Логотип
Проза

Еллар үткәч



  Ун ел элек кечкенә Каргалы авылы мәктәбенең бакчасында чыгарылыш елы укучылары таңны каршылады.  Сыйныфлары зур түгел иде, дүрт егет, дүрт кыз тәмаладылар унберне.  Авыл җирендә укыту-тәрбия өлеше сыеграк булса да, тәҗрибә бакчалары  күкрәп үсә, гадәттә. Ап-ак шомырт чәчкәләренең хуш исе башларын әйләндерә иде укучыларның,  яшь йөрәкләре  искиткеч киләчәкне күзаллап ярсып тибә иде.  

 Матур төн иде ул. Болыт әсәре булмаган күктә алтын ай егылып төшәр дәрәҗәдә җиргә якынайган, гәрәбә йолдызлар баш очында гына, ниндидер төн кошлары өздереп сайрый. Йомшак җил биттән сыйпый, чәчләрне туздырта. Кызлар, егетләр үзләре дә бик матур иделәр. Унҗидедә ничек чибәр булмасын? Киләчәккә төбәлгән карашлары якты, уйлаган уйлары татлы иде аларның. 

– Бүген  туйганчы йоклыйм да иртәгәдән режим белән яши башлаячакмын, – дип сүз башлады гел яхшы билгеләренә генә мәктәпне тәмамлаган Мансур. – Барлык фәннәрне яңбаштан кабатлап чыгарга кирәк. Мин Ломоносов исемендәге университетка барып карарга уйлыйм. Анда синең аттестатка гына карап тормыйлар, имтиханнар тапшырасы. Ләкин барыбер керәчәкмен мин. Күңелем сизә... 

– Син керерсең ул, – диде  Фәнзил бераз көнләшкәндәй. – Мин шул авылда калырмын инде. Уку ягы да чамалы, ялгыз әнине дә карыйсы бар.  

 Бераз тын торгач, көр тавыш белән дәвам итте: 

– Ә нигә? Туган авылыңда яшәү начармыни? Авылга яшьләр кирәк, күп көч саласы әле бу кырларга. Барысы шәһәргә тартыла. Кайда кайтып йөрерсез авыл сүнсә? Болай да пенсионерлар гына калып бара. Юк, бу җиргә хуҗа кирәк. Көчеңне жәлләми тырышырга. 

Аның янында утырган Сабит та дустының сүзләрен эләктереп алды: 

– Мин дә авылдан китәргә уйламыйм, дускай. Документларны авыл хуҗалыгы техникумына алып барып тапшырам. Ветеринар һөнәрен үзләштерәм. Район гәзитендә безнең авыл хакында язганнар иде, укыгансыздыр. Киләчәктә комплекс төзергә җыеналар. Ә тәҗрибәле ветеринардан башка нинди терлекчелек ди ул? Менә шулай... Кызларыбыз гына авылда калмас инде калуын. 

– Ялгышасың, Сабит, – диде класстагы иң чибәр кыз Дилә. – Мин, мәсәлән, медучилищены тәмамлагач, авылга кайтырга уйлыйм. Авылдашларымны дәвалармын, аннан соң, үзегез беләсез, әти чирле минем. Аны даими карарга врач кирәк... 

Һәрберсенең үз хыяллары бар иде киләчәк турында. Кемдер укытучы булырга максат куйган, егетләрнең кайсысыдыр хәрби хезмәткә багышларга уйлый икән тормышын. Арада матур-матур киемнәр тудырырга теләгән кыз табылды. Берсен хокук өлкәсе кызыксыындыра икән. Әз генә булса да җинаятьчеләрне ачыклауда үз өлешен кертергә җыена иде ул. 

  Гомумән һәрберсенең омтылышы, бу тормышка үз карашы бар иде. Бер уртаклык бар иде егет-кызларның фикерләрендә: һәрберсе үз урынын табарга, башкалар өчен файдалы кеше булырга тели иде. 

  Күк йөзе аллана башлагач кына өйләренә таралышты алар. Алда торган аерылышуларны күзаллап кызларның күз яшьләре ялтырады, егетләр дә ничектер җитдиләнеп, моңсуланып китте. Әмма алда күңелле очрашулар булачагына шикләре юк иде аларның. Шуңа да тагын ун елдан нәкъ менә шул урында, шул көндә очрашырга сүз куештылар. Кызык булып китте үзләренә дә. Ә ун елдан соң нинди үзгәрешләр булыр икән, танырлармы бер-берсен, тугры калырлармы изге хыялларына?.. 

  Ун ел үткәч, кичке караңгылык җәелгәч, Каргалы авылының мәктәбе кырына өч-дүрт җиңел машина килеп туктады. Машиналардан лык тутырылган сумкалар, пакетлар тоткан түтәйләр, абыйлар коела башлады.  

– Әнә теге шомырт буенда иде бугай. Шулай дип хәтерлим мин, – дип аваз салды таза гәүдәле бер хатын. – Ай, монда биек үкчәле туфлиләр белән үтәрлекме икән? 

– Сал туфлиләреңне, туган җиреңнән яланаяк үт хет бер тапкыр, – дип җавап бирде аңа бер калын тавышлы иркәй. Шуннан, авызына сигарет кабып, тирә-якка төтен поркыратты. – Түчнә шул шомырт. Әйе... 

– Милисия киемеңне алыштырсаң булмый идеме? – диде читкәрәк баскан бер ир иптәшенә. –  Сиңа күз төшкән саен йөрәк дерт итеп китә. Йөрисең кеше куркытып монда. 

– Мин эштән кайтышлый гына. Ашыктым, так сказать, – дип акланды полиция киемендәгесе.  

 Челән төсле буйга озын хатынкай, үпкәләгәндәй, сузып җибәрде: 

– Сөйләшкән идек бит инде. Барыбыз да как штык җыелырга. Монда мин әле биш кеше генә саныйм. 
– Ярый, булганы белән бәйрәм. Әйдә, утырышыгыз. Мин монда иң кирәген таптым пакеттан. Егетләр якынрак тартылыгыз, берәр чәрке кабул итик, – диде әлеге калын тавышлы. Бу кайчандыр ветеринар булырга хыялланган Сабит иде. 

– Безне дә онытмагыз, – диде буй үстергән Дилә. – Хәзер равноправие. 

– Фәнзилне күрмим, – диде хокук сакчысы Марат. Тәки теләгенә ирешкән икән берәү. – Син дә авылда калырга уйлаган идең, тәки шәһәргә шылдың шикелле? –дип Сабитка текәлде ул. 

– Җәл, Фәнзил, – диде Сабит, колбаса кисәге чәйнәп. – Утырттылар аны өч елга. Бик зурлап суд үткәрделәр. Фермадан ике капчык фураж чәлдергән икән. Әз урласаң һичшиксез утырталар бит. Фермасы-ние белән үзләштергән булса, мактап башыннан сыйпарлар иде. Ә мин авылга берегә алмадым шул. Техникумны тәмамлагач, бер ел җилкә чиләндергән идем. Ни акчасын түләмиләр, ни кадерне белмиләр. Шәһәргә чыгып киттем. Хәзер этләр, песиләр дәвалыйм. Хәйран төшемле эш. Күптән түгел яңа фатир алдым. 

– И-и-и... Фәнзил тырышты-тырмашты инде яшәргә. Юклыктан урлаган инде, – диде Дилә. – Менә мин дә авылда тамыр җибәрдем. Укып кайткан булдым фершаллыкка. Эшләр урын юк. Шуннан бирле ирем белән терлек карыйбыз күпләп, алты сыер, бер лапас тулы үгезләр. Шулай җан асрыйбыз. Әлеге Фәнзилдән әйтәм, фураж сатып ала башласаң, шуларга күпмегә төшә, беләсезме? 


– Венераны күрмим,  Вәрисә дә юк, – диде гәүдәгә таза Гөлфия. – Күптән күргәнем юк аларны. 

 – Венераның эш хутта аның. Казанның үзендә. Укытучылыкка укып карады да, укуын ташлап эшли башлады. Төнге күбәләк хәзер, эше җиңел, акча әйбәт төшәдер. Бик хәтәр киенә инде, кайткан саен яңадан-яңа. Ә Вәрисә кайтыр иде дә роддомда ул. Дүртенчесен алып кайтамы шунда. Нигә табадыр бер-бер артлы? Болай да хәерчеләр белән дөнья тулган. Ә син модель булырга хыяллана идең бугай, Гөлфия?. 

– Булырсың модель, – утырганнан бирле авызы буш тормаган Гөлфия, – урнашуын урнаштым мин анда, әйкәем. Тик анда кешелектән чыгаралар кызларны. Көненә ун үлчиләр весага куеп. Һәр граммың исәптә. Атналар буе ач торырга мәҗбүр итәләр. Чуртымамы миңа андый тормыш? Бу дөньяда иң зур ләззәт – җаның теләгәнне туйганчы ашау! Киттем дә аннан  ашап кинәнәм ичмасам. Үткән чакта ашарга кирәк ул! 

– Безнең Ломоносов бар иде, Мансурны әйтәм. Менә аны мин дә күргәнем юк, – дип сорау бирде хокук сакчысы.  

– О-о, ул зур кеше  хәзер. Ниндидер ябык оешмада эшли бугай. Әтисе зарланып торган иде. Харап булды малай, ди. Сөйләгәне эш, ал да юк, ял да юк, ди. Отпускага да китми, имеш. Һаман өйләнмәгән. Хатын-кыз бөтенләй кызыксындырмый икән аны. Нәрсә ашаганын, нәрсә кигәнен шәйләми, тик бары эш булсын алдында. Бик тә хәтәр ачыш ясарга җыена, ди. Аңа хәзер классташлар кирәкми. Ә син үзең бераз арындыргансыңдыр караклардан, хулиганнардан републикабызны? – дип каршы сорау бирде Сабит. 

Лейтенант погоннары таккан Марат тиз генә җавап бирмәде. 

 – Кая, тагын берәрне сал әле, – дип вакытны сузды. Аннан соң, аклангандай, әйтеп куйды: 

– Сөйләгәндә генә барысы җиңел бит ул. Менә мин гаишник булып киттем. Туктата калсаң, әбизәтелнә учка салалар инде. Ничек баш тартасың акчалардан? Миңа яшәргә кирәк бит. Ике катлы өй салып ятам, материалы, тегесе-бусы. Ну акча керә, ул яктан зарланмыйм. 

  Хәмерне күбрәк кабул иткән саен, сөйләшкән сүзләрнең эчтәлеге үзгәрә барды. Ир-ат бер почмакта политикага кереп китте. Хатын-кызлар, әлбәттә, шәхси тормышларын тикшерделәр. 

– Барлык ир-атлар да – козлы бит, себереп түгәргә барысын да, – дигән нәтиҗә ясады соңыннан Гөлфия. Дилә аның бар сүзләре белән килеште.  

   Таңнар аттырып утырмады классташлар. Алып килгән хәмер шешәләре бушаганнан соң, кайсысы кайда таралышты. Болай тыныч кына үтте очрашулары. Гауга-талаш булмады. Әмма бер сорау калды күңелне әрнеткән: кайда югала икән ул  якты яшьлек хыяллары?.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар