Логотип
Проза

Башка кеше

- И юләр! Унбиш ел гомер иткән иреңне җиңел генә башка кешегә би­реп җибәрәләрме инде?
Әлфия каенанасының — хәер, элек­кеге каенанасының — әлеге сүзләренә бер тын җавап таба алмыйча торды. Олы кешенең аны кайгыртып әйткәндәй сүзләренә тупас җавап би­рергә ярамый иде. Хәер, ул аны бул­дыра да алмый иде. Бары тик:
- Үзе теләгәнчә яшәсен. Рәнҗемим мин, — диде. — Аннары: — Үзләренә ничек ошый, шулай яшәсеннәр, — дип өстәде. Юк, бу аның һич тә икейөзле­ләнүе түгел, ихластан шулай уйлавы. Югыйсә, авыр чаклары, үзәге өзелгән вакытлары да булмады түгел, булды. Узды. Узды!
Мөсәббиха карчык, кыр чәчәгедәй зәңгәр күзләрен кыса төшеп, Әлфиягә төбәлде. Әйтерсең, үтәли күрергә тели иде ул аны. Нәрсәдер яшерә бу бича­ра, сер бирергә теләми, дип уйлыйдыр инде. Чөнки киленен белә белгәннән бирле, аның эчендәге тышында булу­ын, борчылса да, шатланса да — чыра
енда аермачык чагылуын күреп гадәтләнгән ләбаса. Ә бу юлы — гаҗәп! — ул шундый тыныч, хәтта битараф. Менә монысын һич тә көтмәгән иде каенана. Әлфия елмаеп куйды. Кара син, нинди чибәр аның каенанасы! Сиксәнгә якынлашып килүенә дә кара­мастан, күзләре әле дә җете зәңгәр, яңаклары тәрәзә төбендәге яран гөлләре кебек алсу. Аның кызы да дәү әнисенә охшаган бит, иренең яңа ха­тыныннан туган кызы да — шулай ук. Үзенә бер тамчы судай тәңгәл онык­лары булса, Әлфия аларны яратыр идеме икән? Кызык. Әмма үз вакытын­
да җиде бала табып үстергән каена­насы яратмый иде оныкларын. Гоме­ре буе бала багып туйгандыр, күрәсең. Гаепләп булмый инде аны, ничек га­епләсен — Әлфия әлегә оныклар күрергә өлгермәгән бит. Килененең уйларын укып баргандай — әйе, әйе, ул чыннан да үтәли күрә бугай — Мөсәббиха карчык:
- Балалар ни хәлләрдә соң? — дип сорап куйды.—Хәлил өйләнергә җыен­мыймы? Әле беркөнне Гөлназны оч­раткан идем, Дәү әни дип яктырып исәнләште. Килеп йөрегез, дидем.
- Рәхмәт, әни. Балалар да бик әйбәт. Хәлил эшли, Гөлназ укуда инде. Алдагысын Алла белә, юньле булсын­нар, дим. Миңа тагын нәрсә кирәк.
- Алай димә, килен. Унбиш ел яшәгән иреңне кешегә бирдең дә... Мин булсам...
- Юк, юк, әни, риза-бәхилмен. Шун­дый матур кызлары бар, гел синең төсле.
- Сөйләмә юкны! Яратмыйм шулай әйткәннәрен. Анасы инде, гел анасы! Синең өстән йөреп, бала табып, тагы­лып килде бит Булатка! Ни җаның белән Гөлназдан шуны каратасыңдыр?
- Баланың ни гаебе бар? Гөлназның сеңлесе ләбаса. Үзем дә яратам мин аны.
- Һи-и, әкият!
Ул арада ишек ачылып китте дә, әбисе бүлмәсенә кечкенә Айсылу тәгәрәп килеп керде. Аннары Әлфия­нең тезләренә сарылып:
- Әйдә, мин сиңа тәтиләремне күрсәтәм, — дип, итәгеннән тарткалый башлады.
- Син булганга керде инде. Югыйсә,
әнкәсе минем янга кертми аны, — дип куйды каенанасы.
Әлфия Айсылуга ияреп бүлмәдән чыкты. Сабый аңа сөенә-сөенә үзенең курчакларын, рәсемле китапларын күрсәтергә тотынды. Шул балага ияреп килде дә инде монда Әлфия. Гөлназ аны бакчадан барып алган иде, өйләренә озату үзенә калды менә. Гөлназның контроль эшкә әзерләнәсе бар икән. Айсылу юл буена:
— Син безгә керерсең, яме? Бездә чәй эчәрсең, яме? Мин кечкенә әле, чәй куя белмим. Әни чәй куяр, син түлке кер, яме? — дип тәтелдәде.
Әнисе кайтмаган икән. Ишекне әби­се ачты...
Сөйләшә-сөйләшә чәй дә эчтеләр менә. Каенанасына каршы килеп, юк, син дөрес сөйләмисең, мин барысын да бик яхшы беләм, дияргә Әлфиянең кыюлыгы җитмәде.
Булатына ихластан гашыйк булып, беркем яратмаганча өзелеп яратып кияүгә чыкты ул. Булаты да ярата иде кебек. Кыз белән егет вакытта ук: “Их, мин сине кечерәйтеп кулъяулыкка төрер идем дә гел үзем белән генә йөртер идем. Бер дә синнән аерылмас идем”, — дип кабатлар иде. Өйлә­нешкәч тә, күпмедер вакыт күзгә-күз карашып, бәхет диңгезендә йөзеп яшә­деләр. Кайсы вакыттан башлап чатна­ды соң аларның гаилә касәләре? Бу­латы беренче тапкыр кунарга кайтма­ган һәм Әлфия керфек какмый урамда йөреп чыккан төннәнме? (Ире ул чакта элеккеге сабакташын очратуы һәм “дөньяларын онытканчы” шуны бил­геләп утырулары турында көлә-көлә сөйләгән иде. Булатын исән-сау күрү шатлыгыннан Әлфия аны шунда ук гафу иткән иде. Әллә, киресенчә, Әлфиянең, кибетләрдә йөреп, эштән бер сәгатькә соңарып кайтуы, һәм Бу­латның аңа сугып җибәрүеннәнме? Анысы да узды. Моның ише “вак-төяк­не Әлфия әти-әнисенә, туганнарына белдерергә оялды. Ә каенанасы, каен- сеңелләре исә: “Исең киткән икән юк нәрсәгә. Әле ирләрнең әллә ниндиләре була”, — дип, яман ирләр турында берсеннән-берсе күңелсез мисаллар китерә башлыйлар иде.
Әлфияләр гаиләсендә дә күңелсез вакыйгалар катламы, тәгәрәткән кар йомарламы сыман, артканнан-арта, зурайганнан-зурая барды. Һәм, ни гаҗәп, әниләренә йә сеңелләренә ялгыз гына барып кайтса, өйдә кара тавыш кубасын көт тә тор: йә пешергән ашы тәмсез булган Әлфиянең, йә Булатның күлмәген тиешенчә юмаган, йә кичә ниндидер ир-ат белән елмаеп сөйләшкән. (Елмайган хатын-кыз ту­рында ир-атның ни уйлавы билгеле бит, янәсе.) Әлфия бөтен күңеле белән рәнҗеде, акланып-тарткалашып та карады, аннары, көчсезлегеннән тәмам гаҗиз булып, елмаюын онытты, кара­шын җиргә төбәп йөрүгә күнекте.
- И, Ходаем, үзең бирдең, үзең ал! Икебезне ике якка аерсаңчы, берәр чарасын тапсаңчы, — дип инәлгән
төннәре әле дә хәтердә.
Әрнеп теләгән теләкләр тормышка аша икән. Табылды бит чарасы да. Бер дә бер көнне Әлфиянең хезмәттәше Нәсимәгә берәү телефоннан шылты­раткан:
- Мин Булатның яңа хатыны булам. Әйтегез Әлфиягә, арабызга керергә уйлап та карамасын, — дигән.
— Теләсәгез нишләгез, — диюдән узалмаган Нәсимә.
Бу хәбәрне ишетүе бик авыр бул­ган иде Әлфиягә. Нәкъ менә бүген ка­енанасы сөйләп утырганча — гомер иткән иреңне ничек инде җиңел генә чит кешегә биреп җибәрәсең, ди? Гел ямьсез генә булмагандыр аларның тормышы да, күңелле чакларын кая куясың: уллары, кызлары туганны, кеч­кенә булса да фатир алганнарын, бәйрәмнәрдә туганнар белән җыелы­шып, җырлашып утырганнарын?.. Тик анда да балга дегет тамчылары там­галый иде шул. Каенсеңелләренең берәрсе: “Ярар, килен кеше ким кеше, көчек белән тиң кеше”, — дип шаяртса... Булаты, сүз иярә сүз чыгып: “Хатын-кызлар әйбәт лә ул. Әлфияне аерсам, тагын да яхшырагы табылыр, анысын аерсам — аннан яхшырагы!” — дип мактанса... Аннары, кеше арасында “аерылган хатын” исемен күтәреп йөрисе дә бар бит әле. Яшерен-батырын түгел, җиңел булмады Әлфиягә ул чакта. Зәһәр җилдән сыгылып төшкән тал чыбыгы сыман, ул тураеп баскан­чы байтак гомер узды, байтак...
Каенанасы Мөсәббиха карчык, кибеттә очратып, күрше хатынына сөйләгән:
- Булат улым уңды да соң хатынын­нан, — дигән. — Эшеннән кайтып ке­рүе була, өстендәге күлмәген салды­рып ала да юып элә Рәфинәсе... Ми­нем тирәдә дә әни-әни дип бөтерелеп кенә тора!
Хатын-кыз табигатенә хас булганча, күрше хатыны бу хәбәрне түкми-чәчми Әлфиягә кайтарып җиткерде.
- Ярар, әйбәт яшәсеннәр, — диде Әлфия тешен кысып. Ә үзе, кайнар хис­ләрен бер йодрыкка төйнәп, вакыйга­ны салкын акыл белән бәяләргә омтыл­ды. Иң әһәмиятлесе — яшь хатынны берничек тә гаепләмәскә! Чөнки мә­хәббәт барыннан да өстен. Нәкъ Әлфия кебек үк, ихластан гашыйк булгандыр ул аның Булатына. Өстәвенә, анысы ха­тынымнан уңмадым, дип сөйләсә, ни юньләп аш пешерә белми, ни күл­мәкләремне юмый, дип зарланса, сөю­еннән аңы томаланган хатын, һичшик­сез, аны бәхетле итәргә омтылачак. Көн саен иренең күлмәген салдырып юуы да — шуңа дәлил түгелмени? Әл­фия, Рәфинәнең дә тора-бара бәхет­сез җанга әвереләчәген алдан ук сизеп-тоеп, аны хәтта кызгана да баш­лады.
Бер-ике ай узуга, төрле юллар белән Әлфиягә тагын бер хәбәр килеп иреште. Анысы да каенанасы сөйләгән сүзләр иде:
- Ялкау булды бу килен. Көн дә эш­тән соңарып кайта. Өйдә кыл кыймыл­датканы юк. Бар белгәне — иренең күл­мәген салдыра да юа, салдыра да юа.
Әлфия эндәшмәде. Берара күңеле алгысып китеп, баш миеннән: “Шул кирәк сезгә! — дигән фикер йөгереп узды узуын. — Минем балаларымны ятим итеп, рәхәт күрергә уйлаган иде­гезме? Күрми торыгыз әле!” Эченнән генә әнә шулай тантана итеп йөрде. Әмма бераздан кабат элекке эзенә кайтып төште. Тукта, иреннән котылу­ны ул үзе теләгән, Ходайдан ялварып сораган иде түгелме соң? Ә бүген нәрсә тели? Булатның яңадан үзенә кайтуынмы? Юк, юк! Авызыннан җил алсын! Тыныч башы, тыныч колагы. Ә балалар? Аларга да гаугалы тормыш­та яшәү рәхәт түгелдер. Тик ничек тә кеше арасында ким-хур булмаслык итеп үстерәсе иде шуларны.
Әнә шундый каршылыклы фикерләр белән, тормыш ыгы-зыгысында, бу дөньяда парсыз килеш тә башкалар кебек үк бәхетле икәнеңне раслый- раслый, гомер үтте дә үтте. Улы Хәлил институт тәмамлады, яхшы гына эшкә урнашты. Кызы да урта мәктәпне тәмамлау алдында тора. Булат белән дә мөнәсәбәтләре ярыйсы гына — әти кеше улы-кызы янына килгәләп йөри, туган көннәре белән котлашалар, төрле хәлләрне уртага салып киңәшкән чаклары була. Бергә яшәсәләр, алай ук килешә алырлар идеме әле? “Еракта­гы кояш җылы була”, дип юкка гына әйтмиләрдер шул.
Ә менә Мөсәббиха карчык нәрсә тели икән соң? Әлфия монысын һич аңлап бетерә алмый. Сүзенә дә, кеше­сенә һәм вакытына карап, әле бер, әле икенче мәгънә сала каенанасы. Белә бит Әлфия, яшь хатыны, Булатка шак­тый олыгаеп чыкса да, баласын бер­ничә елдан соң гына тапты. Бу гаиләдә әллә яшим, әллә юк, картайган көнемдә таянычым булыр, дигәндер. Теге чакта Нәсимәгә дә телефоннан ул шылтырат­маган, “өркетү”не каенсеңелләренең берсе оештырган икән. Кыңгыр эшнең кырык елдан соң да беленүе шулай буладыр. Әмма Әлфия белмәгәнгә са­лыша, сизмәгәнгә салыша. Эш узгач, мөнәсәбәтләрне ачыклап йөрүдән ни мәгънә?..
- Менә, минем кәгазь курчагым да бар. Ул минем кызым, — дип, сөйлә­нүен дәвам итте Айсылу. — Мин үзем — әниемнең кызы. Ә синең нишләп кы­зың юк? — Сабый акылы Гөлназны Әлфиянең кызы дип кабул итә алмый иде күрәсең.
- Гөлназ апаң минем кызым бит инде,—дип аңлатты Әлфия.—Ул хәзер зур үсте.
- Аның әтисе кем?
- Синең әтиең.
Айсылуның күзләре гаҗәпләнеп зу­райды һәм ул, Әлфия шаяртадыр дип белеп:
- Ю-у-ук! — диде дә көлеп җибәр­де. — Ул бит сезнең белән яшәми.
- Яшәмәсә дә. Ә син минем кызым булыр идеңме соң? — Инде Әлфия олыларның күпчелеге кебек үк, сабый­ны чыннан да шаярта башлады. — Ми­нем бит синең кебек кечкенә генә, матур гына балам юк.
- Ә син Алладан сора. Әнием мине Алладан сораган да, ул биргән.
Әлфия Айсылуның сибелеп торган сары чәчләреннән сыйпый-сыйпый:
- И матурым, бигрәк акыллы инде син. Ә мин менә белмәгәнмен дә, - дигән булды.
Аларның сөйләшүен читтән генә тыңлап торган Мөсәббиха карчык шак­катып:
—Тиле дә тиле, син дә тиле!—диде.
— Бала күргәнең юктыр шул. Синең урында берәү ирен әллә кайчан болардан аерып алыр иде.    
- Сарык бәрәне түгел бит ул, әни әле анда, әле монда миңгерәтеп йөртергә. Үзенчә яшәсен.
- Әллә син аны үзенчә яши дип беләсеңме? Мин күреп торам ләбаса.
- Минемчә дә яшәмәсен. Үз акылы үзенә җитмәгән ирнең булуыннан бул­мавы хәерле түгелмени?
Аһ, артыгын ычкындырды бугай. Әни кешегә баласы турында андый ук кис­кен сүз әйтергә кирәкмәгәндер. Әгәр үзенә улы турында шулай дисәләр?..
Аһ, ярамаган сүз әйтте Әлфия.
Уңайсыз тынлыкны бүлдереп, Рәфинә кайтып керде:
- Исәнмесез. Соңардым, ахрысы. Ә мин үзем сезгә кергән идем. Айсылу­ны әни озата китте, диде Гөлназ.
- Әйе шул. Менә, Айсылу чакыргач, үзем дә ишек төбеннән үк борылып китә алмадым. Ничек сабыйның насырын сындырасың.
- Әни, әни, чәй куй! Мин аңа чәй эчәрбез дидем, — дип өтәләнде бала.
- Дәү әниең белән эчтек бит инде.
- Юк, юк, анысы саналмый, — диде Айсылу, ә үзе, нәни йодрыгын йомар­лап, бармагын янагандай итте. Биш кенә яшьтә булса да, үзләренә беренче тапкыр килгән Әлфия апасына бөтен кунакчыллыгын күрсәтергә омтыла иде ул.
Рәфинә Әлфия белән Айсылуны аш бүлмәсенә әйдәде. Мөсәббиха карчык исә, бүлмәсенә кереп, ишеген бөтен­ләй үк ябып куйды.

* * *
...Иртәгесен Әлфиянең эшенә ире Булат — хәер, элеккеге ире Булат — шылтыратты:
- Мин юләр һаман син-син дип яшәгән булам. Төннәрен исемеңне әйтеп саташам. Күрше Рәисәне очрат­тым әле кичә. Аның күңеле күптәннән синдә түгеллеген аңламыйсыңмыни, ди. Минем сабакташ Наилне хәтерли­сеңме син? Беркөн театрда очрашкан­сыз икән. Син анда кем белән идең соң? Әни әйтә...
Әлфия әкрен генә телефон трубка­сын урынына куйды да, колакларын томалап, бүлмәдән үк чыгып йөгерде. “Мин юк, юк! Эзләмәгез мине, мин, гомумән, юк! Ә мине һаман да элеккечә чагылдырган тышкы кабыгым эчендә — дөньяга өр-яңадан туган, сүз ташкыннарына битараф, янмаучы-көймәүче һәм үз-үзен онытып ин­де берәүне дә сөймәүче бөтенләй башка кеше!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормышчан хикэя. Безнен арабызда шундый куркэм сабыр кешелэребез бар. Рэнжетмик аларны.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тормышта ясалган хаталар очен , хэркем жавап бирэ . Бу тормыштан алынган хикэя , мин ботенесен дэ анладым .

      • аватар Без имени

        0

        0

        Элфия дэ, Рэфинэ дэ кызганыч...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кызыксынып укып чыктым.Әлфия кебекләр күптер ул тормышта. Бик әйбәт яшәмәгәннәр бит.

          Хәзер укыйлар