Логотип
Проза

​«Дәвалану»

 

Кичә тән кызуы күтәрелеп, төнлә юньләп йокламады Хәлимә. Хәле булмаса да, бүген эшкә барды. «Атнаның азаккы көне, хәлем авырлашса, дүшәмбедән чыкмамын», – дип уйлады үзенчә. Эштән соң, тәнен көчкә тыңлатып дигәндәй, бишенче катта урнашкан фатирына күтәрелде. 

Ишекне ачып, ике адым да атламады, кухня ягыннан кыштырдаган тавыш ишетелде. Ул баскан җирендә туктап калды. Шулай да, куркуын җиңеп, әкрен генә кухня ишеген ачты. Алай беркем-фәлән күренми. Өстәлдә кичә кулланган аспирин даруының тартмасыннан башка бернәрсә дә юк. 

Кинәт шкафларның берсенең ишеге ачылып китеп, өстәлгә мәтрүшкә бәйләмнәре салынган капчык тәгәрәп килеп төште. Хәлимәнең йөрәге «жу» итте. «Әллә, тычкан-фәлән ияләшкәнме? Шәһәр фатирында, гомердә булмаганны?!» Капчыкның авызы ачылып китте һәм… аның эченнән шәмәхә чәчле, гәүдәсе озынча түгәрәк, мәтрүшкә яфраклары белән капланган курчак буйлы гына бер зат килеп чыкты. Алай гына да түгел, суыткычның туңдырмалар саклана торган ишегеннән кып-кызыл чәчле, кура җиләге төсендәге күлмәкле бер кызчык та күренде. 

«Һич кенә дә аңламыйм, нигә җыеп саклаган булалар инде мине, кулланмагач, – дип сүз башлап җибәрде мәтрүшкә яфраклары белән капланганы. Дөрес, тәмем бераз әчкелтем, ләкин суык тигәннән бик файдалы бит мин. Куллану өчен артык мәшәкатьле дә түгелмен: нәкъ чәй кебек пешерергә дә, сөт белән эчәргә. Киптерелгән яфрагымны һәм чәчәгемне уып, борынга салсаң, томауны бетерәм. Алай гына да түгел, җинеллек бирәм, тынычландырам». 

«Әйе шул, һәр елны мәтрүшкәне дару өчен чәчәк аткан вакытта җыеп киптереп куям. Мәтрүшкә үләнен эзләп йөрисе дә юк, ул һәр җирдә бар», – дип, Хәлимә үзе дә сизмәстән, тегенең сүзләрен куәтләп куйды. 

«Мин дә салкын тигәннән бик файдалы, – дип сүзгә кушылды Кура җиләге кызы. – Кызуны төшерергә менә дигән дәвалаучы, чөнки мин салицил кислотасына бай! Элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушканнар. Баш авыртса, берәр стакан кура җиләге ашау файдалы, ютәл булганда төнәтмәсеннән ингаляция ясарга мөмкин». 

Хәлимә күзләрен йомды. Күз алдына туган ягының кура җиләкле, мәтрүшкәле җәйге кояшлы көннәре килеп басты. Тәненнән ниндидер бер сихри дулкын йөгереп үткәндәй булды. Күзләрен ачканда, өстәлдәге аспирин даруы каядыр юкка чыккан, ә аның урынында бер бәйләм мәтрүшкә чәчкәсе белән туңдырылган кура җиләкләре ята иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар