Логотип
Проза

Балаларым – терәгем

    Ике ел төрмәдә утырып кайткан Нәсимә үзенең бикле торган өендә яши башлагач, авыл халкы атна буена аның турында сөйләде. Суга чыккан хатын-кыз, чыш-пыш килеп, чишмә буенда “кунып кайта” язды. Кибеткә җыелганнар да “пратакулсыз” гына көн саен “җыелыш” оештырдылар. Авыл халкы читтән генә Нәсимәне күзәтте. Тирәкледәге һәм күрше авыллардагы дачаларны талап йөргән ике иргә өчәр ел, ә аларга ияргән Нәсимәгә ике ел бирделәр. Әлбәттә, авылда төрле кеше яшәсә дә, андый җирдән кайткан кешене халык бик куанып, кочак җәеп каршы алмый. Ни көтәргә аңардан? Башында тагын нинди этлек йөртә? Тагын кемгә зыян салыр? Аралашыргамы аның белән, юкмы? Ышанырга буламы аңа? Мондый борчулы уйлардан бигрәк тә Нәсимәнең сул як күршесе Рәүзиянең башы катты. Аңардан үзе зур зыян күргәне булмаса да, Рәүзиянең тынычлыгы югалды. Күршең үзеңнән яхшырак булсын, дип юкка гына әйтми шул халык. Рәүзия “тегеннән кайткан” күршесенә бик якты йөз бирмәсә дә, Нәсимә белән үзара мөнәсәбәтләрен бозарга да теләмәде. Уенда ни йөрткәнен кем белә, янәсе. Койма аша сәлам бирешсәләр дә, ике күрше бик якынаеп та китмәде. 
        Дөресен генә әйткәндә, ире үлгәннән бирле төшенкелеккә бирелеп эчүгә сабышкан Нәсимә элек-электән авыл халкының теңкәсенә тия иде. Айнык чакта тыныч кына күренгән хатынның авызына бер тамчы эләгү белән, аны алыштырып куялармыни! Моңа хәтле кайдадыр яшеренеп йоклаган шайтаны уяна да тавыш-ызгышка сәбәп эзли башлый. Авылның бөтен әтрәк-әләме хатында сугыша-ызгыша җыелып ята иде. Эчмәгән чагында ике баласы өчен өзелеп торган хатын, төшереп алса, дөньяда алар барлыгын да оныта иде. Беркайда да эшләмәгән хатынга балаларын туйдыру өчен дә түгел, ә эчәр өчен акча кирәк. Ә аны каян аласы? Бары тик кеше малын урлап. Тайгак юлда бер егылсаң, торып басуы, ай-һай, җиңел түгел! 
        Гел күзәтеп тормасалар да, Нәсимә йорты игътибарның үзәгенә әверелде. Авыл халкын иң гаҗәпләндергәне – кайтуының икенче көнне үк Нәсимә тәрәзә рамнарын яшел буяуга буяп ята иде. Аннан өйдәге бар әйбер йомшак чирәмгә тезеп кагылды, җилләтелде. Койма аша күршесенә күз салгалаган Рәүзия ачык тәрәзә аша Нәсимәнең мич акшарлап ятканын күрде. Бераздан бәдрәф тә ап-ак булды. Берничә рәт кер җебенә яңа юган кер эленде. Күрше-күлән аша Нәсимәнең эш эзләгәне ишетелде. 
         Нәсимәнең кайтуына өч көн үтте. Рәүзия, шомланып, тагын күршесендә “бәйрәм” башланганын көтте. Тик, Алланың рәхмәте, Нәсимәнең авызга алганы күренмәде. Рәүзия моны нигә юрарга белмәсә дә, күршесендәге шушы вакытлымы, түгелме тынлык аңа ошый иде. Бер-ике атнадан Нәсимә кызы белән улын балалар йортыннан алып кайтты. Ике ел эчендә буйга тартылган-үскән үсмерләр Мөнир һәм Гүзәлия туган йортларын, авылны сагынганнар иде булса кирәк. Шулай да кайтканнан бирле алар әниләре яныннан китмәде. Бала күңеле садә. Әниләре нинди ялгышлар кылса да, бала аны кичерә белә.
    Ишегалдында кичке эшләрен бетереп йөргән Рәүзия күршесенең болдырында ике шәүләне шәйләде һәм ирексездән аларга колак салды. Элек улы белән болдырда парлап тәмәке тарткан Нәсимә тәмәке пыскытып утырган улын уйчан тавыш белән кисәтте: “Улым. Гомерләр болай да кыска. Кыскартма аны тагын да”. Ундүрт яшьлек Мөнир дәшмәде, ләкин авызындагы тәмәке төпчеген җиргә ташлап, үкчәсе белән изде. Рәүзия үз колакларына ышанмады... Нәсимәме соң бу? Авыл халкының үзәгенә үткән Нәсимәме? Күршесендә күзгә бәрелеп торган үзгәрешләрне күрә иде Рәүзия. Вакытыннан алда картайган кырыс йөзенә дөнья салган сызык-сызык бизәкләр. Билгә җитеп торган чем-кара чәчләре үсмерләрчә кыска киселгән. Аларга урыны-урыны белән ак бәс кагылган. Элеккеге буш күзләрдә ниндидер мәгънә, уйчанлык күренә. Элек бергә эчкән әшнәләрен дә Нәсимә капка төбеннән генә борып җибәрде. Әйе, төрмәдән кайткан Нәсимә бик тә үзгәргән иде. 
      Рәүзиягә яшеренеп тыңлап тору уңайсыз күренсә дә, ул караңгыда басып тора бирде. Аның да Нәсимәне аңлыйсы килә иде. Ярым караңгыда әнисе янына кызы Гүзәлия чыгып утырды. Кичке эңгер-меңгердә кызының әнисенә елышып, сыенганын да күрде. Нәсимә шундый ят, үзенә охшамаган, танымаслык иде.  Ул ике баласын кочагына алды. “Әни, беләсеңме, без сине ничек сагындык!” Кечкенә Гүзәлиянең тавышы калтырап чыкты... Кичке тынлыкта Нәсимә, үзалдына сөйләнгәндәй, бер тукталып, бер уйланып сөйли бирде: “Күпләр мине төрмә төзәтте, дип саный, тик аннан төзәлеп кайткан кеше бик сирәк. Ике ел буена башымнан сез чыкмадыгыз, балаларым. Шул җәһәннәмнән исән чыксам, сезне бер көнгә дә калдырмам, дип нәзер әйттем. Анда утырганда төшемә ничә кат кердегез. Мин, абынып, тузанлы, пычрак юлда ятам, имеш. Ә сез мине ике кулымнан күтәрәсез: “Тор, әни... Тор инде...” Һәм мин сезнең иңнәрегезгә таянып торып бастым. Сезне дә югалтсам, үземне югалтачак идем. Сез төзәттегез мине. Бер аягым белән басып торган упкыннан сез тартып чыгардыгыз... Балаларымнан язам дигән курку төзәтте мине. Минем дөньяда сездән башка беркемем дә юк. Сез минем бәхетем дә, өметем дә... Кичерегез мине, балаларым...” Караңгыда үсмер малайның тавышы ирләрчә ышанычлы, нык, көчле яңгырады: “Әни, без хәзер бергә. Барысы да яхшы булыр. Менә күрерсең...”
      Тайгак юлга басуы гына җиңел. Шома, шугалак ул юл үзенә баскан кешене чыгармый, төпсез упкынга шудырып алып китә. Ул сукмакка баскан күпләр юкка чыга, әрәм була. Шулай да ялгышып баскан тайгак юлдан балалары яки якыннары хакына имин котылганнар, үзләрен кулга алы, адәм булганнар юк түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тайгак юлга басуы гына җиңел. Шома, шугалак ул юл үзенә баскан кешене чыгармый, төпсез упкынга шудырып алып китә. Ул сукмаккка баскан күпләр юкка чыга, әрәм була.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин ышанам бу ЭНИГЭ !!! Ходаем ярдэменнэн ташламасын!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ахыры матур тэмамланган мэгънэле хикэя.Бик матур язасын,Физэлия!Тел байлыгын искиткеч бай,укыган саен укыйсы килэ эсэрлэренне.Афэрин!Ижади унышлар,саулык-сэламэтлек телим!

        Хәзер укыйлар