Логотип
Проза

Башсыз балан куагы. № 1.

Таң сызылуга юлга кузгалырмын дип ниятләп яткангамы, Зарифе беренче әтәчләр кычкырганчы ук торып басты. Өйдәгеләрне уятмаска тырышып аяк очларына гына басып йөрсә дә, килене башын күтәрде.
—    Әллә нигә йокым качты. Кая җыендың таң тишегеннән? Йоклар иең... Сыер савасың юк ләбаса...

Алдын-артын уйламыйча әйтелгән шушы сүз җитә калды — Зарифәнең күз алмаларын ачыттырып, керфек төпләренә ачы сагыш бөялде, тик яшь тамчылары бите буйлап агып төшәргә өлгермәде — йотып та җибәрде. Үпкә-сагышын күрсәтмәскә өйрәтте аны тормыш. Үпкә дә түгел бу — сыкраудыр...
Йә, сүзме инде шушы - сыер савасың юк, имеш. Сыер саварга иренә торган хатынмы Зарифә, йә?! Булсын ие әле сыеры, рәхәтләнеп, таңнан торып, гөбердәтеп, җиленнәрен иркәләп сөя-сөя савар иде малкаен. Савар ие дә, сабыйлары торып аякка басуга, алларыпа зур чынаякны мөлдерәмә тутырып җып- җылы сөтен, болын, чәчәк исләре аңкып торган шифалы катыгын, каймагын китереп куяр иде. Нарасыйларның этешә-төртешә җылы сөт чөмерүләрен карап торудан да ләззәтлерәк мизгелләр бар микән дөньяда? Өчәү бит алар, өч җан, көн дә ашарга сорыйлар, эчәргә... “Төт” “Төт!” дип ачылды бит телләре дә, әти-әни дип тә түгел! Нишлисең, яшәргә туган сабыйны ашатырга, мәм-мәмен табарга, тормышны җайларга туры килә. Хәер, белә бит боларны килене, бик белә. Юрганын башыннан ук бөркәнеп ятса да, аннан ким өзгәләнми, тик менә аяклары йөрми, ята судан чыгарылып ташланган балык кебек бәргәләнеп.
—    Торуга Илдарны Кәримә апаңнарга керт. — Зарифәнең тавышы нык, тигез, хәтта бераз кырыс-каты булып чыгарга тиеш. Йомшаклыкны сиздерсә, икесе дә елый башлаудан курка ул. — Сөт калдырыр.
—    Ялан-ялап кешегә йөрү дә уңайсыз инде.
—    Күрше кеше ниткән кеше булсын. Чит-ят түгел. Читләр дә булыша мондый чакта. Кыенсынып торма. Минем юклыкны белсә, ул үзе дә кереп җитәр. Түзәрсез әле бер көнгә. Акташ тауга менеп төшәм.
—    И, йөрисең генә югые. Җыеп бетергәннәрдер инде баланыңны. Табан ите ашатып йөрмәсәнә тиккә. Тәрәзәдән гел карап ятам, ташыдылар инде балан. Фаягөлнекеләр капчык-капчык җыйган, диделәр.
- Безгә насыйбы калгандыр әле.

Ул килененең тагын нидер әйтергә теләгәнен сизсә дә, сүзне озынга сузуына ачуы килгәндәй, кичтән әзерләп куйган арыш капчыгын гына эләктерде дә, ашык-пошык ишекне япты. Югыйсә, берәр җылы сүз әйтеп балакайның күңелен күтәрәсе, һич югы юатасы, “бик матур төшләр күрдем әле бүген, Фәршадтан бер-бер хәбәр килмәсме”, - дип өмет уты кабызып чыгып китәсе иде дә бит, булмады, ягымлы, җылы сүз таба алмады. Балаларны онытканга салышты. Баскыч баганасына сөялеп, каткалак җирдән атлап китәргә базмагандай, бераз икеләнеп торды. Бәлки чынлап та чыгып йөрмәскәдер сәхрә дигәннәренә. Якын юл түгел бит, көне дә суытып җибәргән. Актарылып-актарылып әллә кар, әллә яңгыр болыты агыла, каракучкыл күктән әллә ниткән салкынлык, шом бөркелгән төсле.

Явымлы көз кыш бабайга чираен бирәсе килмәгәндәй озак тартышты. Кар бөртекләре очкалап-очкалап караса да, кояш күренүгә эреп, яңгыр тамчыларына әйләнеп бетәләр. Юллар, сукмакларга туң балчык катмар-катмар булып оешып катканга атлау җайсыз, табанны чеметеп-чеметеп ала, аяк тая.

Ул адымнарын кызулатты. Таеп егылудан шыкаеп тиз-тиз теркелдәргә тырыша, авыл чынлап уянганчы басу капкасын чыгын каласы килә, шуңа кабалана. Әбисеннән калган бер гадәт бу. “Иртәнге юл — фәрештәләр юлы, кояш чыкканда йоклап яткан кеше бәхетен күрми калыр! Кузгалыйк, бәбкәм!” — дип, Зарифәне иртә уята иде. “Адәмнәрнең бар яхшы ниятлесе, бар — яманы, аягы авыр бәндә очрамагае... Акташ тау ул уйны да сизә, комсыз булсаң, баланын да күрсәтми”...Йокылы күзләрне тырнап ачу җиңел түгел, әмма кояш чыккан чактагы хозурлыкны, гүзәллекне бер тапкыр күргән кеше бик бәхетле мизгел кичерүен тоя. Алтын шар кебек тәгәрәп, офыкны алсу-шәмәхә нурлар белән коендыра-коендыра әкрен, назлы гына күтәрелә кояш. Иртәнге җиләс җилнең рәхәтлеге дә, кошлар сайравы да онытыла ул мәлдә.

Кыр капкасы дип йөртелгән җирдә — авыл башында юл икегә аерыла, уңдагысы — боргаланып-боргаланып Акташ тауга таба менә, сулга каерылсаң — Күҗемгә — ар авылларына барып чыгасың. Зарифә кайсы юлны сайларга белмәгәндәй бермәл икеләнеп торды. Бәлки улы турында күңелгә ятышлы бер-бер хәбәр әйтә алыр — сугыласы иде Күҗем әүлиясенә. Хәер, юлы уңса, күчтәнәчләр белән әби ишеген шакыр әле.

Зарифә борылып авыл өстенә күз ташлады. Уч төбендәге кебек күренә моннан йокымсырап яткан авыл. Сыек төтен баганалары күтәрелә башлаган, анда-санда утлар җемелдәшә, яңа көн — тагын бер көн туа. Эш-мәшәкать арасында әвәрә килеп авыл таң атканын да, кояш баеганын да сизми кала, мал-туар, кош-корт арасында җилдәй уза гомер. Менә шулай барысын ташлап сәхрәгә — кырга, болынга чыкканда гына, “калдырып китәм түгелме җанга якын, газиз төбәгемне”, дип уйланып торасын. Аннан тагын һәммәсе онытыла, гадәтигә әверелә. Яңара авыл. Әнә, алар гаиләсенә кара кайгы китергән ак таш йорт шәйләнә. Шулчак читтә адашып йөрүче улы күз алдына килеп, тәне буйлап тетрәнү узды, әйтерсең, бәгыренә пычак кададылар. Кайларда тилмереп йөри икән бу бала? Үпкә баш калкытты: “Их син, башсыз балан куагы!” - диде ул ачынып. Хәер, бала гаеплемени? Үзем, үзем гаепле барсына да. Ник әрсез, гамьсез, бернигә исе китми торган сөмсез итеп кенә тәрбияләмәдем? Ичмасам янымда булыр иде.

Кукыраеп утырган ике катлы йорт янында бүтән өйләр бәләкәйләнеп, тәбәнәкләнеп калган сыман. Борчу-мәшәкать изә торгандыр дисәң... Соңгы елларда авыл нык яңара, өр-яңа, тәрәзә йөзлекләре балкып-нурланып торган өйләр җиткереп керә... ирле кешеләр. Тигез канат белән үскән, атасы кул астында эшкә өйрәнгәннәр үз бәхетен тизрәк таба. Сынык канат, китек күңел ир баланың холык-фигыленә дә эз салмый калмый икән. Югыйсә, аның Фәршады тырышмады түгел, тырышып карады. Әтисе йөрткән сөт машинасына куйдылар — көнне белмәде, төнне, пычрак, яңгыр димәде - гел юлда булды. Ни рәхмәт ишетте?! Каһәр! Шул каһәрләүгә чыдый алмыйча, хурлыктан, оятыннан чыгып качты бит ул. Хаксызлык, гаделсезлекне күтәрә алмыйча. “Әни, эшлә, тырыш, дидең... Эшләдем. Кешегә каты бәрелмә дип өйрәттең — чыдадым. Инде ни кылырга кушасың? — диде улы соңгы күрешкәндә. — Ат та гомере буе эшли. Без дә синең белән эш аты бит, кешегә юк кадер. Тотма”.

“Балакаем, мин тотаммени сине? Үз тормышын, үз дөньяң бит. Килен бүген-иртәгә тагын бәби анкайгырга җыена, ул нишләр?” “Чыдар. Түзә бит башкалар. Фатир була дип юандык. Тот капчыгыңны! Үз күкрәк көчең белән бер шорт та салып керәлмә әле! Шул да булдымы тормыш?”  “Өстебезгә ишелеп төшмәгән бит әле! Төшсә, ничек тә салырбыз яңаны?” “Юк, әни, сеңелкәш инде өйдән чыгын китте. Мин дә бәхетемне читтән эзләп карыйм. Кайтып алырмын Зөбәйдәне”.

Имин генә чыгып китәлмәде. Зөбәйдә декрет ялына чыккач, Фаягөл - авылны дер селкетеп торган Чаягөл — ире Идриснең энесен — яшь кенә студент егетне эшкә кайтарган иде. Бер аягы керсә, икенчесе кермәгән шул малайга бирдертте Фәршадларга дигән бүлмәне. Гарьләнде шул улы, нык хурланды. Имеш, үч ала, шул йортның тәрәзәләрен таш атып кырып чыккан. Гомерендә үрдәк-казга чыбык күтәрмәгән малай чыгырыннан чыккан, юаштан юан чыга шул. Дулап тәртәгә тибүен күпертеп, әллә нинди дәгъва белдерүчеләр булды. Әлеге дә баягы, Фаягөл йөрде, ул тырышты. Милиция чакырды. Кулларын каерып бәйләргә маташкан милиция хезмәткәренә малай кызган баштан сугып та җибәргән. Эш зурга китте, купты тавыш, китте җәнҗал, гауга. Фәршадка суд булганчы адвокатлар яллап, артыннан йөри торгач Зарифә соңгы сыерын да сатты. Бәла өстенә бәла - киленнең дә хәле авырайды - олы улын да күп кан югалтып, мең газап белән тапкан иде.
Яшәү белән үлем арасында озак тартышты бу юлы.

Ятимлектә үскән кыз баланын, күрәсең, нервлары киеренке — тартылган ук кебек иде, бәбиен күрергә, имезергә теләмәде. Хастаханәдә озак ятты, түшәмгә текәлә дә бер сүз дәшми. Көннәр, атналар үтте. Ашарга тормый, аягына басмый.

“Хәл юк”. Зарифә суд — хастаханә — өй, малае — килене - балалар арасында бәргәләнеп йөри торгач, коры сөяккә калды.

Улын төрмәдән йолып алганчы күзе йокы күрмәде, тамагыннан аш үтмәде, кемгә генә ялынмады, гозерле кеше башына төшкән нинди генә түбәнсетүләрне кичермәде.
Ләкин Фәршадның авылдан чыгып качуы аның тез астына кинәт авыр күсәк белән китереп орган кебек булды. Чайкалды, шулай да егылмады. Аягөсте басып торыр, тормыш давылы китереп бәргән ярсу дулкын астында күмелеп калмас өчен аңа кайдандыр көч табарга, иман-кыйбласын янә ныгытырга кирәк иде.
Менә ашыгып Акташ-тауга таба теркелди ул, ярасына шунда дәва табар, баланкаен күрсә, тагын ныгып китәр, аягына басар. Ул белә, өмет иң соңгы булып сүнә.

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4672

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрәтле хикәя булырга охшаган, түземсезләнеп дәвамын көтәм. Уңышлар телим авторга!

    Хәзер укыйлар