Дөнья бу...

(хикәя)

Гөлфирәнең  егерме өч яшьлек кызы Флүрәне  соратып,  күрше авылдан  яучы  килде. Яучылар – булачак кияү  Илнурның   апасы   һәм җизнәсе, тәртибен китереп, бүләкләр, күчтәнәчләр алып килсәләр дә, хуҗабикә аларны, ачык йөз белән чәй куеп,  каршы алмады.   Әнисе белән яучылар арасында өтәләнеп йөргән Флүрәнең  дә, арадагы салкын киеренкелекне эретә алмыйча, күңеле төште. Энекәшләре бик үтенеп сораганга гына килгән  кунаклар,  кыяр-кыймас кына килү ниятләрен әйттеләр дә,  карашын читкә борып утырган Гөлфирәдән җылы ишетмәгәч,  гаепле кешедәй, кайтырга кузгалдылар. Алар капкадан чыкканда Гөлфирә соңгы сүзен әйтте: “Кызымны туганыгызга бирергә мәңге ризалыгым юк. Бу турыда беренче генә әйтүем түгел.  Сәбәбен кабатлап тормыйм, үзегез беләсез”.  
     Ул өйгә кергәндә  ялга гына кайткан  Флүрә  шәһәргә  китәргә дип әйберләрен җыеп йөри иде. Әнисенә күрсәтмәскә тырышып  кына борынын тарткалап йөргән  кызының бозылган кәефен яхшы аңласа да, Гөлфирә кызына эчендәген әйтми кала алмады: “Балам, ничек син үз әтиеңне үтергән кешенең баласына чыгам дип йөрисең? Шул Рафик  улы белән бәхетле булырмын дисеңме?  Шуның  аркасында  сигез яшьтән әтисез үскәнеңне оныттыңмы? Мәңге бәхиллегем юк!” Әнисенә каршы әйтеп өйрәнмәгән кыз ишетелер-ишетелмәс кенә: “Илнур гаепле түгел бит”,– дисә дә, Гөлфирәнең күңеле йомшармады.   “Башка кеше беткәнмени сиңа  тормышка чыгарга?” Гадәттәгечә, олы юлга хәтле ике чакрым араны кызын озатып барганда, Гөлфирә юл буена кызына тукый-тукый атлады: “Алар нәселе белән бәйләнергә  уйлама да. Бәхет күрмәячәксең”.  Әйтәсен әйтеп, кызын автобуска утыртып җибәргәч тә,  Гөлфирә тынычлана алмады.  Олы юлдан өенә табан атлый-атлый, хатын  авыр хәтирәләренә бирелде. Аның  бераз басылып торган  күңел яраларын   чакырылмаган кунаклар тагын кузгаттылар. Тагын җәрәхәтенә  учлап тоз салдылар...  Ни кирәк бу Рафик гайләсенә? Нигә алар, бәбкә алырга йөргән коршын шикелле,  тагын аның баш очында  бөтереләләр? Урман каравылчысы булып эшләгән  Рафик ире Кәбирне  мунча бурасына сорамыйча  агач кискәне өчен бер хаксызга атып үтерүен онытып буламы соң!  Үзе  ике-өч  ел төрмәдә утырып кайтса да, гаебен җуйганга санамый аны Гөлфирә. Бер буралык агач өчен кеше хәтле кеше үтерсен  әле! Төрмәдән туберкулез эләктереп кайтып, озак яшәмәгән Рафик, Гөлфирә ишетеүенчә, соңгы елларын бик интегеп кенә яшәп,  ходайдан үз җәзасын алды,  булса кирәк.  Шулай да, Гөлфирә яп-яшь кенә килеш ирсез калуы өчен, кызы Флүрәне ятим калдыруы өчен  бөтен бәхетсезлегенең сәбәбе булган Рафикны да, аның  нәсел-ыруын да кичерә алмады.   Менә садә күңелле,  тормышны белмәгән кызының ялгышуы гына!   Ярый инде, әнисе күрми-белми дип, яшьлек тилелеге белән очрашып та йөрсеннәр ди.   Тик ирен  атып үтергән Рафикның улына бердәнбер кызын бирергә мәңге   ризалыгы юк Гөлфирәнең! И Аллам, нигә очраттың шул дошманның улын  баламның юлларында?! Яратам дип, күзләре сукырайды балакаемның!.. 
     Гөлфирә капканы ачып ишек алдына узды. Кәбире, урыны оҗмахта булсын, ныгытып китте йорт-җирне. Куллары алтын иде мәрхүмкәйнең... Менә шушы җиргә сеңеп утырган  иске, җимерек  мунчаны сүтеп, яңаны  булдырам дип тырышып йөргәндә  әрәм булды яшь кенә башкайлары... Барма, зинһар, урлашырга дип ялварган хатынын тыңламады шул Кәбиркәе...Урлап тапкан малның игелеге буламы соң! Юк бит,  аңламады.... Башкайларын  йотты шушы  урман каравылчысы Рафик...   Булмас инде  хәзер яңа мунчасы да... Әнә ишелеп төшәргә тора.  Кирәкме соң инде ул хәзер?!  Менә инде улы йөри кызын бәхетсез итәргә! И Раббем, ниләр кылырга? Ничек коткарырга газиз баламны?..
     Авыл җирендә бик  озак сагышыңа бирелеп утырып булмый.  Гөлфирә, көченнән килгәнчә мал-туарына печән әзерләтеп,  кышкылыкка утын кистереп-ярдырып, бакча үстерә торгач, менә тагын көз дә якынлашып килә.  Ялга булышырга кайткан кызы, аръякта яшәгән сеңлесе Рәсимә  белән өчәүләп,  зур булмаган бәрәңге бакчасын ике көндә алып та бетерделәр.  Ни дисәң дә,  ир-атсыз тормыш җиңел түгел...  Илнурга кияүгә  чыгу турында  Флүрәсе башкача   сүз кузгатмады. Гөлфирәнең дә күңеленә, бәлки, кызы аңлагандыр дигән өмет  кереп, ул  әзрәк тынычлангандай  булды.  Тик шат, көләч йөзле кызының ничектер, үз эченә ябылып, йөзе-бите ябыгып, суырылып китүе генә бераз борчыды әнисен. Чирләп китмәсен балакай! Шәһәрдә эшләгән  эше дә  бик җиңел түгел.  Шәфкать туташы аның кызы.  Уфаның бер хастаханәсендә авырулар карый. Ни дисәң дә, җиңел эш түгел...
     Кызын шәһәргә озатып, дүрт-биш  ай чамасы вакыт үткәч, Гөлфирә аңардан хат алды:  “...Әни,  миңа Илнурдан башка яшәү юк. Каршы килмә, зинһар, никахыбызга. Үз балаңа бәхетсезлек теләмә, бир фатихаңны.  Безнең  күптән инде яратышып йөрүебез  сиңа сер түгел. Никахлашып,  туйсыз гына  бергә яши башладык.  Булдыра алсаң, кичер мине, әнием”. Гөлфирә бер тында  хатка күз йөгертеп чыкты да, лып итеп урындыкка утырды. Менә сиңа мә... Бәлки, ялгыш күрәмдер, дип, тагын кулындагы хатка күз төшерде. Нишлисең син, балакаем? Акылыңнан яздыңмы? Сихерләделәрме сине әллә? Ни кылырга белмичә югалып калган Гөлфирә, кызының хатын кесәсенә кыстырды да, аръякка сеңлесе Рәсимәгә чыгып йөгерде.  Сеңлесе, ярый,   үзе генә өйдә чак туры килде. Рәсимә, Флүрәнең кыска гына хатын укыды да, үзенә урын таба алмаган апасын көчләп диярлек чишендереп, чәй эчәргә утыртты.  Чәй кайгысы бармени? дип үрсәләнгән  Гөлфирә һаман ушына килә алмады: “Бүген үк, Уфага барып, никахларын бозам. Алып кайтам Флүрәне. Бирмим яшәргә”, – дип тузынды.      Төпле акыллы,  сабыр холыклы  Рәсимәсе, аның бу теләген хуп күрмичә, тыныч кына үз фикерен әйтте: “Апа, син анда барып кына берни дә кыла алмыйсың. Алар инде, үзара килешеп, ир-хатын булып яши башлаганнар. Ә балалары туса? Үзе ятим үскән кебек, Флүрәнең баласы да ятим үссенме?”  Гөлфирә алдындагы чәенә кагылмады: “Сиңа шулай әйтүе җиңел лә ул... Ничек мин иремне үтерүченең улын үз улымдай итеп кабул итим?!  Мин булдыра алмыйм”,  – диде ул,  башын куллары белән учлап. Рәсимәнең дә тамагына чәй үтмәде.  Бераз уйланып торды да: “Апа, ә уйлап карасаң Илнурның бер гаебе дә юк бит”, –  дип, Гөлфирәнең күзләренә карады. Иң якын туганының һәр карашын  бер сүзсез  аңлаган Гөлфирә бу карашта,  әйдә кичерик, баланың бәхетен аяк чалмыйк, дигән мәгънәне  укыды.  “Флүрә башсыз бала түгел. Үз бәхетен үзе сайлаган. Ишеткәнемчә, Илнарны да  бик акыллы егет дигән булалар...” – үзалдына уйлангандай дәвам итте Рәсимә –  Нишлисең, апа, дөнья бит бу... Миңа сине өйрәтәсе юк. Ниләр булмый бу дөньяда...” Гөлфирә өенә бик соң гына кайтты.  Мал-туарын да юньләп карарга кулы күтәрелмәде  аның бүген.  Караңгы төшкән ишек алдында бераз бәргәләнеп-суккаланып йөрде дә, түшәгенә кереп ауды. Ничек аңларга сине, кызым?.. Бервакыт та  минем сүздән чыкмадың. Әниеңнең фатихасыннан башка ничек яшәргә уйлыйсың соң син?  Бер үзем интегеп  үстергән кызымнан да яздыммы икәнни? Син яраткан кешең белән яшәрсең лә ул, кем булса да.  Ә мин ничек, кодагый дип, аның әнкәсенә эндәшә алам? И бала, бала... Үстерүләре берни булмаган икән сине! Менә хәзерге күрсәтүләрең! 
      Иртәгәсен иртән   туганы  янына сеңлесе  Рәсимә чыкты. Тагын бер кат утырып уйлаштылар, сөйләштеләр. Бергә-бергә  ишек алдында малларын карап йөргәндә,    өй алдына урам ягыннан  зур гына йөкле машина килеп туктады.  Фәлән-фәлән кешенең йорты шул буламы? дип, аныклагач,  өч ир-егет, зур капканы ачып, ишек алдына  бүрәнә,  идән-түшәм такталары, түбәлек материал ташый башладылар. Берни  дә аңламаган Гөлфирә, ялгыш китергәнсез, дип егетләрнең артыннан  ияреп йөргән арада,  Рәсимә шофер янына барып, бу хәтле материалның кайдан, кемнән икәнлеген сорады. “Кызы белән киявеннән  әзер мунчалык...” Һушына килә алмыйча, ни көенергә, ни сөенергә белмәгән апасын Рәсимә тынычландырырга тырышты: “Яхшылык белән өеңә керәсе килгән егет турында ничек яман уйларга инде...” – янәсе. Гөлфирәнең башында барысы да буталды.  Кичә кызы язган яңалык аны аяктан ега язды. Бүген менә бу мунча... Бу  ни хәл бу? Акылыңнан язмас җиреңнән язарсың! Юуук, барып аңлашырга кирәк кызы белән. Ничек өйдә түзеп утырмак кирәк?  Ул, шул көнне үк җыенып,  Уфага юл тотты. Кызы соңгы хатында күрсәткән адрес буенча эзләп тапканчы, кич җитеп килә иде инде.  Ишекне таза буй-сынлы, акыллы карашлы егет ачты. Гөлфирәгә  югалып калгандай бер тын карап торды да: “Исәнмесез... Әйдәгез үтегез”, – дип үтәргә чакырды. Гөлфирәнең бусагада кыяр-кыймас кына торганын күргәч, артына борылып, корсагы  ярыйсы гына очланып килгән  хатынына эндәште: “ Флүрә, әни килгән!..”

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (3)
Cимвол калды:
  • 27 июль 2021 - 08:11
    Без имени
    Курэсен булса керпе остенэ утырырсын ди халык... Тормышта нилэр генэ булмый да, нилэр генэ кылынмый. Уйланып гыйбрэт алырлык фэхемле хикэян очен рэхмэт, Физэлия!
  • 27 июль 2021 - 08:11
    Без имени
    Бик тэ кызыклы эсэр.
  • 27 июль 2021 - 08:11
    Без имени
    Бик уйландыргыч ,эчтэлекле хикэя!Доньяда нинди генэ хэллэр булмый!
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8630
    10
    103
  • Егетемне кыйнадым – Ышанмыйсызмы? Чынлап әйтәм! Ул бу хакта хәтта полициягә хәбәр иткән.
    8899
    2
    71
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8726
    8
    68
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4360
    4
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 июль 2021 - 18:22
    Без имени
    Мене шулай кысылып купме бала бехетсез шул.Узебезнен баштан утте
    Кемнәрдән бәйләтим яраны?
  • 25 июль 2021 - 19:20
    Без имени
    Ай, рәхмәт яугырлары!!!!! бик тә нык сөендем бала өчен! Нянечкага рәхмәт!!! Йөрәкләренә, бәгырьләренә үтә торган итеп аңлатып әйтә белгәне өчен! Аллаһы Тәгалә аның аша, ир белән хатынга туры юл күрсәткән, гомерлек үкенечкә юл куймаган.
    Өч кенә көнгә...
  • 24 июль 2021 - 15:57
    Без имени
    Уф.... Йорэккэемне....
    Өч кенә көнгә...
  • 26 июль 2021 - 14:07
    Без имени
    Нәкъ шулай . Тик партнер бер генә булырга тиеш , югыйсә , хатын - кыз үзенең тәнендәге җепселләрен башкаларга таратып , үзе авыру булып калачак .
    ​Назлану өчен алты медицина сәбәбе
  • 22 июль 2021 - 16:52
    Без имени
    Мондый язмаларны еламыйча укый алмыйм,чонки минем бабамда узган ул концлагерларны,9май житсэ бакча артына чыгып жылый иде, соныннан Аны оправдали, ещё орден бирделэр,Бер солдаты коткарган очен,рэхмэт Ана,онытмаган...
    Ева-Мөслимә
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан