Логотип
Проза

Бер йотым су

Авыл Культура йортының икенче катындагы китапханәдә алты мең дүрт йөз утыз җиде китап исәпләнә. Калын амбар кенәгәсенә теркәлгән бу санның дөреслегенә һич шик юк. Чөнки китапханәче Риза үзенең пөхтәлеге белән мәгълүм кеше. Сөйләүләренә караганда, ул сугышта снаряд кыйпылчыгы кыеп өзгән уң кулын окоп төбенә үзе үк күмеп куйган. Шундый кеше инде ул: аңа ышанырга, кирәк калса, таянырга да була.

Тәхау Яркәев, такта киртә арасыннан аның янына үтеп, шүрлекләрдән китап сайлый. Анысы сайлап мәшәкатьләнәсе дә түгел, һәммәсен, ә кайберләрен кабаттан укып чыкты инде. Хәзер ул биек, түшәмгә кадәр җиткән киштәләрнең берсе каршында авышрак итеп тезелгән китапларны күз алдыннан кичерә. Ул китаплар «Ц», «Ч», «Ш» хәрефләре язылган катыргылар белән аерыла.
Бүлмә салкынчарак, кояш нуры төшеп китап тышларын уңдырмасын өчен пәрдәләр кысып куелганга күрә, монда эңгер-меңгер. Идән күптән түгел генә юылган, һава дымсу, такта араларындагы ярыклар юеш.
– Институтларда да синең хәтле укымыйлардыр, – ди Риза, хәл-әхвәл белешкәннән соң сүзне дәвам итеп.
– Кем белә инде, – ди Тәхау, аскы шүрлектәге китап тышларын чүгәләп карый-карый. – Минем малайны гына ал. Өченче курска күчте дигән елны бер-бер артлы ике кәләшен күрсәтеп китте. Кайсысына өйләнергә дип киңәш сорый, янә­мәсе. Институтта нишләп ятулары маңгайларына язылмаган.
– Кайсысын ал дидегез соң?
– Шайтан белсенме аларны! Сыерны гына имчәге белән сыртына карап алалар ич. Хатынның кемлеген туйдан соң бер ел узгач кына белеп бетерәсең икән ул. Ә боларга нинди киңәш бирмәк кирәк?
– Үзгәрде кызлар, тәгаен. Хәзер бер кызны чылбырда тотуга караганда, йөз борчаны тышаусыз саклавы җиңелрәктер.
– Син дә зарланма инде, Риза абый. Биш кызыңны биш авылга туйлап озаттың. Калган дүртесе дә озак тормас.
– Көр бозауны сатып алмага өйгә киләләр, үзең беләсең, Тәхау. Ә ябыгына базарга чыгарсаң да ия тапмассың.
– Юк өчен кайгырма әле.
– Анысы бәладән котылып була, ә бер генә ир-атның да хатын-кыздан качып калганы юк әле. Шулай булгач, ниткән кайгыру ди? Егетләрне әйтәм: бакалар теләсә, бака челәне бетми, – дип, Риза рәхәтләнеп көлеп җибәрде. – Казынма әле син, казынма! Ана каз сымак... Менә бер китап бирәм, кичә районнан апкайттым. Әнә өстәл кырыенда, кызыл тышлы... Хәзер хатын-кыз үзенә кирәкне белеп каптыра. Ник чалбар киеп йөрүләрен беләсеңме?
– Ник?
– Элегрәк юбкадыр, күлмәктер аларга артык чабуларга ирек бирмәде. Хәзер аларга ирләрне куып җитү чүп тә түгел. Холыкларын килештермәсәләр, узып та китәләр. Тузаннары гына тузгып кала... Әнә минем җиденче кыз ни кыланды: олырак апаларының чираты җиткәнне көтеп тормады. Кияүгә чыкты да инде өченче иренең муенына менеп атланды. Сәбәбе ни диярсең?
– Ни?
– Чалбар киеп куйды – менә ни. Үзе фәннәр кандидаты, сту­дентлар укыта!..
Янгын командасы башлыгы Тәхау Яркәев шулай итеп авыл китапханәсеннән алты мең дүрт йөз утыз җиденче дип тамгаланган кызыл тышлы калын китапны алып кайтты. Бу – китапханәдәге ул укымаган, иң кимендә җентекләп актарып чыкмаган соңгы китап иде.
Бүген аның ял көне. Тик ул шундук китапка ябышмады. Җылы башак салынган улакка ташланган ач сыер түгел лә ул! Ул китапларның тәмен белеп, кабаланмыйча укырга ярата. Бүген дә шул гадәтенә тугры калды, тик берара үз-үзенә урын таба алмый йөдәде. Эче пошкандай, әле келәткә кереп чыкты, әле өй бүлмәләрендә айкалды. Әле үткән-сүткәннәр исенә төште, күңелен әле яңа вакыйгалар биләде. «Риза абый белән озаграк утырасы калган, – дип уйлады ул. – Җүнләп сөйләшеп тә бетермәдек». Гадәттә, алар әллә нәрсәләр хакында сүз куерталар, бәхәсләшәләр...
Ахырда түзмәде, кер машинасында кызарына-бүртенә кер юып яткан хатыны Хәкимә янына чыгып басты.
– Менә, карчык, соңгысы, – диде ул һәм, хатынын үчекләгәндәй, кызыл тышлы китабын әйләндергәләп алды.
– Ай-һай!.. – диде Хәкимә.
– Нәрсә «ай-һай»?
– Соңгысы микән дим. Ничәнчесе инде?

Тәхау китапның өченче битен ачты да, Риза кулы белән язылган шәмәхә саннарны укып, ниндидер горурлык сизелеп торган тавыш белән, тик ничектер моңсу һәм әкрен генә:
– Алты мең дүрт йөз утыз җиденчесе, – диде.
– И Алла! Бу көннәрне күрергә дә насыйп булыр икән! – диде Хәкимә, сабын күбегенә буялып беткән кулын сөрткә­ләп. – Инде ничек торырсың икән соң? Китапсыз дим.
– Киләсе кварталда китапханәче тагын алып кайта.
– Әйтәм ич!.. Ничек туйдырмыйдыр?.. Бусын укып бе­тергәч, бәлки, үзеңә генә яза башларгадыр?
Тәхауның күкрәгендә ниндидер бер авырту уянып киткән сыман булды: Хәкимә кер юу машинасының капкачын ачып җибәрде. Аннан, ачык читлектән азат ителгән кошлар кебек, эреле-ваклы дистәләгән сабын куыгы очып чыкты. Алар йөзләрендә дөньяны чагылдырып ялтыраштылар да, бераз күтәрелүгә, тавышсыз гына юкка чыгып беттеләр.
Тәхау ямьсез яшәмәде. Укыган бер китабы саен, караңгы төннәрдә яктырган күбәләкләрдәй, аның хыялында ак кәгазь белән алтын каләм хәрәкәткә килә иде. Менә шушы сабын куыкларыдай ялтырашып, аның күз алдыннан ничәмә-ничә еллар йөзеп үтте. Ул елларның һәркайсында Тәхауның хыял дөньясы чагыла иде дә өн-тавышсыз гына сүнеп юкка чыга иде. Ул хыяллар – язылмаган китаплары аның...
– ...Бәлки, үзеңә генә яза башларгадыр?
– Янгын сүндерүче белән йоклап туйдың мәллә?
– Тагын кем белән йокларга кушар идең?! – диде га­җәпсенгән Хәкимә.
– Язучы белән, мәсәлән.
– Язучы белән?
– Язучы белән, карчык. Мал врачы белән генә йоклау мине туйдыра башлады.
– Тагын кем белән йоклар идең, оятсыз? – дип, Хәкимә еларга ук кереште.
– Язучы хатыны белән.
– Укый-укый соңгы акылларың чыгып бетә бит инде, бәгырькәй!
– Язучы хатыны буласың киләме соң?
– Каян килгән ди безгә язучылар?
– Ә мин? Кара бу мыекны?! Галимҗан Ибраһимовныкыннан кимме әллә?
– Аның чәче булган. Ә син пеләш.
– Пеләш язучылар күбрәк ул. Суйган да каплаган язучы мин!
– Кодрәтеңнән килгәч, академикка ук әйлән инде.
– Язучыга җитсәм, академикларыңны сызгыртып узып китәм мин! Алар шундый халык. Академикларың бер читтә торсын... Була алмыйсың син язучы хатыны, Хәкимәкәй җанаш! Үлсәң дә.
– Кара, кара! – диде Хәкимә. – Җүләр җүләрлеген акыллыга сылтаган, ди.
Ишегалдында әрле-бирле йөренүеннән капылт туктап, Тә­хау хатынына текәлде. Аның йөзе ниндидер уй белән яктырып, янгын сүндерүчеләр өйрәнүендә көйдереп кайткан кер­фекләре эчендәге зур зәңгәр күзе ниндидер үкенеч белән тулы иде.
– Сылтамыйм, сылтамыйм, җанкисәгем! Сиңа сылтамыйм мин үземнең язучы булмаганлыкны. Тик моңа мин дә гаепле түгел.
– Ә кем? Мин дип шикләнәсең мәллә? Соңаргансың. Башта ук әйтәләр аны.
– Кайчан?
– Өйләнешер алдыннан. Уйлаган булыр идем. Кем белә, бик тырышкан шәттә берәр язучы кисәге очраткан булыр идем әле. Әллә кем түгелләрдер. Ит белән сөяктән торалардыр.
– Билгеле, бер җирләре дә алтыннан коелмагандыр, хы-хы...
– Әнә ич, килгәлиләр клубка. Бер дә кешедән узмаганнар шикелле. Карап торышка битләрендә тамчы гөлләр дә үсми. Кигәннәренең дә артык җире юк. Сөйләшүләре дисәң генә инде.
– Шул шул, Хәкимә. Синең белән миннән ким түгелләр.
– Артык булмасалар, ким түгелләрдер анысы. – Хәкимә ирен баштанаяк карап чыкты: ябык, кояшта янган йөз, яргаланган ирен, тыгыз итле төксез тән... Су төбендә озак ятып шомарган, тагын да катылана төшкән кайрысыз имән агачымыни. – Алайса, ник язучы гына булмадың, янгын сүндерүче булып калдың?
– Хәзер искә төште: бер йотым су җитмәгәнгә.
– Бер йотым су?
– Су, гап-гади су.
– Язучы булганнарга җиткәнме?
– Аларга да һәрчак нидер җитмәгән.
– Шуңа күрә яза башлаганнармыни?
– Шуңа күрә.
– Ә син ник башламадың, алайса?
– Телисеңме, бүген башлыйм.
– Бәлки, мәшәкатьләнмәссең? Нәрсәгә ул сиңа?
– Сине язучы хатыны итәр өчен.
– Юк белән баш катырганчы, әнә мунча ләүкәсен төзәт. Кичкә мунча ягам.
– Чынлап әйтәм.
– Мин пужарник хатыны булуыма да бик риза.

Тәхау канәгать кыяфәт белән тамагын кырып куйды:
– Ул яктан, карчык, зарланырлык түгелсең, кхм-кхм... Ут белән бер. Синнән узганнар юктыр.
Хәкимә, су коенып чыккан казлар канат ипләгәндәй, көянтәне сыгып китергән кер тулы чиләкләрне җиңел генә итеп иңенә элде.
– Ләүкәңне төзәт, – диде ул һәм, капкадан чыгышлый, тагын борылып карады. Сипкелле йөзе саран гына елмаеп алды. Тәхау үз тәнендә сагындырып килгән яңгырның беренче эре тамчыларын тойгандай булды. Көянтәсен сыгылдыра-сыгылдыра, Хәкимә ачык капкадан урамга атлады, урамнан тыкрыкка, тыкрыктан инешкә таба төшеп китте...
Хатыны Хәкимә, иренең «китап җене»н куып чыгарыр өчен, заманында телен кылыч итеп кенә айкамады. Бу мәсьәләдә җиңү Тәхау ягында калды. Унөч ел элек, Джек Лондон китапларын Сабан туе мәйданына да чыкмый укып яткан бер көнне, Хәкимә ничә елларга сузылган изге көрәшне соңгы кат рәхәтләнеп, җәелеп елавы белән төгәлләде дә солых төзергә тәкъдим итте. Ул куйган таләпләр кыска иде:
– Тәхау Яркәев мәҗлес-мазарларда, өмә-бәйрәмнәрдә, юлда-фәләндә йөз граммнан артык аракы эчми (Хәкимә авызга да алмый дигән дәгъва куярга курыкты – бер дә эчмәсә, ир кешедә саранлык чире кузгалуы ихтимал икәнлеген ул яхшы белә) һәм тәмәке тартуны ташлый;
– йорттагы хакимлек дилбегәсе бөтен тулылыгы белән Хәкимә кулына күчә;
– йә китап укуыңны ташлыйсың, йә мин әйткән белән килешәсең.
– Темпора мутантур эт нос мутамур ин иллис, – диде Тәхау моңа каршы.
Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укыган чакта латин белән байтак интектерүләренә карамастан, Хәкимәнең колагы чит сүзләрдән бизәргә өлгергән иде инде.
– Сүгенмә әле, – дип кисәтте ул ирен. – Мине иблис белән күп бутасаң, бүгеннән идәндә йоклый башламагаең.
– Мал врачына укып йөргәндә синең китапларыңны ко­чаклап ятканнарымны оныткансың, карчык.
– Аңа инде күпме гомер.
– Яшисең, яшисең... Ә темпора мутантур икә-ән, эт нос мутамур ин иллис икә-ән...
– Бутаптыр шул, бутаптыр.
– Нәрсәне «бутаптыр»?
– Минем белән китапларыңны бутап яшисеңдер, дим.
– Юк. «Вакытлар үзгәрә, аның белән бергә без дә үзгәрәбез» дим мин латинча. Үзең өйрәттең ич теге вакытны. Хәзер «ясалма каплату» дигәннең латинчасын да оныткансыңдыр инде.
– Синең җиде класс белемле башыңда торса шул гына тора инде...

Менә бусы кирәкмәс иде. Хәкимәнең сүзләре Тәхауның күңеле аша бал кортлары күче кебек мыжгып, болганып узды. Шавы басылды басылуын, мәгәр ул күч шунда, йөрәк астында калды.
Бу сөйләшүдән соң Тәхау авыл һәм мәктәп китапханәләрендә ничә китап булса – шуларның һәммәсен укып бетерде. Хатынының «җиде класс» дигәненә үч итеп. Бүген инде менә соңгысын алып кайтты.
Тәхау, өйгә кереп, бер чүмеч салкын су эчеп чыкты да алма бакчасының теге ягындагы куе чиялектә күмелеп утырган мунчага таба китте. Тик ул кулына балта, ышкы-пычкы түгел, ә унике битле шакмаклы дәфтәр белән шәмәхә карандаш тоткан иде. Мунчада аның итек баса торган өстәле бар. Ул кергәндә, өстәлдә гөберле бака утыра иде, Тәхауга исе дә китмәгән кыяфәт белән, яңакларын бүлтәйтә-бүлтәйтә сулый бирде. Әйтерсең лә сагыз чәйни.
– Нәрсә, дәфтәр күргәнең юк мәллә? – диде ул бакага. Бака авызын шар күзенә җиткәнче ерып җибәрде дә бөтен мунчаны тутырып кычкырып куйды.
– Өстәлне бушат. Язам, ф-фәл-лән-төгән! – Тәхау, салкын сыртыннан тотып, аны ләүкә астына төшереп җибәрде. Ә анда тамырдан борнап чыккан зәгыйфь ике чия үсентесе агарып утыра иде. Тәхауның аларны йолкып атасы килде. Тик кулы үзеннән-үзе ярты юлда туктап калды. Шул үсентеләр сыман, аның күңелендә дә нидер борнап чыгарга тормыймы соң? Кемгәдер аның язганы да шулай зәгыйфь тоелыр. Тик ул бүген аны тиз генә йолкып атуларын теләмәс иде.

Нәрсә язарга? Ул бер генә нәрсәне белә: аның язганы бүтәннәр башына килеп тә карамаган нәрсә хакында булырга тиеш. Берәр яңалык шундый, кызык. Көлке булса, бигрәк тә шәп. Бусы иң авыры бугай. Көлүе генә җиңел ул. Аңларга тырышмасаң бигрәк тә. Көлкене аңлагач, көлке буламыни? Көлкене аңлагач, еларга кирәк. «Шул ук бер йотым суны ал, – дип уйлады ул. – Бер караганда, көлке ич инде».
Шул бер йотым су аңа гомер буена тынгылык бирми килә. Бу хакта беркемгә дә сөйләгәне юк. Әллә ничек шунда, оят. Иң элек энеләреннән. Алар оныткандыр да инде. Хатынына да сөйләмәде. Хәкимә белән аның арасында яшертен серләр күптән юк инде югын. Ир белән хатын тормышы ачкыч белән йозак кебек бит ул. Бер-береңә туры килмәсәң, изалану гына. Ә туры килер өчен, ачкычның йозакка билгесез чемәге, йозакның ачкычтан яшертен биге булмавы кирәк. Тәхау белән Хәкимә шулай яшәде дә. Аңа сөйләмәгән бердәнбер нәрсәсе шул: бер йотым су. Ә сөйлисе килә үзе! Бүген аеруча. Күңелдән ташыр дәрәҗәдә. Язучылык та шундый шөгыльдер ул, бәлки – яшертен, үзеңә кадерле, сине борчып торган, йокы бирмәгән сереңне кешеләргә сөйлисе килү. Тик оялып. Хәкимәгә сөйләргә дә шул ирек бирмәде.
Карандаш очын теле белән юешләп, Тәхау дәфтәр битенең нәкъ уртасына бер сүз язып куйды: «Су». Һәм башлады. Берни күрмәс, дөньяның бернинди өнен ишетмәс булды. Әйтерсең лә буранлы төндә җигүле чанага утырып бара. Андый чакта бар ышанычыңны ат сизгерлегенә тапшырасың – дилбегәне бушатасың. Инде юлга ат үзе хуҗа. Тәхауны да, шул ат шикелле, күңеленнән ыргылып торган ниндидер бер аваз әйдәп китте. Тик ул аваз белән аның арасында ниндидер дилбегә бар бугай. Тәхау бөтен көченә шуңа ябышкан, ул менә-менә шартлап өзелер күк. Тәхауның үз күңелен, бөтен дөньяга күренерлек итеп, кешеләр алдына җәеп саласы килде.

«Сыер какысының чәчәк аткан чагын күргәнегез бармы? Яр буйлары, тугайлар, күл тирәләре сап-сары була. Кояшта ялтырап торган җиз ләгәнмени! Чын менә! Ышанмасагыз, безнең авылга килеп карагыз... Тик хәзер соң шул инде. Бераз алданрак кирәк иде. Моңарчы кайда йөрдегез соң? Шайтаным да үсми хәзер су буйларында! Бушлыкларда да. Маллар белән тракторларга таптатып бетердек. Янгын машинасыннан су сиптереп үстерәсеңмени хәзер аларны? Үзебез гаепле, нәрсә аны... Ә исе дә иде соң, исе! Бөтен авылга тарала иде. Иртә-кичен яңа сауган сөт исе дә сыер какысы исе иде. Сыер какысы исе  сыер какысы исе инде ул, җәмәгать!»

Аны язуыннан бүлеп, ләүкә астындагы бака аваз салды. «Дөрес, сыер какысының ни катнашы бар минем йотым суда?» Язган битен ертып, мич авызына ыргытты. «Ул көнне үләнгә бардык без. Июль башы иде инде. Сыер какысы чәчәген койган чак», – дип уйлады ул. Тирләгән маңгаен күлмәк җиңе белән сөртеп алды да, карандаш сөрмәсен төкереге белән юешләп, тагын язып куйды: «Су!»
«Беренче һәм соңгы тапкыр мин үземне унөч яшемдә үтердем...»
Болай башлау Тәхауга ошады. Нәрсә сузып торырга? Яр да сал. Тегермәнче Галәветдин сымак, комнан бау ишмә. Әнә нәрсә дип сөйләп ята беркөнне! Имеш, эчкәннәр болар. Эчсәләр соң! Әллә Тәхауныкын эчкәннәрме? Мактана! Сезнең эчү эчүмени ул, янәсе. Менә алар ичмаса!.. Эчкәннәр, эчкәннәр... Бер­заман теше сызлый башлаган моның, үтерә язып. Берсе киткән Мәфтуха әбиләргә. Сөлеккә. Алып килгәннәр бер банка сөлек, Галәветдиннең бөтен битенә каптырып куйганнар. Күзе генә агарып кала тегенең. Сизә бу – суыралар моның канын. Суыралар да, туеп, тегермән ташына коелышалар икән. Коелыша торалар, кочаклашып: «Әти тапкан мал түгел, кешенеке жәл түгел», – дип җырлый-җырлый буа суына төшеп чума торалар ди, имеш. Аракылы кан эчеп исерешкәннәр канечкечләр... Көлке, билгеле. Тик көлкенең мәгънәсе булырга тиеш бит.

Тукта, ни өчен үтерде соң әле Тәхау үзен унөч яшендә беренче һәм соңгы тапкыр?
Шул бер йотым су аркасында инде. Кешелегемне үтереп, хайванга әйләнгән идем. Бик каты сусаган идем мин. Суга гына түгел. Дөнья назына, туйганчы бер йокларга, симез суалчаннарга балык каптырып утырырга, чыклы чәчәкләр чабып, печән итеп киптерер өчен, кул арбасы белән алып кайтырга түгел, ә күрше кызы Зөлфиягә такыя үрер өчен алып кайтырга сусаган идем... Ә мин үз-үземне үтердем. Эчемдә посып яткан бөтен дөньяга үпкәле бүрене мин хыянәтчел төстә ике энекәшем өстенә өстердем дә, кояш көйдергән кара җирдә ауната-ауната, гөнаһсызга талаттым. Менә шунда үлеп калдым мин. Йөрәгемә таш булып утырган ул гаделсезлегем бүтән беркайчан да баш күтәрмәсен өчен, мин үземне беренче һәм соңгы тапкыр унөч яшемдә үтердем. Нәрсә шыңшып утырасың, башың пеләшләнеп беткәнче яшәгәнсең ич дип бәйләнүегез дә ихтимал. Юк, балавыз сыкмыйм мин. Ә ул көнне еладым мин, яшермим. Ул күз яшьләре, һавалар, елгалар аша океан дулкыннарына кадәр җитешеп, әле дә булса әчелеген җуймаганнардыр. Яисә шул чактагы җинаятем өчен кемнәндер җавап таләп итеп, континентлар ярын тырный-тырный үксидер. Усаллык һәм явызлык, кайда гына кылынса да, шушы – без басып торган җиргә төшә.
«Ул көнне, җәйнең һәр көнендәгечә, без үләнгә бардык. Мин, сипкелле аркама чалгы салып, алдан киттем. Ул сипкелләрне кытыршы куллары белән сыйпап, әни миңа «бәхетле булырсың» дия торган иде. Хәзер бәхет шәрифләренә карата зарым юк анысы. Өс бөтен, тамак тук. Хатыннан да уңдым. Тик ул көнне бүгенге бәхетләргә ерак иде әле. Үз насыйбың барыбер үзеңә киләсен белгән булсам, мин ул көнне ничек тә түзгән булыр идем. Инде хәзер башны ташка орасыңмыни? Үкенүдән ни мәгънә. Андый үкенеч сәбәбе минем кебекләргә бөтен бер гомергә җитә ул.
Ул җәйнең коры килгәне истә калган. Әти вафат булганның икенче җәе иде. Җирне тереләй тунагандай итеп, кылган, ак әрем, сары мәтрүшкә, кыр канәфере катыш үлән чабам. Чалгы үткен, һәвәслегем дә булгандыр, мактанып әйтүем түгел. Әти чалгысы узган җирдә дә ике елсыз үлән чыкмый ди торганнар иде.
Ярар. Иртәнге сигездән уннарга кадәр шулай бер арбалык үлән әзерләп куйдым. Җир яна. Әйтерсең лә дегет һәм күмер яндыру өчен каен әрдәнәсен күмгән җир өеменә менеп басканмын! Элек дегетне, тимерчелек күмерен туфрак белән күмгән каен йә туйра ягып алалар иде. Хәтерләүчеләр дә бардыр әле... Ул җәйне кылганнар гына түгел, ә минем куе чәч, каш-керфекләргә кадәр бабайларныкыдай агарып килде. Йөздән тозлы тир ага. Күз ачарга ирек бирмичә. Буранга каршы баргандагы шикеллерәк. Тузанлы биттә тир эзләре сузылып кала. Картлык буразналарымыни! Без тормышка хезмәт аша килеп кердек шул. Хәзерге бала-чага шикелле трай тибеп түгел.

Берзаман каршыдагы үр сыртына арба тарткан энекәшләрем килеп чыкты. Олысы – Ризван, кечесе – Рәмзи. Хәзер берсе – Казанда врач, икенчесе – атом бозваткычында штурман. Ул вакытта берсенә – унбер, икенчесенә сигез генә яшь. Рәшә аларны ниндидер бөҗәк сөйрәп барган сары кырмыскалар күк итеп күрсәтә. Рәшә теләсә нишләтсен, миңа алар су тутырган ике шешә булып күренде. Берәүләргә хәзер тик торганда да аракы шешәсе күренә. Азынды халык. Ә миңа су гына кирәк иде ул көнне. Иреннәрне тел белән ялап кына чылатам.
Мин печәнне бодай басуы белән шактый текә үр арасында – авыл көтүе якын килмәгән җирдә чапкан, басу уртасында буш калган төшләрдәге күзлут, сүсән уты үләннәрен кул белән җыйган идем. Арба тартып менү энекәшләрнең үзләренә генә авырга киләсен белсәм дә, каршы төшмәдем. Алар әле яңа гына килә, ә мин күпме кырам инде кайнар җирнең сирәк чәче булып җилфердәгән кылганлы үләнне. Түзәрләр, янәсе. Кабахәт, ә?! Түзәрләр, имеш! Менә сез арба тартып менеп карагыз әле шул текә үргә, нишләрсез икән! Карап торыр идем мин бераз... Беренче хатам шул булды. Үчләндем. Шуннан китте. Текә тау маңгаеннан тәгәрәтеп җибәргән таш шикелле китте. Кем дә туктата алмаслык булып. Без җыйган печәнне ашыйсы сыер-сарыкларга, янәшәдәге Чүнник күленең төбен ярылып беткәнче киптергән кояшка, безне салкынча сулы инешләрдән аерып печән җыярга мәҗбүр иткән тормышка, шул тормышны бөтен Европаны айкап кайтып та яхшылый алмый үлеп киткән әтигә үпкәләмәдем мин, әле һаман да үр сыртына менеп җитә алмаган энекәшләргә үчләндем. Зиһенне шул чуалтты – су, су.
Ниһаять, күтәрелделәр. Әлсерәшкәннәр, тирләп ямьсез­ләнгәннәр. Килеп туктаулары белән кычкырдым мин боларга:
– Ник, – мәйтәм, – Ямаш карт үгезе шикелле сөйрәләсез?
– Эссе, – диләр. – Арба авыр.
– Буш арбамы? Әле сез миңа үләнне берүземә җыйдыру гына түгел, берүземә тарттырып та кайтармакчымыни?
– Без булышырбыз.
– Тәртәне сезгә тоттырам, белегез аны.
Арбаны тәртәдән тартуга караганда, арттан этүе җиңелрәк шикелле. Тәртәдән тартканда, арбаны алга да, артка да чөй­кәлдермичә тигезләп кайтасы да бар. Ә арттан, көчәнеп этәсе булса да, башны үләнгә терәргә мөмкин, таудан төшкәндә инде син бөтенләй азат, бар хәсрәтең – хәлсез аякларыңны өстерәү.
– Ярар, – диделәр.
– Су!

Рәмзи миңа сулы шешә китереп тоттырды. Иренем белән шешә авызына ябыштым. Бер йоттым, ике... Өч йоттым, дүрт... Су түгел, бер уч ком гына йотып җибәрәмдер сыман. Йотым саен тамак төбе авыртып кына кала... Күкрәк тутырып сулыйм да тагын йотам, тик инде чынлап та су түгел, ә үз төкерегемне генә. Шешә авызын иреннән алмый гына, энекәшләрнең күзләренә карыйм. Гүя миңа кирәк бишенче йотым суны шул күзләрдән агызып булыр күк. Ә ул бишенче йотым су миңа бик кирәк. Сусауны, хәлсезлекне, эчтәге бар үпкәне басар өчен.
– Әх, сез әле алаймы? Килеп җитмәс борын эчеп бетердегезме, бирәннәр?
– Без үз өлешебезне генә ич. Бишәр йотым гына.
– Миңа ник дүртәү генә калган?
– Без тигез бүлдек.
– Алдашмагыз! Дүрт йотым гына калган!!!
– Син зур йотымнар белән эчтең. Шуңа дүрт.
– Санап тордыгызмыни әле?!

Дәшмәделәр. Үзләре дә сусаган бит. Тик тагын бер генә йотым булса да су эчәсе килү мине сукырайткан иде инде. Һәм мин үчле күңелем кайнарлыгын бастым, күзләреннән яшь итеп агызып. Кыйнадым мин боларны. Хәлсезлектән кошлар да ара-тирә генә аваз салган ялан кыр буйлап куа-куа кыйнадым. Кыйнадым дип... ул хәтле түгел инде. Әмма ул чакны дөнья уртасында аларның елаган тавышлары гына торган шикелле иде. Карышмадылар да ичмасам. Мескеннәрем минем, мескенкәйләрем! И-эх!..»
Тәхауның күзеннән яшь бәреп чыкты. Үрдән көтмәгәндә ишелеп төшкән кар суларыдай мул күз яше. Сөртмәде. Акты да акты. «Егерме елдан соң бит, ә?» – дип гаҗәпсенде ул үз-үзенә. Бер йотым су өчен егерме елдан соң балавыз сыксын инде ир кеше.
– Юк, үзем өчен еламыйм мин хәзер, – диде ул һәм йод­рыгы белән өстәлгә китереп сукты. – Аларның күз яше өчен елыйм мин.
Суга чумар алдыннан тирән итеп тын алгандай сулап куйды да дәвам итте: «Авылга хәтле ерак – дүрт чакрымнан артык. Тагын бер йотым су эчмичә кайтып җиталмам шикелле. Җыелган үләнне төйи торырга кушып, суга киттем. Ике чакрым арырак Түллинкә урманы бар. Ә анда – сыерчык оясыдай кечкенә генә буралы кое. Кире як дип тормадым, бодай, тары басуларын турыга кистереп, шунда киттем. Бару-кайту дүрт чакрым. Авылга җитәрәк, без аркылы чыгасы күпер астындагы Лашман чишмәсенә дә шулкадәр генә. Мин бер йотым су якынрак якка киттем...»
Шуннан соң ни булганын Тәхау төшереп калдырды. Тизрәк ахырын язасы килде. Аныңча, иң кызыгы ахырда иде. Теләсә нәрсәнең иң кызыгы ахыры дип белә иде ул. Тормыш та шулай аныңча. Югыйсә, иң кызыгы ахырда булмаса, алты мең дүрт йөз утыз алты китапны иң соңгы битенә чаклы ник укып йә актарып чыкты соң ул? Иң кызыгы ахырда дип көтелмәсә, дөньяда ник соңгы сулышка кадәр яшәлә соң? Алай гына да түгел. Иң кызыгы ахырда булсын өчен, гомеренең башын да, уртасын да кеше мәгънәле итеп яшәргә тырыша.
«Коеда эчкән белән дә туймадым. Миңа гел җитмәгән бишенче йотым су энекәшләргә дип тутырган шешәдәдер төсле тоела иде. Ул суның биш йотымы барыбер минем өлеш ич. Түзмәдем. Яннарына барып җиткәнче үк, шешәнең өчтән берен эчеп бетердем.
– Мәгез, эчегез.
– Анда барып йөргәнче, кайтып җитә язганыек инде, – диде Рәмзи.
– Эч, эч!
– Әле тагын бер мәртәбә әйләнәсе ич, ә сәгать инде уни­келәрдер.
Өйлә җиткән иде инде, анысы хак – кыр читендәге мәче борчагының чәчәге йомылган чак. Ә печәнгә тагын бер барасы бар. Яңгыр яумаганда, көнгә ике юл ясыйсың. Өч ай җәйгә алты ай кыш туры килә. Без алып кайта торган бер арба кычыткан, күзлут, сүсән уты, эт эчәгесе, кыргый тары үләннәреннән, киптергәч, сыер белән сарыкларга өч салырлык печән чыга. Бер көнлек, димәк. Шуннан инде исәпләп карагыз. Көнгә ике юл – моны безгә әни түгел, тормыш куша. Ә без тормыш кушканны үтәргә өйрәнгән. Әзергә бәзер булу безнең нәселдә юк ул.
– Әнә бит үз өлешеңне син дә эчеп бетергән. Килеп җит­кәнче үк...
Ризванның кыймый гына әйткән бу сүзләре мине арттан килеп суга төртеп төшердемени! Күз карашларыннан утка салган кәгазь шикелле бөрешеп, аркан бастым. Яшеннән качкандагыча, карашларыннан качасым килде. Кыр киң. Мин кеп-кечкенә. Энекәшләрнең күз карашыннан качарлык җир ул көнне дөньяда юк иде. Минем эчне бишенче йотым су тырный. Аларга каршы борылдым да, күлмәк якасын ачып, елый-елый җиргә чүктем.
– Кыйнагыз мине дә!
– Син үз өлешеңне генә эчкән. Безнекен түгел.
– Кыйнагыз дим!
Минем кычкыруга өркеп, аяк астыннан гына тургай очып китте.
– Сук, Ризван... Рәмзи, сук инде!
– Кайтыйк. Тагын киләсе бар.
– Берәрне генә сугыгыз, миңа күп кирәкми.
– Безнекен эчмәгән син.
– Эчкән булсам, сугар идегезме?
– Юк.
– Ник?
– Син абый ич. Су табылыр ул. Әни самавыр куйгандыр инде.
Тимәделәр. Мине үчекләгәндәй, үр сыртында ялгыз бытбылдык кына кычкырып калды. Мин кыйнаганны әнигә дә әйтмәделәр. Инде үзләре онытканнардыр. Ә мин – юк. Ничек онытасын үзеңнең беренче мәртәбә үләсе килүеңне? Үзеңнең балачагың егылып үлгән көнне ничек итеп истән чыгармак кирәк? Ауный-ауный елап, кояш көйдергән ялан кыр уртасында үлеп калды минем балачак. Жәлке, егетләр! Их, ничек кенә жәлке әле. Ә хәзер нинди тормыш китте? Бер генә сүз – матур. Елыйсы килә!..»

...Төнлә яшенле яңгыр яуды. Мунча кереп кайткан Тәхау белән Хәкимә кече өйдә йокламый яталар. Уллары олы якта. Хәкимә, күк чатнаган саен сискәнеп, йөзен иренең култык астына яшерә. Тәхауның киң күкрәгендә аның күз яшьләре кибә. Әле генә ул аңа үзенең беренче һәм соңгы хикәясен укып күрсәтте. Яңгыр, агачлар шавы, күк күкрәве, яшен чаткыларына кушып укыды Тәхау үз язганын.
– Сук әле миңа, карчык, – дип пышылдады ул.
Хәкимә, калтырап, аның күкрәгенә капланды:
– Син нәрсә? Тәхау, син нәрсә?
– Берне генә сук инде, карчык. Жәлләсәң, авырттырмый гына. Миңа шул да җитә.
– Тик торгандамы? Гомер булмаганны?
– Булсын әле бер.
– Икебезгә уртак булган бәхетнең үз өлешеңә тигәнен дә миңа биргәнең өченме?
– Үз өлешемне үземә алам мин. Сиңа соңгы тамчысы гына эләгә.
– Соңгы тамчы су – иң җитмәгәне, иң кирәге... иң татлысы, – дип пышылдады Хәкимә, сулышы белән аның колагын кытыклап.
Ә яңгыр яуды да яуды, яшен яшьнәде дә яшьнәде.
– Шәп ява, – диде Хәкимә.
– Җир туярлык була.
– Ул туйса, без тук инде.
Беравык сүзсез генә тыңлап яттылар.
– Хикәяңне нишләтәсең?
Тәхау торып газ кабызды да, дәфтәрен урталай ачып, почмагына ут элде.
– Нишлисең?
– Янсын, карчык. Йөрәкне көйдереп тормасын.
– Кызганыч.
– Кызганычрак шул. Ә мин аларның кызыкларын яратам. Кызганычларын түгел.
Өйне тутырган сары ут шәүләсен яшеннең зәңгәрсу яктысы басып киткәләде.
– Дөрес әйтәсең син, карчык. Янгын сүндерүче янгын сүндерүче инде ул. Язучы түгел.
Ә олы яктагы телевизор өстендә Тәхауны авыл китап­ханәсендә алты мең дүрт йөз утыз җиденче сан белән йөргән кызыл тышлы китап көтеп тора иде. Тәхау ул китапны кем язганын һәм аның ни хакында икәнен иртәгә генә белер.

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар