Логотип
Проза

​Бадахшан кызы

Галим Шәмсуаров бу кайтуында «Казан» милли мәдәният үзәгендә ачылган күргәзмәне карап чыгарга ниятләде. «Бөек Ефәк Юлы рәссамнары» дигән аншлаг дәшеп китерде аны. Гомеренең бер матур өлешен Бөек Ефәк Юлын өйрәнүгә багышлаган, берара мәшһүр Ефәк Юлы узган төбәктә яшәп алган кеше өчен. Рәсем сәнгате һәм ефәк инде алайса. Кызык бу. Бөек Ефәк Юлы дигән галибанә яңгырашлы бу атама аның үзе өчен дә ниндидер географик термин булудан битәр, бер олы сергә мөнәсәбәте булган төшенчә кебек тоела. Тик менә ул сернең ни нәрсә икәнен генә эзләп таба алмый тора әле ул. Йөрәгенең ниндидер бер яшерен күзәнәгендә яши ул сер. Йә, ярый. Бәлки, шушы күргәзмә аңа ул сернең ачкычын табарга ярдәм итәр. Әйе, Шәрык белән Гареп багланышларының борынгыдан килгән бу тарихи сукмагы югалган цивилизациягә үтеп керү коды, ачкычы, хәтта ки капкасы, яшьләрчә әйткәндә, порталы кебек тә кабул ителә бугай. Шуңамы, соңгы араларда Бөек Ефәк Юлының тарихы, язмышы белән кызыксыну кабат җанланып китте.

Нәкъ менә ПОРТАЛ! Рәвешеңне, хәтта ки җисемеңне алыштыру урыны! Кешелек тарихында беренчеләрдән булып бик күп хикмәтләрнең серен белгән кытайлар үз могҗизаларын мыскаллап кына илләреннән чыгара башлагач, ягъни Борынгы Кытайдан Борынгы Рим юнәлешенә таба товар төялгән кәрваннар кузгалгач, Бөек Кытай диварыннан башланып, Турфан, Памир, Кавказ тауларын кичеп, Лоб-Нор, Искәндәр, Ван, Иссык күлләрен урап, Текла-Макан чүлен ерып, Кашгар, Өремче, Фирганә, Герат, Кабул, Пәшәвар шәһәрләрен бер чылбырга ялгап, Римга таба барган, Урта диңгезгә таба үткән бу юл уңаенда күпме патшалыклар калган. Калыккан, җимерелгән. Ефәк Юлыннан Александр Македонский гаскәрләре дә, Аксак Тимер яулары да узган. Булып кичкән дәүләтләрнең, югалган халыкларның исемнәрен тарихчылар гына белсә белер. Бөек Болгар дәүләте дә шулар хисабында.
 Югыйсә бит өч меңьеллык тарихлы бу юл беркайчан да тоташ такыр тасма булмаган.

Төрле тау сыртларын үзләре белгән сукмаклардан, кичүләрдән кичкән ишәк, дөя кәрваннары зур базарлы шәһәрләрдә генә очрашканнар. Әй кайнагандыр инде ул борынгы базарлар! Хикмәт, тамаша күп булгандыр инде аларда. Бер кәрван белән генә дә өч йөзләп дөя керсен әле базарыңа. Кем санагандыр инде ул кадәресен! Хәер, санаганнардыр. Йолдызбагарлары, математиклары белән дә шанлы бит әле ул Шәрык.

Базарны узгач, кайсы кәрван Урта Азия ягына, кайсы Багдад, Димәшкъ, кайсы Һиндстан, кайсы Болгар юнә­лешендә кузгалган. Товарына, дөяләргә төялгән йөкләр­нең кайда үтемлерәк булуына карап, ягъни мәсәлән.
Сәүдәгәрнең малы кытай ефәге генә түгел әле ул.

Бу кәрваннар дөнья буйлап тылсымга ия дип саналган кытай көзгеләрен, тиңдәшсез затлы алтын-көмеш савыт-сабаларны, чинаякны (фарфор) тараткан. Хәер, чиннар гыйлләләрен үзләре генә белгән малларын чамалап кына сата башлыйлар башлавын, алай да ефәк яки кәгазь ясау серләрен нык саклаганнар алар. Урта Азия һөнәрчеләре ефәктән тукыма туку осталыгына өйрәнгәнче әле тагын күп гасырлар үтәр. Сәүдә кара-каршы, алмаш-тилмәш булганда гына отышлы була ул. Шуңа күрә каршы як кәрваннарында Кытай тарафына чыдам гарәп атлары, җиләк-җимеш, корал, буяу, хәтта ки арыслан, леопард кебек киек җәнлекләр дә барган. Кәрван юлларындагы шәһәр-авылларда сабыйлар туып калуы да бик ихтимал. Кара чәчләр – Төн илендә, сары чәчләр, зәңгәр күзләр гарәп чүлләрендә әфсен белән генә пәйда булмагандыр кана. Һәмишә кеше эзләре, ашыгыч мәхәббәт җимеш­ләре калган булыр. Кем белә, кем белә... Борынгылык пәрдәсен кем күтәреп караган да, кем серләрен нинди төннәр йоткан! Кем орлыгы кайда калганын белсә дә, шул ефәк пәрдә – Бөек Ефәк Юлы гына белә булыр. 

Уйлары бу урынга җиткәч, Галим әфәнде үз алдына канәгать елмаеп куйды... Ефәк сере, имеш. Монда да шул контрабанда... Ефәк корты кузакларын Будда динендәге монахлар, бамбуктан ясалган куыш эчле таякларына яшереп, үзләре инанган диннәре белән бергә, Урта Азиягә алып килгәннәр, ди. И-һи-һи, яшерерсең серне Бөек Кытай диварын төзеп кенә.

Әле күп вакыт икәү генә белгән серне дә саклап калып булмый! Ә Кытайда ефәк серен белүчеләр меңнәр белән исәпләнгән. Шул меңнәр сер сандыгын, ил капкасын ачкач ясалган инде ул Бөек Ефәк Юлы тузанына төшкән беренче адым. Хәзер булса, Олы Юл дияр идек. Тукта, бу атамада да сер яшерелгән түгелме соң? Төрекләр, әнә, әле дә «олы» дигәнне «бөек» дип сөйләшәләр. Телебез­нең бер бөртек берәмлеге шушы атамада сакланып калган. Шушы бер сүз генә дә безне уртак олы, юк – БӨЕК! – тарихка бәйләп куя түгелме соң?

Бөек Ефәк Юлы сәүдә юлы гына булмаган ул. Юк! Халыкларның күченеп йөрер юлы – Бөек Аралашу Юлы булган ул! Галим Шәмсуаров үзенең борынгы бабалары­ның да бу Бөек Юлда мосафир гына түгел, нәкъ менә юлчы, ә бәлки әле сәүдәгәр дә булу ихтималын уйлап, сөенеп куйды. Һәрхәлдә, яңа заман тарихында татарлар­ның юлчылыгы, илчелеге, илгизәрлеге бәхәссез! Чит-ят җирләргә татар улын сәүдә генә алып китмәгән анысы. Нәселе туздырылганнар да бәхетен читтә эзләгән. Хәзер шул яхшы нәсел балалары әле бер тарафта, әле икенче тарафта, ташны тишеп чыккан кыяк кебек, баш калкыта. Татар баласының чит-ят мохиттә танылуга ирешә алуын кыякның баш калкытуы белән генә тиңләү көчсез чагыштыру инде анысы. Җөрьәт итеп, кояшка үрелгән сабый үләнне аяк табаны да, тәгәрмәч кыршавы да изәргә генә торган ул. Ә бит издермиләр, күтәрелә­ләр! Менә бу күргәзмәдә дә шул – тураеп басканнарның картиналары булырга тиеш. Бик мөмкин. «Бөек Ефәк Юлы» дигән атама шуны вәгъдә итә. 

 Рәсем сәнгатенә Галим Шәмсуаров болай да битараф түгел. Картиналар туплау кебек байлар шөгыле белән мавыкмаса да, карарга, сокланырга, хисләнергә әвәс. Дөньяның байтак илләрен күргән кешегә Шәрык рәсем сәнгатенең дөнья мәдәниятендәге урынын чамалап карау да кызык. Болай гына. Үзе өчен генә. Фикерләрен ул берәү белән дә уртаклашып йөрми. Рәсем сәнгате нечкәлекләрен бәя бирерлек дәрәҗәдә беләм дип тә уйламый.

Татар рәссамнары арасында ул үзе Фәйзерахман Әминев иҗатын якын итә. Андагы нечкә лиризм, рәсемнәрдән саркып торган моң аның иң нечкә хис тамырларын кытыклый. Төш кебек кенә тоелып, еракта калган балачак хатирәләрен уята, сагышландыра, нечкәртә белә Әминев. Илдар Зарипов та шундый сизгер тоемлы татар. Якты сагышлы татар. Хәер, кайсы татар баласы сагышсыз инде ул! Ә менә рәссам Чыңгыз Әхмәрев иҗаты өлкән журналистның горурлык җилкәнен киереп җибәрә. Рәхмәт бу рәссамга.
Алматы рәссамы, олы оста Камил Муллашевның серле фәлсәфәсе аны гаҗәпләндерә. Ярыммистик, ярымфантастик образларны кайдан табып бетерә торгандыр ул?

Тукта, нигә соң әле ул сәнгатьне милләтләргә аера? Сәнгать ул бөтен Кешелек байлыгы. Аның милләте юк! Дөнья күргән журналист милли кичерешләр белән мавыгуның азагы хәерсез икәнен исбатлау өчен аз тырыштымыни? Шул-шул менә – тырышты! Әмма тырышкан саен, ник минем булдыклы милләттәшем әдәбият, рәсем сәнгате, музыка, хәтта кино төшерү кебек гаммә­ви сәнгать тарихына милләтен яшереп керә? Милли хөрлек турында күбрәк сөйләнәбез генә бугай. Ә бит гамәлләр кирәк.

Менә әле дә Галим Шәмсуаров, «Казан» милли мәдәният үзәгенең ишекләрен киереп ачып кереп, күр­гәзмә хозурына иңәсе урында, каршы бакчадагы утыргычта үз алдына фәлсәфә корып, гомер буе туплаган белемнәрен барлап утыра. Журналист гадәте инде бу – һаман барлау, анализлау, шәрехләү. Югыйсә гади нәрсәләрдән рәхәтлек таба, кинәнә белергә дә ярый торгандыр бит. Кая китте аның романтикага бирелүчән табигате? Демагог!
Үзен шулай чыбыркылап алгач, Галим Шәмсуаров тәвәккәл адымнар белән атлап килеп, имән ишекнең җиз тоткасына тотынды. Күргәзмәгә кереп китте. Ягъни ПОРТАЛга иңде! Үзгәреп, яңарып чыгар өчен!

Һо-һо! Саллы икән бу күргәзмә. Бөек Ефәк Юлының үзе кебек колачлы!
Картинадан картинага йөри торгач, Галим әфәнде тәмам язылды. Югалткан ватанын тапкан кеше рәвешле, йөзенә иңгән куанычны яшермичә, һәр картинаны озак-лап манзара кылды. Авторы кем, кай тарафтан килгән, кайсы халыкның баласы? Исемнәр күп иде биредә – танышлары да, таныш түгелләре дә. Күргәзмәне төзүчеләр­нең яшерен максаты да булган кебек күренә. Авторлар­ның барысы да Бөек Ефәк Юлы үткән төбәктән түгел. Әйтик, Киевтан Рафаэль Масаутов, Санкт-Петербургтан Рәшит Гыйлаҗев, Париждан Ринат Анимаев... Ләкин барысы да татар тамырлы рәссамнар. Бактың исә, болар татар авылларыннан кубарылганнарның балаларыдыр әле. Зыялы нәселләрнең варислары. Кайсы рәхмәт төшкересе, «Ефәк юлы» дигән брендны оста файдаланып, дөнья буйлап сибелгән татар рәссамнарын барлау хәйләсен тапты икән? 

Ак җеп белән тегелгән хәйлә тиз сүтелүчән. Экспози­ция­дә Үзбәкстанның, Төрекмәнстанның, Таҗикстанның яшь рәссамнары да лаеклы урын алганга күрә бу «ак җеп» күзгә ташланмый. Кардәш халыкларның сәнгатен белү, алар сулышын тоеп тору шулай ук кирәкле шәй­дер. Шуңа күрә Галим әфәнде икенче залга да бик теләп үтте. Үтте дә беренче картина янында ук әсәрләнеп туктап калды.

Риза Рәхимов. «Канибадам базары». Үзбәк белән таҗик катнаш яшәгән Канибадам шәһәрендә Галим Шәмсуаров гаиләсе белән бер ел чамасы торып алган иде. Картинадан шул шәһәрнең җылы, шифалы, бәрәкәт­ле сулышы, базардагы бихисап мәйва-җимешләрнең хуш исе бөркелгәндәй булды. Авыздан су китерерлек шәфталулар, май йомарлагы төсле кавыннар, анарлар, кандай кызыл эчле карбыз телемнәре. Үрел дә ал гына, сыйлан гына. Әнә, бер читтә һөнәрчеләр балчыктан чүлмәк әвәлиләр, аның янында ук бер оста җиз ләнгәзгә (подноска) яңа гына зәңгәр бизәк төшергән касәләрен матурлап тезә. Шунда ук ашбаз кайнар тандырдан чүрәкме, нанмы алып тора.

...Төсләр бәйрәме бу картинада. Шәрык ачык төсләр, бәйрәм буяуларын ярата. Шәрык халкының бәйрәм сөю, кунак ярату холкын рәссам бик оста сурәтли алган.
«Канибадам базары»ннан Галим әфәнде бер дә аерылмас иде, картинаның эченә үк кереп китәр иде дә, озаклап шул базарда йөрер дә, йөрер иде дә бит. Күз кырые белән генә янәшәдәге картинаның тагын да зуррак бәйрәм вәгъдә итүен абайлады.
«Нәүрүз бәйрәме». Бәхетҗан Мулдагазизов картинасы. Бу рәссамның милләте кем? Исеменә караганда Бәхет­җан үзбәк булырга охшап тора. Бу борынгы милләттә, татарның каерылган канатында, сәнгати сизгерлек, тоем бик көчле. Сәмәрканд, Бохарадагы Регистан, Гүр-Әмир биналарын күреп үскән яшь рәссамнар кай заманга тигезләнергә икәнен беләләр. Нәүрүз. Гомумтөрки бәйрәм. Яңа ел башлануны бәйрәм итү, димәк. Татар дөньясына гына рәхәтләнеп кереп китә алмады бу бәйрәм. Югалган рухи байлык!

Канибадамдагы тәүге һәм бердәнбер дә булды инде ул Нәүрүз. Илдә урысча Яңа елны каршы алуга кузгалганнар иде алар Таҗикстан ягына. Суыклар Зә­мирәсенең буыннар чирен кузгатып җибәргән иде ул кышны. Әллә ниткән «Рейно чире» дигән диагноз куйдылар. Имеш, климатны алыштырырга, җылы җирдә яшәргә кирәк хатынына. Галимнең инәе генә үз алдына сукранып йөрде: «Бозганнар киленне. Рәнҗеш төшкән аңа – хатын аертып килгәненә күрә. Бала рәнҗеше бар килен өстендә».

Инәй сукрана калды. Галим белән Зәмирә ике кызларын кочакка алдылар да, өч чемодан сөйрәп, Дүшәмбе ягына бара торган поездга утырдылар да киттеләр. Галимнең армиядә бергә хезмәт иткән дустына кышкы кар кебек барып төштеләр. Атна буе кунак булгач, шул Канибадам каласына барып урнаштылар. Адәм баласын тәкъдир генә түгел, бәлки, ризык та йөртә. Ризыгың булсын өчен эш дигәне кирәк. Урта Азиядә белемле кешенең кадере бик бар иде ул вакытта. Бигрәк тә рус телен яхшы белсәң. Галим урта мәктәпкә тарих укытырга урнашты. Мәктәпнең торагы да бар икән. Зәмирәне эш әзерләп көтеп торганнар диярсең. Бер атнадан хастаханәгә чакырып килделәр. Балалар табибы ул.

Бик тиз кирәкле кешегә әйләнде. Төнге дежурлыклары белән тәмам үзәгенә үткән иде Галимнең. Зәмирә килгәнче ничек эшләп яткандыр ул хастаханә? Җылыга тиенүгә сызланулары басылган хатыны муеннан сырхау балалар мәшәкатенә чумды.
Галимнең вакыты иркенрәк булып чыкты. Шуңа күрә игезәкләре – өчәр яшьлек Гүзәл белән Гөлназ күбрәк аның тирәсендә, күбрәк әтиләрен тинтерәтә. Их, әнә теге тәрәзәдән күренеп торган җимеш бакчасына кертеп җибәрәсе иде үзләрен. Анда чинар агачына эленгән даган да күренә. Әй кинәнерләр иде кызыкайлар! Тик менә кеше бакчасына ничек бәреп керәсең? Шулай гына, тәрәзәдән карап хозурланырга гына кала. Бакчада, чыннан да, хозур. Галимнең туган авылында әле язгы бозлар кузгалмаган да булыр. Ә монда инде җимеш бакчалары чәчәктә. Өрек чәчәгенә бер чәчәк тә җитми икән дип карап торган иде бер көнне. Иртәгәсен анар чәчәк атты. Һушың китмәле! Дөрес, тәрәзә аша чәчәкләрнең хуш исе сизелми. Ә менә аларның Ык буе әрәмәләрендә шомырт чәчәк атканда аның исе кар базына кадәр төшә торган иде. Күрсәнә, монда килеп төпләнүләренә өч ай гына тулып килә, ә ул инде җирси дә башлады түгелме соң? Эшсезлек галәмәте бу! Мәктәптәге атнасына унсигез сәгать дәрес кенә җан ярсуын баса алмый, күрәсең. 

Хатынының рухланып йөргәненә Галимнең кытыгы килә. Үзенең дә ниндидер зур эшләр майтарасы килеп йөди. Йөри торгач уйлап тапты. Бөек Ефәк Юлының төркиләр тәрәккыятенә йогынтысын өйрәнү максатыннан күзәтүләр алып бара, шуңа бәйле материаллар туплый башлады. Казанга кайтуга диссертация яклау хәстәре белән йөрермен дип уйлады. Тик менә кызлар... Гел бимазалап торалар шаянкайлар. 

Әйе, Нәүрүз бәйрәме иде ул көнне дөньяда! Галим ул көнне дә икенче кат тәрәзәсеннән күршеләр бакчасын күзәтеп озак басып торды. Чөнки ул гүзәл дөньядан күзне ала торган түгел иде. Күз явын ала торган матурлык шундый буладыр инде ул. Әнә, анар агачыннан зур бер тәлгәш аерылды да Галимнәр болдырына таба килә башлады. Бу бакчада һәр көнне күренеп ала торган туташ түгелме соң? Аллы-гөлле хан-атлас күлмәге анар гөле сурәтенә керткән чибәркәйне. Ул кыз гел матур күлмәктән була. Бу юлысы ул чыннан да чәчәк иде. «Анаргөл!» – дип әйтеп куйды Галим, бу табигать бүләген үзенчә бәяләп.

Анаргөл бераздан ишектән үк атлап керде.
– Галим әкә! – кара син аны, ирнең исемен дә белә икән. – Бүген бәйрәм ләбаса. Бөтен кеше бәйрәм итә. Сез генә күренмисез?
– Сөбханалла, сеңлем, минем атымны да беләсең икән. Тик миңа «әкә» дип дәшмә, ярыймы? «Агам» яки «абыем» дип әйтсәң, яратарак төшәрмен үзеңне. «Җаным» дисәң, бөтенләй дә эреп китәрмен.

Аның соңгы сүзен ишектән кереп килгән Зәмирә ишетеп калган икән.
– Ай-ай, картым. Ул матур сүзне сиңа үзем генә әйтермен. Оялтма күршекәйне. Белеп тор, аның ире минем коллегам. Саграк сөйләш. Бәхтияр Фазылович бик кырыс җитәкче. Миңа да эләгер.
– Зәмирә аем, рәхмәт сезгә. Алайса, Галим агаем оялта куйган иде. Мин сезне бәйрәм чәенә чакыра кердем. Аннары матур кызларыгызны безнең бакчада уйнатыйк. Айванда гына, саф һавада табын корган идек. Бәхтиярым кәбаб куыра калды. Көтәбез.

Ул көнне бик ямьле бәйрәм иттеләр алар. Бу күрше­лек мөнәсәбәтләре аннан соң да матур дәвам итеп, ике гаиләнең дә тормышын кызыклырак итеп җибәрде. Галим күп белә, белгәнен матур итеп бәян итәргә дә оста. Зәмирә – хатын-кызлар өчен бәяләп бетергесез киңәшче. Тик менә күршеләр өендә бала-чага күренмәве генә сәеррәк тоела. Хәер, өйләнешеп оя корганнарына артык озак вакыт үтмәгән икән әле. Өлгерерләр. Әмма Зөмрәтнең, яшь ханымның үз исеме шулай булып чыкты, бу җәһәттән хафалануы сизелә. Соңыннан Зәмирә дә серне ачты. Имештер, Зөмрәт Бәхтиярның икенче хатыны икән. Ирнең бикәсеннән өлкәнрәк икәнен чамалаганнар иде шул. Беренче хатыны да бала китермәгән булган. Аерылышуның сәбәбе шул икән. Зөмрәт ирен бик ярата икән. Бала булмаса, үзен дә аерыр дип курка икән.
Зәмирә Зөмрәтне тәмам шефка алды. Табиблар гына белгән хатын-кыз серләрен яшь хатынга ачты, төрле физио-дәвалау чараларына йөртте, күнегүләр өйрәтте.
Ике гаилә дуслашып алгач, чит туфракта яшәү дә мәгънәлерәк булып китте.

«Нәүрүз бәйрәме» картинасын утыз җиде ел элек булган ямьле тормышны хәтерендә яңартып, күрше-дусларын сагынып, уйланып торды. Ник аларның дуслыгы Галимнәр Казанга кайтып китүгә тукталып калды икән? Югыйсә арада бернинди кинә сүзләр, низаглар, тәмсезләшүләр булмады. Әллә булган иде микән соң? Галим генә белми калган иде микән? Бервакытны таудагы урманлыкка чикләвек җыярга менгәч булган хәл бозылышу өчен сәбәп була ала идеме икән әллә? Әйе, алар ул җәйне тау арасындагы соклангыч Искәндәр күленә су коенырга да бардылар әле. Шунда Зөмрәтнең үзенә төбәлгән сокланулы карашын абайлап алган иде Галим. Бәхтияр йөзә белми икән. Ә Галим суда балык кебек. Ыкта үскән егет лә ул. Йөзеп аргач, ярга чыккан мәлдә үзенең яшь Геракл кебек мәһабәт була алганын ул үзе дә белә. Авыл хезмәте белән дә, спорт белән дә ныгыган ирнең мускуллары ул заманда уйнап кына тора иде. Үзенә сокланып караган Зөмрәткә Галимнең күз кысканын Бәхтияр күреп калды, ахрысы. Шул көннән соң айванда чәй эчүләр бетте. Әмма бергәләп кыргый алыча җыярга да, чикләвеккә дә бардылар. Чикләвек җыйганда бит әле. Әйе. Зөмрәт елан өстенә килеп чыгып, чырыйлап кычкырып җибәргән иде. Аның янына Бәхтиярдан алда Галим килеп җитте. Әмма Зөмрәткә бер адым калды дигәндә, Бәхтиярның кылычка тиң карашын күреп, сөрлегеп калды. Ярамый икән, кеше хатынын еланнан да араларга ярамый икән! Галим моны мыегына урап куйды. Кирәксә-кирәкмәсә күршесенең хатынына күз кысмас, сүз катмас булды. Йөрәксезлек түгел иде бу. Үзеннән байтак өлкән ирнең ирлек хисләрен аяу иде.

Әмма Зөмрәт үзе, нигәдер, бер дә кирәкмәгән кыю булып чыкты. Сәбәп табып та, сәбәпсез дә килә дә керә. Һәм еш кына Зәмирә кичке сменада чагында. Әллә үзенең ире дә өйдә югындамы? Җимешләр, алмалар, кавыннар алып керә, кызлар белән уйный. Игезәкләргә үзбәк җырларын өйрәтә. Ялгыз, ягъни хатынсыз кич утырган иргә күңелле булып китә.

Зөмрәт Галим өчен Анаргөл булуына ияләште инде. Бер кергәнендә чәйгә салып эчә торган үләннәр алып кергән бу. «Безнең чәйләр сихәтле ул, агаем. Без бит һәр үләннең мең дә бер хасиятен беләбез. Менә бусы зәгъ­фран. Аннан бер чеметем он ясар өчен ике йөз илле чәчәкнең бөресен өзәләр. Шуңа күрә анда ике йөз илле чәчәк куәте бар! Илегезгә кайткач мактанып сөйләрсез».

Инде бу вакытта Галимнәрнең кабат Казанга җыену­лары мәгълүм иде. Чәйнең төрледән-төрлесен эчереп карады Анаргөл. Бер керүендә чәй касәсен каплап куюга сәер җөмлә әйтеп ташлады:
– Галим агаем, без синең белән охшашканбыз түгел­ме? Синең дә күзләрең зөбәрҗәт кебек яшел, чәчләрең дулкын-дулкын... Минеке дә. Галим агаем, калдыр миңа бер малай!
– И-и, Анаргөл, бәгырькәем, миннән кызлар гына туа бит. Беренче хатынымда да кызым үсә минем. Син мине гөнаһ эшкә ымсындырма. Мин хатынымны бик яратам. Аның белән ике арага хыянәт кертәсем дә килми.
Син әле яшь. Ходай сезнең үзегезгә малай бирер.

Галимнең нәсыйхәте һавада эленеп калды. Анаргөл­нең иңнәренә дулкын-дулкын таралган кара бөдрә чәчләре, оялып, инәлеп баккан күзләре аның акылын алды. Анаргөл, Анаргөл! Иңеңне кочкан чәчләреңне аралап, кигән ефәгеңнән дә нәфис тәнеңә бармак очы белән генә кагыласы иде дә бит. Ярамый! Ярамый!
Ул бер хатынны елатып, кызын ятим итеп калдырды инде илендә. Аның ташлап киткән Гөлфирәсе янына Рига­дагы ике улын ятим итеп кайткан егет латыш хатынында үзеннән туган ике татар баласын ятим иткән, диләр. Бу чылбырны бүтән дәвам итәргә ярамый. Югыйсә Анаргөл эчергән тылсымлы чәйнең канын уйнатканын да сизеп тора...
– Һич юк, агаем, хыянәт итмәс. Ядкарь генә Сездән...
– Бар, чык, Анаргөл. Ялгыш...ма! Ялгыш...

Сүзен төгәлли дә алмый калды. Шул мизгелдә Анаргөл, җитез җәнлек сыман аның алдына менеп тә кунаклады. Кайнар, дәртле тыны белән куырып та алды. Чишенеп тә тормады бугай ул. Ефәгенә төреп, ирнең һушын алды да Галим исенә килгәнче чыгып та югалды. Аның артыннан һавада татлы хуш-исләр белән өртелгән ефәк җиле генә эленеп калды. Менә сиңа оялчан, тыйнак Шәрык кызы!

Андый «ялгышу» тагын ике тапкыр кабатланды. Шуннан соң Галим китәргә кирәк дигән фикерендә чынлап торып ныгыды. Чөнки азагы хәерле бетмәсен чамалый. Югыйсә инде Анаргөл дә кереп йөрүләрен кинәт туктаткан иде. Очрашкан чакларда да, башын иеп кенә, ваемсыз гына исәнләшеп йөри башлаган иде.

Менә шул заманнан соң тагын утыз алты Нәүрүз бәйрәме узган да киткән. И-и гомеркәйләр, диген!
Галим Шәмсуаров «Нәүрүз бәйрәм» картинасыннан теләр-теләмәс кенә аерылып, каршы дивардагы картина янына килде. Килсә... Аннан аңа Анаргөл карап тора! «Бадахшан кызы яки Әнием портреты». Ядегәр Бәхтияр задә. Шунда ук рәссамның фотосурәте дә бар. Яшел күзләр, дулкын чәчләр. Галим әфәнде катты да калды. Ядегәр, димәк Ядкарь. Галимнең Анаргөлгә ядкаре. Әмма Бәхтияр задә – Бәхтияр баласы, димәк. Эстәгәнеңә ирешкәнсең икән, Анаргөл! Арада хатлар йөрешмәүнең дә, кунакларга барышмауның да сере шушы егет инде алайса. Димәк ки, Ефәк Юлында Галим Шәмсуаровның да орлыгы калган!

Бик вакытында киткәннәр икән Канибадамнан. Озагракка торып калган булсалар, Анаргөлнең язмышы да, Ядегәрнең язмышы да, Зәмирә белән игез кызларның язмышы да бүтәнчә булуы ихтимал иде бит. Бәхтияр­ның кылыч күзе Анаргөл белән Галим арасында зөбәр­җәт күз белән дулкын чәчтән башка охшашлыклар да күреп алган булыр иде. Бик ихтимал. Ә болай, мөгаен, ул да күз угыннан югалган иргә үч саклап тормагандыр. Акылы җиткәндер. Бәлки, аңышмагандыр да. Ни генә димә, Бәхтиярның варисы бар. Ул, әнә – Бәхтияр задә! Танылган рәссам. Галим Шәмсуаровның матур яңгы­рашлы фамилиясен мирас итеп алыр варисы юк.

Кызлар кызлар инде ул. Алар – кеше кешесе.
Галимнең өзелеп-өзелеп Анаргөлне күрәсе, аның хан-атластан тегелгән күлмәгенә, ефәктәй тиреле муенына борынын төртәсе килде. Бигрәк тә аның белән озак-озак итеп чәй эчәсе, талантлы уллары хакында озак-озак итеп сөйләшеп утырасы килде.

Ул, күргәзмәне оештыручылардан автор турында берәр төрле мәгълүмат белеп булмасмы икән дип, берара тулганды да кабат «Бадахшан кызы» каршына килде. Нигә Бадахшан кызы микән соң аның Анаргөле? Әллә ире серне белеп алып, хатынын талак кылды микән дә, ул туган-үскән йортына кайтып китте микән? Бадахшан­нан мин, дигән иде бугай ул бер сөйләшеп утырганда. Әллә ире вафат микән? Ул чагында күрешер өчен юллар ачылыр кебек. Юктыр, алай түгелдер. Сурәттәге Анар-гөл бик бәхетле күренә ләбаса. Бәхете түгәрәктер аның. Шулай гына була күрсен!

Күргәзмәдән чыгып барганда Галим әфәнденең күзе бер игъланга төште. Күргәзмәгә эшләре куелган кайбер рәссамнар белән матбугат конференциясе узасы икән. Әллә?.. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар