Логотип
Проза

Баян моңы

Авылга кереп кенә җиткән иде әле Рәхилә, үз урамнары­на борылмаган да иде. Өздереп-сыздырып, елап-сыктап уй­наган баян моңы төн карасын ярып үтте, Рәхиләнең бәгы­рен телгәләде, ничә көннәрдән бирле йөрәген бораулап тор­ган уйларның ямьсезен дә, татлысын да актарып ташлады. Үз йортларының капка төбендәге эскәмиягә килеп ауган­да, күңеле сыгып алгандагыдай буш, ачык тәрәзә аша ургылып-ургылып чыккан баян тавышы аны уңлап-суллап яңак­лый кебек тоелды...

...Тәлгатькә ул нәкъ менә бүгенге кебек өздереп баян уйнаган чагында гашыйк булды. Рәхилә Казанда техникум­да укып йөри иде, көзен группалары белән шушы авылга кәбестә җыярга җибәрделәр. Кичләрен клубка җыйнала­лар, колхоз яшьләре белән бергәләп концертлар куялар иде. Шәһәрдә туып-үскән, моңа кадәр авылга кунакка гына кайткалап-киткәләп йөргән Рәхиләнең башта бер дә монда ки­ләсе килмәгән иде. Шушы ике атна вакыт кызны баштан­аяк үзгәртте дә куйды. Аңа Ходай ярыйсы гына матур та­выш биргән, Тәлгать белән репетицияләр ясау, аннары сәхнәгә аның белән икәүдән-икәү чыгып басулар Рәхилә өчен әйтеп бетергесез зур сөенечкә әйләнде. Кичләрен кон­церттан соң да сәгатьләр буе егетнең баян тавышын тың­лап утырырга риза иде ул.

...Өйләнешкәндә дә дус-ишләре аларга: “Гомер буе шу­лай уйнап-җырлап яшәгез”,—дип теләделәр. “Бәхетле яшә­гез”, диделәрме икән? Менә анысын хәтерләми Рәхилә.
Хәер, Тәлгатьнең кистереп карый торган матур күзләреннән башканы күрмәде, аның баян тавышыннан үзгәне ишетмә­де дә кыз ул көнне.
Аннан соң да... Көн дә шулай баян тавышына уянырмын, баян моңы белән йоклап китәрмен дип уйлады микән? Әни­се шөбһәләнде, икеләнде үзе, анысын белә Рәхилә. Шәһәр кызы авылга ияләшерме диде микән? Әллә Тәлгатьнең ар­тык кыюлыгы, дус-ишләренең артык күплеге, бик тиз генә һәркемне үз итә алуы шүрләттеме? «Әнием, зинһар каршы килмә, — дигән иде Рәхилә, — ни булса да, сине борчымам, күз яшьләремне күрмәссең», — дигән иде.
Дөрестән дә, башта бөтенесе дә ал да гөл кебек иде. Рәхилә өчен колхоз идарәсендә хисапчы урынын бушатты­лар. Тәлгать шофер булып эшли, үзе әлләни эш күрсәтергә өлгермәгән булса да, әти-әниләре авылда абруйлы кешеләр булгангадыр, колхоз йортыннан фатир да бирделәр. Рә­хиләгә каената-каенана көен көйләп яшәргә туры килмәде. Аларга рәхмәт йөзеннән, Тәлгатенә булган мәхәббәте хакына авыл тормышына ияләшергә тырышты, бәхетенә, кем әйтмешли, чытырдатып ябышты. Әкренләп мал-туар асрарга да өйрәнде, бакча-кура тирәсендә кайнашырга да өлгерде.

Тәлгать гаиләдә бердәнбер ир бала иде. Әти-әнисе аның бик тә бәхетле булуын теләде. Киленнең улларының күзлә­ренә генә карап торуына сөенеп туя алмадылар. Фатирла­рына гел килеп тордылар, әле бер эшләрен чират-чират карашып, әле икенчесенә булышып йөрделәр. Ул чакларда уйлап та карамаган иде Рәхилә: баксаң, йорт-җир, абзар-кура тирәсендәге төзеклек, тәртип Тәлгатьнең түгел, аның әти-әнисенең кулы белән эшләнеп барды бит! Менә бу кой­маны узган ел каенатасы белән ире икәүләп кордылар, агач­ларны каенанасы белән бергә утырттылар. Болдырны да каенатасы үзе эшләде, Тәлгать соңгы такталарын кагышыр­га гына кайтып җитте.

Дус-ишләрнең теләге чынга ашты: баштарак гел уйнап-көлеп, биеп-җырлап кына яшәделәр. Өйдә чакта Тәлгать­нең кулыннан баян төшмәде. Әүвәлгечә бергәләп концерт­-спектакльләр куярга йөрделәр. Аннары аларны бер-бер артлы мәҗлесләргә дәшә башладылар. “Бик күңелле пар, табын күрке”, дип мактадылар. Рәхилә Тәлгатеннән күзләрен алмый, һәммәсенең дә үзләренә яратып, сокланып карау­лары күңелен рәхәт дулкын эчендә тибрәтеп, гел иркәләде.
Ә соңга таба...
Соңга таба Рәхилә “мәҗлес” сүзен ишетмәс өчен әллә ниләр бирергә дә әзер була башлады. Уйнап-җырлап, кеше күңелен күтәреп утырган “табын күрке”нең өйләрендә со­ңыннан нинди “буран”нар уйнатуын сизенәләр идеме икән табындашлары? Тәлгатьнең: “Син аңа елмайдың, кеше ал­дында миңа болай дип әйттең...” — дип дулавын күз алды­на китерәләр идеме икән? Юктыр. Рәхилә еш-еш кабатлан­ган мондый тавыш-гаугаларны үзе дә яшерде, кешедән генә түгел, хәтта үз-үзеннән дә яшерергә, ялгыш кына, очраклы гына хәл дип ышандырырга тырышты. Гаепне күбрәк үзеннән эзләде, кайда ялгышрак сүз әйткәнен, үзен җай­сызрак тотканын хәтерләргә азапланды. Каенаталарына әйт­мәде — шундый ипле кешеләрне ничек борчыйсың, дип уй­лады. Әнисенә дә барып еламады — көчләп кияүгә бирмә­де ич ул аны дип, үз-үзен гел тыеп кала килде.
Тәлгать икенче көнне күзләрен ачуга Рәхиләсеннән: “Икенче терле яши башларбыз”, — дип, гафу сорады. Тик ул “икенче тормыш” һаман килмәде. Бер мәҗлесне икенчесе алыш­тырды, үтереп мактаулардан һәм шәраблардан башы әйлән­гән Тәлгать бәйрәмнең икенче өлешен өйдә дәвам итте.
Ә аннары...
Аннары баянын өйдә сирәк кулына ала башлады Тәлгать. Рәхиләсе: “Әүвәлгечә икәүдән-икәү генә җырлашып утырыйк әле”, — дисә, “Илһам килми”, — дип баш тартты. Хәер, чәй өстәле артында гына илһамы килмәгәнлеген Рәхилә үзе дә төшенә башлаган иде инде. Шуңа күрә эштән кайтышлый ачык тәрәзә аша баян тавышын ишетсә, башта болдыр бас­кычына утырып хәл җыя, дулап тибә башлаган йөрәген ты­нычландырырга, үз-үзен кулга алырга тырыша. Әйткәләшү­нең дә, күз яшьләренең дә файдасы юклыгын белә иде...
Хәзер аның күңелендә “баян” сүзе “мәҗлес, шәраб” сүз­ләре белән гел янәшә йөри башлады. Ул аның үзен күрмәс, тавышын ишетмәс өчен әллә ниләр бирергә әзер иде инде.
Ә беркөнне...
Беркөнне Рәхилә эштән кәефсезләнеп кайтты. Идарәдә күңелсез сөйләшү булган, әллә хак, әллә нахак, аның исе­мен дә тискәре яктан телгә алганнар иде. Күңеле рәнҗегән, кайтып, Тәлгатенә зарланасы, юату сүзләре ишетәсе килгән чак иде. Сузып-сузып уйнаган баян тавышы болай да әр­негән күңел ярасын тагын да тирәнәйтеп җибәрде. Ишекне киереп ачып килеп керде дә баян каешына ябышты. Теге­сенең дә күзләре тонган иде, бер иңендә генә асылынып калган баянын саклагандай, икенче кулы белән гаярь сел­тәнеп, Рәхиләне мичкәгә китереп сылады.

...Район хастаханәсенә көн дә диярлек килеп йөрде Тәл­гать. Берсендә башын Рәхиләнең беләгенә төртеп үкседе. “Хараплар итә яздым бит, терелеп кенә чык, бүтәнчә яши башларбыз”, — диде. Аның мондый вакытларында Рәхилә­нең үзенең дә күңеле нечкәрә, гарьләнүләре, үпкәсе әкрен­ләп эреп юкка чыккандай була, йөрәгенең бер почмагында өмет уты пыскып яна башлый: “Әйбәт яшәрбез... Мәҗлес­ләргә йөрмәбез... Баян тавышын да чыгармабыз...”

Хастаханәдән чыгасы көнен Рәхилә иренә алдан хәбәр итмәде. Көтмәгәндә кайтып кереп, шаккатырыйм әле, дип уйлады. Районнан күрше авылга кадәр машина әрҗәсендә кайтты. Калган өч чакрымны җәяү тәпиләде. Икеләнүле уйларын сагыну хисе, Тәлгатен ярату хисе кысрыклап чыгара барды. Авыл башына җиткәнче шулай иде. Колагын өздереп-сыздырып уйнаган баян тавышы кисеп кергәнче шу­лай булды. Ул гына шулай уйный ала, аның Тәлгате генә шулай бәгырьләрне телә ала... Бу тавышка ияреп, күз ал­дына Тәлгатьнең көннәр буе айный алмый ятудан шешенгән йөзе килеп басты. Күңелендәге буталчык уйлар бер-берсен уздыра-уздыра ярсыды, шашынды. Баян моңы белән килеп кергән мәхәббәт хисе мәңге кире кайтмаслык булып эреде, шул ук елап-сыктап уйнаган баян тавышы астында ачы нәфрәт тойгысына әверелә барды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар