Логотип
Проза

Буран

– Алия, син түгелме соң?! Тагын бер минут! Нибары бер минут! Һәм алар очрашмаячаклар, бер чиратта басып торганнарын белмәячәкләр иде. Гомердә дә!

– Алия, син түгелме соң?!
Тагын бер минут! Нибары бер минут! Һәм алар очрашмаячаклар, бер чиратта басып торганнарын белмәячәкләр иде. Гомердә дә! 
Беренче тапкырдан нигәдер акчасын түли алмады Алия. Банк белән элемтә булмый тордымы соң... 
– Гафу итегез, карточкагызны тагын бер куеп алыгыз инде...
Сатучы хатынның тавышы бик күңелсез ишетелде. Күңелендә Яңа ел рухы булмаганнар бер Алия генә түгел бугай бу шәһәрдә. Хәер, бәйрәм кичендә дә касса артында утырырга мәҗбүр булган кешегә кәеф кайдан килсен инде... 
– Булдымы?
Һәм шул мизгелдә кемдер аның аркасына кагылды.
– Алия?! Син түгелме соң?
Аяк астында кинәт җир убылгандай булды... Бу тавышны меңнәр арасыннан да таныр иде ул... Тик... менә хәзер, бүген, шушы минутта аның белән очрашу һич кирәкми иде бит. Буянмаган, ясанмаган, ярты көн елап күзләре кызарып, шешенеп беткән килеш... Алия сөт шешәсен кулындагы пакетка салды да, чыгу ягына ашыкты. Тизрәк урамга, караңгыга атларга, югалырга, күрмәскә, ишетмәскә... 
Ир аны кибет ишегеннән чыгуга куып тотты.
– Алия! Син бит бу! Каян килеп чыктың? Нигә бер сүз дәшми китеп бардың? Нишлисең монда? Күземә күренәсең дип торам! Тукта инде, ашыкма... Мин бит бу, Алмаз!
– Таныдым...
– Алайса нигә качасың? Нишлисең син бу шәһәрдә? Яңа ел кичендә сине очрату могҗиза кебек булды бит әле бу... Артыңда ук басып торганмын бит, ярый сатучыга эндәштең. Һаман ышана алмыйм! Котларга да онытып торам, бәйрәм белән сине!
– Сине дә...
– Карале, нигә сөйләшмисең соң? Бер сүз дәшмисең... Кайлардан килеп чыктың бу якларга? 
Көне буе дулаган буран кичкә таба, ниһаять, басылган, урамда тын гына күбәләк-күбәләк булып кар ява. Багана башларыннан төшкән утлардан ераграк китәсе иде тизрәк. Йөзне генә күрмәсен... Аннары туктап аз гына сөйләшеп торса да була. Тик йөрәгенең күкрәгеннән атылып чыгардай булып тибүе аңа ишетелмәсме икән? 
– Эндәшергә дә ирек бирмисең бит әле... Сорау тезәсең дә сорау тезәсең. Командировкага килгән идем, буран чыкты да кайта алмый калдым менә...
– Ә кайда тукталдың? Кунакханәдәме? Еракмы? Әйдә, озатып куям. Мин машина белән. 
Никләр дип кенә чыкты соң шушы кибеткә? Бер кич сөтле чәйсез дә тора алган булыр иде бит... Нинди көн булды соң бүген?
– Юк, юк, кирәкми! Кунакханәм ерак түгел, күрше урамда гына... Мин китим инде... Сине дә өйдә көтәләрдер. Ә алган әйберләрең кайда соң синең?
Ир кулларын җәеп җибәрде:
– Алмадым! Барысы да кассада калды. Артыңнан куып җитә алмам дип курыктым. Чит кеше кебек киттең дә бардың бит. Исәнләшмәдең дә...
Алия аны бүлдерде: 
– Ашыгам мин, Алмаз... Киттем...
– Алия!..
Борылып кына карамаска! Бер адым, ике, өч... Ун! Аяклар алга атлый, күңел исә ашыкмаска куша. «Син бит аңа туйганчы карамадың да. Нинди карау, күзеңне дә күтәрмәдең... Үзгәргәнме ул, юкмы, анысын да күрмәдең», – ди. Озаграк сөйләшеп торсалар, теленнән: «Сагындым...» – дигән сүз ычкыныр дип курыкты шул Алия. Бүгенгә кадәр аңа карата күңелендә үпкә, хәтта рәнҗү генә бардыр дип уйлый иде. Берсе дә юк икән – сагыну гына калган. Моны ул аның тавышын ишетүгә аңлады...
Бүген башка еламыйм дип үз-үзенә сүз биргән иде. 
Кунакханәнең өченче катына күтәрелгәнче күзен тагын яшь пәрдәсе каплады. Ярый әле беркем очрамады. Хәер, кем очрасын, Яңа ел төнен бу салкын кунакханәдә каршыларга җүләрләр бармыни? Коридор буп-буш, тып-тын, кай якка карасаң да – ялгызлык. Алмаз артымнан килер, тагын куып тотар, урам чатында басып калмас дип уйлаган иде, ялгышты. Хәтта саубуллашмадылар да. Барысы да кабатлана...
Номерның ишеген ачып керде дә, ут та кабызмыйча тәрәзә янына килеп басты Алия. Каршыдагы йортның аңа карап торган бар тәрәзәләрендә дә ут балкый. Кешеләр бәйрәмгә әзерләнә. Табын коралардыр...
...Ире шулкадәр теләми озаткан иде аны командировкага. «Йөрмә, бәйрәмнән соң барырсың, эш качмый!» – дип, бер түгел, йөз әйтте. Үпкәләшеп беттеләр... «Яңа елга тыныч күңел белән керәсем килә, – дип үҗәтләнде шул Алия. – Кире кайтырга билет инде алып куйдым. 31 декабрь көнне кичке бишләрдә өйдә булачакмын. Яңа ел каршылаганчы хәтта ял итәргә дә өлгерәм әле. Бәйрәмгә бит әнкәйләр чакырды, ул барыбер табынны үзе әзерләргә ярата – мине көтми. Бүләкләрем инде алынган. Аларга да, балаларга да...» 
Эше буенча юлы уңды аның – анысына сүз әйтер хәле юк. Ярый әле бәйрәмгә кадәр килгәнмен дип сөенде, югыйсә бөтен яллар буенча шул хакта гына уйлаячак иде бит. Әйе, эше уңды, тик менә кире кайтулар гына... Кичә төнлә буран купты, иртәнгә ул көчәйде генә. Автовокзалга да көчкә барып җитте Алия. Таксист егет аның бертуктамый сәгатькә каравын күреп: «Соңга калам дип борчылмагыз да... Мондый буранда автобуслар барыбер юлга чыкмаячак», – диде. Үзенчә тынычландыруы иде бугай... Башта бер сәгатькә тоткарлана,  диделәр, аннан – ике сәгатькә. Янә бер сәгатькә... Ут өстендә утырган кебек утырды ул. Әмма соңлап булса да бәйрәмгә үз өенә кайтып җитәчәгенә өмете бар иде әле. Аннан: «Көтмәгез, автобуслар бүген юлга чыкмый», – диделәр...
Аптырап өенә шалтыратты. 
Ире күтәрелеп бәрелде:
– Ә мин сиңа нәрсә әйттем?! Тыңламадың! Үзең гаепле! Утыр хәзер шул автовокзалыңда!
Һәм трубканы куйды. 
Болай да тулган күңелгә шул җитә калды.
Кире кунакханәгә әйләнеп кайтып, номерга урнашканчы гына түзде дә, берүзе калгач, рәхәтләнеп елады. Куркыныч төш кебек иде бит бу: Яңа ел төнендә чит шәһәрдә, бер танышың булмаган җирдә ялгызың кал әле. Елый-елый йоклап кителгән... Уянганда бүлмәгә караңгы иңгән иде инде. Куе сөтле чәй эчәсе килә... Әйе, сөт алып керәм дип чыккан иде супермаркетка. Көзгедәге кыяфәтенә күз генә салды да, тукталып тормады: өйдә булса, бу килеш бусагадан да атламас иде, ә монда аны кем белә...
Шулай дип уйлаган иде... 
Бу көтелмәгән очрашу да көндезге төшнең дәвамы бугай. Тик матуррак өлеше. Дөресрәге, моңсурак өлеше... Аның бу шәһәрдә яшәп ятканын Алия бит белми дә иде. 
Телефонга тагын кемнәндер хәбәр килде бугай. Яңа ел белән котлыйлардыр инде. Берсен дә ачып укыйсы, җавап бирәсе килми. Ә ире кабат шалтыратмады. Бәлки, ачуы узгандыр инде...
– Без әниләрдә... Әйе, апалар да монда... Кызлар уйныйлар... Бүләкләрне бирдем... Рәхмәт...
Котламады! «Сине дә бәйрәм белән!» – димәде. «Хәлең ничек? Син кайда?» – дип тә сорамады... 
Алия телефонын сүндереп үк куйды. Алар инде табын янына утырырга әзерләнәләрдер. 
Сөтле чәй дә эчәсе килми икән инде... 
Телевизорны кабызды. Әйдә, сөйләп торсын әле, бер иптәш булыр. Елны ничек башлыйсың, шулай дәвам итә, диләр – киләсе ел аның өчен нинди булыр икән инде? 
Алмаз өендәдер... Хатынына табын әзерләшәдер, мөгаен. Ул да бүгенге очрашу турында уйлыймы икән?
Кинәт ишек шакыдылар. Сискәнеп китте... Ресепшенда утыручы хатын: «Номер салкынча, тагын бер җылы юрган кертербез», – дип калган иде, шулдыр. Сорамыйча да ишекне ачып җибәрде...
– Таптым бит! Барыбер таптым! Яңа фамилияңне белмәгәч, авыррак булды, билгеле. Кечкенә каланың уңай яклары да бар аның – бездә бит кунакханәләр адым саен түгел. Җыен, Алия, мин сиңа шәһәрне күрсәтәм! Яңа ел җиткәнче өлгерәбез әле!
Алмаз «Юк!» дип әйтергә урын калдырмады. Үзе элгечтән алып тунын кидерде, башлыгын, перчаткасын кулына тоттырды һәм җитәкләп диярлек алып чыгып китте. Машинага кереп утыргач кына Алия аңа күтәрелеп карады.
– Алмаз, бүген бәйрәм бит... Өеңдә ни диярләр?
– Борчылма! Минем белән Яңа ел каршыларга теләгән кеше юк анда...
Бер мизгелгә генә күзләре очрашты. Шулкадәр якын итеп карыйлар... 
– Киттекме? Хәзер мин сиңа үзем укыган институтны күрсәтәм... Аннан эшләгән җиремне. И-и, яз булсын иде хәзер! Сиңа шәһәрне гел язын күрсәтергә хыяллана идем... Сиреньгә күмелә ул! Нинди генә төсле сирень үсми монда! Шаккатыр идең...
Алмаз сөйләде дә сөйләде, Алия аны тыңлап кына барды. 
– Менә шушында укыдым инде мин... Әтинең бер группадашы эшли иде монда, шуңа бирегә килеп эләктем инде. Классташ малайлар кебек Казанга гына керсәм дә була иде дә бит... И-и, сагына идем инде! Бигрәк тә сине… Күрәсеңме, институт артында зур гына парк бар. Синнән килгән хатларны шул паркта укырга ярата идем. Аулак бер почмакта, үзем генә... Елга бер тапкыр булса да шушы паркка килеп утырып, аларны тагын бер кат укып чыгам...
– Саклыйсыңмыни?
Бу сорауны биргәнен үзе дә сизми калды Алия. 
– Саклыйм... Эшемдәге сейфта яталар. Барысы да... Ә мин сиңа бүләк иткән пластинканы саклыйсыңмы соң?
Алия башта «Әйе» дип әйтергә теләгән иде, аннан кире уйлады. 
– Юк... Юк шул... Күченгәндә югалттым...
Алмаз бер сүз дә дәшмәде. 
София Ротаруның бердәнбер җыры язылган иде ул пластинкада. Алия аны болай да хәтерли: кайда гына ишетсә дә, бу җыр аны гел үткән көннәргә алып китә:
Я назову планету именем твоим
И будет мир принадлежать всегда лишь нам, двоим...

Машина биш катлы кирпеч йорт каршына килеп туктады. 
– Без кая килдек? Эш урының дисәм...
– Уң якка кара әле, өченче катка. Әйе, шул тәрәзәләр... Мин шунда яшим инде.
Өченче катта – бары Алмаз күрсәткән тәрәзәләрдә генә ут янмый иде. 
– Без синең белән хәтта керә дә алабыз... Өйдә кеше юк. Ул Яңа елны дус хатынында каршылый. Кызым – бабулясында. Каникул бит...
– Китик, Алмаз...
Бик озак кына дәшми бардылар. 
– Алия, ә менә бу теге кинотеатр бинасы! Без синең белән икәү кинога йөргән! Хәзер аны сәүдә үзәге итеп үзгәрттеләр... Кинога барган саен минем ике билет сатып алуымнан группадашлар башта көләләр иде. Аннан ияләштеләр. Билет тикшерүче әбиләр дә... «Сез тагын үзегезнең кызыгыз беләнме?» – диләр иде елмаеп. Берүземә нигә ике билет алуым аларга да сер түгел иде... Янымдагы сиңа дигән урынга беркайчан берәүне дә утыртмадым.
Алия елмаеп куйды. 
Алмаз хатларында гел шулай язгач, аның үзенең дә ялгызы гына кинотеатрга барып, ике билет сатып алып кинога кергәне булды. Аннан алдагы рәттә бер егет белән бер кыз утырды. Алар киноның башыннан ахырына кадәр үбештеләр дә үбештеләр... Алия кинодан бик күңелсезләнеп, моңсуланып чыкты. Яныңда буш утыргыч. Яраткан кешең бар да, юк та... Алмазның атна саен диярлек: «Ә мин тагын синең белән кино карап кайттым әле!» – дип язуын бик аңлап бетермәде ул. 
Машина, шәһәрне чыгып, олы юлга борылды. 
– Без кая барабыз, Алмаз?
– Әллә куркасыңмы? Мин яныңда булганда бернидән дә курыкма! Хәзер, аз гына сабыр ит, килеп җитәбез... Сине очратуыма һаман ышанып бетмим әле, Алия! Быелгы Яңа ел киченнән мондый бүләк көтмәгән идем.
Алия дә нәкъ шул хакта уйлап бара иде. Әле кичен, кунакханә тәрәзәсеннән урамга карап торганда да үз-үзенә: «Бу – гомеремдәге иң күңелсез Яңа ел булачак», – дигән иде бит. 
Озак бармадылар, олы юлдан читкә китеп, үр кебек җиргә күтәрелделәр дә туктадылар. 
– Килеп җиттек, Алия! Әйдә, машинадан чыгыйк әле. 
Ишекне ачып җиргә аяк басуга Алмазның үзен нигә бирегә алып килүен шунда ук аңлады Алия. Алда – караңгы кыр, ә артта... Артта – уч төбендәге кебек шәһәр җәйрәп ята! Утлары белән балкып. Шундый матур! 
– Ошыймы? Яратам шушы күренешне... Ерак түгел бакча безнең монда. Җәен соңрак үзем генә кайтырга туры килсә, гел шушы урында туктыйм. Чыгам да басып карап торам... Сиңа да шундый күрсәтәсем килә иде шәһәрне биредән. Кайчан да булса шушында икәү басып торырбыз дип уйламадым да... Юлны буран баскандыр, кереп булмас дип курыккан идем – ачканнар икән. Бакчадагы йортларда Яңа ел каршылаучылар бар, күрәсең...
Алмаз машинаның арткы утыргычыннан плед алып: «Туңа күрмә!» – дип Алиянең иңнәренә япты. Аннан ике термос тотып килде. 
– Без хәзер синең белән Яңа ел каршылыйбыз, Алия! Мә, тот әле. Сөтле чәй бу. Син яратканча куе итеп ясадым! Хәтерлим... Ә үземә мәтрүшкә салдым. Теләсәң, монысын да эчеп карарсың... Үзебезнең якның мәтрүшкәсе – кайткач алып килгән идем. 
Чәй тәмле иде. 
Моңарчы гел сөйләп торган Алмаз нигәдер тынып калды. Аның янәшәсендә сөйләшмичә генә басып тору да рәхәт иде. 
– Алия... Бер сорау бирсәм ярыймы?
Ирнең тавышы карлыккан кебек тонык чыкты.
– Сора, Алмаз...
– Син теге вакыт: «Бала көтәм», – дип нигә әйтә алмадың? 
Теләсәң-теләмәсәң дә бүген үткәннәргә кагылмыйча булмыйдыр инде...
– Мин бу сорауга җавапны ул чакта ук биргән идем бит, Алмаз. Син генә нигәдер ишетмәдең. Тагын кабатлыйм – әнине хәсрәткә салырга теләмәдем...
...Алмаз белән алар унынчыга күчкән елны очраша башладылар. Алияне клубтан кем озата кайтуын белүгә, әнисе: «Вакытыңны бушка уздырма, кызым. Алмаз – әйбәт егет, сүзем юк. Холкы белән әтисенә охшаган ул. Әмма әнисе... Мәрьям апаң гомердә дә безне үзләренә тиң күрмәячәк», – диде. Бер колактан керде бу сүзләр – икенчесеннән чыкты. Икенче тапкыр әнисе Алияне язга чыккач каршысына утыртып сөйләште.
– Мәрьям апаңның сүзе килеп иреште дә менә. Әйткән идем бит – безне тиң күрмәячәк ул... Хуҗалык рәисе хатыны фермадагы терлекче белән бер өстәл артына утыра аламыни инде?! «Исерек Саматның кызын бусагадан үткәрәсем юк», – дигән. Аралар якынайган саен, аерылышу авыррак була ул, кызым. Өзәргә тырыш әле... Менә хәзер икегез дә мәктәпне тәмамлыйсыз, шәһәргә китәрсез. Үз тиңеңне очратмый калмассың. Синең өчен борчылам бит, кызым, җаныңны яраларлар дип куркам... Әтиең ишетсә дулар инде. Кабып кайткан чагы да булса, бигрәк тә... Болай да атлаган саен: «Кызларыңны тәрбияли белмисең», – ди. Сезнең хакта начар сүз чыкса, күземне да ачырмаячак, беләсең...
Алиянең эченә пошаман керде. Кичне көчкә көтеп җиткерде: Алмаз ни дияр икән?
– Әни нигәдер каршы шул... Тик син борчылма! – дип кызны юатты ул. – Мин аның юлын барыбер табам. Без бергә булачакбыз!
Дүртенче курста укыганда, Яңа елга кайткач, өйләнешү хакында сүз кузгатты егет. «Китеп, ике ай узсын да, әнигә: «Без бала көтәбез!» – дип шалтыратып әйтәчәкмен. Бала дигәч, күрерсең, ризалашмый чаралары калмаячак. 8 Мартта никах укытырбыз!» Алиягә аның бу планы башта ук ошамады. «Зинһар, әйтмә, мине генә оятка калдырырсың, тагын бераз сабыр итеп карыйк», – дип каршы төште. Уртак бер фикергә килә алмыйча аерылыштылар.
Ә Алмаз әнисенә, чыннан да, шалтыраткан булып чыкты.
Ул атнаны Алия ишектән кайтып керүгә, әнисе елый башлады:
– Хур иттең! Хурлар гына иттең... Капка ачып урамга чыгарлыгымны калдырмадың! Ничекләр кеше күзенә күреним хәзер?! Атаң авыз да ачтырмый: «Синең кызларың! Син аларны шундый итеп үстердең!» – ди. Йә, нишләмәкче буласың инде хәзер?! Бала тотып каласың бит... Капкадан да уздырмаячаклар алар сине. Атаң да бала белән өйгә кертмәячәк – уйлама да...
Алдагы көнне әнисе кибеттә Мәрьям апа белән очрашкан икән. Кибет тулы халык алданда: «Кызың бала белән улымны үзенә бәйләп куймакчыдыр. Өметләнмәсен! – дигән Алмазның әнисе. – Әле башта ачыклыйсы бар – ул бала безнең малайданмы, әллә түгелме? Әйт кызыңа, соң булмаса – төшертсен!» Урамда очратып үзенә генә әйтсә – бер хәл, кибет уртасына басып, бөтенесе ишетерлек итеп кычкырып-кычкырып сөйләгән... 
Алиянең: «Әни, ышан, бер гөнаһым юк!» – диюенә әнисе кул гына селтәде. Авылда чыбыксыз телефон яхшы эшли, хәбәр инде кичә кич үк килеп ирешкән: «Алмаз өйләренә үзе шалтыратып шулай дигән». 
– Төшерт дияргә телем әйләнми... Үзең хәл ит... Атаң аңа кадәр мине бәреп үтермәсә, булышу җаен ничек тә табармын. Бала тугач дим... Әлегә авылга кайтып күренеп йөрмә. Бар, кит инде син... Күз көеге булып каршымда басып торма! Көтмәгән идем синнән моны...
Нахак бәладән авыры юк икән. 
Алмазның көн аралаш килгән хатларын укымыйча да чүп чиләгенә салды Алия. Егет әллә ничә тапкыр телефоннан сөйләшергә чакырып карады – бармады. Хатлар килү сирәгәйде, аннан бөтенләй туктады. 
...Алмаз аны бүлдермичә тыңлады. 
– Мин авылга җәйге каникулга гына кайттым. Халык тагын бер гөжләп алды. «Баласын төшерткән икән», – дип сөйләделәр. Беләм, өйдәгеләр дә шулай уйлады. Хәер, әни хәзер дә шулай дип белә. Акланмадым... Акланырга көчем калмаган иде инде. Кайтуга әни синең өйләнгәнеңне әйтте... 
Сүзсез генә, үрелеп, Алмаз аның кулындагы термосны алды. Аларны машинага куйгач, кире борылып килде дә, шәһәр утларын каплап, Алиянең алдына чыгып басты. 
– Син бүген кунакханәгә кайтмасаң буламы? 
– Юктыр... Юк, Алмаз! 
Машинага кереп утырдылар. Әмма Алмаз кузгалып китәргә ашыкмады – кулларын руль өстенә салып, йөзе белән шунда капланды. 
– Әнигә үч итеп өйләндем мин, Алия... «Яраткан кешем белән бергә булырга рөхсәт бирмисез икән, марҗа киленгә ризалашырга туры килер», – дидем... Ярсуым бераз сүрелгәндә соң иде инде. Хатын балага узды... Башта бала туганчы гына торырмын дип уйладым, аннан кызымны ятим итәргә көчем җитмәде. Яшибез инде... Әни бик үкенә хәзер, тик терсәк якын да, тешләп булмый шул... Авылга парлап кайткан да юк. Аның белән кайтасым да килми... Тормышым барып чыкмаганга мин бит күңелемнән гел сине гаепләдем... Ул чакта сине нинди хәлдә калдырганымны белмәдем... Бөтенләй белмәдем! «Бала көтәм», – дип әйтмәгәч, мине инде яратмыйсың дип уйладым... «Әти-әниеңнең фатихасыннан башка кавыша алмыйбыз», – диюең сәбәп кенә булгандыр дидем... Бүген кич буе сине кочагыма кысып-кысып ярату турында гына хыялланган идем. Менә яңа аңладым – сиңа кагыла алмыйм икән. Хакым юк!.. 
Алмаз машина тәрәзәсе артындагы караңгылыкка төбәлде. 
– Телефон номерыңны гына бир, Алия! Бик сирәк шалтыратырмын... Башкача түзә алмаганда гына... Әмма теләсә кайсы мизгелдә тавышыңны ишетә алам дигән уй миңа яшәргә булышыр...
...Ишекне ачып керүгә, батареяларны тотып карады Алия. Юк, һаман шул килеш икән. Әмма кунакханә бүлмәсе көндезгегә караганда күпкә җылырак кебек тоела. Ятарга кирәк, иртәгә иртүк юлга... Сискәндеререп, телефонына хәбәр килеп төште. Тагын берәрсе котлыймы икән соң? Ниндидер таныш түгел номер. «Мин сине гафу иттем, син дә мине кичер...» Аңардан! 

Соңгы еллардагы иң рәхәт Яңа ел киче иде бу. Сагынуга түзеп була ул, күңелдәге үпкә белән яшәүләре авыр... 

Рәсем: Наталья Васильева
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик рэхэтлэнеп укыдым

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кабат-кабат укыдым!Шундый матур итеп язылган!Зур уңышлар телим Гөлнур!Шушындый матур хикәяләрдән җыеп,китапларыгыз дөнья күрсен!!!

      Хәзер укыйлар