Логотип
Проза

Айның соңгы чиреге

Сәяхәт башкала үзәгеннән башланды. Монда көн дә бәйрәм, көн дә туй. Монда – кеше базары. Биредә йөз ел күрмәгән танышыңны очрату да гадәти хәл.

Аларның да нәкъ менә шунда очрашулары гаҗәпмени?! Юк, әлбәттә. Дөрес, бу күрешү артык гади килеп чыкты. Артык гади... Ә бәлки, юк...
– Бүген минем кәефем яхшы, – диде хатын. – Ялгызыма күңелсез, әйдә, икәү бергә сөйләшеп йөрик әле. Ир каршы килмәде.

Бауман урамы буйлап әкрен генә Кремль ягына таба юнәлделәр. Күптән күрешмәгән кешеләр ни турында сөйләшә? Һәрхәлдә, һава торышы турында түгелдер. Бу тема яңа танышучылар өчен генә кулай. Күптән күрешмәгән кешеләр, бәлки, үткәннәре турында сөйләшәдер? Бик мөмкин. Ләкин... Әгәр аларны искә төшерәсе килмәсә... Әгәр гомер­нең ул мизгелләренә хәтер канатының бер генә каурые белән кагылуга, бозлы суга төшкәндәй, куырылып китсәң? Хәер, болай да тормышы боз өстеннән яланаяк атлауга тиң ләбаса...

Күптән күрешмәгән кешеләр, бәлки, үзләренең бүгенге хәлләре турында сөйләшергә тиештер? Эшләрең ничек, гаиләң? Фатирың бармы, кайда, ничә бүлмәле? Балаларың ни хәлдә? А-а, юк, кызык түгел. Кирәк тә түгел. Белгән кадәресе дә җиткән... Бик җиткән!
Шулай итеп, сүз тиз генә ялганмады...

Бауман урамы очында үзеңнең кайда, кайсы чорда икәнеңне кинәт онытуың мөмкин. Әйтерсең, күзгә күренмәс ниндидер чик-диварга килеп бәреләсең. Күгәргән кадактай башыңа кадалып, барабан таякларыдай җанны кыйнап артыңнан ияреп барган әрсез урам җырлары, бәйләнчек реклама тавышлары артта кала. Биредә вакыт та, урын да, кинодагы кебек, мизгел эчендә алышына. Гүя ХХI гасырның шаулап-гөрләп торган Казан шәһәреннән туп-туры сугыш узган җимерек калага килеп чыгасың. Каршыңда – актарылып ташланган урам, хәрабә йортлар, акаеп торган караңгы тәрәзә уемнары... Каланың бу өлеше үзенең купшы, затлы күлмәген кимәгән әле, чөнки әүвәл арган-йончыган карт тәнен дәвалыйсы, яшәртәсе бар.
Әмма нәкъ шул урынга килеп җиткәч, хатын:
– Казан матур! – дип куйды. – Без яшь чакта болай ук түгел иде кебек. Әллә уку мәшәкате белән сизелмәгәнме? Юк, алай гына түгел, үзгәрешләр күп. Шул ук вакытта нидер югала да кебек. Иске йортлар белән бергә кемнәрнеңдер үткәне, кадерле истәлекләре югала...
– Шәһәр – үткәннәр каберстаны түгел, – диде ир. – Киләчәк белән яшәргә кирәк. Үткәннәрне картлар сагынсын.
Менә бит, сүз ялгана бугай. Биниһая зур йомгак, авырлык белән булса да, урыныннан кузгалды. 
Тик җеп очын гына югалтмаска кирәк. Җеп очы хатын кулында булырга тиеш. Югыйсә ул чуалачак, өзеләчәк. Ә йомгак тәгәрәсен дә тәгәрәсен... Барыбер сүтелеп бетмәс, барыбер төеннәре калыр. Калыр шул...
– Ә мин картлыктан, эшсез калудан куркам, – диде хатын. – Ялга чыккач, күпләрне ялгызлык кына көтә. Хәер, ялгызлыкның яшьлеге дә, картлыгы да ямьсез. Ялгызлык кешене үзе белән күзгә-күз очраштыра. Кеше ялгызлыктан, үзеннән куркып, төркем арасына кача, төрле күңел юаткычларга ябыша... Буш капчыкка сөялеп булмый ич.
– Сәер фәлсәфә.

«Ул мине аңламый... Аңламый, чөнки без – төрле кораб юлчылары. Аның корабында – бәйрәм... Ә бәй-рәмдә күңел күзе ял итә», – дип уйлады хатын. Үзе ир белән килешкәндәй булды:
– Әйе, сәер. Бу тормышта барысы да сәер. Кешенең карашы никтер үзенә түгел, гел читкә юнәлгән. Башкаларны үзебезгә карый яхшырак аңлыйбыз, ерактагы, ни өчендер, якынрак...
Чабышкы атлардай дөп-дөп басып каршыга килгән алып гәүдәле кара тәнле егетләр ике арадагы нечкә җепне өзеп үтте. Хатын җепне кабат ялгарга ашыкты:
– Кунаклар! Алар Казанны биредә яшәүчеләргә караганда яхшырак белә бугай.
– Шулайдыр. Аларның башка эше юк бит, – диде ир.
– Казан – бик зур шәһәр, аны күреп бетерү өчен көн түгел, гомер дә җитмәс.
– Ялгышасың, Казан – шул ук авыл ул, тик зу-у-ур авыл! Мондагы гайбәт андагыга карый күбрәк, күләмлерәк, аерма шунда гына.

Хатын гаҗәпләнгән булды:
– Кит инде! Шундый олы калада халык бер-берсен ничек белеп бетерсен?!
– Беләләр... Һәр кеше бер түгәрәктә әйләнә. Молекула эчендәге атомнар кебек. Ә молекулалар, үзең беләсең, бер-берсенә бәйләнгән. Төрле хәбәр, гайбәт йөрер өчен каналлар күп. Дөнья болгатучылар җитәрлек. Сезнең халык та тырыша.
– Хурлама безне! Журналистлар гайбәт түгел, мәгълүмат тарата.
– Беркатлы булма, балакай! Бу пычрак дөньяда син генә чиста кала алмассың. Барыбыз да бер сазлыкта тыпырчынабыз. Заман белән килешми яшәсәң, батасың, тапталасың.
– Син хаклыдыр, бәлки. Ә мин тиле, һаман үткәндә адашып йөрим әле. Чөнки анда син бар.
– Анда син дә, мин дә юк инде, хыялый җан! – диде ир. – Үткән гасыр ишегендә – тимер йозак, ә ачкычын вакыт урлаган. Йозакны ватып ишекне ачсаң да, караңгы бушлыкка гына тәгәрисең. Өлгерләр, әрсезләр әллә кайчан иң яхшы кисәкләрне эләктереп, заман арбасына менеп утырды инде. Ә син...
– Ә мин җәяү йөрим. Җәяүле кеше җир җылысын, галәм сулышын тоя, үзенең йөрәк тибешен ишетә.
 «Юк, болай ярамый. Артык киеренке, китапча сөйләшү. Гадирәк булырга кирәк». Хатын елмайды:
– Егерме беренче гасырның җәе бигрәк эссе, әйеме. Әллә су керикме? Әнә тегендә, Казансу буенда халык рәхәтләнә.
...Казансу аша күперне җәяү генә чыктылар. Хатын, баягы сүзләрен искә төшереп, үзалдына көлемсерәп куйды: «Менә сиңа җир җылысы, галәм сулышы, йөрәк тибеше...» Теге ярга аяк басканчы акылдан язмасаң, рәхмәт әйтерсең. Күпер өстендә, хәер, анда гына түгел, кала урамнарының барысында да кешеләр дөньяның җанга рәхәт, ямьле авазларын, хәтта бер-берсен ишетү­дән мәхрүм. Язгы ташкын булып агылган машиналар­ның иләмсез тавышы башка бәрә, йөрәкне тапый, яныңнан ыжгырып үткәндә гүя җаныңны суырып алалар. Үзенең туган бишеге – табигатьтән ерагайган саен адәм баласы көчсезләнә бугай.
Яр буенда чагыштырмача тыныч, һәрхәлдә, бер-береңне ишетерлек иде. Хатын, өстендәге зәңгәр күлмәген җәһәт кенә салып ташлады да, йөгерә-йөгерә суга кереп китте.
– И мондагы рәхәтлек! Кил син дә, бергә коеныйк. Кил инде, кил!!!
– Юк, – диде ир. – Мин яр буенда гына утырам.

Эссе көннән, көйдереп алучы кояш нурларыннан суга кереп качуына хатын ифрат шат иде. Казансуның зөбәрҗәт тамчыларын үзе белән ияртеп, елмая-елмая ярга чыкты.
– Суның җылылыгы! Чыгасы да килми.
– Чыкмаска иде. Төне буе коен, беркем кумый.
– Ә син мине саклап утырыр идеңме? – Соравына үзе үк җавап та бирде:
– Юк, сакламас идең... Син бит эш кешесе.

Хатын, куллары белән юеш тезләрен кочып, җылы ком өстенә утырды.
– Карале, бу ярдан Кремль тирәләре ничек матур күренә икән. Шундый камил ансамбль, әкиятмени! Кремль – Казанның йөрәге бит ул. Колшәриф мәчете төзелгәч, бу йөрәккә «Аллаһ» дип язып куелды, әйеме. Миңа шулай тоела. Югыйсә адым саен чиркәү дә чиркәү... Ул чаңнарның тавышы әллә ничек шунда, сискәндерә димме, күңелгә шом сала. Һич ияләшә алмыйм шуларга.
«Тәгәрә, йомгак, тәгәрә... Төеннәре язылсын».
– Диннәрнең төрле булуы бер кирәкмәгән низаглар, мәгънәсез сугышлар гына китереп чыгара. Сиңа чаң кагулары ошамый, ә кемдер азан тавышыннан ярсый. Югыйсә барыбыз да Адәм, Һава балалары, Ходай да бер үк. Яңа гасырда диннәр берләшергә тиеш. Җир болай да артык бәләкәй.
«И әкият! Җәйнең кояшлы бер көнендә, ничә елдан соң бер күрешеп, су буена ял итәргә килгән ир белән хатын шулай сөйләшә димени?!»

Ярдан ерак түгел, су өстендә тирбәлгән ялгыз көймә­дә, бер-берсенә сыенып, егет белән кыз утыра иде. Үзлә­рен сокланып һәм көнләшеп күзәткән зәңгәр күзле Сагышны алар күрмәде. Яшьлек иленең ике гамьсез бәхетлесе фани дөньядан аерылып, наз тулы карашлары бары тик бер-берсенә төбәлгән Мәхәббәт­нең серле утравына китеп югалган иде.

Хатын күңелен каз мамыгыдай йомшак, рәхәт уйлар иркәләп узды: «Бар ул, бар! Дөньяда Мәхәббәт бар!!! Үлмәгән дә ул, үткән гасырда бикләнеп тә калмаган, саф күңелләргә, тугры йөрәкләргә сыенып, яңа дәвергә атлап кергән. Һәм яши! Башкача була да алмый, ансыз нинди тормыш, ди?! Чорлар күкрәгенә басып кычкырырлык мәңгелек Хакыйкать бар: җирне – Кояш, җанны Сөю җылыта!»
...Ике хыялый җанны куенына алган Мәхәббәт көймәсе әкрен генә ярдан ерагайды...
– Син Казанга нигә килдең: эш беләнме, шәһәр күрергәме?
Әйе, ул шулай, бары шулай гына сорый ала...
– Беләсең ич... Мин сине сагынып, сине күрергә килдем.

Ир дәшмәде, көрсенеп кенә куйды.
– Ә син... – диде хатын, бармагы белән кайнар ком өстенә аның исемен кадерләп сыза-сыза. – Ә син мине сагындыңмы?
Тик күпме көтсә дә, соравына җавап ишетмәде.
Хатын, башын тез өстенә салып, бармаклары белән юеш чәчләрен тарый башлады. Әйтерсең, башындагы бөтен авыр уйларын шулай сыпырып төшерергә тели иде. Йөзен күтәргәндә сагышлы күзләрендә чык тамчылары тирбәлә иде.
– Син үзгәрдең, – диде ул. – Син хәзер бөтенләй башка кеше, зур кеше. Әнә ул, син эшләгән урын моннан күренеп тә тора. Күкнең җиденче катында утырасың. Җирне күрмисең, кешеләрне күрмисең. Өстән караганда кешеләр бик кечкенә булып тоеладыр шул... Ләкин масайма, алар да сине күрми.

Кешеләр белән очрашыр өчен үзеңә аска төшәргә кирәк. – Соңгы сүзләрен үртәп, юри ирне үчекләп әйтте.
– Син хаклы түгел. Мин халыкка хезмәт итәм, – диде ир.
– Халыкка хезмәт итәсең, ләкин кешеләрне күрмисең! Син мине дә күрмисең.
– Менә ич күрәм, каршымда утырасың. Күзләрең зәңгәр, чәчең кара... 
– Ә күңелем нинди? Ни борчый мине? Ни шатландыра? Ничек яшим мин?
– Үзең сөйләмәгәч, кайдан белим.
– Ә син сорамыйсың... Беркайчан да: «Хәлең ничек?» – диеп сорамыйсың.
– Менә алайса сорыйм: хәлең ничек?
– Юк, болай – мин әйткәч кенә, кызык түгел.

Ни кирәк соң сиңа, исәр күңел? Өзгәләнеп-бәргәлә­неп ни эзлисең, ни көтәсең? «И җүләр? Кысканга былтыр, кычкыралармы быел?»
Хатын бая гына үзе тырыша-тырыша комга сырлаган кадерле исемне бармаклары белән тырмап алды. Ком өстендә аркылы-торкылы буразналар сызылып калды.
Йөрәктәгесен дә шулай ансат кына сызып ташлыйсы иде!!! Аһ, юк шул... Йөрәктәге исем – кан саркып торган мәңгелек яра. Йөрәк үләр – яра төзәлер. Шулай буламы? Булса, ни юаныч?!
Хатын, моңсу уйларыннан тизрәк арынырга теләгәндәй, башын кисәк күтәреп, яр өстенә – чуар чатырлар астына урнашкан сәүдә рәтләренә борылып карады. Ул тарафтан күңелле, дәртле көйләр агыла, зәңгәр төтенгә уралып, борынны кытыклап, шашлык исләре килә, анда әвәрә килүче кешеләр дә шат һәм гамьсез булып тоела иде.
– Әйдә, берәр кафега кереп утырыйк әле.

Ир каршы килмәде.
Җәйге кафеда өстәлләр дә, урындыклар да ап-ак төстә иде. «Кәфен кебек...» – дип уйлап алды хатын. Ихтыярсыздан күңеленә килгән бу чагыштырудан үзе дә сискәнеп китте.
– Очрашу хөрмәтенә шампан шәрабы белән сыйлыйммы үзеңне?
– Сыйла...
Озын аяклы юка бокал куенына алтын күбек коелды. Хатын, кулындагы эчемлеккә җан өрергә, әфсенләргә теләгәндәй, бераз текәлеп торганнан соң:
– Йә, дустым, нәрсә өчен эчәбез? – дип елмайды.
Үзе үк җавап бирде:
– Әйдә, мәхәббәт өчен! Син гаҗәпләнмә, мин бит бу дөньяга мәхәббәт эзләп килдем... Һәм сине... Син – минем өчен бар дөнья, аңлыйсыңмы шуны?! Җир, су, һава... Барысы да... Син булмасаң, берни юк, бары бушлык кына... Мин сине таптым, тик шундук югалттым да... Ник алай булды?
– Син исердең.
– Ә минем айныганым да юк. Гомерем буе исерек ич мин. Син аңламыйсың, белмисең... Күңелем тулы боз лабаса. Шуларны эретәсем, җылынасым килә. Ялгыз кешегә гел салкын, гел салкын... Аңлыйсыңмы син шуны? Аңлыйсыңмы?! Юк... син моны аңлама, яме... Беркайчан да аңлама!
Хатын, күзләреннән тәгәрәгән күз яшьләрен ачу белән сөртеп алды да җәһәт кенә урыныннан кузгалды:
– Минем биисем килә! Биисем килә!!! Әйдә, биибез!
Ир баш чайкады.
– Син куркасың! – диде хатын. – Үзеңне тануларыннан, минем белән күрүләреннән куркасың! Их, син!

Аның горур йөзенә курчак елмаюы кунды, кемнедер яныннан куарга теләгәндәй, кул селтәп, бию мәйданчыгына юнәлде. Көчле динамиклардан «Иванушки» төркеме: «Тополиный пух, жара, июль!» – дип кычкыра, бар халык шуңа кинәнгән кебек үрле-кырлы сикерә иде. Хатын да шул кайнап торган дөньяга кереп югалды. Көй ритмына бөтерелгән зәңгәр күлмәк мәйданчыкның әле бер, әле икенче ягында пәйда булды...
Ул килгәндә ир урыннан кузгалмый тәмәке тартып утыра иде.
– Күңелең булдымы инде?
– Юк әле. Минем тагын әллә нишлисем килә! Җаным әллә кая ашкына!
Чынлап та, төнге учактай балкыган алсу йөзендә, очкыннар уйнап торган күзләрендә тынычлыкның әсәре дә юк, адәм баласы күтәрәлмәслек көчле, ярсыткыч көйләр белән күзәнәкләренә кереп тулган кыргый дәрт, бу тәнне, бу җанны өзгәләрдәй булып, үзенә чыгар юл, бушану дәгъвалый иде. Ниһаять, хатынның тынгысыз карашы ерактан ук күренеп торган биек шайтан тәгәрмәчләрендә тукталып калды, ул, сабыйларча куанып, кул чәбәкләде:
– Әйдә, таганда атынабыз!
– Бала-чага!
– Әйе шул, бала-чага! Ә син – бабай! Кап-кара чәчле япь-яшь бабай...
Хатын кинәт ямансулап калды. Күзләрендә җемелдәгән очкыннар мизгел эчендә сүнде. Шатлык нуры ачкан йөзен качышлы уйнаучы сабыйлар сыман учларына яшерде. Калтыранган бармаклары арасыннан өзек-өзек елак сүзләр саркып чыкты:
– Син... син... Син шундый күңелсез яшисең. Ә бәлки, яшәмисең... Казан каласы – таш кала шул... Дан, дәрәҗә, байлык... Сиңа артык күп кирәк булды... Ләкин барысы өчен дә түләргә кирәк. Түләргә кирәк...
Ирләр шат күңелле хатыннарны ярата. Яшь түгүчеләрне йә кызгана, йә гаепли. Күз яшьләре аларның тынычлыгын боза. Ирләр елак хатыннарны юата белми...
– Син бүген бик сәер әле.
– Сәердер шул...
Хатын сулкылдавыннан туктап, кечкенә сумкасыннан кулъяулык чыгарды, яшьләрен сөртте. Баягы халәтенә, көчсез, мескен булып күренүенә уңайсызлангандай, сүзне башкага борды:
– Телисеңме, мин сиңа бер шигырь укыйм!

Мең авазлы серле галәмдә
Ишетә күр йөрәк сагышын.
Мәхәббәтнең яшьле күзләренә
Язылган бит минем язмышым...

Ир:
– Ә нигә яшьле?
– Чөнки!!! Җүләр сорау бирмә инде. Үзең дә бик яхшы аңлыйсың. Әйдә, киттек: күккә менәбез! Синең янга, җиденче катка! Юк, аннан да югарырак, кырыгынчы катка менәбез!
Ир:
– Минем башым әйләнә.
– Башың әйләнгәч, ник югарыга үрмәлисең? Җирдә генә яшә. Кешеләр янында.
– Сине аңлау авыр.
– Шуңа күрә миннән качасың да инде. Аңлашылмаганны аңларга тырышырга кирәк. Ә син качасың...
– Инде син кач, мен үзеңнең күгеңә. Миңа җирдә дә бик яхшы.
– Йә, хуш алайса, Җир улы! Айга синнән сәлам тапшырыйммы соң? Син бит аны ярата идең. Хәтерлисеңме, туган көнеңдә, ай нурына коенып, төне буена урамда сөйләшеп йөргән идек? Ул чакта ай тулы иде. Син шул чакта әйттең, ай бәхетсез, чөнки ул ялгыз, ә без икәү, без һәрвакыт икәү булырбыз, ай гомер буе бездән көнләшер, дидең. Ә хәзер... Сак белән Сок кебек бер күрергә тилмерешеп яшибез.
– Күрешәбез ич.
– Төштәме?
– Тормыш – үзе дә төш кенә.
Хатын рәнҗүле карашын билгесезлеккә төбәп, көрсенде:
– Их, әллә ничек үтә гомер... Синсез үтә.
– Моңайма, – диде ир. – Бу дөньяда син бар, мин бар! Булу – үзе бәхет.
– Булу – үзе бәхет, – дип кабатлады хатын.

Аннары, үзен ниндидер шатлык көткәндәй ашкынып, җир белән күк арасында тирбәлә-тирбәлә сәяхәт итүче бишекләргә таба йөгерде. Нәфис зәңгәр күлмәге җиңел болыт кебек әкрен-әкрен генә җирдән ерагайды, күздән югалды...
– Ай мине кабул итмәде, – диде ул төшкәч. – Синнән башка күктә ямь юк.
Ир дәшмәде. Карашын яшереп, үзалдына елмаеп кына куйды. Кайту ягына юнәлделәр.
– Минем аркада бөтен эшең калды, ачуланмыйсың-мы? – дип сорады хатын.
– Ачуланып ни файда, көн үтте, – диде ир.
– Алдаша да белмисең, ичмаса. Күңел өчен бер җылы сүз әйтсәң соң!
– Шундый инде мин.
– Әйе шул, син шундый инде...

...Үзе урнашкан кунакханәгә кайтып җиткәч тә, хатын хушлашырга ашыкмыйча, ишек төбендәге эскәмияләрнең берсенә килеп утырды:
– Кич бигрәк матур. Җылы, тыныч. Керәсе дә килми.
Шәһәр караңгылык куенына кереп бара, каршыдагы биш катлы йорт түбәсенә кыл урталай киселгән алма –үз яртысын җуйган ятим Ай үрмәләп маташа иде. 

Аның салкын нурлары хатынның боек йөзен сыйпап үтте. 
– Ни озын булса да, бу көн дә упкынга төшеп югала. Гомер йомгагы сүтелә дә сүтелә...
Әллә күңеле тулып, әллә Айдан түгелгән сагыш нурларыннан яшеренергә теләп, башын түбән иде.
– Бүген миңа бик күңелле булды әле. Рәхәтләнеп синең белән сөйләштем.
Шулай дисә дә, тавышы көзге яңгыр кебек күңелсез иде. Байтак кына эндәшми утыргач, үз сүзләреннән үзе оялгандай, пышылдап кына:
– Рәхмәт сиңа, кадерлем... – дип куйды. – Кадерлем... Бигрәк ягымлы сүз, әйе бит? Назлы сүзләр күп, тик алар күңел төбендә тилмереп ята. Аннары үләләр... Чөнки без аларны бер-беребезгә әйтергә оялабыз. Шундый кызганыч, әйеме? Ә син дәшмисең. Их, шул дәшмәүләрең... Юри генә булса да, сагындым, дип әйтсәң соң. Мин алдашуыңны сизмәгәнгә, ышанганга сабышыр идем...

Шулчак кемнеңдер ачык калган тәрәзәсеннән бик таныш бер җыр урамга тәгәрәп төште:
Мин дә куна алыр идем
Кемгәдер аклык булып!
Җирдә күпме җаннар йөри
Иясез шатлык булып!..

– Алай булмый, – диде хатын. – Алай ярамый. Һәр шатлыкның иясе булырга тиеш! Югыйсә нигә кирәк ул?!
«Әй, килә гомер итәрлек
Кемгәдер таянасы!» – дип үртәде җыр...
– Мин китим, – диде ир. – Син мине җибәр инде. Өйдә көтәләрдер.
– Кызыктыр ул... кемдер көтсә... сиңа ишек ачса...
 
– Әй, мадам! Нишләп ялгыз моңаеп утырасың?
...Талгын гына аккан иркә дулкыннар Боз тауга килеп бәрелде. Хыял белән Чынбарлык арасындагы юка нәфис пәрдә мизгел эчендә умырылып төште...
Хатын сискәнеп куйды.
– Мин ялгыз түгел!

Шешәдән чыккан җен кебек, каршында кинәт пәйда булган өтек адәм, чайкала-чайкала, аңа иелде:
– Мин сукырмы? Мин күрмимме? Әллә ул шулай кечкенәме? Күзгә күренми торган бәндәме? Әллә бөҗәкме?!
Сәрхуш кәкре бармагын көч-хәл белән турайтып, чигә турысында бөтереп алды:
– Исәр хатын! Дивана! Шыр тиле!
Ләкин үзе һаман шул «дивана, шыр тиле» хатын каршында таптанды. Аның бүген, нәкъ менә шул мизгелдә кем белән дә булса якалашасы, рәхәтләнеп талашасы килә иде. Тик «якты» өметләре акланмады. Ялгызлыктан тилмергән бичара бәндә, моң-зар тулы күңелен пычрак күлмәк якасына бушата-бушата, таш йортлар арасына кереп югалды... 
– Соң инде. Хушлашыйк, – диде хатын, кунакханәнең караңгы тәрәзәсенә текәлеп. – Миңа иртүк юлга чыгасы.

Тавышы тыныч иде. Әмма күңел төбендәге юшкын барыбер кузгалды. Кузгалды, күтәрелде, тигез сулышны өзә-өзә, иреккә чыкты:
– Мин китәм... Ә син каласың... Казан – түрәләр каласы... Шунда калыр өчен син мине елаттың... Казан кызына өйләнеп, зур кеше булдың... Юк, юк... мин үпкәләмим, рәнҗемим... Бары сагынам...

Хатын салкын бармаклары белән чәчен тарап алды да, хуплау, юату көткәндәй, Айга күтәрелеп карады.
Бөкре аркасын йорт түбәсендәге тырма-антеннага терәп хәл җыярга туктаган Ай үзе дә мөлдерәп аңа төбәлгән иде. Хатынның пышылдап кына әйткән соңгы сүзләрен дә бары ул, мең-мең еллар буе Галәм моңына коенып, Ялгызлык океанын иңләүче Ай гына ишетте:
– Тик мин сине бу юлы да күрми китәм...
– Мин бит сине бу юлы да күрми китәм...

Ай гына түгел, кешеләр дә ялгыз.

Кешеләр дә ялгыз...


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ...тормышы боз өстеннән яланаяк атлауга тиң ләбаса...рлар күкрәгенә басып кычкырырлык мәңгелек Хакыйкать бар: җирне – Кояш, җанны Сөю җылыта!»

    • аватар Без имени

      0

      0

      Йөрәкне яралый торган тирән эчтәлекле язма.

      • аватар Без имени

        0

        0

        ...йорэкне бала улеме генэ яралый бит..........................

        Хәзер укыйлар