсәк, җәмгыятькә кирәк... Кайтуынча ул вокзалга кагылды. Урындыклар тезелгән рәтләр буйлап үтте.
- Килдеңме, — диде Вокзал.
- Рәхмәт әйтергә килдем, — диде Ана. — Ни хәлдә булсам да түреңне кызганмадың...
Шул мәлдә яшь әтәч тавышлары чыгарып, ир бала елап җибәрде. Кизү милиционер аны якасыннан эләктергән иде. Малайның газет кисәгенә төрелгән тәмәкесе идәнгә төшеп чәчелде. Алкаланып-алкаланып пыскак төтен өскә күтәрелде.
- Сау-сәламәт көе ташлыйлар, — диде Вокзал. — Сыендырмый нишлисең?
- Бала кадерен белмиләр, — диде Миңниса.
 
** *
 
Соңгы елларда бераз сабырланды ул, чөнки кызы тыныч иде. Зөбәйдә гөрләтеп эшләп йөри, үзе бара, үзе кайта дигәндәй, аны инде берәү дә чирлегә исәпләми иде. Ә беркөнне кыз кош тоткандай кайтып керде:
- Әнием, мине санаторийга җибәрәләр, — диде ул.
- Ярар, кызым, бик әйбәт булыр. Ял да итәрсең, берочтан сәламәтлегеңне дә ныгытырсың...
Ана ихлас күңелдән сөенде. Тик ул бу сәфәрнең үзен янә вокзалларга бәйлисен белмәде...
 
 
* * *
 
Егерме дүрт көн үтте дә китте. Тик әлеге бер айга якын вакыт кызын танымаслык итеп үзгәрткән: йөзеннән елмаю нуры сүнми, сөйләшүе аеруча назлы, гәүдәләре колындай уйнап тора иде.
Сизде Миңниса, әлбәттә, сизде. Җаен туры китереп кенә:
- Кызым, берәр егет белән таныштың мәллә? — дип сорады.
- Без өйләнешергә сүз куештык, әнием, — дип җаваплады кыз.
- Кем соң ул егет? — диде Ана гаҗәпләнүен яшерә алмыйча.
- Виктор исемле, — диде кыз. — Бу атна азагында туганнары белән безгә киләчәкләр... Пермьдә икебез дә Мәдәният йортында эшләячәкбез. Минем кебек үк ул да... Гармунчы...
Миңниса сүзсез иде. Сөйләшүне ире дә ишетте. Ул күбрәк эштә була, шуңа кайбер ваграк мәсьәләләрне хатын аңа авырлык китермичә, үзе чишәргә тырыша. Тик бу минутта моннан да эрерәк мәсьәлә булуы мөмкинме?
Ире дә башын селки-селки тамак кырып куйды. Бу хәрәкәтымнардан Миңниса “риза булырга кирәк” дигән
 
мәгънә аңлады. “Мәхәббәттән — табигать бүләгеннән мәхрүм итмик баланы”, — диде ул икәү генә калганда.
Миңниса нигәдер вокзалдагы чегәнне күз алдына китерде. “Кызыгызның үлеме дә, никахы да күренә: берсе булса, берсе булмый калыр...” Димәк, тәкъдире шушы... Димәк, әйбәт тәкъдир язган...
 
- Чәчең нидән агарды? - диде Волкзал. - Кызың әйбәт яши түгелме?
- Кайгым адәм күтәргесез, — диде хатын. - Ә чәчтә бурандыр ул... Урамнан кердем ич.
- Әнә теге башта нинди җыр җырлаталар, ишетәсеңме? “Түзәргә кирәк, балам...” диме?
- Түзми кая барасың? Бу атнада юлга чыгарга уйламаган идем шул...
Кичә кичен аңа Зөбәйдәсе шылтыратты. Телефон трубкасына үрелүгә куллары калтырый башлады. Аргы башта кызы елый иде.
- Хет бер сүз әйт! Ни булды? — диде ана.
- Үзем үстерәм дип әйт, әнием! Табиблар баламны тудырмаска кушалар. Сукыр туачак, диләр...
Миңнисага баскан урынында идән такталары йөзеп киткәндәй тоелды. Көч-хәл белән телен әйләндереп:
- Елама, кызым... Үзем үстерәм... Мин инде сиңа киң күлмәкләр тегеп куйдым, — дия алды. Трубканы куйгач та ул шактый вакыт һушын җыя алмый торды. “Алдан аягын киенгән алга чыгар” ди бит, аңа юлга җыенырга кирәк иде... Соңгармаска кирәк иде...
 
 
***
Кызын күреп Миңниса өнсез калды: сулган чәчкәдәй төсе киткән, иреннәре яргаланып кипкәннәр, күз төпләренә диңгез кабырчыгы ябыштырып куйганнар диярсең...
- Безнең нәселдә сукыр кеше юк, — диде Ана. — Сине ялгыш егып төшердек. Әбекәең күрми калган...
- Виктор шулай туган, — диде кыз.
Ана дәшмәде. Бераздан:
- Без исән-сау бит әле, балам. Әтиең дә гомер буе эштә. Үзем дә эш ташлаганым юк. Ничек тә үстерербез. Ходай кушмаган хәл булмас... — диде сабырлыгын җыеп. Үзенең йөрәгеннән кан тамды, һава җитмәгәнен тойды. “Лып” итеп баскан урынына чүгәләде.
Кызы сизде. Янына килеп әнисенә кулын сузды, торырга булышты.
- Бала туганчы синең янәшәңдә буласым килә, әнием, — диде кызы, — ә Виктор икебез өчен дә эшләп торыр...
- Шулай әйбәт булыр, — диде кияү.
- Шулай әйбәт булыр, — диделәр хезмәттәшләре.
- Шулай әйбәт булыр, — диде Ана. Ул ил өстенә төшкән кайгыны — сугыш чорын күз алдына китерде. Ач-ялангач иделәр. Черегән бәрәңге кәлҗемәсе ашап ике сеңлесе агуланып үлде. “Ил белән”, — диде әнисе. Йөрәк әрнүен эчкә йотты. Әтисе сугыштан кайтмады. Янә: “Ил белән”, — диде әнисе. Йорт саен кара өчпочмаклы хатларны кулдан- кулга йөртеп, күз яшьләренә мандылар. Ил белән булгач, хәсрәтнең һәртөрлесен күтәрә алдылар...
Ә монысы ялгыз башка килгән бәламе? Әллә илгәме?
- Илгәдер, — диде Миңниса, — аналар илгә рухи гарип тудырырга тиеш түгелдер. Нәселгә рухи гариплек кенә кермәсен. Калганына түзәрмен... Чүп күрмәгән, чүмәлә җыймаган кешемени мин...
 
***
 
Тагын шаулап поездлар үтте. Алар Миңниса гомеренең төрле мизгелләрен тәгәрмәчләр шавына ияртеп китә тордылар. Тегендә кызы көтә аны. Аны гынамы соң?! Ул да ана хәзер.
- Оныгың... — диде әвене янгандай йөгереп килүче чегән, юлыннан бүлдереп.
- Син безгә үткән елгы кар кебек кирәксең, — диде Миңниса елмаеп. — Зинһар, берни дә юрама. Мә ун тәңкә...
Әйе, оныгы аңа карап елмая. Әбекәенең янына килүен көтеп кенә тора: кояштай, дөньяны нурга күмә. Бу мәлдә Миңниса үзен сират кичеп, Фирдәвес оҗмахында утыргандай хис итә.
...Әле ике ай элек кенә оныгын бәби тудыру йортыннан алып чыгып диванга салды да кычкырып елап җибәрде ул:
- Йә Ходам, шушы нарасыйны үстерерлек көч һәм гомер бир!
Әмма бу шатлык яше иде. Ничә айлар буена төенләнгән хәсрәтнең чәчелеп таралуы иде. Табиблар сабыйны сау- сәламәт туды, диделәр. Шулай да күңелнең бер почмагын яшеренеп кенә шомлы шик кимерде. Ул көн дә уенчыкларның иң җетеләрен оныгы күз каршында тотып тора: әле уңга, әле сулга йөртеп карый... И, ул могҗиза көтүләре! Аның авырлыгын ул берүзе генә белә.
 
***
 
- Әнием, кызымны сагындым...
Менә шушы бер җөмлә янә аны юлга чакыра. Юк, Миңниса үзе генә түгел. Таянычы — карты белән ул. Әнә алдан оныклары йөгерә. Кинәт аларга таба борыла.
- Әбекәем, ә син әниемне сагындыңмы? — ди.
- Сагындым, — ди Ана.
- Мин дә, — ди оныгы.
Юлларда, вокзалларда аның гомере үтте.
Адәм баласы бу фани дөньяда нибары бер мосафир икән. Ул шуны аңлады. Әлеге юлларда Ана дигән исемне үзеннән алда йөртте. Вокзаллар гомер тукталышлары икән. Монда аңа үз-үзен тоярга, ниндидер уйлар уйларга мөмкинлек туды. Тукталып торганда күпме кешеләрне күрде. “Бу дөньяның кеме юк”, дип уфтанган чагы булды. Куанган чагы булды. Күпме гыйбрәт җыйды.
Янә поезд кычкыртты. Бусы үткәннәр кайтавазы. Инде аны поезд тавышлары сискәндерми, бары тик еракка, алга таба чакыралар иде.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч тирэн эчтэлекле эсэр..."Мин бэхетсез",ди кавйберэулэр...Югыйсэ,ДУРТ САНЫ ТОГЭЛ,ТИПСЭ ТИМЕР ОЗЭРДЭЙ АДЭМНЭР ТОРМЫШТАН ЗАРЛАНА.,БАЛАРЫН ТАШЛАП КАЛДЫРА,,,Э КЕМНЭРДЕР ЯШЭУ ОЧЕН,ЯШЭТУ ОЧЕН КУПМЕ КОРЭШЭ..ХОДАЕМ,БЭНДЭЛЭРГЭ САБЫРЛЫК ВЭ КОЧ БИР?!Афэрин! Авторга жади унышлар телим...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Флүсә ханым мин әйтәсе фикерне язган. Кушылам.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хәзер укыйлар