Логотип
Проза

Аның бер көне

Тәрәзә төбендә эре чәчәкле гөлләр. Ике канаты да ачып куелган тәрәзә, әнә шул балкып торган гөлләре белән, кулларын кояшка сузып елмайган сабый шикелле. Пәрдәләрне сизелер-сизелмәс кенә тибрәтеп, бүлмәгә салкынча һава агыла.

«Юкәләр яфрак яра, сөбханалла. Карасана, балавызлы кабыгы күз алдында ачыла бит! Эченнән яшел яфрак борынын суза, каз бәбкәсе шикелле... Авылда хәзер казлар бәбкә чыгаргандыр инде. Тауда оя-оя булып үлән чемченеп йөриләрдер. Ата казымны суярга кызгандым шул. Төсем итеп карарсың дип, Ак түтигә калдырган идем. Тиргәгән чакларымда, бүрекле башын кыңгыр салып тыңлап торыр иде дә, акланган сыман, борын эченнән генә каңгылдап куяр иде...»

Ниса әби чиста чүпрәк белән тәрәзә пыяласын сөртә башлады. Кәшимир яулыгы эченнән күренеп торган ак чәче пыялада чагылып-чагылып алды.

«Инеш буйлары ямьләнгәндер инде. Тал мамыгы ява микән? Бәйрәмдә өйдән-өйгә ашка йөргәннәрдер. Ак түти табын түрендә булгандыр. Мине искә алып сөйләделәр микән?».

Карчык тирән сулап куйды. Тумбочка өстенә куелган аквариумга иелде. Зәңгәр-сукызгылт парчалы сәер балыклар, купшы канатларын сирпеп, ыспай гына йөзеп йөриләр. Стена сәгатенең тантаналы суга башлавы Ниса әбине сискәндереп җибәрде. Яулык төенен чишеп, яңадан бәйләде. Ялгызсынган күңеле каядыр ашкындыра иде аны. Тәмле уйларга бирелеп, ул ишекне ачты һәм... коелып төште. Шул ук тар ишек алды. Бер дә өрә белмәс көчекләр белән уйнап йөрүче малайлар. Кояшны сагынып чыккан ак йөзле шәһәр карчыклары, көннең рәхәтлегенә оеп, күрше-тирәдә булып узган яңалыкларны бүлешәләр.

Күршесе Вера түтинең каяндыр кайтып килеше икән. Ниса әби белән ул ягымлы гына исәнләште һәм, көтелмәгән сер әйтергә җыенгандай, аңа елыша төште.
— И-ии туган, миндә шатлык бит бүген. Әйдә әле миңа, әйдә, күреп чыгарсың.

Вера түти күн белән тышланган ишекне ачуга, бүлмәдән хәлсез генә эт өргәне ишетелде. Өйгә ят, күнегелмәгән ис таралган. Вера түти аяк тирәли сырпаланырга керешкән этен йомшак кына сөеп алды да, карават астыннан күзе дә ачылмаган көчекләр тулы әрҗә тартып чыгарды.

— Менә бит, менә бит алар, матурларым. — Ул, һәр көчекнең юеш борынын үбеп, ак җәймә өстенә сала барды. — Менә шушылар белән мәш килеп яшим инде мин. Көчек тәпие юарга кер безгә, кич кырын. Менә дигән итеп юабыз аны,— дип Вера түти өстәлдә торган шешәгә ымлады.

— Юк-юк, рәхмәт, — диде Ниса әби. «Гөнаһлы булыр хәлем юк», — дип уйлады ул. Аннан стенага эленгән картинага күзе төште. «Карасана, гел безнең авыл артындагы юлга охшаса да охшар икән. Наратлары да. Арыш урган чакта төшлеккә шул наратлар төбенә туктала торганнар иде. Учак... Кыр чәе... Уен-көлке... Аһ ул чаклар...

— Карале, Вера түти, бу сурәтне әйтәм, гел безнең авыл кырына охшатып ясалган.
— Булыр да, художнигы бу як кешесе диләр бит, Шишкинны әйтәм.

Ниса әби чыгып китәр алдыннан тагын бер тапкыр картинага күз төшерде. Туган авылыннан соңгы тапкыр шушы юлдан чыгып китте бит ул. Тик юл кырыенда шаулап торган мәһабәт наратлар гына юк иде. Чәчүлек җирләрен чистартабыз дип, төбе-тамыры белән кубарып алганнар иде аларны.

Вера түти, күршесен озата чыккач, тагын бер кыстап алды.
— Чынлап, кер бүген. Күңел дә ачмагач аны картлык көнендә, — дип, юан гәүдәсен дерелдәтә-дерелдәтә кеткелдәп алды.


* * *

Олы урам. Машиналар дулкын кебек кенә үтеп китәләр. Хәрәкәт. Ниса әби әле сул якка, әле уң якка карады. Кинәт башы әйләнеп киткәндәй булды. «Егылам бугай», — дип уйлады ул. Шул чак аның иңеннән кемдер йомшак кына тотып алды. Кыз кеше икән.

— Сезгә теге яккамы, әбекәй? Әйдәгез, чыгарып куям.
— Рәхмәт, балам. Менә әллә нигә башым әйләнеп китте бит әле...

Кибеттән кайткач, сумкадагы азык-төлекләрен өстәлгә бушатты. Кайсын суыткычка алып куйды. Бүлмәгә җылы күмәч исе таралды. Кан тамырларыңны сулкылдатырлык икмәк исе. Кояш исе. Ниса әби кызыгып китеп ипине түшенә терәде дә, бисмилла әйтеп бер почмагын кисеп алды. Өстәлгә төшкән ипи валчыкларын өч бармагы белән чеметеп кенә җыеп авызына капты.

Духовканы ачуга, кызган май исе бөтен кухняга таралды. «Бәлешнең йөзе килде микән? Мич төбендә, күмер кызуында пешкән бәлеш түгел инде түгелен».

Көн инде кичкә авышкан иде. Эштән улы Нияз кайтып керде.

— А-аа, тәмле исләр чыккан. Тагын көне буе пешеренеп йөргәнсеңдер инде, әни. Бер алып чыгам әле мин сине кырга, сәхрәгә.

«Сәхрәгә дигән булып... Сәхрәгез сәхрә булса икән. Гел шулай ди тагын ә үзе ял көннәрендә дә сызымнары өстендә кагаеп утыра».
— Алҗымадыңмы, улым?
— Юк, әни, арырга вакыт булмады.

Нияз кухняга үттте.

— Әһә, бәлеш. Сабан туе мәйданы чаклы. Әй уңган да соң син, әни! — Менә Зиләне генә ничек өйрәтергә?..

Нияз читләтеп кенә әнисенә карады. «Картая... Эштән кайтып керүеңә шушылай кадерләп каршы алулары үзе генә дә ни тора бит. Әгәр әни булмаса?..».

Ана кинәт улына борылып карады. Карашлары очрашты. Нияз уңайсызланып күзләрен читкә алды.

Бераздан Зилә кайтып керде.
— Сагынып беттеңме, әни?

Аның елмаеп-балкып керүе бүлмәне нурландырып җибәрде.

— Менә, әни, сиңа йомшак чүәкләр алып кайттым.
— Нигә мәшәкатьләнергә инде, Кулыңнан куан, килен. Бигрәк матур икән.

Килене табын әзерләгән арада, Ниса әби кулыннан эш китүгә тәкатьсезләнеп арлы-бирле йөренде. Бер дә булмаса балыкларга җим сала торыйм, дип, аквариум янына килде. Балыклар берәм-берәм җимгә ташлана тордылар. Арадан берсе генә яшкелт су өстендә хәрәкәтсез ята бирде. Ниса әби аңа бармагы белән дә кагылып карады. Балык кире түше белән әйләнде. «Әллә үлгән инде».

— Килен, килен, дим, кара әле, синең яраткан балыгың үлгән ич, ни генә булды икән, ә?..

Зилә балыкны кулына алып карады да, кире суга салды.
— Исең киткән икән, әни, икенчене алып кайтырбыз.

Күлмәк сәдәфләрен эләктерә-эләктерә, олы бүлмәгә Нияз чыкты.
— Сюрприз, Зилә, я уйлап тап. Бүген мин сине кая алып барам?
— Ничек? Мин бит театрга билет алып кайттым,— дип Зилә нәүмизләнеп диванга барып утырды.
— Балетка барабыз. Миндә чакыру кәгазе бар.
— Шалтыратырга иде аны, телефон номерын беләсең бит, — диде Зилә, үпкәләп.
— Шалтыраттым, син юк идең, — диде Нияз үчекләгән тон белән.
— Алайса мин бармыйм! — дип Зилә кырт кисеп куйды.
— Әллә үзем генә бара алмам, дисеңме?!

Нияз шыпылдатып кием шкафының ишеген ябып куйды.

Ниса әби аларны читтән генә тыңлап торды, «Кадерен белеп кенә йөрер чакларыгыз бит, балалар... Әй, минем Хисаметдинем! Юкка-барга бер дә исе китмәс, чәпчемәс иде. Ачуы килгәндә, үтеңне сытарлык итеп бер карар иде дә, чаршау артына яулык почмагыңны тешләп кереп киткәнеңне сизми дә калырыең. Хатын-кыз буйсындыра белгәнне ярата ул...».

Ниса әби, тегеләрнең турсайганын күреп, сүзгә кушылмыйча түзә алмады:
— Борчылма, килен, театрга икәү барырбыз.

Нияз белән Зилә бер-беренә карашып тын калдылар.
— Русча спектакль бит ул, әни,—диде Зилә бераздан. Урыныннан торды да, Ниязга «хәзер, көт» дигән караш ташлап, кием алыштырырга дип, эчке бүлмәгә кереп китте.

Ниса әби, ялгыз калгач, яңадан аквариум янына килде. Килененең тавышы колак төбендә яңгырап куйгандай булды: «Исең киткән икән, әни, икенчене алып кайтырбыз». Никтер Ниса әбигә моңсу, бик тә моңсу булып китте.

Төн. Тәрәзә төбендәге гөл яфраклары аша ай нуры агыла. Бүлмәдә сәгать текелдәгән тавыш һәм тигез сулыш алу гына ишетелә. Ниса әби төш күрә. Юк, бу төш түгел, хыялында ул үткәненә китеп адашкан да, бүгенгегә кайтасы килмичә хозурланып йөри иде.

...Әнә тирә-юне чытырманлы куаклар белән капланган тын күл. Су өстендә оеп калган төнбоеклар. Тар гына сукмактан, сыек тал чыбыкларын аралап, бер кыз килә. Сагаеп як-ягына карый. Юк, беркем дә юк, тыныч табигать уртасында ул япа-ялгызы. Су өстеннән энә караклары оча. Тирәндә, бик тирәндә — ак болытлар... Кыз авыр толымын таратып җибәрә. Күлмәген сала. Үзенең ак, ялангач тәненә сокланып карый. Кинәт яфраклар шыбырдап куя. Кыз, сискәнеп, тыгыз күкрәкләрен учлары белән каплап җиргә чүгә. Кош кына булган икән.

Кыз куш учына су алып, тәненә коя. Җемелдәвек тамчылар күкрәге арасыннан тәгәрәп төшә дә, төнбоек яфрагына бәрелеп челпәрәмә килә. Кыз чирканчык алып, суга кереп китә. Чәчләре дулкын уңаена таралып тирбәлә.

Әнә, юеш чәчләрен таратып җибәргән ак күлмәкле кыз болын буйлап йөгерә. Изрәп-оеп тал мамыгы ява. Каяндыр ерактан күке кычкырганы ишетелә. Дөнья әллә нигә моңлы тоела, күке кычкырган чагында. Тургай, да сандугач та гүгел югыйсә, ә тавышында ни кадәрле яшерен моң, сагыш бар.
— Күке, әйт әле, минем гомерем ничәел?

Кызның йөрәге еш-еш тибә. Күке тавышын санап торырга аның түземлеге җитми, кулын гына селки дә алга таба йөгерә. Ә алда—башланмаган гомер. Яшисе дә әле яшисе...

Ниса әби, бәхетле елмаеп, яшьлегеннән ерыла алмыйча йокылы-уяулы ята да та.

Күкеле сәгать төнге берне суга...

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар