Логотип
Проза

Бияләй

(Хикәя)

Гөлүсә ЗАКИРОВА


Үтәли җил җанны каезлый. Муенына ураган шарф очларына учларын яшерергә тырышты Гази-зә. Нигә туңа аның куллары? Өзлексез телефонына баскалагангамы? Фәнил яздымы? Фәнил кайда? Бүген чыгаралармы? Кайчан алып китәләр?.. Шуның ише билгесезлеккә җавап әнә шул телефонда гына яшеренгән иде кебек. Хәзер бер хәбәр килер дә авыр киноның иң яхшы финалы булыр төсле.

Газизәнең «Казан Экспо» каршына килеп басканына ярты сәгать үтте инде. Ә Фәниле күренми. Парковкада машина куяр урын да калмаган. Ничек кирәк, шулай бер почмакта урнашып, штаб каршына килде ул. Кертмәделәр. Озакламый полигоннан кайтасылар икән. Көтәр. Җир читенә китсә дә, көтәргә әзер ул аны. Кайтсын гына... 

Казаннан читтә – аэропорт янәшәсендә үк урнашкан «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге берничә атна эчендә аерым бер дөньяга әйләнгән дә куйган. Әле ике ай элек кенә бу урын дөньяның төрле кыйтгаларыннан корылтайга җыелган, милли киемле, шат күңелле милләттәшләр җыр-моңына күмелгәндер дип һич әйтмәссең. Кайдадыр һаман шундый күтәренкелек бардыр. Әмма мобили-зацияләнгәннәр өчен, аларның якыннары өчен яшәүнең элек һәм хәзер дигән чикләре барлыкка килде. Әнә Экспо ангарлары тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган, анда хәзер солдатлар яши. Кайда да хәрбиләр. Рәшәткәне дә хәрбиләр саклый, солдатларның үзләрен дә...

Газизә рәшәткәләрне учы белән кысып тотты. Тимернең салкынлыгы кайнар әрнүгә әверелде. Ниһаять, якын-тирәдәге сөйләшүләр колакка чалынды.
– Әти! Әти! Син миңа тәти алып кайтасыңмы?
– Иң яхшысын, иң матурын алам, билгеле!

Баланың челтерәп көлгән тавышы Газизә колагын да иркәли.
– Әтисе, менә бу пакетта өч пар оекбаш, балаклава-башлык, бияләй...

«Әтисе» җавап биреп тормый, пакет кыштырдаган тавыш ишетелә – кулына алды, ахры. Газизә чыдамый – аларга таба борыла. Бәләкәч сабын куыгы очырып уйнап йөри, ире хатынын кочаклаган да, тын калганнар. Кулындагы пакет җил искән саен кыштырдап тора... Ә Газизә бияләй алмады. Кулы туңмаган булыр иде менә...
Кайдадыр кычкырып сөйләшкән тавышлар ишетелә. Яшьләр көлешеп тә алалар. Ә-ә... әнә бер компания килгән дә машина капотына кабымлыклар куеп, сыйланалар. Мөгаен, дусларын озаталардыр.

Телефон шалтырады. Иптәш кызы икән.
– Сәлам, Газизәкәй!

Ул гел шулай. Гел шат. Аңа үпкәләп булмый. Ул киселгән әфлисун кебек: тәмле телле, җор сүзле, җылы энергия чыганагы. Битендәге чокырлары да тулы бәхет аның. Үзе шуны башкаларга тараткан саен, күбрәк өстәлеп тора шикелле.
– Сәлам, Айгөлем...
– Шундамы?
– Әйе. Фәнилне көтәм.
– Хәзер без дә килеп җитәбез.
– С1 терминалы янында. Яме!
– Яме!!! Кара аны, көн болай да бозылырга тора, яшьләрең сыгасы түгел.
– Түгел инде, түгел...

Айгөл шалтыраткач, өмет уянды. Өметсез булмый. Буласы булган инде хәзер. Повестка килгән – үзе кебек ир-егетләр белән бергә ватан сагына басты Фәниле. Аны – Газизәне бер мәртәбә газап дигән уттан тартып чыгарган батыр да иде шул ул. Тагын сынатмас. Ил белән бит...

...Газизәнең эшкә урнашып йөргән чаклары. Радиога! Алып баручы булып! Бәхетле көннәр. Айгөл белән әнә шул радиода якынаеп киттеләр дә инде. Бер бүлмәдә утыралар, берсенең компьютеры паролен икенчесе белә. Егетләр белән дә язышкалап алалар. Дамир белән язышкан Айгөлгә Газизә матур шигырьләрне табып кына тора. Шагыйрь егет, ахры, Газизәнең экспромт шигырьләрен Айгөлнеке дип, тәмам хыялланды бит. Өзми дә куймый очрашуга чакыра башлады.

– Газизәкәй, кәгазь битенә шыпырт кына булса да фирменный шигырь юллары язып биргәләрсең, әйдә, әйләнеп кайтыйк. Иптәш егетен дә алып килмәкче. Үзем генә нишләп йөрим инде, хет туйганчы көлербез, әйдә инде...

Шулкадәр өзгәләнеп сорый бит, чакыра белеп тә чакыра.
– Әйдә, тик алдан ук сөйләшеп куйыйк, теге егеткә мине кодалыйсы түгел.
– Түгел инде, түгел...

Аннан тәм табып көләләр. Кызларның чырык-чырык килүләрен ошатып бетермәүчеләр дә булды, билгеле. Фәнисә Сәлимовна – күрше кабинетта гына утыра. Трафик буенча бик күптәннән эшли торган «карт бүре». Күрмәгәне, белмәгәне юк. Радионың бөтен гайбәте дә, күзе дә анда. Түрәләр дә шүрләп тора бугай, эштә алны-артны гел карап йөрергә тырышалар. Аны күрсә, вахтер бабай да урыныннан торып, ишекне ачып кертә. Кызлар-ның Дамир белән свиданиега киткәне дә сер булып калмады. Яшел «десятка»ны тәрәзә жалюзилары артыннан күпне күргән «сканер» күзләр озатып калды.

Кызларның анда эшләре юк иде... Карап калмагае...
– Көнләшүдән шартлап үләр инде әбекәй... – дип, Айгөл шыпырт кына Газизәгә пышылдады.
Газизә елмайды гына, чөнки Фәнисә Сәлимовна көн кадагыннан бик тиз төшеп калды, онытылды, эреп югалды. Егетләр бик «культур-мультур» булып чыкты. Кафега кереп каһвә, круассан белән сыйладылар, Казан-ны машинада аркылыга да буйга да әйләнделәр, аннан Бутлеров урамын җәяү иңләделәр. Гаҗәп, моңарчы ничек күрмәгән ул борынгы йортлардан гына торган тарихи урамны?! Дамирның дусты Илнар медакадемиядә эшли икән. Бутлеровка терәлеп торган тыкрыкларда медицина корифейлары әлегәчә йөри кебек тоелды. Авызына каратып тора белә Илнар. Урам фонарьлары яктысында беренче кар бураннары вальс уйный башлады. Соң иде. Илнар кайтарып куярга булды. Башта Дамир белән Айгөлне озаттылар. Ахырдан, тулай торак каршында Газизә төшеп калды. Матур кичкә хисләнеп ишек катында кар бөртек-ләрен учында эретеп басып торды әле ул. Әмма кермичә булмый, унбердән соң ишекне биклиләр, таңга кадәр кар чүпләп басып торып булмас...

Икенче көнне эш телефонына шалтыратты Илнар. Әрсез, дип ачуланырга авызын ачкан гына иде, өлгермәде. Әй Аллам, ничек ди: «Кичә бияләйләреңне махсус «онытып» калдырган идеңме?»
– Нишләп онытыйм! Алар үземдә ич минем!
– Менә бит. Ак йон бияләй. Синеке түгелмени?
– Дөрес, минем ак бияләй. Мин аны өйдә онытып чыкканмын дип торам.
– Ну чыгып ал инде.
– Әллә эшкә килдең?
– Килдем.
– Минем эфир вакыты. Тагын ярты сәгать.
Көтәрмен.

Бу юлы алар Кабан күлендә үрдәкләр ашаттылар. Киләсе очрашуда зоопаркта маймыллар санап чыктылар.
Газизә кулга ияләшә башлаган иде инде. Илнар аның өчен генә туган яр кебек. Яңа елга хәерле теләкләр генә теләргә кирәк. Быел ул бәйрәмне ялгыз үткәрмәячәк.

Бер көнне эфир вакытын төгәлләп, кабинетына менүгә:
– Минем Илнар шалтыратмадымы? – дип сорап куйды ул.

Фәнисә Сәлимовна да шунда икән, ике урындыкны
бер итеп утыра. Кылыч борынына элгән күзлеге белән җаныңны үтәли тишеп карап тора, нидер әйтергә җай чыкканга сөенеп, сүз ала:
– Нишләп синеке булсын ул? Аның бит хатыны бар!
– ...
– Җаным, кеше ирләре белән йөргәнче, ахырын чамаларга кирәк. Гаиләсе юкмы икән моның дип уйлап та ка-
рамадыңмы? Әллә белә торып, кеше ирләре белән типте-рергә җыенган идеңме? Билләһи, оят юк бу яшьләрдә. Менә рәхмәт әйтерсең аннан минем кебек апаңнар белән эшләгәнгә. Ышанмасаң, менә, кара, – дип, белешмә китап чыгарып өстәлгә куйды Фәнисә апасы. – Укый беләсеңме? Белмәсәң, кычкырып укыйм: Илнар Гарифуллин, медака-демиядә АХЧ мөдире. Өйләнгән, ике баласы бар.

Башлары әйләнеп китте Газизәнең. Хезмәттәшенең шулкадәр тәмләп табышлары белән уртаклашуы күңелен болгатса, Илнарның интригалары аны тәмам гаҗиз иткән иде. Боларның икесенә дә цирк аренасы кирәк булган. Менә тамашачылар, уенчылар, корбаннар...
– Алай гына да түгел, җаным, Фәнисә апаң күзләре күрмәгән бер генә адәм актыгы да юк бу дөньяда. Илнар-ның улы әнә каршыдагы гимназиядә укый. Класс җитәкчесе – минем ахири. Ышанмасаң, безнең бина артындагы гаражлар янына чык та көтеп тор – тәмәке тартырга өйрәнеп ята малае. Ничек танырмын дип карыйсыңмы миңа? Танырсың! Кулын сындырган узган атнада. Уң кулы – гипста. Булдымы? Рәхмәт әйтерсең әле менә үземә.
– Рәхмәт...

Газизә баскычтан аска очты. Беренче каттагы бүлмәгә кереп бушанырга кирәк. Тавыш яздыру студиясе буш 
иде – әйбәт булды әле – елаганын беркем ишетмәс.

Фәнисә Сәлимовна тантана итә иде. Күтәрелгән иякләре «Мин булганда чебен дә очалмас» дия иде кебек. Айгөл гадәттәгечә, елмаеп, бүлмәсенә озатты хезмәттәшен.
– Ай маладис, Фәнисә. Белмәгәнең юк. Моның өчен сиңа медаль бирерләр инде. Радиода эшлисеңме син, КГБдамы? Һич аптыраган менә.
– Белеп торырга кирәк. Кызлар башыннан йөри ул ирләр.
– Улы чынлап гимназиядә укыймы?
– Чынлап. Ышанмасаң, әнә кара... – Фәнисә Сәлимов-на тәрәзәдән гаражлар артына баручы өч-дүрт малайга ишарәләде. Айгөл тәрәзәгә күз салды. Кулы гипслы малай коеп куйган Илнар иде.

Студиядә караңгы. Гадәттә, тавыш яздыру кабинасында Кәрим абыйлары утыра, менә бу микрофонга артистлар шигырь укый, җыр башкара. Бүген берәү дә юк. Күңел дә бушап калган.

Газизә телефоныннан таныш саннарны җыйды. Таныш тавышны ишетүгә бер сулышта соравын яудырды да:
– Илнар, син өйләнгән кешеме? – Трубканың аргы башында телсез калдылар. – Синең чыннан да ике балаң бармы?
– Ну син... булса ни... Мин бит вәгъдәләр бирмәдем.
– Рәхмәт, яме. Дөресен әйткәнгә рәхмәт. Бәхетле бул. Башка мине эзләмә инде син, яме. Минем дә йөргән егетем бар. Яңа елга никахыбыз булачак.
– Аһ, син, сука... Хатын-кызның барысы да бер камырдан. Давай, пока.
Газизәнең нишләптер елыйсы килмәде. Микрофон каршына килде дә шигырь укырга кереште:
– Шаянлыгым өчен генә / Үпкәләр дә күбегез. / Тормыш бит ул – бер картина, / Ә бизәге – үзебез. / Хисләр белән уратылып / Шау килеп гомер уза. / Кичерегез, йөрәгемә... / Бер генә кеше хуҗа!

Шулчак баян тавышы ишетелде. Моң иясе «Хәмдия» көен уйный иде. Газизә кем уйнаганын да сорап тормый, хискә бирелде, җырлап җибәрде.
– Яр гынай булып яралмаган, җаннар көйдерер өчен яралган... 
Җырга егет кушылды:
– «Хәмдиягә сүз әйтмәгез, / Зиһене таралган чагы...»
Газизәнең бөтенләй елыйсы килми иде инде. Киресенчә, кәефе күтәрелде. Кем бу егет? Йөрәк ярасын шулай юа алган баянчыга рәхмәтле иде ул. Фәнил белән ул әнә шулай танышты. Җыр яздырырга килеп, уңайсыз сөйләшүнең шаһиты булган, матур шигырь тыңлап, үзе дә уенга кушылган Фәнил аның тормышын үзе дә сизмәстән бөтереп тә алды.

Урамда кар бөртекләре куып йөрмәде алар. Бер кич туйганчы җырлаштылар, икенче кич шигырь укыдылар. Концерт киемнәрен, баянын Газизә бүлмәсендә калдырып торган көнне, бәлки миңа күченерсең, дип, егет тәкъдим дә ясады. Яңа елга никах укытырбыз, диде. Тик... Күченү мәшәкатьләре белән янган көнне тагын бер сынау көтеп торган икән. Ачык ишектән ишек шакымый гына военкомат вәкиле килеп керде. Фәнил кулына өлешчә мобилизациягә повестка тоттырды...

Тимер рәшәткәләрдән суык үтә башлаганда, арттан кочаклап алдылар. Фәнил! КППдан күзен дә алмады лабаса. Кай арада чыгып җиткән диген.
– Тәрәзәләрдән ай караган, түшләренә мәрҗән кадаган...

Газизә генә ишетерлек итеп таныш җырны сузды Фәнил. Кызның йөрәге учка тоткан чыпчык баласы кебек бәргәләнә, еламаска тырышудан тәне калтырана иде. Солдат бушлатына сеңде ул. Тәмәке, тир исе – ирләр исе килә. Әмма ул кочакта тыныч һәм җылы иде. Аяк астында күшеккән яфраклар ятып кала, салкын тын күләгәсендә кар бөртекләре биешә. Бер бушлатта ике йөрәк тибә...  

Шул арада меңләгән халык арасыннан Айгөл белән Дамир да эзләп тапты үзләрен. Бер-берсенең күңелләрен күтәрергә тырыштылар. Шаярган булдылар. Көлеп саубуллаштылар.
– Ул әйләнеп кайтачак, – диде Айгөл, Фәнилне озатып өйгә юл тотканда.
– Кайтачак! – диде Газизә. – Тиеш!

Әмма вакыт бик акрын уза. Менә бер атна инде хәбәре юк. Газизә сабыр гына көтәргә вәгъдә бирде. Ул еламый, ул кайтыр көнне саный.

...Яңа ел алды көннәрендә почта әрҗәсендә бер кәгазь ята иде. Нидер килгән. Әй Ходаем, нинди хәбәр, нинди хат... дип, өйгә дә керми, кәгазьне алып, почтага очты. Анда исә кызга бер кечерәк кенә тартма тоттырдылар.
Өйгә кайтып җиткәнче, аяклары йомшарып, хәлсезләнгән иде ул. Куркып кына тартманы ачты. Ә андагы төр-гәктә... ак мамык бияләй ята иде. Һәм Фәнилдән хәбәр:
– Кулларыңны туңдырма!

Фото: Изображение от freepic.diller на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар