Логотип
Проза

Бәхеткә хакы бар һәркемнең

(хикәя)


 (хикәя)

 Институтта лекцияләр тәмамлану белән, Руслан яшәгән тулай торагына кайтып тормады, ә автовокзал ягына ашыкты. Азаккы автобуска булса да, ничек тә өлгерергә кирәк. Хәер, тулай торакка кереп, әйберләрне алып чыгарга кирәк иде дә бит. Әйберләр дигәннән, әллә ни дә юк инде. Шул Маһирә апасы, буш банкаларны алып кайт, дип җанны каезлады бит. Ә Русланның егет башы белән автобуста, халык алдында гарьләнмичә, буш пыяла банкаларны шалтыратып күтәреп йөрисе килми. Озак кайтмаган өчен әтисе, теле белән әйтмәсә дә, улына үпкәләп ятадыр. Аннары, азык-төлек, бәрәңге-яшелчә дә бетеп килә. Студент халкында кайчан акча булганы бар да, кайчан “степуханың” җиткәне бар?
 Русланның янып-пешеп ашыгуы юкка булмады. Арткы урыннарының берсенә билет эләккән егет кереп утыруга, шыгрым тулы автобус Уфа урамнары буенча җай гына Борай якларына юнәлде. Өч сәгать буена тибрәлеп бара-бара, йоклап алсаң да була. Шәһәрдә калган “җан көеге” Римма белән кәрәзле телефоннан хат язышып барсаң да була. Дөресен генә әйткәндә, Русланның инде күптән кызны әтисе, Маһирә апасы белән таныштырасы килә. Бервакыт көз көне үзе белән кайтып килергә ризалаткан да иде кебек. Аннан тагын, оялам дигән булып, кире уйлады. Бу кызларны аңламассың, бигрәк сәер халык. Быел кызый техникумын тәмамлап та килә. Укуын бетерер дә, Стәрлетамагына кайтып та китәр. Ә Русланга тагын бер ел укыйсы бар. Башта “гос”, аннан диплом. Егетнең аны һич тә үзеннән еракка җибәрәсе килми. Шушы ике ел эчендә алар бер-берсенә шактый ияләштеләр. “Корешлары” әйткәнчә “тусоваться” сүзен Руслан бик ошатып бетерми. Римма белән Руслан арасында “тусовка”дан күпкә артык, күпкә югарырак мөнәсәбәтләр – мәхәббәт икәнлеген кыз белән егет икесе генә белә... Ял көннәрен зарыгып көтә-көтә бергә үткәрсәләр дә, кичләрен, кар-яңгырга карамыйча, урамда сөйләшә-серләшә җитәкләшеп йөрсәләр дә, алар кайчак сүзгә килеп, ачуланышып та алалар. Авылда үскән нечкә күңелле кызга егетнең “шәһәрләшеп” китеп, яшьләр сленгын еш куллануы, туган телен ярлыландыруы ошап бетми. Ә Руслан исә, онытылып китеп, үзенең “яшьләрчә” сөйләшүендә әллә ни зур җинаять күрми. Һәр мохитнең үз диалекты, һәр замананың үз сленгы, үз сөйләм рәвеше бар. Моңардан гына тел юкка чыкмый дип саный. Шулай да Руслан кыз янында бәхәскә сәбәп тудырмаска, телен бозмаска тырыша.
 Егеткә Римма турында уйланып бару чиксез рәхәт иде. Ул, телефонын кабызып, интернет челтәренә керде һәм кызның битен эзләп тапты. “Ава”га икәү төшкән фотоларын куйган. Сәхифәсендә тагын ниндидер матур шигырьләр... Руслан аларны бик аңлап та бетми. Шулай да аңа кызның нечкә күңелле булуы, хисләргә бирелә белүе ошый. “Энҗе сибә кемдер учлап-учлап икәү йөргән көзге сукмакка...” Барысы да Руслан белән Римма турында...
 Кызны янында тоеп, шулай уйлана-уйлана бара торгач, Руслан Борайга кайтып җиткәнен сизми дә калды. Кайтуын кайтты, тик язгы кичнең эңгер-меңгер вакыты инде күптән үткән, төн үз хокукларын ныклап яулаган һәм тирә-якны үз кочагына алган иде. Туган авылы Кузбайга кайта торган юл буенда егет кул күтәреп күпме басып торса да, сирәк-мирәк узучы машиналар туктамады. Руслан, бераз уйланып басып торды да, әнисенең туганы Фәния яшәгән якка юнәлде. Шулай соңга калып кайтканда аңа кереп кунып чыгуы беренче тапкыр гына түгел егетнең. Бераз көттереп булса да Фәния апасы, чыгып, капкасын ачты. Апасы белән җизнәсе, балаларын үстереп, очырып җибәреп, икәү генә яшиләр. Өйләре дә зур, күңелләре дә иркен. Бу юлы да соңга калып кайткан туганнарын алар ачык йөз белән каршы алдылар. Руслан, кичтән ягылган, әле артык суынырга өлгермәгән мунчага кереп юынып чыкты. Инде соң булса да, Фәния апасы һаман ятмаган, аш бүлмәсендә Русланны көтеп утыра иде. Учларын иягенә терәп уйга батып утырган апасын күреп, егетнең күкрәк уртасы сызлап куйды. Ничек охшаган ул аның мәрхүмә әнисенә! Баш түбәсенә төеп өйгән шул ук чем-кара озын чәчләр... Коңгырт күзләрдәге шул ук игътибарлы, хәтта кайчак кырыслык чагылган туры караш.
 − Чыктыңмы, улым? Мунча суынгандыр инде? – хәтта тавышында да әнисенең авазлары, әнисенең тавышы ишетелә кебек. Руслан, мунча өчен рәхмәт әйтеп, ясалган чәйгә үрелде. Кунакта бер яктан рәхәт булса, икенче яктан егеткә шундый моңсу булып китте. Әнисен җирләгәнгә инде өч ел үтсә дә, аны онытып буламы соң?! Фәния апасының шулай бик тә әнисен хәтерләтүе өчен генә дә Руслан бу йортка кайчак бер йомышсыз кереп чыккалый. Яше егерме бер белән барса да, үзен үскән, чын ир-егет итеп тойса да, ул һаман да әнисен сагына. Аны уйлап бик үзәге өзелгәндә кайчак хәтта беркемгә дә күрсәтмичә генә күз яшьләренә дә ирек куя. Әтисе алып килгән яңа хатын Маһирә апа да начар түгел түгеллеккә. Кайткан арада, бәбекәем, дип үлеп, өтәләнеп тора. Шулай да, әни әни шул инде. Өченче дистәне вакласа да, балалыгы китмәгәндерме, ана кадерен соңлап аңлавымы, аның “әни” дип шу хәтле өздереп, авыз тутырып әйтәсе килә. “Әни” дип әйтергә дә тилмерә икән кеше дигәнең... Бала чактагыдай үлән, йорт-җир исе килеп торган алъяпкычлы күкрәгенә сыенып, баштан сыйпатасы килә...
 Русланга әнисен хәтерләткән Фәния апасына читтән генә карап утыруы рәхәт тә, бераз моң сагышлы да иде. Әйтерсең дә, беразга гына әни кайткан... Бу хыялның беркайчан да чынбарлыкка әверелмәячәген аңлаган егетнең йөрәге сызып куйды. Русланга бу мизгелдә Фәния апасы шундый якын, шундый газиз күренде. Хәтта улым дип өзелеп торган әтисе белән Маһирә апасы да әллә кайда, артка чигенде. Аның Фәния апасына бар күңелен, бар серләрен ачасы килде. Ничек әнисен юксынганын. Ничек аны төшләрендә күрүен. Балачагын искә аласы... Ә аннан яратып йөргән кызы Римма турында серен чишәсе килде. Беләсеңме, апа, андый кыз башкача дөньяда юк...
 Русланның тирән уйларын Фәния апасының ачулы тавышы бүлде:
 − Кайтып та йөрмә шуларга! Аларда эзең дә булмасын! – аның тавышындагы зәһәрлек кенә әнисендә юк иде. Кашларын ачуланып җыеруы да шул ук, хәрәкәтләре кискенләшеп китүе дә... Тик мондый усаллык кына әнисенә хас түгел иде. Аның сеңлесе урынына хатын булып килгән Маһирәне җене сөймәве, күрә алмавы Руслан өчен яңалык түгел иде. Төн уртасы якынлашуга карамастан, Фәния сеңлесе көчен салган әзер дөньяга килеп кергән, “әрәмтамак” Маһирә турында авызыннан ут чәчте. “Гомер иткән хатынын бик тиз оныткан юньсез“ Мадиска да ныклап эләкте. Русланга үз әтисе турында боларны тыңлап утыру уңайсыз булып, сүз кыстырып караса да, аның сүзләре дөрләп янган учакка май сибү белән бер иде. Фәния “берни булмагандай рәхәтләнеп яшәп яткан ике оятсыз” турында әйтмәгәнен калдырмады. Онытылып китеп, кычкыра башлагач, иренең йокы бүлмәсеннән акыртып куйганы гына хатынны ушына китерде булса кирәк. Шулай да, тавышын бераз басып, яшьле күзләрен энесенә юнәлтте: “Хет син әниеңне онытма аларга карап!”
 Яткан урыны җылы, йомшак булса да, Руслан ятагында бер яктан икенче ягына озак кына әйләнде. Фәния апасының рәнҗү катыш зәһәр тавышы колагында һаман яңгырап торса да, ул никтер әтисенә дә, Маһирә апасына карата да ачу тоймады. Әйе, Маһирә апа − әни түгел, чит кеше. Тик шул чит-ят кеше икәнлеген булдыра алганча оныттырырга тырышмыймы соң ул игътибарлы, ягымлы булуы белән? Аңа да, бәлки, чит йортка килеп яши башлау, үзенең холкын басып, кемгәдер ярарга тырышу җиңел түгелдер. Бәлки, ачык йөзе белән мәрхүмәне оныттырырга тырышуы, аның урынын яуларга омтылуы түгелдер, ә ир белән малайның күңелен кайгыдан араларга теләведер. Ә әтисе... Ул бит соңгы арада гына зират юлын тапамый башлады. Үлгән артыннан үлеп булмый, дип Фәния апасы үзе кабатламадымы? Маһирәгә өйләнеп, ел ярым вакыт үткәч кенә, иреннәрендә тагын елмаю ишарәсе күренә башлады әтисенең югыйсә. Ә моңа хәтле канаты сынган каз хәлендә иде бит. Шулай иртә тол калганына гаеплеме соң?! Әтисен ничек яшәргә өйрәтергә, аның тормышына кысылырга хакы бармы соң Русланның? Фәния апасына, әлбәттә, вакытсыз вафат булган сеңлесе кызганыч. Тик кемнең дә булса гаебе бармы соң монда? Фәния апа, гафу ит, тик мин әтисез дә кала алмыйм шул, син аларга ачулы диеп. Миңа әнисез дә бик кыен. Тик алар миңа дошман түгел...
 Егетнең күңелендәге катлаулы кичерешләрен якын кешесенә ачасы, бүлешәсе килеп китте. Ул караңгыда кармалап, телефонын кулына алды да кызның сәхифәсен эзләп тапты. Интернетта ике сәгать элек кенә булган. “Акыллысына” әллә ничә хат язып салган. Син мине ерактан торып та аңлыйсың шул, матурым. Әнә бит күңел халәтемне сизгәндәй язгансың: “Бәхеткә хакы бар һәркемнең... Кадерен беликче һәр көннең...”
 ...Руслан йокыдан торганда Фәния апасы аш бүлмәсендә нидер әзерләп йөри иде. Кичәге ачуы сүрелгән кебек. Тагын нәкъ Русланның әнисе... Шулай да, егеткә кая җыендың дигәндәй, җитди карашын төбәде. Ә егет, инде үз башы, үз уе, фикере булган егерме бер яшьлек олы ир-егет, газиз кешесен хәтерләткән Фәния апасын кочагына кысты да тиешле санаган сүзләрен әйтте: “Рәхмәт сиңа, Фәния апа, барысы өчен дә. Сез кунакчыл. Сездә рәхәт. Тик минем үз өем бар, әтием бар. Мин үзебезгә кайтам”. Фәниягә кызарган күзләрен алъяпкычына сөртүдән башка берни дә калмады.
 Ә бераздан Руслан киң-киң адымнар белән авылына илткән юл чатына атлый иде инде. Иртәгә таң белән тагын шәһәргә китәсе. Шушы бер көн эчендә әтисенә бераз булса да булышырга да кирәк. Аннары, бу юлы яратып йөргән кызы турында әтисе белән үги анасына йөрәген ачасына аның иманы камил иде. Ниһаять алып кайтып таныштырырга кирәк якыннарын Риммасы белән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар