Логотип
Проза

Галактика “хуҗасы”

(хикәя)

 

(хикәя) 

      Ясминә   җай гына юлда  китеп барганда, әллә казакка туры килде, әллә вакыты җитте –машинасының  тәгәрмәче тишелде.  Хатын  тыны чыккан тәгәрмәчне аптыраганнан кулы белән тоткалап караган булды, аннан тирә-ягына каранды. Шәһәр үз тормышы белән яши,  һәркем үз мәшәкате артыннан чаба, беркемнең дә күңелсезлеккә очраган хатында  эше юк. Кызганычка, запас тәгәрмәче дә  балконда ята. Ясминә насос алып тын кертеп караган булса да, тәгәрмәченә “җан кермәде”.  Машинасын җәфалый-интектерә булса да, аңа  “шиномонтаж” урнашкан җиргә әкрен генә үз җае белән барып җитәргә туры килде. Аны эшлекле кыяфәтле егет каршы чыгып ук алды. Ясминәнең хәлендә кергәндәй, тыны чыккан килеш ике чакрым араны үткән бахыркай “Форд“ ны,  ялтыравык “күлмәгеннән” сыйпап, кызганып та куйды.   Һөнәр остасының “карлыгачына” күрсәткән җылы игътибары әлбәттә Ясминәнең күңеленә бик хуш килде. Әллә машина ошады егеткә, әллә Ясминә үзе...  Егет тәгәрмәчне ялт кына сүтте дә  эчкә алып кереп китте һәм берникадәр вакыттан “ярасын” төзәтеп чыгарып та бирде. Егет белән Ясминә  бераз гына  “тимер атлар” турында  сөйләшеп алдылар. Остаз егет тәгәрмәчләрдән генә дә түгел, ә техникага кагылган күп кенә сораулардан да хәбәрдар булып чыкты.  Бу ягы белән ул Ясминә алдында тагын да үсеп китте. Шуңа күрә,  егет телефон номерын сорагач, ул  әллә ни озак уйлап тормады, танышырга ризалашты.  Шулай көтмәгәндә-уйламаганда Ясминә белән Шәүкәт  танышып киттеләр.   

         Яшь күренсә дә, Шәүкәт ике бала атасы булып чыкты. Тик, хатыны белән аерылышулары сәбәпле,  балалары белән яшәми, ә кеше фатирында түләп яши икән. Тик кызның күңелен көннән-көн ныграк яулый барган ирнең бу ягы Ясминәгә артык зур киртә булып тоелмады. Хәзер халыкның күбесе кеше фатирында түләп яши, заманы шул.  Кем белән кем кушылмас та, кем белән кем аерылмас.  Тормыш бу. Егерме тугыз яшен тутырып килгән Ясминә үзе дә ялгышмады түгел.  Беренче ире белән никахсыз,  язылышмый гына өч ел яшәп карадылар. Тик терәк  дигәне  ике елдан артык эш “таба алмыйча” диван изгәч,  Ясминә тап-таза ирне туйдырудан җиләде һәм араларын өзде. Ә Шәүкәтне бу яктан мактарга гына кала.  Тормыш көтәргә ныкчыл булуы күренеп тора. Хатыны белән ни сәбәпле аерылуларын гына әйтәсе килмиме, йөрәк яраларын кузгатырга теләмиме, бу турыда  сөйләшә башласалар, сүзне  икенчегә бора да куя. Ә аңардан ишеткән татлы ярату сүзләрен Ясминәнең моңа хәтле беркемнән дә ишеткәне булмады. Сөйгәне колагына “аккошым” дип пышылдаганда Ясминә,  үзен сылу аккоштай хис итеп, наз диңгезендә йөзде.  “Кояшым...” – хатын күктәге ак болытларда тибрәлде... “Йолдызым” – бу иркә сүздән  Ясминәнең башы әйләнде.  Шәүкәт хәтта төнге күктә зәңгәрсу нур чәчеп торган бер якты йолдызга аның исемен дә бирде.  “Ясминә” йолдызы.  Кемнең үз исемле йолдызы бар әле күктә? Ә аныкы бар! Берничә ай чамасы шулай мәхәббәт чишмәсенең исерткеч шәрабын эчкәч, Шәүкәт кавышып бергә яшәргә тәкъдим ясады.  Ясминәнең әти-әнисе калдырган ике бүлмәле фатиры булуы хакында  Шәүкәт әлбәттә белми түгел иде. Ясминә  ризалык бирер алдыннан уйланды. Аның да яше бара. Тормышка чык, дип артыннан тезелеп торган зур чират күренми. Әллә сынап караргамы соң бәхетне Шәүкәт белән?      

        Шәүкәт белән бик кушыласы, аңа тугры пар буласы килсә дә, Ясминәгә  ялгышырга ярамый иде. Шуңа күрә ул ахирәте Кәримә белән киңәшләшергә булды. Ире белән ун елдан артык матур гына гомер итәләр, ике бала үстерәләр.  Нидә икән ныклы, тату гаилә сере? Пар сайлаганда ничек ялгышмаска?  Кәримәнең  Шәүкәтне күреп  фикерен әйтәсе, үз бәясен бирәсе килсә дә, өчесенә  күрешеп очрашырга ничектер җай чыкмады. Шуңа күрә Кәримә киңәшен телефоннан гына бирде: “Менә син, дускаем, ничек иремнең тойгыларын сынадың, ничек ялгышмадың, дип сорыйсың. Аңа хәтле өч егет белән йөрдем. Тик булачак ирем генә очрашканда, җылы киендеңме? дип сорый иде. Ул гына ач түгелсеңме? дип кызыксына иде.   Чирләп ятканда ул гына хастаханәгә йөгереп килеп җитте. Ә башкалары күктәге йолдызларны гына бүләк иттеләр. Шәүкәтеңнең хисләрен сыныйсың килсә, син аңа, машинам да, фатирым да кредитка алынган, дип әйт. Менә шунда белерсең, кирәкме син аңа чынлап та, юкмы. Бәлки аңа   әзер машинаң-фатирың гына кирәктер. Сиңа да бит ул машинаң җиңел бирелмәде. Бурычыңны  яңа гына түләп беттең”. Ясминәнең мөнәсәбәтләрен ялганннан башлыйсы килми иде. Шуңа күрә ул ахирәтенең сүзләренә ык-мык килде.   Тегесе исә дәвам итте: “Алданып үкенечкә калмыйм, дисәң, тыңла сүземне, дускаем. Кулыннан чынлап торып эш килмәгәннәр алар барысы да уңга-сулга йолдыз тараткан  Галактика  “хуҗасы”.  Күктәге йолдызны  бүләк итүдән башка тел бистәләре   берни дә булдыра алмыйлар”.       

        Ахирәтенең тәкъдиме  күңеленә бик  ятмаса да,   Шәүкәтнең үзенә булган карашын беләсе, сыныйсы бик тә килә иде Ясминәнең.  Әйе, йолдызлар күктә бик күп. Барлык гашыйкларга да җитәрлек.  Егетләр яраткан кызларына йолдыз бүләк итәргә бик тә һәвәс.  Тик бит кешеләр күктә түгел, җирдә яши.  Ясминә уйлады, уйлады да, ни әйтер икән, дип  беркөнне  булачак парына  ахирәте кушканча әйтеп салды: “Шәүкәт, минем кредитым бар. Машинам бурычка алынган”. Фатиры хакында ялганлауны кирәк санамады, Шәүкәтнең күрше-тирәдән сораштырып ялганының очына чыгудан курыкты.   Ә Шәүкәт берни дә әйтмәде. Ул Ясминәнең тормышына  көтмәгәндә  ничек килеп керсә, аннан  шулай ук тиз генә чыкты да китте. Югалды. Кәримә уйлап чыгарган бурыч  Шәүкәткә карата  лакмус кәгазе ролен үтәде.   

       Бу хәлдән соң башта бераз аптырасалар да, Ясминә  Кәримәгә Шәүкәтнең югалуы турында сөйләгәч, икәү эчләрен тотып туйганчы көлделәр.  Чын мәхәббәтен очратканчы Ясминә,  “үз” йолдызы яныннан атылып киткән йолдызларны күзәткәндә,  бахыркай  “Галактика хуҗасын”,  өстеннән тау төшкәндәй җиңел сулап,    еш кына искә ала торган булды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар