Логотип
Проза

Бәрелеш

«Дөнья матур, шулай бит, Гөлүсә?» – «Әйе, Дамир».  «Мин сине яратам, Гөлүсә!» – «Мин дә сине, Дамир».  «Без бәхетле, әйеме, Гөлүсә?» –  «Без бәхетле! Бу дөньяда бар кешеләр дә бәхетлеләр. Кеше бу җиргә бәхетле булыр өчен килә...» 
  Кыз белән егет булып йөрү кызык  икән ул. Киноларга, концертларга парлап барган буласың, караңгы почмакка сыенып, йолдызлар чутлап, үбешәсең-кочышасың  да, зур эш кыргандай, өеңә кайтып йоклыйсың. Синең яшәешеңнең бер өлеше генә булып тора  «ярату» дигән төшенчә. Анысы да әллә бар, әллә юк әле аның. Ияләшәсең инде  ул кызга, холык-сыйфатларын белә башлыйсың. Кайчандыр шул сер тулы  чибәркәйгә  якын килергә дә батырчылыгың җитмәгәнен уйлап, үз-үзеңнән көләсең. Нәрсәгә дип йөрәк чыгардай булып каккандыр. Гап-гади кыз инде ул Гөлүсә, андыйлар авыл тулы. 
 
Кендегең бәйләнмәгән лә озатып йөргән кызыңа. Бер-ике көн күрми торсаң да, күк гөмбәзе җимерелеп төшми. Кырыкмаса кырык төрле мавыктыргыч яклары бар дөньяның. Син яшь, син дәртле, көч-куәтең ташып тора, тирә-ягыңда якын дусларың, якыннарың, әти-әниең. Бүген иптәшләрең белән балыкка чыгып китәсең, иртәгесен кичкә кадәр узыштан печән чабасың. Бер машинага сигез егет кысылып утырып,  районга килгән популяр җырчының концертын карап кайтасың. Ә Гөлүсә кайда булды икән ул кичне, эх, онытылган!.. «Ә мин урын өстендә чирләп яттым, Дамир. Син концертка баргансың бугай?» Кичер мине, кадерлем. Искә дә кереп чыкмады бит, ичмасам, онытылган...

Шаярып-көлеп кенә башланган эшләр гадәттә бик тә җитди тәмамлана. Башта сүз кушкан буласың, аннан озата барасың, көтмәгәндә-уйламаганда кочакка килеп керә. Ә бердәнбер көнне бар вөҗүдең белән аңлыйсың: әнә шул почык борынлы, салам аяклы, чынаяктай зур күзле гел көләргә генә торган  кызыкай сиңа сулар һава кебек кирәк. Ул яныңда булмаса, бу җирдә яшәп торуның да мәгънәсе юк, чурту матыр...             
«Ә мин беренче озата килүеңдә үк сиңа кияүгә чыгачакмын дип юрап куйган идем...» Юкны сөйли, каян белсен ди ул киләчәкне? Мактанчыклык нәселләрендә бар аларның!
Ике ятып бер төшемә кергәне булмады Гөлүсәнең саранлыгы. Мине гаҗәпкә калдырып, яңадан-яңа сыйфатлары ачыла бара. Кибеткә керсә, туктатырмын димә: башта ике урый, җентекләп хакларын сораша, аласы әйберен иснәп, капшап карый, бер ала, бер куя, тагын урап килә. Йә Хода, барлык хатын-кызлар да шундыйрак буламы икән? Минем тезләрдә утырганда һич тә андый булыр төсле түгел иде. «Саранлык түгел бу, акыллым, сакчыллык була, вак-төяккә акча чәчәргә яратмыйм мин. Сөекле хатының сакчыл булган өчен шатлан гына».
 
Туй алдыннан кирәк-ярак эзләп кибетттән кибеткә чапканда,  өр-яңадан ачтым мин Гөлүсәмне. Бергә яши башлау кызык була икән ул. Гөлүсә һәрвакыт күз алдында. Йоклап киткәндә – караңгыда ул төсмерләнә, иртән күзләреңне ачсаң, тагын ул ята яныңда. Баштарак мин сискәнеп тә китә идем. Кинәт кенә: «Каян килеп кергән  монда? –-дигән уй килә иде башка. 
Без ул чакта гаилә тормышын шәһәр читендәге кечкенә бүлмәдә башлап җибәргән идек. Икебез дә иртән торабыз да эшкә йөгерәбез, кич җитсә, сәгатьләр буе автобуста селкенеп, шул кысан бүлмәбезгә кайтабыз. 
 
Син ничектер, мин сиңа авыр өйрәндем. Бергә ашарга утыру да ниндидер кыенлыклар тудыра иде. Синең белән яши башлаганчы,  уйлап  та караганым юк иде ничек өстәл янында утыру турында. Баксаң,  мыш-мыш килеп, авыз чапылдатып чәйним икән, бертуктаусыз аякны селеккәлим, йә булмаса терсәкләремә таянып утырам. Ничек шулай ваемсыз булганмын икән?..

Безнең кысан гына бүлмәбез, Сталин заманыннан калып, урамга чыгып утырган  тузган өйдә урнашкан иде. Әле шунысына да риза булып, ничек тә матурларга тырыша идек үз куышыбызны. Арып-талып  урын өстенә ава идек. Әмма ни гаҗәп,  еш кына төн урталарында кисәк уянып китәргә гадәтләндем. Тәрәзә каршындагы баганадан ут нәкъ безнең иске диван өстенә төшә иде. Мин, әкрен генә кузгалып, терсәкләремә таянам да, онытылып йоклаганыңа карап, хәйран калам. Уймактай борының, нәфис муеның, алсуланып торган бит алмаларың, үпкәләгәндәй турсайган чия иреннәрең, сызылып киткән кашларың – барысы-барысы сихерли иде мине. Шундый гүзәллек буламы икәнни? Ә нигә бу фәрештәгә тиң зат минем янымда ята соң? Мин кем аңа? Нишләп мине сайлады? Бердәнбер көнне, ялгызымны калдырып, сихри канатларын кагып, зәңгәр киңлекләргә чыгып очмасмы?   
Шуннан соң кара машина килде. Нигә шундый зур ул? Ярты күкне караңгылап, миңа якынлаша, давыл куптара, колак тондыргыч тавышлар чыгара. Ярабби, үзең коткар мине, Бу гыйфрит мине бер мизгелдә таптап-изеп китә бит. Тагын бер талпынса...
 
* * *
...Тагын саташа бугай, сестра!  Тынычлан, Дамир, берни юк, мин яныңда, барысы да яхшы. Сестра! Бәлки, табиб чакырасыдыр? Юк белән борчымаска куштымыни? Бәргәләнүләре кабатланачак дип, мине дә кисәтте лә ул. Ничек җаның түзеп карап торасың  бердәнбереңнең газаплануларын?..
Тынычлана бугай... тын алулары да тигезләнде... Йоклый, рәхмәт төшкере, әйе бит, сестра? 
Юк, чәй эчәсем килми минем. Эчәсем дә, ашыйсым да килми. Ничә көннәр инде...  Әни генә тиргәп ашарга мәҗбүр итә. Аяктан егылырмын дип куркыта. Хәзер миңа егылырга ярамый, көч күп кирәк булачак әле миңа...

Теге вакытта сөйләшеп  бетермәгән идек дисеңме? Нәрсәдә тукталдык соң әле? Ә-ә-әйе... шуннан соң без ипотека алдык. Фатирдан фатирга күченеп йөрүләр тәмам бәгырьгә үтте. Нервыны нык талый чит бусагада йөрүләр. Түләп торырга җитәрлек акча эшли идек ирем белән. Фатирга түләү, беләсеңме, нәрсә ул? Үз кулларың белән хәләл акчаларыңны суга салу. Артыннан карап кына каласың – ага да китә. Нигә алай дисеңме? Менә уйлап кара, ай саен шыгырдап торган унбиш меңне хуҗаның кулына тапшырам. Ул бит сыпыра, Аллаһ әппәр! Шул акчаларны ипотекага түләп барсаң, бөтенләй икенче кәеф: күңел җырлый, өмет арта. Менә ипотеканың бер өлеше түләнде, тагын бераз кимеде, дип шатланасың. Чөнки үз куышың өчен түлисең. Берәр кайчан барыбер түләп бетерәчәксең, тулы хуҗасы булачаксың бу квадрат метрларның. Озак, әлбәттә. Менә безгә унбиш ел түләргә кирәк иде. Сәламәтме син, чирлеме, язмы урамда, әллә кышмы, эшлисеңме, әллә чыгарып ыргыттылармы эш урыныңнан, боларга банк битараф: чыгар да сал билгеле көнгә унбиш меңне. 
 
 Түләр идек лә, сау-таза булсаң, унбиш ел нәрсә ул? Кызыбыз бишенче классны тәмамлап калыр иде, ә кесәдә – фатирның синең исемгә язылган кәгазьләре. Әйтәм бит, түләр идек. Хәер, барыбер түләргә туры киләчәк. Минем агып чыккан күзем эшләргә комачауламас дип уйлыйм. Ике кулым исән-сау, мин тик тора белмим, тырышлыгым җитәрлек. Үземә яраклы берәр эш табылыр, язган булса. Әлегә эзләмим. Больничный түлиләр, әти-әниләргә рәхмәт, хәл кадәр ярдәм итәләр. Миңа Дамирны аякка бастырырга кирәк. Ничек тә аны кешеләр санына кертергә тиеш мин. Аннан соң эш турында уйларга булыр. Язганы шулдыр, ул ипотеканы да түләрбез без, тырышырбыз, тырмашырбыз... Юк, еламыйм, зарарланган күз бәбәгеннән гел яшь килеп тора шулай. 
Ул хәлдән соң Дамирга күренергә куркуларым, белсәң иде! Йөземнең яртысы сыдырылып кына төште бит ул кислотадан. Әле дә ничек җыерылып каткан, карарга куркыныч. Ул чакта бөтенләй кеше куркытыр кыяфәттә идем  мин. Керде дә, күрде дә, бер сүз дәшми кочагына суырып алды. Шундый каты кысты: үләм дип торам. Мин елыйм, күз яшьләрем уралган бинтларны дымландыра, ул елый карават тимеренә башын  терәп. Шуннан...                                                     

* * *
  Шуннан соң без ипотекага фатир алдык. Ул бәхетле көннәрне син дә хәтерлисеңдер, Гөлүсә? Минем хәтта атлап йөрүләрем үзгәрде, башны туры тотарга өйрәндем. Тегенди-мондый адәм түгел лә мин, хатыны, баласы, фатиры булган тулы хокуклы ир кеше. Киләчәктә мине мавыктыргыч, серле, бәхет тулы гомер көтә. Бүгенгесенә дә разый идем мин, булганы бик җиткән; бераз алгарак китсәң инде, көнкүреш бөтенләй шатланып туймастай булыр иде. Килер андый көннәр. Ә әлегә минем кызчыгым Ләйлә урындыкка басып, кулларын артка куеп, диванга кырын яткан әтисенә шигырь сөйли. Әнисе белән әтигә сиздерми генә өйрәнгәннәр, имеш. Ләйләнең өстендә яңа елга кигән ак күлмәге. Әнисе шулай купшылаган аны бу тантаналы мизгелгә. Әнә кызы артыннан һәр сүзне эчтән генә кабатлап тора, дулкынлануы йөзенә чыккан.  
                      Әминә елый   үкеп...
                     Тубым суда   дип...
 Әти булу кайсы яктан карасаң да шәп нәрсә. Мондый артистларга учлар янып чыкканчы  кул чабарга кирәк инде ул...

Биш елдан артыграк без үз фатирыбызда яши идек. Кызыбыз Ләйләгә  өч  тулып китте. Аны караган күрше Матрена әби Новосибирскига кызына яшәргә китәргә җыена. Гөлүсә йөргән-белешкән: балалар бакчасына кабул итәргә ризалар  икән. Өй янында гына түгел шул бакча, автобус белән бөтенләй кире якка барасы. Минем кызны бакчага илтергә мөмкинлегем юк. Гөлүсә ничек өлгерер? Әле урамда  көз, көннәр җылы тора. Салкын кышлар башланса ни хәл итәрсең? 

Уйлаштык-уйлаштык та, машина алырга булдык. Кайсыбыз беренче әйтте икән ул сүзне? Яңасын алырга безнең хәлдән килми дә килми инде. Алган акчаларыбыз түләүләргә җитеп кенә бара. Әгәр балага ниндидер кием йә Гөлүсәгә итек, миңа джинсы алырга булсак, өч-дүрт ай алдан планлаштырабыз. Тамак ягын кысабыз, күңел ачу җирләренә йөрмибез...  

Машиналы кеше башкалардан бер башка югарырак. Чыгып утыра киерелеп, гаиләсен төйи һәм китеп бара теләсә кайларга. Менә без дә баланы бакчага машинада илтер идек, авылга да ешрак  кайтыр идек. Ә авыл бит ул оҗмах кадерен белгән кешегә. Эссе ләүкәгә сузылып ятып, каен себеркесе белән чабынулары  гына ни тора! Ә ите мул салынган токмачлы аш? «Ашагыз әле, ашагыз, тагын салам», –дип кыстап торган әни, еш-еш тамак кыргалап, дөнья хәлләре турында сүз кузгатмакчы булган әти... Күңелдә ай буена җыелган төеннәр язылып китә туган нигездә, көч-куәт туплап  киләсең  шәһәреңә.

Минекеләр дә, Гөлүсәнекеләр дә күктән йолдыз чүпләгән кешеләр түгел. Пенсияләре дә  ипи-чәйлек, алардан ярдәм  сорау безнең башка да кереп чыкмады. Әмма юлы бар иде акча табуның. Бераз читенрәк  анысы, әмма дә ләкин...

Машина алу  хыялыбызда да юк иде. Бер кайтканда авылдаш Рамил сүз арасында әйтеп куйды. Сату-алу белән эш йөрткән, елан аягын кискән кеше ул. Миннән дүрт яшькә генә олырак булса да, җирдә нык басып тора. Кызыл кирпечтән ике катлы йорт күтәрде авыл уртасында, кыйммәтле җиһазлар белән тутырды. Мунчасы ике катлы, бакчасы Мичурин картныкына тиң. Барысы биек койма  белән уратып алынган. Яши рәхәтләнеп, алпавыт диярсең. Кайдан акча таба дигәндә, күзенә нәрсә күренә, барысын рәттән сата ул. Урман сата, терлек сата,  баганада калган алюмин чыбыкларны салдырып сата, җиргә күмелеп онытылган тимер торбаларны казып чыгарып сата. Теләгең булса, табыла торгандыр сатар әйберләр дә. Аның холкы шундый – сатарга һәм табыш алырга!
Егет чагында йөрткән «семерка»сы  бар иде аның.
– Утыра тузан җыеп, металлоломга  тапшырырга жәл. Йөрерлеге бар әле аның, берәр илле мең биргән кеше булса, очырыр идем, – дип оеткы салды бу миңа.
Менә тагын  кирегә чигенергә. Акча мәсьәләсе мәҗбүр итә. Әти ике гаиләгә дип ел да үгез симертә. Дүрт-биш  центнер  авырлыкка җиткерә мәхлукны. Һәр елны кап яртысын мин алам. Ел буе иткә тилмермибез, тамак туйдырыр ризык була. Менә шул үз өлешемне Рамилгә тәкъдим итмәкче булдым мин. Бер елга куян тиресе дә чыдаган ди. Ит ашамый да яшәп торырбыз. Бәрәңгегә күбрәк көч төшәр, боткага өйрәнербез. Безнең Ләйлә бөтенләй ит яратмый, аңа гел кәнфит булсын. Тавык канатлары да хәйран арзанга сатыла  кибетләрдә...

Кулга-кул сугыштык Рамил белән, ул, кар төшкәч, иткә килергә булды, мин шактый келтерәгән машинаны капка төбенә кайтарып куйдым. Тимер-томырга кул ята минем, җан өрәм бу лайвага, язган булса...
 
* * *
Мин берни дә сизми калдым. Печтек кенә дә авырту тоймадым. Авыртмый икән лә ул. Узгынчы бер ир, аяктан егып, башым белән карга тыкты. Нәрсә икәнен төшенеп алган күрәсең...

Машина алган идек без. Ләйләбезне бакчага йөртергә җайлы булыр дип. Ул якка файдасы булмады. Элекке эшемнән китеп, Ләйлә йөргән бакчага тәрбияче булып урнаштым. Акчага күпкә отылдым да соң, икенче яктан караганда, балам янымда, тамагыбыз шунда үтә. Нигә генә алганбыздыр инде кеше искесен? Әйбер алганда да, кешесенә карап алырга кирәк шул. Начар кешедән алсаң, тора-бара кыек ягы чыга. Шуны белдем мин. 

Алган чакта, күз тимәсен, йөгереп кенә торды. Әле Дамирлар авылына кайтабыз, әле безнекеләрне барып күрәбез. Әти-әниләр онык сөеп куаналар, ә без кишерен-суганын, бәрәңгесен-кәбестәсен, сөтен-каймагын тутырабыз  машинага. 

Тәмәкесен ташлый алмый җәфаланды Дамир. Мин дә минут саен игәүләп кенә тордым, котыл шул зәхмәттән дидем. Сәламәтлеккә зыян салуы гына җитмәгән,  кесәгә дә нык суга бит ул. Көн дә  йөз сум да йөз сум, Гани баймы әллә без? 
Дамир тәмәкелек акчаны кичләрен таксовать итеп эшләргә җайлашты. Миңа ике-өч йөз кайтарып тоттыра, үзенә бераз кала. Начар түгел бит инде, килгән белән киткән бер түгел.

Ул көнне күңелем җилкенде дә җилкенде, бер сәбәпсез эчем пошты, елыйсым килеп тик торды. Хатын-кызларның була андый холыксызлыгы. Әмма бу көн бигрәк әллә нинди иде. Гадәте буенча, Дамир кичке аштан соң чыгып китәргә җыенды.
– Йөрмә, – дип каршы төштем. – Бар акчаны эшләп бетерә алмассың. Үзем бирермен тәмәкелек кенә. Ял ит, безнең янда бул, – дидем. 
– Алырсың син каруннан акча, – дигән булды көлеп, аннан Ләйләне үз янына чакырды. – Кил әле, кызым, әтиеңне әп итеп озатып кал.
Чыгып китте шулай. Кулымнан эш төште. Кер үтүкләргә алындым, яраткан күлмәгемнең итәген яндырдым. Тәмам ачуым чыгып, Дамирга шалтыратып карыйм, алмый телефонын. Нәкъ шул чакларда бәрелешкәннәр инде алар.  Өр-яңа  «Мерседес» китереп бәрдергән аны буш урамда. Ул «Мерседес» унсигез миллион торган, имеш. Әйтергә куркыныч – унсигез миллион! Йокламый яткан төннәрдә мин юри генә санап карадым, бу кадәр акчаны без Дамир белән икәүләп күпме вакытта җыяр идек икән? Мисал өчен, ашамый-эчми, бер кая йөрми гел эшләп, гел акча җыеп – ничә ел эчендә? Икебезнең эш хакларын кушсак, төгәл  утыз  мең җыела. Әз дә кебек түгел. Ятам акшарланган түшәмгә карап, бармакларымны бөгә-бөгә исәплим. Бигрәк тә түгәрәк сан хасил булды, дөрес исәпләсәм.  Илле  ел!

* * *
Исемә төште, барысы да исемә төште. Соңга калдым. Шәһәр читендәге поселокка барып йөрергә туры килде ул көнне. Тәрәзәләрдә утлар сүнгән, халык йокыга талган. Күз күреме арада юл табадай ялтырап ята иде. Тыкрыктан зур тизлектә килеп чыккан машина минем арткы ишеккә бәрдерде. Мизгел эчендә вальс әйләнгәндәй түгәрәк ясады да, фонарь баганасын аударып, туктап калды. Аңа кадәр мин юл читендәге көрт өстенә чыгып очкан идем. Күпме җыенып йөрдем шул якның биген ремонтларга, тәки кул җитмәде. Әнә шул исән калырга сәбәп булды, ахрысы. 

Көч-хәл белән торып аякка бастым. Арка сөягенә меңнәрчә энәләр кадалган төсле  тоелды, тубык башы да нык кына бәрелгән иде, ахрысы. Ялтырап торган кара  «Мерседес» юлга аркылы туктап  калган. Унҗиде-унсигез яшьләрдәге дүрт егет бамперы килеп төшкән машина тирәли әйләнгәләп йөриләр, ачык ишекләреннән агарып шардай кабарган куркынычсызлык мендәрләре күренә.  Мин үземнең машинага күз салдым. Карарлыгы калмаган: арткы өлеше умырылып кереп киткән, фонарьга бәрелгән алгы як – гармун күреге төсле. Ярый чыгып очканмын дип шатланасы гына. Теге яшүсмерләр бәхәсләшә-сөйләшә миңа якынлаштылар. Берсе – машинамны, үземне телефонына төшереп алды. 
– Синең, лузер, күзең чыкканмы әллә? Нигә әзрәк карап йөрмисең? – дип, бер каратут йөзлесе кулларын болгарга тотынды.
– Сез килеп мендегез бит минем машинага. Хәзер ГАИ чакырам, – дип, телефонны сөйрәп чыгардым. Кырыйда торганы ялт кына телефонны суырып алды кулдан.
– Миңа гаишниклар кирәкми, – дип һаман үзенекен тукыды  теге кара чутыр. – Бабамның бүләген он-талкан ясадың. Беләсеңме күпме тора мондый машина? Ремонт өчен кимендә миллион ярым кирәк булачак. Праваң да юктыр әле синең...
Мин аны-моны уйламый документны кесәдән эзләп алдым. Теге яндагысы тагын җитез кыланып праваны да үз кулларына күчерде.
– Бездә булып торыр хәзергә, – диде  башлыклары. – Телефон номеры язып бирегез үзенә. Ремонт синең өстә. Миллион ярым. Өч көн вакыт сиңа, өч көннән соң кирәкле сумманы  хәстәрләп шалтыратырсың.  
Мин нәрсәләрдер әйтергә маташтым, үземнең хаклыгымны хакладым. Әмма тыңлаучы булмады. Телефон номеры язылган кәгазьне кулыма тоттырдылар да,  машиналарын үкертеп, күздән югалдылар. 

Телефонны кире биргәннәр иде тегеләр, ялгызым калган булсам да,  юл хәрәкәте сакчыларына шалтыраттым. Нәрсә булганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Шикләнеп кенә тыңладылар болар. Шаһитлар юк, якын-тирәгә камера да эленмәгән. 
– Син барысына үзең гаепле бугай, – диделәр соңыннан. – Ярый да страховкаң булса. Ә бу тимер калдыкларын эвакуатор чакыртып олактыр берәр яры, – дип киңәш бирделәр.

Гөлүсәнең күз яшьләре, битәрләүләре җелегемне киптерде, тормышның яме китте. Шулай да машинаның яраксыз хәлгә килүен мин җиңел кичердем. Йөрисен йөргән иде инде, хакы да шул чаклы гына. Баш сау булса, яңасын алырмын берәр заман. Их, шуның белән генә бетсә икән күрәчәкләр...

Төнге сөйләшүне җитди кабул итмәгән идем. Үзләре килеп бәрелгәннәрен белеп торалар лабаса. Суд юлында йөртмәгәнгә рәхмәт әйтсеннәр. Әмма теге каратутлы егет мине эзләп тапты өч көннән соң. Проходной янында көтеп торган. Янында  ике әзмәвер баскан. 
– Проблеманы хәл иттеңме? – ди бу. Мине, иске танышы күреп, елмая үзе. – Синең турыда белештеләр егетләр, – дип башы белән әзмәверләргә ымлый. Фатриың барлыгын белдек. Ипотекаңны түләргә дә түләргә икән. Анысы комачауламый, юристлар аңлаттылар. Иртәгә шалтыратасың, каршы алырлар үзеңне, бергәләп фатирыңны минем исемгә күчерерсез. Ярдәм итүче белгечләр булыр. Тәртәгә тибәргә уйлама, кызың, хатының барлыгын онытма. Мин алар турында да беләм. Тагын язып бирегез моңа номерны, йә югалткандыр. Үзенекен дә алыгыз, – дип  фәрманнар бирде.
– Нигә алай сөйләшәсең минем белән? Закон дигән нәрсә бар, дөреслекне исбатларлар. Кем булдың ул кадәр? – дип  катырак сөйләшергә булдым.
– Ментлар буйлап йөрергә киңәш итмәс идем, барыбер файдасы булмас. Кем дигәннән, мин – патша. Нурбәк Асаев дигән кеше. Ишеткәнең юк идеме? Патшаның һәр  әмере кичекмәстән үтәлергә тиеш.
 Кырт борылып  китеп барды. Шул чакта гына күңелемә курку керде. Болар һич тә шаярып сөйләшми бит! Фатирны даулап йөрүләре көн кебек ачык. Күпме  җанкыярлар бөтереләдер бу  тау егете тирәсендә, кем белсен?

Әмма аларның кубызына биергә җыенмый идем мин. Шундый авырлыклар белән алган фатирымны, бер дә юкка бер адәм актыгына биреп куяргамы? Алай да саклык чаралары күрергә булдым. Хатыныма барысын бәйнә-бәйнә аңлатып бирдем. Минем уемча, Гөлүсә бала белән беразга авылга әниләренә кайтып торырга тиеш иде.
– Нигә эш калдырып йөрим мин? – дип чәпчеп чыкты Гөлүсә. – Эштән язарга җүләрме әллә мин? Көн сорап, баланы иртәгә кайтарып куярмын. Ә үземнең бер адым да өйдән читкә атлыйсым юк.
 Миңа дә бала  ышанычлы урында булса, шул җиткән төсле тоелды. 

Смена бетмәгән иде әле, телфоныма шалтыраттылар.
– Хатыныңны авыр хәлдә безнең больницага китерделәр, – дип хәбәр итте кизү сестра. Күргәннәрем коточкыч иде. Гөлүсәнең кайтканын каравыллап торганнар да,  берсе аның битенә кислота сипкән...

* * *
      Артык зыяны булмады  селтенең миңа. Вакытында кар белән ышку да ярдәм иткәндер. Куртканың киярлеге калмаган инде анысы, эреп кенә төшкән. Бит алмасы атна эчендә ямалды: итенә барып җитә алмаган зәһәре. Менә бер күзсез калдырды инде, нишлисең, күрәчәктер... Ул көнне Дамирны миңа якын да китермәделәр. Гел врачлар тирәләп йөгерделәр, рәхмәт инде аларга.  Реанимациядән палатага күчергәч кенә  керә алды Дамир. Минем баш-бит ак биләүдә, бер күз генә елтырый. Яраның әрнүләре үзәккә үтә. Ул бер сүз әйтмәде, мин дә әйтерлек хәлдә түгел идем. Ярый кызыбыз бу тетрәнүләрдән еракта иде... 
 
* * *
Ул көнне кич тагын шалтыраттылар. Монысы Нурбәк иде. 
– Минем дустым синнән  иртәдән кичкә кадәр хәбәр көткән дә үзе хакында исеңә төшерергә булган. Аңлагансыңдыр безнең шаярмаганны... Тагын өч көн уйларга вакыт сиңа. Дүртенче көнне бар кәгазьләреңне алып кил. Кайда килергә өстәп  хәбәр итәрбез. Яхшылап  уйла...
Монда уйлыйсы-нитәсе түгел. Мине яклар, аралар кеше юк. Закон  сакчылары да битараф минем кебекләргә, җәмгыятькә дә кирәгем  шулкадәр генә. Канга-кан гына бу очракта. Гаиләмне, якыннарымны яклап басмасам, сукыр бер тиен минем бәям. 
Иртәдән тагын больницага юлландым мин, эш кайгысы китте. Поликлиниканың залында утырганда берсеннән-берсе аяусызрак планнар кордым. Уйларымда гына Нурбәк белән күзгә-күз очраштым, аның кара каннарын агыздым, бугазын чәйнәп өздем, йөрәген суырып алдым. Йөрәгем гел үч алу нияте белән типте. Соңыннан нәрсә буласы башыма да кереп чыкмады. Төрмәгә озатсалар да, җанымны кыйсалар да, шатланып кабул итәчәкмен. Әмма дошманым  аяк астында аунасын башта. Күңелемдә мондый тойгылар яралырга мөмкинлеген белми дә идем моңарчы. Ни әйтсәң дә, адәм баласы үзе турында бик аз белә...

* * * 
Бик  өзгәләнеп карап калдым мин Дамирым артыннан. Киребеткән ул, берәр  уй күңеленә килсә, өзми дә куймый дигәндәй. Миңа зыян салучыны юллап берәр тарихка тарымасын дип  курыктым. 
 Хатын-кыз күңеле сизгер бит ул. Уйлаганым юш килгән. Ничектер очрашкан ул дошманнары белән. Үзенчә үч алырга уйлагандыр инде. Андый башкисәрләр минем Дамир ише йомшак  затларга ирек куямы? Мин чыгарга да өлгермәдем, дүртенче көнем идеме больницада, иреңне китерделәр, диде персоналдан берсе. Таный башлаганнар иде үзен. 

Менә хәзер мин йөрим аның янына. Карар җирен калдырмаганнар кабахәтләр, изгәннәр генә. Тернәкләнеп китә алса гына ярый инде. Теге бәндәләр дә терелгәнен көтәләр,  дип сер сөйләделәр миңа. Авариягә эләккән машинаның хакын түләтергә. Шуңа кабергә кертми торулары ди. Чукынып китсен лә  фатиры. Авылга да кайтып китәргә булыр иде. Баш исән булсын. Тагын тынычсызлана башлады, җаныем. Нәрсәдер әйтәсе килә шикелле. Мин аңлыйм аның һәр әйткән сүзен, колагымны терим дә йөрәгенә... Безнең йөрәкләр бергә тибә бит.

* * *
«Усал кешеләр күп бу җирдә, Гөлүс ...» – «Күпләр икән шул, Дамирым, без белмәгәнбез генә».  «Кара болыт булып кояшны каплаган  кара эчле кешеләр,  Гөлүсә» – «Кояш көн дә чыга, Дамирым, бервакыт таралырлар ул болытлар». –  «Мин сине барыбер яратам, Гөлүсә, нинди булсаң да яратам...» – «Мин дә сине яратам, Дамирым...»  – «Без бәхетле булырга тиеш, Гөлүсә, кызыбыз алдагы  көннәрдә бәхетле булсын дисәк ...» – «Без тырышырбыз бәхетле булырга, Дамир».  – «Яхшылык күбрәк бу җирдә, Гөлүсә. Шулай булмаса, җир җимерелер иде күптәннән». –  «Яхшылык өмет итик, Дамирым, яхшылык... »
 
Сезнең якларда ничегрәктер, безнең авылда читтә үлгәннәрне үз зиратыбызга кайтарып җирлиләр. Хәер, кайда да бер гадәттер инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куркыныч булып китте...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мине дә сәвит заманында данлыклы сәвит офицерлары утырткан "Волга" бәрдереп китте. Берни аңлатмыйча качты шоферлары. Номерын язып алган идем, Шул номерны тотып ГАИга бардым. Андагы милиция хезмәткәре, сезнең "Ока"гызны эзләргә минем вакытым юк, кына диде. Доверенность белән кеше машинасында йөри идем. Кеше машинасын үз исәбемә төзәттем, страховка булса да. Автор дөрес әйтә, ул-бу була калса, безне яклауы юк.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Төзәтмә: "Ока"гызны бәрдергән машинаны эзләргә вакытым юк, диде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Анлаешсыз язылган,кочкэ анладым.

          Хәзер укыйлар