Логотип
Проза

Бер тирәк ботаклары

Зәмирә – анадан калган бала – тууы белән беркемгә дә әлләни шатлык китермәде. Үзе туды – ә анасы китте... Әнисез калганда, Рәфидә инде буйга җиткән кыз, ә энесе Җәмил 16 яшьлек егет иде. Рәфидә үзләренә күпме кайгы китергән сеңлесен кабул итәргә теләмәде. Чит итте...

Бертуган апасы Рәфидәнең юбилее якынлашкан саен, Зәмирәнең уйлары ныграк буталды. Апасының: «60 яшемне үткәрмим. Картлык – шатлык түгел ул», – дип кырт кискән сүзләрендә, бер яктан, хаклык бар кебек. Әйе, якынлашып килгән картлык – шатлык түгел. Кызганычка, картлык үзе генә килми, моңарчы барлыгын-юклыгын да белмәгән чир-хастаны, көчсезлекне дә ияртеп килә. Шулай да, уйлап карасаң, алтмыш яшькә җитү – үзе үк зур бәхет-шатлык түгелмени? Бу яшькә җитмичә, мәңгелек яшьлекләрендә калганнар да әз түгел... Ярый, гомер бәйрәмен үткәрәме-юкмы, анысы апасының эше. Дөресен генә әйткәндә, Зәмирә апасына барырга бик атлыгып тормый. Бер карыннан чыккан, бер ата-ана балалары – апалы-сеңелле ике туганның мөнәсәбәтләре ал да гөл генә түгел. Бер яктан, араларында унсигез-унтугыз яшь. Икесе ике буын кешесе диярлек. Икенчедән, ике туган арасындагы үпкә-ачу киртәсе елдан-ел үсә бара...
Зәмирә – әнисенең бик соң тапкан баласы. Сирәкме-түгелме, 44 яшьтә бала табу – була торган эш. Тик ана кешенең гомереннән артык күргән баласын сөеп-яратып үстерә алмавы аяныч. Табибларның, тапма бу балаңны, ярамый сиңа, дип кисәтүенә карамастан, булачак ана нарасыен югалтырга теләмәде. Ирен, үсеп килгән кызы белән улын, дөньяга тәүге аваз салган сабыен ятим калдырып, хатын мәңгелеккә күзләрен йомды. Зәмирә – анадан калган бала – тууы белән беркемгә дә әлләни шатлык китермәде. Үзе туды – ә анасы китте... Әнисез калганда, Рәфидә инде буйга җиткән кыз, ә энесе Җәмил 16 яшьлек егет иде. Шулай да балалар бу югалтуны бик авыр кичерделәр. Җәмил кичерешләрен егетләрчә «уч төбендә» кысып тота алса, 18 яшьлек Рәфидә әнисенең үлемендә «үзен тыя белмәгән» әтисен гаепләде: «Бу яшьтә дә әнигә тынычлык бирмичә, сакламыйча, башына җиттең!» Кул баласы белән калган әтисенә болай да авыр иде. Кызының кайтып атасын гаепләве янган йөрәгенә ут кына өстәде. Рәфидә үзләренә күпме кайгы китергән сеңлесен кабул итәргә теләмәде. Чит итте. Янәсе дә, әниләре аның аркасында үлде... Әнисе булмагач, Рәфидә туган бусагага кайтыр сукмагын онытты диярлек. Әтисенең тиз арада яшь хатынга өйләнеп куюы кызны туган нигезеннән тагын да ныграк биздерде. «Азгын» әтисенең зур мәхәббәт хакына да түгел, ә анадан туып калган кызчыгын үстерү өчен чарасыздан өйләнгәнен дә Рәфидә аңларга теләмәде. Аныңча, әтисе Гөлҗимешкә өйләнер өчен хатынының үлемен көтеп кенә йөргән... Аныңча, хатынын югалткан ирнең бәхетле булырга хакы юк!
Нигәдер читләрнең түгел, ә кызы Рәфидәнең эченә тиде әтисенең бәхете. Яшь хатыны Гөлҗимеш белән матур гына яшәп китүләрен, үги ананың Зәмирәне үз баласыннан артык күреп үстерүен Рәфидә аңлый алмады. Хатынын югалткан ирнең бәхетсез башын салындырып йөрисе урында Гөлҗимеш белән бала үстереп, берни булмагандай дөнья көтеп яшәүләре ярамады Рәфидәгә. Саниясе үлгәч, кулында яшь бала белән калган ир кичерешләрен үзе генә белә шул... Йөрәге әрнүләрен тышка чыгара торганнардан түгел шул ул. Шуңа да Рәзифнең, тол калып, бер-ике ай үткәч тә Гөлҗимешкә өйләнүен кызы гына түгел, күпләр аңламады. Аннан да битәр, сокланырлык итеп яшәп китүләренә кемдер көнләште, кемдер сөенде. Артларында йөргән чыш-пыш сүзләргә карамыйча, Рәзиф белән Гөлҗимеш– моңарчы бер-берсенә гыйшык тотмаган, бары тик тормыш катлаулыгы чарасыздан кавыштырган ике җан – җылы, матур оя кора алдылар. Яши торгач, үз вакыты белән ир белән хатын арасына мәхәббәт тә килде. Бишектән башлап карап үстергән Гөлҗимешне Зәмирә үз әнисе урынына күрде. Әнисе Сания аңа гомер бүләк итте. Ә Гөлҗимеш аны багып үстерде. Гөлҗимештән башка әнине кыз белмәде. Бер генә кырын карашы, бер генә саксыз сүзе белән дә Гөлҗимеш Зәмирәнең үз кызы түгел икәнлеген белдертмәде. Үсмер егет Җәмилгә үги әнисе, улым, дип өзелеп торды. Сирәк-мирәк кайткалаган Рәфидәгә ачык йөзле булды. Гөлҗимеш кайгы килгән бу ояга үзе белән җылылык, өмет алып килде. Бераздан Рәзиф белән уртак уллары Ринат дөньяга килде. Улын-кызын Гөлҗимеш тигез күреп үстерде. Рәзифнең йөрәк яраларын да Гөлҗимеш төзәтте. Тормышка кабат ул кайтарды. Тик әтисенең бәхете Рәфидәгә генә ошамады. Зәмирәнең Гөлҗимешне үз әниседәй күреп үсүе дә күңеленә хуш килмәде. Гомумән, ул кайткан чакларны Зәмирә бәләкәйдән яратмады. Ул кайтса, өйдән никтер тынычлык китә. Әтисенең дә йөзе сүрәнләнә. Әнисе дә яшеренеп кенә елап ала... Усал апа – бала теленнән ычкынган бу сүзнең дөреслеген олылар белә иде, әлбәттә. Нишләмәк кирәк, аларга чит-ятлардан гына түгел, үз дигәннән дә тормышларын якларга туры килде.
Тормышта бар нәрсә дә аныңча булырга тиеш дип уйлагангамы, Усал апаның – Рәфидәнең үз тормышы да бик җайлы гына бармады. Һәрчак үзен генә хаклы санаган, үз сүзен генә сүз итәргә тырышкан кызның кешеләр белән мөнәсәбәте дә җиңелдән булмады. Тартай теленнән таба дигәндәй, ул, хезмәттәшләре белән гел генә сүзгә килешеп, эштән эшкә йөрде. Кияүгә дә соң чыкты. Үзе теләгән тормышны төзи алмагач, иреннән бик тиз аерылды. Бердәнбер улына әтисен күрсәтмәде. Үсә төшкәч, тормышына туктаусыз кысылган әнисеннән улы да ваз кичте диярлек. Туганнары да телен тыя белмәгән Усал апаларыннан читләштеләр. Ә дуслары булмады да диярлек Рәфидәнең. Тол калган иргә «ябышып» чыккан, үзеннән ун яшькә генә олырак «үги әнисен» якын китермәде Рәфидә. Әниләрен яшь хатынга «алыштырган» әтисеннән читләште. Хәтта, үзенең хаксыз икәнлеген белә торып, анадан туып калган Зәмирәне дә әнисенең үлемендә гаепләде. Янәсе дә, син тумасаң, әни исән булыр иде... Үз тормышында рәт булмады, ә башкаларны ничек яшәргә өйрәтте. Аныңча килеп чыкмаса, үпкәләде, ачуланды. Гомумән, һәр нәрсәгә үз күзлеге аша гына карау – Рәфидәнең иң зур ялгышы иде. Шул сыйфаты аркасында үзенең дә тормышы җимерелде. Холкында ниндидер урынсыз мин-минлекме, тәкәбберлекме бар икәнен, шуны җиңми торып, тормышы җайланмаячагын үзе дә аңлый иде Рәфидә. Тик башка берәүне түгел, үз-үзеңне җиңү иң авыры икәнлеген ул яши-яши белде. Дөньяны усаллык белән җиңәм димә икән. Үзеңнеке үз итмәсә, ятлар бигрәк чит күрер − моны да үз җилкәсендә татыды. 60 яшенә җитеп, үткән гомеренә ниндидер нәтиҗә ясагач, ул моңарчы ничек яшәвенең нәтиҗәсен күрде – ул япа-ялгыз калган икән бит! Дөньяны яратмаганнарны дөнья яратамы соң?! 
...Бертуган апасы белән икесенең арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр Зәмирәгә гомере буена тынычсызлык, борчу китерде. Җәмил абыйсы булсын, энесе Ринат булсын – Зәмирә алар белән, аларның гаиләләре белән барыша-килешә, киңәшләшә, ярдәм итешә. Иң авыр чакта ярдәмгә туган йөгереп килсә, иң сөенечле вакытыңда бәхетең белән бүлешергә туганыңа үзең очасың! Дуслар үз урынында, туганнар үз урынында! Ә Рәфидә апасы – әйтерсең лә, якын туган түгел, ә җиде ят чит кеше. Аның фикере генә дөрес, аның сүзе генә сүз. Бәлки, ялгышамдыр, дигән уй ялгыш кына да кереп карамый Рәфидә апасының башына! Үзенчә, яхшылык кылам, дөрес яшим дип инана бит әле! Әмма үзеннән башка кемгә кирәк соң аның «дөреслеге»?! Аннан, мине генә яратмыйсыз, дип үпкәли. Турысын әйткән – туганына ярамаган. Моны да Рәфидә бары тик үзенчә аңлый. Тик аның үз турысы гына туры шул. Апа белән сеңелнең авыз күтәреп талашканнары да юк, ә шулай да арада туганлык җылысы булмавы бәгырен өтә Зәмирәнең. Тормышта бар да әйбәт кебек чакларда да ниндидер кылчык күңелне кырып тик тора... Апалы-сеңелле ике туган холык ягыннан бер-берсеннән бик аерылылар шул. Зәмирә якыннарына, кешеләргә яхшылык кылып яшәргә тырыша. Ә Рәфидә дөньяны үз җаена гына бөгәргә маташа. 
Алар – әти-әнисенең дүрт баласы – нәсел агачының дүрт якка тармакланган ботаклары. Рәфидәдән аермалы, Зәмирә моны яхшы аңлый. Дүрт туганның сигез баласы бу гаилә агачын тагын да тармакландыра, тагын да үстерә. Рәфидәне – гаилә тирәгенең бер ботагын – кисеп ташлау мөмкин түгел. Нинди булса да, чәнечкеле булса да, кыек яки аркылы булса да, ул да шул ук агач ботагы. Нинди генә булмасын, ул да аларныкы. Кайсыдыр ягына күз йомып, кай ягын төзәтеп, кайбер ялгышларын кичереп кабул итәргә генә кала. Һәм Зәмирәнең күптән инде арадагы киеренке мөнәсәбәтләргә нокта куясы килә! Туганнарча йөрешеп яшисе килә! Агач – тамырдан, кеше дуслык-туганлыктан көч алып яши түгелме. Зәмирә аңлый: туганыннан күпкә яшьрәк булса да, аңа Усал апасыннан акыллырак булырга кала. Дөньяны катлауландырмасаң да, ул искиткеч катлаулы. Алар бит – бер ата-ана балалары. Тамырларында бер үк кан ага. Кешенең иң якын кешесе ул – туганы. 
...Апрель азагының кояшлы, җылы бер көнендә Җәмилнең микроавтобусы  туган-тумачаны чак сыйдырды: кулларына чәчәкләр, бүләкләр тотып, олыгайган Гөлҗимеш белән Рәзиф, балаларын иярткән Зәмирә һәм ире, Ринат белән хатыны Рәфидәнең 60 яше тулу бәйрәменә юлга кузгалдылар.

Фото: https://www.piqsels.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар