Логотип
Проза

Бәхетсез итәсең бит

Алдагы парта артында утырган җете зәңгәр күзле үсмергә карады да катты Ләйсирә. Класста бүтән берәү дә юк диярсең! Хәер, калганнарга карашын йөгертеп үткән иде инде, монысына җиткәч, төртелде. Йа Хода, охшаса да охшар икән!

...Идрис өйләнергә йөргәндә Ләйсирә шушы малай яшендә булгандыр, мөгаен. Әй, үрсәләнгән иде кызый, мендәренә капланып та үкседе, бакча артларындагы болынга төшеп тә елады. Бик ярата иде шул ул Идрисне! Чынлыкта егет аңа баласытып кына караган булган инде – Ләйсирә моны еллар узгач кына аңлады. Ә ул чакта урамда очраганда: «Нихәл, сеңел? Үсеп буламы?» – дип чәчләрен туздырып киткәндә дә, клубка чыккач, биергә чакырганда да, әй рәхәт була торган иде. Колхоз басуына урып салынган борчак саламын әйләндерергә чыккан көнне дә онытасы юк. Баскан урыннары Идрис белән янәшә туры килде. Үзенекен эшләп бетерә дә: «Беләкләрең бик сыек, сеңел, яле, булышыйм әле үзеңә», – дип, Ләйсирәнекенә тотына. Аның беләкләре, дөрестән дә, егәрле, колачы киң. Их, эрепләр китәсе иде шуның кочагына кереп...
Булмады. Ләйсирә үсеп өлгерә алмады – Идрис өйләнеп куйды. Туй көнендә кыз ул яшәгән югары очны елый-елый өч тапкыр әйләнде.  
Мәктәпне бетерүгә, Ләйсирә калага китеп барды – педагогика институтына укырга керде. Ял көннәренә кайтканда очраткалады Идрисне.  Берсендә каршысына үзе елмаеп килде: «Карале, сеңел, хәйран чибәр кыз булгансың, нишләп иртәрәк күрмәдем икән мин сине?» – дигән булды. Ләйсирәнең беркатлы чаклары узган, шулай да әй  үртәлгән иде шул сүзләргә, тәмам ышана язган иде. 
Гомер уза торды, яратканын тәки очрата алмады кыз. Укып бетергәч, юллама белән ерак районга китеп барды. Артыннан ялынып йөрүчеләр дә булды үзе, тик берсенә дә күңеле ятмады шул. Инде утызның теге ягына чыкканына да шактый. Шулай карт кыз булып олыгаерга язгандыр, күрәсең...
 
Быел менә кабат туган авылына кайтып төште. Дөресрәге, әнисе дәшеп кайтарды. «Син дә ялгыз, мин дә монда берүзем тилмерәм», – диде. Ләйсирә тәвәккәлләде. Өстәвенә, мәктәпләренә нәкъ менә математика укытучысы кирәк булып чыкты. 
Беренче көнне үк үсмер чагыма әйләнеп кайтырмын дип уйлады микән ул? Шушы зәңгәр күзле малай бөтен күңел дәрьясын актарды да ташлады. Нинди икән ул Идрис абыйсы хәзер? 
Ата-аналар җыелышы буласы көн иде, мәктәп ишегалдында аны  бер ир куып тотты. «Нихәл, сеңел, туган якларыңа кайтырга булдыңмыни?» – диде. Ләйсирәнең аягы камырга әйләнгән күк булды, артына әйләнеп карарга курыкты. Шундый да таныш тавыш! Тик... тавышы аныкы булса да, үзе бүтән булып чыкты. Һәрхәлдә, үзен күргәч, Ләйсирә аны танымады. Дөресрәге, танырга теләмәде. Юк, юк, теге чактагы Идрис түгел иде бу! Гәүдәсе  юанаеп киткән, буе да чүккән димме? Йөзе таушалган, әллә җыерчык та баскан инде... Җете зәңгәр күзләре генә үзенеке булып калган. Кырыгын гына узган ир бит югыйсә...
Ләйсирәнең күңелен моң басты, җаны өшегәндәй тоелды. Бер-ике сүз алышты да, тиз-тиз атлап, үз юлына китте.
Шуннан бирле Идрис белән очрашуны көтми инде ул. Дәресен аның зәңгәр күзле малаена карап сөйли. Класстагылар, аптырашып, чышын-пышын килә башлагач кына айнып киткәндәй була.
Беркөнне ул Ильясны такта янына чыгарды. Авыр-авыр сораулар биреп йөдәтте. Кайсын белде малай, кайсын – юк. Журналга зур итеп «өчле» куйды. Моны ишеткәч, класс бердән «аһ» итте. Ильяс янәшәсендә утырган кыз чәчрәп үк чыкты:
 – Апа, нишләвегез бу! – диде. – Сез бит аңа сорауларны әле үтелмәгән темадан бирдегез! Ильяс отличник ул, беләсегез килсә!
Ильяс аның җиңеннән тартты – вакланма, янәсе. Ләйсирә кызарынып китте: кыюланган бу авыл балалары укытучы белән әнә ничек сөйләшәләр! Шулай да үзен кулга алырга тырышты:
 – Син алай әтәчләнмә, акыллым! – диде. – Отличник булганга бирдем дә инде мин аңа шундый сорауларны. Киләчәк өчен стимул булсын, дидем.
Икенче, өченче көнне дә шул хәл кабатланды. Класс гөж итеп ала да тына. Ләйсирәнең генә күңеле тынмый. Ни өчен шулай кылануын үзе дә аңламый ул. Идриснең аның каршында бер гаебе юклыгын да белә. Ильясны болай җәфаларга тиеш түгеллеген дә аңлый. Кемгә дип кизәнүе соң бу?
 Беркөнне Ильясның үзенең сабыры төкәнде, иптәшләренең класстан чыгып  китүен көтте дә укытучы янына үзе килде.
 – Сез, мөгаен, кем өчендер миннән үч аласыз! – диде. Ләйсирәгә нәфрәтләнеп карады. – Сорашып карадым, ни өчен икәнен әти дә, әни дә белми. Әллә әйтергә теләмиләрме? – Ул аңа сөзәргә килгән үгез шикелле карады.
Ләйсирә тыенкы гына елмайды. Малайдан читкәрәк китеп басты. Ул нәкъ әтисенең яшь вакытындагы шикелле – озын буйлы, таза беләкле. Хәзерге үсмерләрнең башында ни барын белмәссең...
 – Математикага сәләтең барлыгын белгәнгә шулай эшлим... Мондый җавап канәгатьләндерәме? Киләчәгеңне уйласаң, башкалар дәрәҗәсендә генә укып барырга тиеш түгел син!
Ильяс уйланып алгандай булды. Тик берни дә аңламады.  
 – Теләсәң, мин сиңа өстәмә дәрес бирә алам...
Малай мыскыллы елмайды:
 – Акча эшлисегез киләме?..
Ләйсирә кабарынып китте:
 – Нинди акча?! Минем укучым минем фәнемнән уңышка ирешә икән, бу үземә дә  дәрәҗә дигән сүз, беләсеңме син шуны?!  
Малайның җавабын көтмәде, үкчәсендә зырылдап әйләнде дә, каты-каты басып, класстан чыгып китте.
Икенче көнне  Ильяс аны укытучылар бүлмәсеннән үзе дәшеп чыгарды.
 – Әниләр белән сөйләштем... Акчасын түлибез диделәр. Мин бит, чынлап та, укып бетергәч, физматка кермәкче булам...
 – Тагын акча! Тәки аңлата алмадым бугай мин сиңа... – Ләйсирә аңа күзләре белән үтәли тишкәндәй итеп карады. – Ничә дәрес синең бүген? Биш? Алтынчысында математика кабинетына килерсең. 
Партадашы хак әйткән – Ильяс чыннан да бик башлы малай булып чыкты. Укытучы әйткәнне шунда ук тотып ала, җавапларын шапылдатып кына тора. Ләйсирә аңа сокланып туя алмый. Берсендә, хисләренә чыдаша алмыйча, кочаклап ук алды. Ильяс аңа  сәерсенеп карады.
 – Гафу... Әйтәм бит, укучының уңышы – укытучы уңышы ул. Болай булса, керәбез без синең белән физматка... 
 
...Баштарак математика кабинетында әзерләнделәр. Аннары Ләйсирә малайны өйләренә чакыра башлады. Әнисе уфылдый-ахылдый яннарына әллә ничә кереп чыга:
 – Ник җәфалыйсың соң син аны кара төнгәчә? Мәктәптә укыганы җитмимени? – дип аптырый. Ләйсирә көлә:
 – И-и, әни, ярый әле, җәфалагансың дип, үзе үк рәхмәт әйтәчәк ул соңыннан! – ди.
Тик рәхмәтне иң әүвәл ул түгел, Ләйсирә үзе әйтте... Идристән көткән бәхет аңа аның шушы зәңгәр күзле малае аша килде... Кайчан, ничек ерып чыкты алар арасында баш югалтыр дәрәҗәдәге хисләр ташкыны? Аның кочагында ул үзен үсмер кыз итеп тоя, кайчакта, саташып, малайга «Идрис» дип тә дәшеп куя... Сөенеченнән айныгач, аңына килә алмыйча утыра. Үз-үзен каһәрли, газаплана, тик шуннан ары уза алмый. Кич җитү белән хәлләр тагын элекке тәртип белән дәвам итә...
 Бер көнне, Ильясны озаткач, төне буе саташа-саташа уйланып чыкты Ләйсирә. Нишлисең син, кызый, бу баланы да үзең кебек бәхетсез итәсең бит... Җинаятьче булып чыгасың бит инде син... Туктал, яхшы чакта, акылыңа кил!..  
Икенче көнне Ильясны мәктәп ишегалдында очратып сөйләште. Әйтәсе сүзен аска карап кына аңлатты:
 – Физмат була инде сиңа... Башка йөрергә кирәк түгел...
Ильясның  балкып торган йөзе шунда ук сүрәнләнеп китте. Укытучысының иңнәреннән кочып җилтерәтүдән ничек тыелып кала алгандыр!
 – Сез... Син алай эшләргә тиеш түгел... Дөрес булмый ул...
 – Дөресе нәкъ менә шулай була инде, акыллым...
 – Ә минем турыда уйладыңмы соң? Сине күрмичә бер көн дә яши алмыйм бит мин хәзер! – Егетнең җете зәңгәр күзләрендә усал очкыннар биеп алды.
 – Тс-с... Минем төрмәгә эләгүемне теләмисеңдер бит... – Монысын ул пышылдап кына әйтте.
  – Ярты елдан миңа унсигез тула... – Ильясның теле тотлыкты.
 – Ярты елдан син инде институт студенты булачаксың... Сабыр итик. Имтиханнарыңа да әзерләнергә кирәк.
 – Син... Сез...
 Егет аны яшьле күзләре белән озатып калды.
Яши алмыйм дисә дә, яшәде, алай гына да түгел, имтиханнарын да бик әйбәт тапшырды. Институтка документлар илтә барганда исә Ләйсирәгә ияреп йөрде. Тегесе  һәр имтихан көнендә аның тирәсендә булды: озатты, каршы алды. Яңа сабакташларына Ильяс аны «апам» дип таныштырды. Һәр «бишле»гә бергәләп куандылар. Факультет стенасына «бәхетлеләр» исемлеген чыгарып элгәч, Ильясның фамилиясен күреп, икесенең дә башлары күккә тиде. Институт бинасыннан җитәкләшеп чыгып очтылар.
Егетнең башкалар кебек тулай торак артыннан йөрисе булмады.
 – Якында гына уңайлы фатир таптым, – диде Ләйсирә. Ул инде авыл белән исәп-хисабын өзгән, монда эшкә дә урнашып куйган иде.  
Кешенең күзен-авызын томалап куеп булмый бит аның – авыл белән шәһәр арасында гайбәтләр күп йөрде. Ильяс әти-әнисенең читләтеп тә, турыдан-туры сораштыруыннан да туйган иде, берсендә аларның каршыларына утырып әйтте:
 – Юк-бар белән үзегезнең дә, минем дә башны әйләндермәгез, – диде. – Почти әни булырлык яшьтә бит ул миңа... Ну, кайбер мәсьәләләрдә киңәшләшәм мин аның белән. Сораганда үзем дә ярдәм иткәлим...
Идрис сабыр гына тыңлап бетерә алмады, йодрыкларын уйната башлады:
 – Нәрсә, бер әни генә җитмимени сиңа? – дип җикеренде. Әнисе шүрли калды:
 – Чү-чү, чебеннән фил ясамыйк әле, – дип, аны малае яныннан читкә алып китү җаен карады. Тик үзенең күңеле тамчы да тынычланмады. Ильясның торыш-килбәте әллә ничек, гаебе бар кеше шикелле иде шул. Башын аска иеп кенә сөйләште, бармаклары белән эскәтер читен бөтәрләп утырды.
Авылга соңгы кайтуы диплом алганның икенче көнендә үк булды. Куаныштылар, әнисе тыенкы гына үксеп тә алды. Тик... елыйсы сәгатьләре алда булган икән.
Кичке табын артында Ильяс сүзен ерактанрак башлады.
 – Гел авыл да шәһәр, шәһәр дә авыл... Бераз дөнья күрергә дә кирәк инде...
Әнисе аңа сагаеп карады. Әтисе тураеп утырды, улының авызыннан тагын ни чыгасын көтте.
 – Распределение булды... Миңа Курган өлкәсен тәкъдим иттеләр. Риза булырмындыр, ахры...
Соңгы җөмләсен ул болай гына әйтте. Инде мәсьәлә кичә үк хәл ителгән иде.
Идрис нәрсәдер әйтергә кирәклеген аңлый, тик нәрсә? Менә ул әкрен генә урыныннан куба башлады. Йөрәк тибеше ешайды, йөзе кызарынып китте. Хатыны аның беләкләренә ике куллап ябышты.
 – Чү, әтисе... Киңәшкә дип кайткан бит ул... Тыңлап бетерик әле...
Идрис аның кулларын селтәп төшерде.
 – Шулайдыр! Киңәшәсен киңәшеп бетереп кайткан инде ул! Әйт дөресен: шуның белән китәсеңме? Шуңа еракны сайладыңмы?
Ильяс та торып басты. Әүвәлгедәгечә күзләрен яшермәде:
 – Юк! – дип каты итеп әйтте. – Түлке кая китәсемне берәүгә дә әйтмәгез. Барып урнашкач, үзем хәбәргә чыгармын. 
Идрис телсез калды. Бераз тынычланган кебек булды. Тик ирле-хатынлы икесе дә төне буе йоклый алмады. 
Иртән әтисе каралты-кура тирәсенә чыгып киткәч, егет әнисе янына үзе килде. Нәкъ бала чагындагы кебек,  иңнәренә башын төртте.
 – Буталдым мин, әни!.. Үз-үземнән качып китәм бугай. Шулай дөресрәк булыр дим... Яңа җирләр, яңа кешеләр... җанымны ничек тә дәвалар әле дип өметләнәм... 
Әнисе аны бераз аңлады, бераз – юк. Сораулар биреп азапламады. Ерак китә – озату авыр булыр инде; үзе генә китә – анысы хак, димәк, Ләйсирәдән качып китә. Анысын әйбәткә юрарга кирәк. Ходай теләсә, үз ишен табар дип өметләник...
 
Ике төрле тормыш
Әнисенең теләге тиз генә кабул булмады – утыз бишен тутырып килгәндә генә үз ишен тапты Ильяс.
...Курганнан аны Сафакүл авылына җибәрделәр. Тырышлыгы, үҗәтлеге электән үк җитәрлек иде, башаяк белән эшкә чумды. Бөтен ихтыяр көчен җыеп, Ләйсирәне онытырга теләп яшәде. 
...Теге вакытны аерылышу икесе өчен дә газаплы булды. Мәсьәләне Ләйсирә үзе хәл итте – Ильясның ике төрле тормыш белән яшәвен сизми түгел иде шул ул. Юк, юк, биш ел буе бер генә тапкыр да сүзгә килешмәде алар. Кеше арасына гына икәүләп чыкмадылар – авыл белән ике арадагы сүзләрнең Ильясның кәефен кыруын күреп тору Ләйсирәгә авыр иде. Кайчакта егет өйгә биеп-җырлап диярлек кайтып керә – студент «тусовкалары» аны шулай җилкендерә иде. Аннары кич буе шундагы хәлләр турында  тәэсирләнә-тәэсирләнә Ләйсирәгә сөйли, аның йөзенә яткан күләгәне күрми дә, сизми дә... Иртән тагын аның кочагында уяна, ул әзерләгән тәмле аш белән сыйлана да кабат шау-шулы институт тормышына чума. Гомер буе шулай яшәрмен дип уйлады микән? Әллә бөтенләй уйлап тормадымы? 
 Ниһаять, акылы хисләрен җиңде Ләйсирәнең – аерылышу турындагы сүзне үзе кузгатты. Ул әйтмәсә, Ильясның мәңге дә аны ташлап китү исәбе юк иде. Бу тормышына бик җайлашкан иде шул ул, биш ел буе бернинди проблема күрми, әзергә хәзер булып яшәде. Теге вакытта әтисенең әче итеп әйткән сүзләрендә хаклык юк түгел – бер әни җылысыннан икенчесенекенә барып кергән кебек булган иде. 
 – Китеп кара Курганыңа үзең генә. Яшәп кара ялгызың гына. Бәлки, бераздан мин сине үзем үк эзләп табармын әле, – диде Ләйсирә. Үзенең күзләре яшьле иде. Ильяс аңа аптырап, гаҗизләнеп карады, әйткәннәре һич кенә дә башына барып җитмәде. Нишләп аның белән китәргә уйламый соң ул? Нишләп? Бик рәхәт иде бит әле бергә булганда! Ул аны җилкәсеннән каты итеп кысып тотты: 
 – Берәр гаебем булдымы? Туйдырдыммы? Әйт!
 – Киресенчә... Утырам да уйлыйм, утырам да уйлыйм... Бер-ике елдан миңа  кырык тула... кем дип таныштырырсың син мине яңа урыныңда? Сиңа гаилә корырга, балалар үстерергә кирәк булачак... Ә мин...
Ильяс аны тыңлап бетермәде, лапылдап диванга килеп утырды да учлары белән йөзен каплады. Хисләрен яшермичә, рәхәтләнеп, үксеп елады. Ул Ләйсирәне аңларлык хәлдә түгел иде. Ничек?! Ул бит Курганны Ләйсирәне күздә тотып сайлаган иде. Авылдашларыннан, туганнарыннан ераккарак китеп, өр-яңа тормыш башларбыз дип уйлады бит ул. 
Ләйсирә үз сүзеннән кире чигенмәде. Ильяска юл биштәрләрен әзерләргә булышты, юлына дип кайнар ризык әзерләде. Тик вокзалга озатырга төшмәде.
– Йә кеше көлдереп торырбыз тагын... Икебез өчен дә шулай яхшырак булыр, – диде. Соңыннан бүлмә уртасында ялгызы нәүмиз генә басып калды. Йөзе агарынган, күзләре шешенгән иде. Ильяс күңелендә ул еллар буе шул кыяфәтендә сакланды.
 
...Ильяска Сафакүлдә озак тоткарланырга туры килмәде – берничә ел башта гади укытучы, аннары мәктәп директоры булып эшләде дә, озакламый аңа шәһәрнең мәгариф идарәсендә эш тәкъдим иттеләр. Кандидатлык диссертациясенә дә шунда тотынды; аны яклагач, шатлыгын иң беренче Ләйсирә белән уртаклашасы килде – моның нинди зур уңыш икәнен ул гына аңлар кебек иде. Хәер, хәзер генә түгел, аны уйламый калган бер генә көне булдымы икән Ильясның? Тормышында берәр үзгәреш килеп чыкса, әй үрсәләнә иде күңеленнән аның белән сөйләшмәкче булып! Ник янымда түгел соң син минем, ник болай ятим иттең, дип бәргәләнә, эчтән генә аның белән чын-чынлап әрепләшә иде. Туган якларына ничә кайтып, ничә китте. Кайткан саен Ләйсирәне эзләде. Таба алмады. «Үзем эзләп табармын», – дигән иде, сүзендә тормады гына түгел, эзен  Ильяс таба алмаслык итеп чуалтып бетергән булып чыкты. 
Дөрес анысы, Ильясның юлында хатын-кызлар очрамады түгел, тик берсен дә йөрәге чын-чынлап кабул итә алмады шул. Алар һич тә Ләйсирәгә охшамаган – һәркайсына Ильястан  нәрсәдер кирәк, ни өчендер ул туктаусыз аларның капризларын үтәргә, алар теләгәнчә яшәргә тиеш (киресенчә түгел!) – Ильяс моны һич кенә дә аңларга теләмәде. 
Галия белән танышканчы шулай булды. Ул гади тегүче булып эшли иде, шуңамы, үзен бик тыйнак тота, башкалар шикелле күктән йолдыз чүпләми. Аның белән бер-ике очрашудан соң ук Ильяс буйдак тормышына нокта куярга булды – аның ялгызлыгына әнисенең бик эче поша иде. Яраттымы ул Галияне? Мөгаен, яраткандыр. Юкса, тормышын аның белән бәйләргә җыеныр идеме? Һәрхәлдә,  ул үзе шулай уйлады.
Галия, чыннан да, тормыш көтәр өчен бик җайлы хатын булып чыкты. Йортта хуҗабикә ни эшләргә тиеш, бөтенесен дә белә. Ильясны кирәкле-кирәксез сүзләр белән йөдәтми, булмаганны таптырмый, көнләшеп үзәгенә үтми. Тагын ни кирәк? Шулай тыныч кына яшәп, бер-бер артлы ике ул да табып куйды. Алар белән дә ирен артык борчымаска тырышты, күп авырлыкны үз өстенә алды. 

...Беркөнне Галия кичләтеп кенә Ильясның эш бүлмәсенә керде, каршыдагы кәнәфигә килеп утырып, бераз тын торды. Үзе бик мөһим санаган сөйләшүне тиз генә башлап җибәрә алмаса, шулай көч җыя ул. Ильяс:
 – Мин шундый куркыныч кешеме соң әллә? – дип шаяртып алгач кына таралып китә.
 – Ни... Ательедан шалтыратканнар иде... Эшкә чыгуымны сорыйлар. Урын барында тәвәккәлләргә иде. Менә балалар...
 – Соң... Миңа ясле белешергәме?
 – Яслегә бирергә жәл... Няня ялласак димәкче идем...
Ильяс уйланып алды. Няня... чит кеше була бит инде ул. Тигез генә барган тормышны бозмас микән соң? Эшкә чыгасы килә дип... Ул эшләгән дә бик җитә дә соң... Галияне дә үпкәләтәсе килми.
 – Уйлашыйк әле башта, яме, матурым. Няня дигәнне бик карап алырга кирәк бит аны. Аларның төрлесе була.
Галия дәшмәде. Ире яныннан башын иеп кенә чыгып китте.
Карыйсын карап бетергән иде инде ул.
 Кичә балалары белән йорт каршыларындагы бакчада йөрергә чыкканнар иде, шунда мөлаем йөзле бер апа белән таныштылар. Балалар уйный торды, болар сөйләшеп киттеләр. Укытучы булып эшләгән икән, хәзер пенсиядә. «Берәрсенә бала караучы кирәкми микән, белмисезме? Өйдә эшсез яту бик авыр», – ди. Галия белешергә вәгъдә бирде, үзе башка нәрсә уйлады. Балалар белән утыручы булса, үзе дә бик рәхәтләнеп эшкә чыгар иде. Бәйдәге эт шикелле ничә ел ята бит. Туганнары да онытылганда бер килеп чыга, дуслар юк дәрәҗәсендә... 
Эшкә чакырып та шалтыратмадылар аны, үзе барып белеште, урын бар, теләсәң, кил, диделәр. Менә шул уй белән кергән иде Ильяс янына.
Кичке аш вакытында Ильяс үз сүзен әйтте:
 – Ну чакыр алайса ул апаңны. Сөйләшик. Документларын ала килсен түлке. 
Галиягә канат чыккандай булды. Шунда ук телефонга барып ябышты.
Якшәмбе иртәсе иде – Ильясның ял вакытын туры китереп чакырды Галия яңа танышын. Үзе бу вакыйганы дулкынланып көтте. Ире ошатса гына ярар иде, Ходаем... Юньле кеше булып чыкса ярар иде...
Ханым нәкъ сөйләшенгән вакытка килде. Ишекне Галия ачты. Ильяс газетасыннан аерыла алмый утыра иде, башын иренеп кенә күтәрде. Ханымның сәламен алды да... ачкан авызын ябарга онытып, аңа карап катты. Каршысында Ләйсирә басып тора иде! Аерылышканнарына ничә еллап узды соң әле? Унбиш кенә дә түгел бугай... Ә ул тамчы да үзгәрмәгән – һаман шулай якын, үз, кадерле... 
Үзләре түгел, күзләре сөйләште. «Үзем табармын дигән идемме? Менә, таптым...» «Ә мин сине күпме эзләдем, эзләдем... Ә син...»
 – Галия, матурым. Син балалар янында булып тор, яме. Апаң белән икәү генә сөйләшеп алыйк әле.
Ләйсирә тураеп басты. Ишеккә таба елышты.
– Галия ханымнан башка сөйләшү барып чыкмастыр. Әни кеше әйбәтрәк белә бит инде ул. Сез мине болай да көн дә күреп торачаксыз. Ничек эшләгәнемне дип әйтүем...

...Ул дөресен әйтте – Ильяс аны көн дә күреп торды. Әмма икәүдән-икәү генә калганнары булмады – Ләйсирә беркайчан да тиешле чикне узмады. Шулай да ирнең колагына гына пышылдап алу җаен тапты: «Гаиләгезне бозарга дип килмәдем. Мин кем дә, син кем инде хәзер... Сине, балаларыңны  көн дә күреп торам – шуның белән  бәхетлемен...»
Әмма бу бәхете дә аңа бик исәпләп кенә бирелгән булып чыкты. Монда килеп төпләнүенә бер ел да булмагандыр – сәламәтлеге какшый башлады, хастаханә юлын таптарга туры килде. Табиблар авыруының җитди икәнен, кичекмәстән операция өстәленә ятарга кирәклеген әйтте.
 – Ышанычыгызны аклый алмадым, кичерегез, – диде Ләйсирә беркөнне, бөтен гаилә кичке аш өстәле янына җыйналгач. – Миңа үз ягыма кайтып китәргә кирәк. Анда туганнарым, дусларым... 
Ильяс аның хәлен белә, ничә көннәрдән бирле  үзе дә карадан коелып йөри иде. Ләйсирә әйтеп бетергәч, ирдән әллә нинди ыңгырашу авазы чыкты. Галия дә бу хакта хәбәрдар иде – ни дип тә җавап бирмәде, гадәтенчә башын аска иеп утырды.
Ильяс Ләйсирәне вокзалга үзе озата китте. Аның белән туган ягына кадәр бергә кайтырга иде исәбе – Ләйсирә каршы килмәслек итеп ныгытып әйтте: 
 – Шушында хушлашабыз. Моңа кадәргесе өчен дә рәхмәт сиңа. Гомеремнең соңгы көннәрендә сине янәшәмдә тоеп яшәвем белән бәхетле булдым, – диде. Аның күкрәгенә башын куеп басып торды. Ильяс аны иңнәреннән кочты – Ләйсирә аның кулларының калтыравын тойды. Күтәрелеп карамаса да, күзләре яшьле икәнен дә сизде. Аннары кисәктән генә каерылып, җирдәге сумкасын иелеп алды да, артына да борылып карамыйча, тиз-тиз атлап китеп барды. 
Ильяс ул халык арасында эреп югалганчы баскан урыныннан кузгалмады... 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч эсэр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч эсэр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мина бик ошады.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәхмәт,асәр миңа ошады

          • аватар Без имени

            0

            0

            Нигэдер кунел ышанырдай Хэл тугел.Ышандырмый!

            Хәзер укыйлар