​Фатихасыз бәхет


(хикәя)

     Шәһәрдә эшләп йөрүче   төпчек уллары  Салават,  авылга  җәйге ялга кайткач, әнисе белән әтисенә тиздән өйләнергә нияте барлыгын әйтте.  Бер  улын, бер кызын башлы-күзле иткән Мәрфуга, булачак килененең кем икәнлеген белмичә торып,  башта бер сүз дә әйтмәде. Тормыш юлдашларын сайлаганда балаларының  иреген һәм хакын таныган әтисе   Мөдәрис, улының  үз акылы барлыгына ышанып, бу яңалыкны артык пошынмыйча гына кабул итте.  Мәрфуга, улын  каршысына утыртып,  аңардан  сорау алды: килен буласы кеше кем, ничә яшьтә, ата-анасы кем, исеме ничек, кайда, кем булып эшли,  кайсы авылдан, нинди, ничә балалы  гаbләдән,  тамырлары кемнән, холык-фигыле ничек, һәм  башка  төбенә тоз коючы бик күп сораулар...  Салаваттан бар соравына да уңай җавап алса да, Мәрфуга ышанып бетмәде.  Бу  малай,  кыз күргәч, күзен тондырган, акылын югалткан, берни күрми-белмидер, дип,  таныш-белешләр аша сорашып, кыз  тамырының төбенә төште. Булачак килен  авылларыннан уналты чакрымда  урнашкан  Имәнледән чыккан Айгөл булып чыкты.  “Сарафанлы радио” аша Мәрфуга кыз турында тиз арада үзен кызыксындырган мәгълүмат  җыйды. Күп балалы гаиләдә туып-үсеп,  мәктәпне  бетергәч шәһәргә китеп эшкә урнашкан кызны начар яктан тасвирламасалар да,  Мәрфуга,  күрмәгән-белмәгән  Айгөлнең  тырнак астыннан кер эзләгәндәй,  аның турында һаман сорашты-белеште.  Аңа бигрәк тә Айгөлнең ата-анасы  турындагы сүзләр ошамады.  Әтиләре фермада гади  мал караучы икән. Кеше  сөйләвенчә, дөньясын карамыйча,  бик салыштыра, имеш.   Шул сәбәпледер, күрәсең, авылда иң ярлы гаиләдән саналалар.  Әниләре  бер-бер артлы  алты  бала тапкан да, хәзер шуларны үстереп маташа.  Өйләре дә такта түбәле, өч тәрәзәле, ихаталары  җил капкалы гына, имеш.
     Мәрфуга,  “кирәкле белешмәләрне” җыйгач, пошаманга төште. Ничек инде аның  бер дигән,  карап торырлык төпчек улы Салават шул  йолкышларның кызына караган? Шул ярым ач үскән эчкече  кызы өчен үстердемени ул  газиз улын? Ярый, мәхәббәт тә томаласын ди күзен. Тик бер мәхәббәт кенә аз гаилә кору өчен.  Барысын да үлчәп, уйлап эш итәргә кирәк мондый адымны атлаганда. Шул салмыш  атасының исереп кайтуыннан башка ни күргән дисең ул кызны? Ни эшкә өйрәтмәгәннәрдер., ни юньле тәрбия күрмәгәндер.  Гомере буена үзе дә авылда мал тотып, тирес исе иснәп  яшәсә дә, Мәрфуга,  егет анасы буларак, үзен бер башка өстенрәк тойды. Алабызмы, юкмы әле кызыгызны, янәсе...  Ни дисәң дә, Мәрфугаларның өйләре дә яңа, зур гына. Каралты-куралары да нык кына.  Мондый йолкышлар белән  кемнең туганлашасы килеп торсын?  
     Мәрфуга, шик-шөбҺәләрен яшермичә, улын үгетли башлады. “Улым, акылыңа кил.  Үзебез кебек уртача хәлле гаиләдән чыккан кызлар бетмәгән.   Әнә хәрби хезмәткә киткәнче йөргән  Галияң күргән саен сине сорашып тора. Менә дигән гаиләдән. Әтисе ферма мөдире. Әнисе сатучы.   Дөньялары нинди нык. Кай җире белән ярамады сиңа?  Тормыш әйбәт барсын өчен хәлле ата-ана, аягында нык басып торган туганнар кирәк...” Тик улының үз сүзләрен колакка да элмәгәнен күргәч, улына  Айгөл  турында  дөресме-юкмы уйдырмалар сөйли башлады. “Ул кыз бик чибәр дә,  дәртле дә  икән.  Йөргән егетләре бик күп икән. Пар түгел ул сиңа.  Син, улым, аның белән бәхет күрмәссең. Минем сиңа бары яхшылык кына теләвем”.  Салават,  яратып йөргән кызы турында   хаксыз сүзләр ишетеп, әнисенә  каты бәрелмәсә дә,  әйтәсен ныклап әйтте:  “Әни, миңа инде егерме дүрт яшь.  Миңа кем кирәклеген үзем яхшырак беләм.  Галияне син начар беләсең.  Апа белән абый  дөньясына кысылганың  да җиткән!”  Олы  улы белән кызының тормышларын үзенчә “рәтләргә” тырышкан  Мәрфуга  үзен акларлык сүзләр эзләде.  Олы улы  Таһир әнисенең, хатының шундый, хатының мондый, дигән сүзләрен баштан ук  колагына элмәде.  “Миңа шундый да ярый”, – дип,  әнисенең авызын тиз  япты.  Мәрфуганың, иреңне шулай тот, болай тот, дип өйрәткән киңәшләрен тыңлый торгач, кызлары Камиләнең ире белән арасы бозылып бара.  Тик Мәрфуга үзен һаман хаклы саный. Балалар нинди яшьтә булсалар да, ананы хакларга, тыңларга тиешләр – моңа Мәрфуганың иманы камил.   Ана кеше баласына бәхет кенә тели.  Ана кеше генә үзе күкрәк сөте имезеп үстергән балаларын аңлый ала, аларга кем пар булырын тоемлый белә.
      Салават әтисе белән әнисеннән: “Әти-әни, сез кыз соратырга барырга ризасызмы?” –  дип сорауны кабыргасы белән куйгач,   хатыныннан уза алмаган әтисе бары гаепле башын иде, ә әнисе кызып ук китте: “Барам, бармый ни! Йөрим  шуларга үземне түбәнсетеп!” Кәефе кырылуы кара болыт булып йөзенә чыккан улына карап  өстәде: “Син, улым, ата-ана фатихасыннан башка бәхетле булмаячаксың!”  Шул кичне үк  Салават  өйдән  дулап чыгып китте дә, кайдадыр кунып кайтты.  Иртән ул җыясы әйберләрен җыйды да  чыгып киткәндә генә борылып: “Әти, әни, сез мине  үстердегез. Кеше иттегез. Сезгә рәхмәтем зур. Тик хәзер минем бәхетемә аяк чалырга хакыгыз юк.  Мин Айгөлне яратам. Ул да мине ярата. Сез ризасызмы-түгелме, без өйләнешәчәкбез. Туйга чакырырбыз, теләсәгез килерсез. Миңа  аның  байлыгы-ярлылыгы  кирәкми.  Миңа Айгөлнең ата-анасы кем булуы мөһим түгел. Миңа ул үзе кирәк”, – дип  өзә сугып  чыгып китте.  
          Улы, бәлки, акылга килер, анасын тыңлар  дигән өметен югалтмаган Мәрфуга, Салават киткәч,   сары сагышка батты.  Җитмәсә, тиз арада таныш-белешләре   Салаватның  Имәнлегә барып,  сәрхуш атасыннан  кызының кулын сораганын һәм яшьләрнең бергә шәһәргә чыгып киткәннәрен ишеттерделәр.   Беркайчан да үзенә каршы килмәгән улының болай “бозылып китүен” Мәрфуга бары Айгөлдән күрде.  Ата-анасының фатихасыннан башка өйләнешсеннәр әле!  Моңа ничек җаның түзсен! Менә олы улы белән кызы  әнисенең фатихасы белән тормышларын төзеделәр. Тик   әнисенең киңәшләрен санга сукмаган улы Таһир  гына соңгы арада төрле сәбәп табып, өйгә бик кайтмаска тырыша.  Кем дисең, һаман шул хатыны гаепле!  Кызы Камилә, киресенчә, әнисен тыңлый.   Ике баласын күтәреп, еш кайта. Тик соңгы арада иреннән аерылып кайтырга да исәбе бар кебек...    
        Мәрфуганың  җан тынычлыгын  алган шушы  уйлар эчендә ике-өч ай узды. Беркөн  Мөдәрис урамнан  хат алып керде.  Кыска гына хат Салават белән Айгөлдән иде: “Әти-әни, без  бик бәхетлебез. Сезне никах туена чакырабыз”.  Дерелдәгән куллары белән хатны тоткан килеш, Мәрфуга иренең күзләренә карап, уйга калды.

фото: pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 27 июль 2021 - 08:28
    Без имени
    Рэхмэт Физалия апа.Бик эйбэт хикэя.
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8630
    10
    103
  • Егетемне кыйнадым – Ышанмыйсызмы? Чынлап әйтәм! Ул бу хакта хәтта полициягә хәбәр иткән.
    8902
    2
    71
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8729
    8
    68
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4361
    4
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 июль 2021 - 18:22
    Без имени
    Мене шулай кысылып купме бала бехетсез шул.Узебезнен баштан утте
    Кемнәрдән бәйләтим яраны?
  • 25 июль 2021 - 19:20
    Без имени
    Ай, рәхмәт яугырлары!!!!! бик тә нык сөендем бала өчен! Нянечкага рәхмәт!!! Йөрәкләренә, бәгырьләренә үтә торган итеп аңлатып әйтә белгәне өчен! Аллаһы Тәгалә аның аша, ир белән хатынга туры юл күрсәткән, гомерлек үкенечкә юл куймаган.
    Өч кенә көнгә...
  • 24 июль 2021 - 15:57
    Без имени
    Уф.... Йорэккэемне....
    Өч кенә көнгә...
  • 26 июль 2021 - 14:07
    Без имени
    Нәкъ шулай . Тик партнер бер генә булырга тиеш , югыйсә , хатын - кыз үзенең тәнендәге җепселләрен башкаларга таратып , үзе авыру булып калачак .
    ​Назлану өчен алты медицина сәбәбе
  • 22 июль 2021 - 16:52
    Без имени
    Мондый язмаларны еламыйча укый алмыйм,чонки минем бабамда узган ул концлагерларны,9май житсэ бакча артына чыгып жылый иде, соныннан Аны оправдали, ещё орден бирделэр,Бер солдаты коткарган очен,рэхмэт Ана,онытмаган...
    Ева-Мөслимә
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан