Логотип
Проза

Әчкелтем шоколад

Энҗе САДЫЙКОВА-ИБРАҺИМОВА – Казан кызы. КФУның көнчыгыш телләре институтын тәмамлады. Татар, инглиз, төрек телләрендә аралаша. Ул – Казанның туйлар төшерүче иң затлы фоторәссамы, «Кәрәз Клуб» беренче татар фотоклубы җитәкчесе. Аның дөньясы – спорт, театр, фото, дизайн, сәяхәтләр, бал кортлары, журналистика. Фотолары журнал тышлыкларын бизи, үзенчә­лекле тел белән язылган язмаларыннан яңалык, заманчалык, ихласлык бөркелә. Мәктәп елларыннан ук хикәяләр яза. «Сөемби­кә» укучылары аның «Төркия килене» язмасын, журнал уздырган конкурстагы фотосын яратып кабул иткән иде. «Әчкелтем шоко-лад» – Энҗенең «Сөембикә» журналындагы беренче әдәби дебюты. 
 

1.

17 апрель, 2009 ел

Көндәлектән:
«Бүген яхшы көн иде. Автобуска керү белән канәгать елмайдым. Яраткан урыным буш икәнен күреп, киң тәрәзәнең сул ягына сыендым да, пыяла аша дөньяны күзәтергә керештем. Кайчак автобусны тәрәзәсе-ние белән юкка чыгарып, хыялланып ала идем. Гәрчә тузанланып, көн буена бу көпчәкле өйгә кереп чыккан һәр язмышның бармак эзләреннән мескен пыяла томанланып беткән булса да. Автобус Казан урамнары буйлап йөзеп кенә барды. Һәм шул мизгелдә мин үземне Венециянең тар урамнарыннан, иске, ләкин бик сөйкемле көймәдә йөзеп баргандай хис иттем. Асфальтның керделе-чыктылы җирләре судагы нәни дулкыннарга әверелеп, ара-тирә тән белән күңелне тибрәндереп тә алдылар.

...Автобус йөртүчене уйламаган кебек, көймәнең ишкәкчесен дә санга сукмадым. Муенымны катырып, бик төз халәттә көймәнең нәкъ уртасында басып бара бирдем. Бер кулым, рәвешен китереп кенә, кесәгә чумган; икенче кулымда – лимонад шешәсе. Тик шешәдә лимонад түгел, уйларым, имеш. Алтын күбек булып, берәм-берәм төптән атылып менәләр дә бер-бер артлы сүнеп юкка чыга баралар. Хыял уйнаклавын уйламаганда, акылда, уйда иркенлек, хөрлек. Кабан күленең чаты күренүгә, күңелем сискәнеп куйды. Бу җиргә аяк басу минем өчен сәхнәгә чыгу белән бер иде. Янәдән дулкынлана башладым. Җиңел генә каушаудан нерв күзәнәкләрем (мин аларны яратып, «нәркүз» дип йөртәм) кыбырсый башлады. Кулым үзеннән-үзе рюкзакка үрелде. Акчарлак туганнарны сыйларга дигән күмәч телемнәрен ваклый-ваклый күлгә таба йөгердем. Тупыл-тупыл йөгереп килгән сабыен кулларын җәеп көтеп торган ана кебек, Кабан-Ана да бүген нарасый балаларына кочагын җәйгән иде. Кочаклаштык. Хисләнүдән елыйсы килде хәтта. Тик мин түздем – аналарны борчырга ярамый. Акчарлаклар шәһәр шавын шундук оныттырды. Күл һәрвакыттагыча сабыр иде. Мине алкышлап каршылаган акчарлакларга рәхмәт әйтеп, учымдагы ипи валчыкларын суга ыргыттым.

Җил салкын икән. Уйларым да җылылардан түгел анысы. Эчемә суык төшкәнен тойдым. Җилдән түгел бугай, уйларымнан... Кыскасы, мин ышыкка менәргә булдым... Нәкъ ун минуттан театрда спектакль башланырга тиеш. Яратам мин шулай кырыйдан, күл белән театр арасында калып, театрга агылган халыкны күзәтергә. Кемдер алдан килеп көтеп тора, кемдер: «Әй Аллам, соңга калдым инде», – дип, озын баскычларны абына-сөртенә сикереп үтә. Һавада көязлек, затлылык кебек бәйрәмчә, әмма ясалма исләр аңкый иде. Якынгарак елыштым. Җылысын тоймасам да, тәрәзә аша эчтәге утлар балкышын күрәсем килде. Ләкин утлар урынына күзем Аңа төште. Йөрәкнең бертуктамый «Җаным» дип үрелгәненә. Куллары... Белсәгез иде сез ул кулларның тылсымын. Тик... Аны күрү мизгеле бәхеткә әйләнергә өлгерми калды. Мин өзелеп гашыйк булган кулларына берәү асылынган икән инде. Дилбәр!

Кыйбатлы, зиннәтле кибет киштәсе каршында бер тиенсез басып торган баладай хис иттем үземне. Театрда – пыяла тәрәзә артында тормыш кайный, утлар уйный, йөзләрдән елмаю төшеп өлгерми, яңалары куна. Ә минем «нәркүзләрем» кан тамырлары буйлап мәтәлчек атты... Кулларым! Кулларым шоколадка үреләсе итте. Туктаттым. Юк, мин көнләш-мәдем. Ихластан бәхет теләдем. Теләргә тырыштым. Шулчак фәрештә-канатларымның кыштырдавын тойгандай булдым. Мине күрмәүләреннән файдаланып (ярый әле күрмәделәр!), очтым театр алдыннан. Хәер, мине кем күрсен соң? Себеркегә атланып, кичке Кабан өстеннән очсам да, беркем шаккатмас иде.

Тукталышка җитәрәк, үземә кирәкле автобус тор-ганын күрдем, тик артыннан йөгермәдем. Мин бит Казан–Венеция урамында, көймәнең уртасында кәпрәеп басып барам. Нинди йөгерү, ди, ул! Ә рюкзактагы шоколадка барыбер чыгарга туры килде. Җитмәсә, анысы да әче булып чыкты. Шушы салкын, азмы-күпме ялгыз, тирән әчкелтем халәттә... рәхәт иде миңа. Бәхетле идем мин. Шуны аңлау сөенечен­нән, ләззәтне учлап-учлап тутырдым кесәләргә. Акчарлаклар, уйлар, салкын җилләр, тансык булып янган утларның үз ләз-зәтен алдым. Җил исә, кешеләр, автобуслар килә һәм китә, кояш батып яңадан калка, ә мин тукталыштан һәр күзәнәгем белән бу рәхәтлекне тоеп, авызымда эрегән шоколадның әчкелтем тәмен әкрен генә бәгырьгә сеңдерәм...»
 

2.

 17 апрель, 2010 ел

Чынбарлык.
Кояшның кыздырганына бүген машинада чыдарлык түгел. Ул, ачык тәрәзәдән кулын сузып, бармак-лары белән шаян уйнаклап, тырнакларының кызыл төсенә, бармагындагы йөзегенә, ахыр чиктә, үз-үзенә сокланып бара. Шәһәр шавыннанмы, ашыгуданмы, янындагы руль тоткан көчле кулларданмы – акчарлакларны бүген ишетми иде. Бәхетеннән иләсләнгән кыз мизгел авышты исә, чәчләрен рәт-ләп, куллар хуҗасының көзгедәге чагылышына елмаеп бара.

Менә-менә спектакль башлана дигәндә генә машинадан төшеп, театр бинасына пырхылдап очып кер­деләр. Өченче кыңгырау белән алар да урыннарына чыңлап диярлек килеп утырдылар. Колактагы зур-зур алкалары, кесәләрдәге машина, өй ачкычлары үзе бер симфония булып уйнап алды. Спектакль һәрвакыт­тагыча көчле иде. Ләкин ян утыргычта Ул утырганга күрә спектакльнең яртысы гына аңлашыла иде. Кау­шау, дулкынлану хисләре, баш миен рәхәт бер дулкынга күмеп, кызның акылын томанландыра. Ошаган репликалар истә калмый. Эчтәлек янәшә сызгырып уза. Үз дөньяңдагы башка бер тамаша тәнне алкышларга күмгәндә, сәхнәгә дә җитешүе кыен.

Беренче пәрдә тәмамлану белән, бөтен кеше ашыгып иреккә ыргылды. Шул исәптән, алар да. Чыгып барышлый, ни сәбәпледер, күзе бергә чыгып килүче зәвыклылар көтүен сөзеп алды. Һәм кинәт абынып калды: Дилбәр! Көндәш кыз үзенә текәлгән күзләрне күрмәде. Ә Кыз, яклау эзләгәндәй, кадерле кулларын барлады. Күкрәкне бәреп чыгарырдай типкән йөрәк башка китереп сукты. Кыз елмаеп, бөтерелеп бер алдына, бер артына төшеп, Аны тизрәк алып чыгып китте. Беренче уе качу иде. Күренәсе, күрәсе, күрсәтәсе... килми-килми-килми! Уенда бары качу – югалу! Тик ике адым атларга өлгермәде, аны бөтен-ләй башка бер хис бөтереп алды. Һич көтмәгәндә ниндидер хатынлык уянды. Тискәре хатынлык. Күренәсе килә иде. Күрсәтәсе! Һәм нәкъ аңа – Дилбәргә. Тәненә ыспай яткан күлмәген, нәфис кыяфәтен, шатлыгын, бәхетен, янындагы байлыгын. Бу теләкнең, йомшак итеп әйткәндә, дөрес булмавын уйларга вакыт юк иде.
– Бәлки йөреп килербез? – диде ул.
Театр фойесын алар өч тапкыр әйләнделәр.

Икесе дә аптырашта иде. Куллар хуҗасы бу йөрүнең мәгънәсен аңлап бетермәгәнгә, ә ул ни тырышып та «Д» хәрефле максатын очратмаганга.
Икенче пәрдә башланды. Сәхнәдә барган күре-нешләр төсле тасма булып кына сузыла башлады. Сизми, күрми, аңламый. Бары ишетә. Тонык сүзләр, көйләр... Кинәт сәхнәдән берсе ап-ачык итеп: «Оят турында авыз ачма инде син, яме!» – диде. Шунда ук күңелле генә җыр сузыла башлады.

Ә аның башында бертуктамый барабаннар кага. Ачулы, ярсулы барабаннар. Нәрсә булды әле генә? Пәрдә ябылганчы шулай уйларына буылып утырса, мөгаен, ул шашар иде.

Итәгендә өметсез, җансыз яткан кулларына әкрен генә Аның куллары кагылды. Караңгы булса да, белеп тора: күзләре белән ул аңа карамый, сәхнәне күзәтә. Имеш. Кыяфәте дә бик җитди. Тик куллары гына, бар уйларын, хисләрен, тәнен сатып, аңа омтыла. Аһ, ул куллар... Кайчак ул Аны бөтен барлыгы белән сагынып өлгергәнче, куллар кулларны юксынып өлгергән була. Театрда иң яхшы спектакль, беләсезме, кайсысы? Караңгылык аша, яшерен генә, әкрен генә, сер итеп кенә Аның кулларын тоя алганы. Шул үтә дә якын сәхнәнең сихри тузанын сулап, сукыр бер ләззәт белән, куркып кына, Аның кулларын өйрәнгәне. Менә бүген дә шулай булды. Күзен йомды да, бармаклары буйлап сузылган нечкә сөякләрнең көчен сизеп, тамырлары аша аккан кан җылысын тойды, һәр күзәнәген... Әйләнә-тирә югала барды, эри барды, һәм ул янә көч-хәл акылдан язмады. Шулчак кинәт кенә айныды да, Дилбәрнең күз-ләрен исенә төшерде.

Салкын киемен элгән акыл бу юлы дошман хисләрне ишектән уздырмады. Аны иң кырыс рәвештә хөкем итте. Үзе белән күрештерде. Аңа әйтеп бетергесез оят иде. Бәхетле халәттә, яратып яратылган хәлдә була торып, көнләшүдән дөрләп янганын сизде. Бер тәнәфес эчендә никадәр түбәнгә төшкәнен таныды.

Тамашачы, яраткан актерларның уенына хәйран калып, дүрт тапкыр чакырып чыгарып алкышлады үзләрен. Тик Ул калганнардан күбрәк кул чапты. Нәкъ вакытында әйтелгән, акылын башына кайтарган шул бер реплика өчен.


* * *

Кайтканда тәрәзәсен ачмаса да, акчарлаклар моңын ишетте. Аны аңларга тырышып, ерактан газиз Кабан-Ана елмая иде. Салкын җил күлмәге белән машина тәрәзәсен сыпырып узды...

Кайту белән ул купшы киемнәрен салып ыргытты да, ашыгып, яна-көя, өстәл тартмасыннан узган елгы көндәлеген эзләргә кереште. Тапты. «Тузанланып беткәнсең бит, бәгырькәем». Тиз генә 17 апрельне эзләп тапты һәм бүлмә уртасында чәчелеп яткан дәфтәр, киемнәрнең уртасына утырып, йотлыгайотлыга Үзен укыды. Үткәндә калган чынбарлыгын. Чын Үзен. Яшь таммады түгел, тамды. Җанын яндырып узган Намусның яраларын, үз-үзенә булган хыянәт эзләрен, үз ризалыгы белән
күңеленә кундырган тузанны юды булса кирәк.
 
Ул төне буе Казанны, күпердән агылган машиналар ташкынын күзәтеп чыкты. Кулында лимонад шешәсе, ак ипи, ә бәгырендә әчкелтем шоколад тәме иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чиста кунел белэн язылган эсэр! Менэ бит, менэ - бар алар... Мин нихаят эдэби лэззэт алдым. Ихтирам белэн, эдэбият укытучысы Рэмзия Хасанова

    Хәзер укыйлар