Логотип
Проза

Беренче апрель

Туфан Миңнулинның әлеге шаян хикәясе «Азат хатын» журналының 1976 елгы апрель санында басылган. Без аны укучыларыбызга архив фондыннан тәкъдим итәбез. 

 

Туфан Миңнулинның әлеге шаян хикәясе «Азат хатын» журналының 1976 елгы апрель санында басылган. Без аны укучыларыбызга архив фондыннан тәкъдим итәбез. 

(ХИКӘЯ)

Беренче апрель көнне кешеләр бер-берсен алдыйлар һәм алданалар. Искергән гадәт, әллә кайчан гамәлдән чыгарып ташларга кирәктер, бәлки. Ләкин, ни генә булмасын, алдау һәм алдану дәвам итә. Бу көнне хәтта укымышлы, акыллы кешеләр дә берәүгә бәләкәй генә «этлек» эшләүдән тайчанмыйлар. «Этлек»ләре барып чыкса, сабыйларча куанган булалар. Ни куанычы бардыр. Шайтан белә. Хәер, бактың исә, шул шайтан вәсвәсәседер әле ул: беренче апрель көнне алдашулар шул явызньщ котыртуыдыр.

Бухгалтериядә утыручы хатын-кызлар да шушы шайтан уенын уйнарга яраталар. Әмма, кызганычка каршы, алдарга теләүчеләр күп, алданучылар юк. Чөнки әлләмә ничәшәр еллар буе бер бүлмәдә утырып эшләп, алар бер-берсен шундый шәп беләләр, алдашу түгел, бер-берсенең дөрес сүзенә дә шикләнебрәк карыйлар.

Бүген дә алар, эшкә килгәч, бер-берсенә тегене-моны әйтеп караганнар иде, сынатучы табылмады. Ахырда, Сафия өстәле янына җыйналып, Шәмсетдиновны ничегрәк алдау турында план корырга керештеләр.

Шәмсетдинов – бухгалтериядә эшләүче бердәнбер ир кеше. Ваш бухгалтер да ир затыннан, әлбәттә, ләкин ул, ни әйтсәң дә, аерылыбрак тора. Аның үз кабинеты, үзенә аерым телефон һәм башкалар. Ә Шәмсетдинов хатын-кызлар белән бер бүлмәдә, телефон да уртак. Тик сүзләр генә уртак түгел. Юк, хатыннар белән талашмый ул, үз өстәле артында тыныч кына, сабыр гына эшләп утыруын белә. Хатыннар аны санга ук сугып бетермиләр: җае килгәндә, чеметтереп көлеп тә алалар. Үзегез беләсез, хатын-кызлар усал ирләреннән зарлансалар да, юаш ирләрне өнәмиләр, аларга пешмәгән диебрәк карыйлар.

Бухгалтериядәге хатыннар, менә ничәнче ел инде, ел саен беренче апрель көнне Шәмсетдиновны алдыйлар. Ходаем, нишләтеп кенә бетермиләр аны. Хәтта бервакыт министрның үзе янына җибәрделәр, чакырды, диделәр. Барды Шәмсетдинов. Көлделәр хатыннар. Баштарак үпкәли иде Шәмсетдинов, бара-тора ияләште тагын – чираттагы алданудан соң моңсу гына итеп булса да елмаеп куя. Ә хатыннарга рәхәт, теләсә нинди ялганга ышанучы Шәмсетдиновны ничек алдаулары турында беренче апрель үткәннән соң да берничә көн сөйләп көләләр.

Бүген алар планның кәттәләрен кордылар. Шәмсетдинов ишектән кергәндә, бөтенесе дә әзер иде инде. Иң әүвәлгесе – Шәмсетдинов исәнләшкәч, берәүсе дә сәламне алмады. Шәмсетдинов икенче тапкыр исәнләште – җавап кайтаручы булмады.

Ни булды, кызлар? – дип сорады Шәмсетдинов.

Тиешле паузаны ясаганнан соң, Сафия әйтеп салды:

Сез безнең турыда төрле сүзләр сөйләп йөрисез икән, иптәш Шәмсетдинов, гайбәтебезне сатасыз икән, – диде.

Ни сөйлисез сез? – диде Шәмсетдинов.

Белгәнебезне сөйлибез, – дип кушылды Хәмидә, – сезгә ни начарлык эшләгәнебез бар? План бүлегенә кереп, безне сөйләүдән ни тәм таптыгыз?

Сөйләмәдем, кызлар, берни дә сөйләмәдем.

План бүлегендәге Вәсимә әйтте.

Туктале, сорыйм әле мин аңардан, ни сөйләдем икән үзенә, – дип, Шәмсетдинов чыгып киткәч, хатыннар дәррәү көлеп җибәрделәр. Шәмсетдинов әйләнеп кергәч тә көлделәр. Шәмсетдинов гадәттәгечә елмаеп куйды да өстәле артына утырды. Бераз эшләп алдылар. Тавыш-тын чыкмады. Арифмометрларның шытырдавы гына ишетелеп торды.

Луизаның кинәт кычкырып җибәрүеннән Шәмсетдинов куркып китте:

Ай, иптәш Шәмсетдинов, гафу итегез, онытканмын, сезне баш бухгалтер чакырган иде, килүе белән минем янга керсен дигән иде, – дип «өзгәләнергә» тотынды ул.

Шәмсетдинов әкрен генә урыныннан торды да баш бухгалтер бүлмәсенә кереп китте.

Сез, иптәш Шәмсетдинов, бераз ниерәк булыгыз инде. Сез артык җитди... һәрбер сүзгә ышаныр алдыннан аны бераз нитебрәк-анализлап карагыз инде. Бүген беренче апрель. Хатын- кызлар шаярталар, сез һәрбер сүзгә ышанасыз, – дип шелтәләгән сыман итеп озатты Шәмсетдиновны баш бухгалтер.

Аның каравы, хатыннар ике минут буе урыннарында утыра алмадылар. Башлары белән өстәлгә капланып та көлделәр, аягүрә басып та, бүлмә буйлап йөреп тә көлделәр.

Төшке аш вакыты җиткәнче, дүрт тапкыр алданды Шәмсетдинов. Дүрт тапкыр көлделәр хатыннар. Ниһаять, арыдылар. Арада усал, үткен телле саналган Сафия түзмәде, күрше өстәл хуҗасы Розага шыпыртын гына болай диде:

Мондый ир белән яшәмәс идем мия. Мәхлук, һәрбер җүләр сүзгә ышана.

Сафиянең ни әйткәнен Шәмсетдинов ишетте. Ишетелерлек итеп әйтте дә ул сүзләрне Сафия.

Ләкин Шәмсетдинов аңа ачуланмады, үпкәләмәде. Чөнки ул алдаганнарын белеп алдана. Ничә еллар буе өстәл артында утырып юаная башлаган хатыннарның күңелләрен күрер өчен шулай эшли. Рәхәтләнеп көлсеннәр, кечкенә генә булса да шатлык бүләк итим үзләренә, дип уйлый Шәмсетдинов. Ә көлү бу хатыннарга бик тә кирәк. Белә бит ул Шәмсетдинов бу хатыннарның шыпырт кына, берәү дә ишетмәслек итеп мышкылдаш алганнарын сизә. Сафиясе ирдән уңмаган, Хәмидәсе – кырыкка җиткән карт кыз, кияү таба алмый интегә, Луиза бер ел эчендә әтисе белән әнисен җирләде, Роза...

Көлсеннәр, рәхәтләнеп көлсеннәр. Тагын алданырга әзер ул, төштән соң да, киләсе елда да. Шәмсетдиновка шуннан ни зыян?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар