Логотип
Проза

Алмаз + Мәдинә (2)

Ишек ачылуга, «Кызым, син бүген иртәләгәнсең...» – дип, коридорда әни каршылады да, Алмазны күргәч, тукталып калды... 

башы: http://syuyumbike.ru/index.php/news/proza/almaz-mdin

 

Унынчы бүлек 

Ишек ачылуга, «Кызым, син бүген иртәләгәнсең...» – дип, коридорда әни каршылады да, Алмазны күргәч, тукталып калды. 

 

 – Әни, Алмаз өеннән китте. Минем аркада. Бездә кунса, сез каршы түгел бит? 

– Кызым, мендәр-юрганнарның кайда икәнен беләсең, залга үзең урын җәярсең, – дип бүлмәсенә кереп китте. 

Алмаз белән җиңел сулап куйдык, ниндидер авыр йөк төшкәндәй булды. 

– Әйттем бит мин сиңа әни каршы килмәс дип... Аяк киемен сал да, диванны төшерә тор, ә мин мендәр-юрган алып килә торам. 

– Ник төшерергә? – дип гаҗәпләнде Алмаз, – бергә йокламыйбыздыр бит? 

– Юк инде, бергә телевизор карыйбыз да, аннары һәркем үз урынына ятып йоклый, – дип көлдем мин. 

 Иртән иртүк ишек шакыганга уянып киттем: әни! 

– Әни, ник шулай иртә?! Ял көне бит бүген! 

– Әтиең иртәнге ашны бергә ашарга тели, – дип елмайды әни. – Алмазны да уят, коймаклар суына. 

Мин Алмазны чәйгә чакырдым. 

– Әйдәгез, утырыгыз, – дип, әти өстәл янына дәште. 

–Алмаз чын егет булган, – дип елмайды әни, – хәрби хезмәт килешкән үзенә. 

– Ник өйдән киттең соң син, – дип сорады әти. 

– Минем аркада, әти... – дип, башымны идем дә, кичә килеп чыккан хәлләрне ничек бар шулай сөйләп бирдем, – Ләйлә апага нәрсәм белән ошамаганны гына аңлап бетермим... 

– Кызым, беләсеңме, монда синең гаебең юк, – дип тыныч кына сүз башлады әни. – Ләйлә апаң белән без бер сыйныфта укыдык, дуслар идек. Соңрак төрле югары уку йортларына укырга кердек тә, юлларыбыз аерылды. Кичке уен-көлке вакытында әтиең Вәли белән таныштым. Озак та йөрмәдек өйләнештек. Аннары гына Ләйлә дә аны ошатып йөргәнен белдем. Соңрак Илдус абыең районга эшкә килгәч танышып, шуңа кияүгә чыкты ул. Ә мине әле һаман гафу итә алмый күрәсең, – дип куйды әни. 

– Әәә, имәндә икән бит чикләвек, – дип куйдым мин, башымда бер генә уй бөтерелде: «Әни Ләйлә апаның егетен тартып алганга күрә, үч итеп минем дә егетемне тартып алырга тели икән бит ул», – дип уйладым, ләкин кычкырып әйтергә кыймадым. Алмаз да гаҗәпкә калып минем әнине тыңлады. 

Вакыт әбәдкә авышканда без Алмаз белән күл буеннан йөреп кайтырга булдык. Подъезд ишеге төбендә безне Ләйлә апа белән Илдус абый каршы алды. Безне күрүгә Ләйлә апа: 

– Сине эзләп шалтыратмаган җир калмады, ә син, малай актыгы, күңел ачып йөрисең икән әле, – дип кычкырырга тотынды. 

Алмаз гаепле бала кебек башын иде. Аның дәшмәвен күреп, Ләйлә апа ниләр генә әйтеп бетермәде, миңа боларның барысын да ишетү бик авыр иде. Шуңа күрә: 

– Ләйлә апа, улыгыз турында ничек шулай әйтә аласыз, – дип сүзен бүлдердем. – Сез аны акыллы, чын ир итеп үстергәнсез, аның белән горурланасы урында... – дип тынып калдым. 

Ләйлә апа минем яклауны көтмәгән, ахры, бераз нишләргә белми аптырап калды. Аннары миңа ниләр генә әйтеп бетермәде. Алмаз да мине яклап: 

– Әни, авызыңны чамалап ач! Минем булачак хатынга сүз әйтәсе булма, – диде. 

Сүзгә Илдус абый да кушылды: 

– Әйдәгез, сүз куертмыйк монда, улым, әниең син кайтмагач бик борчылды, шуңа күрә генә әллә ниләр әйтеп бетерде, күңелеңә якын алма, – диде. – Ләйлә, син дә кызма әле, артыгын да әйтеп ташладың бугай инде. Әйдәгез, өйгә кайтыйк та калганын сөйләшеп бетерик. 

Әтисе сүзеннән соң Алмаз бераз тынычлана төшкән иде дә, Ләйлә апа кабат кыздырды: 

– Әйе, без үз гаиләбез белән кайтабыз да сөйләшәбез. Ә Мәдинә үз өенә кереп калсын, – диде. 

– Юк, Мәдинә, безнең белән кайта, – дип каршы төште Алмаз. 

– Мин аны үз өемдә күрергә теләмим, – дип ысылдады Ләйлә апа. 

– Димәк, мине дә үз өегездә күрмәссез, – дип кырт кисте Алмаз. 

Кая барырга җыенганны да онытып, без кире подъездга кердек. Алмаз диварга сөялеп тын да алмый басып торды. Мин дә дәшмәдем, шулай яхшырак булыр дип уйладым. Бу мизгелдә аның үзенә карар кылырга кирәк иде. Аннары безнең фатирга күтәрелеп тыныч кына бүлмәгә уздык. 

– Алмаз, болай яшәп булмый бит инде, – дип, аны биленнән кочтым, – алар бит синең әти-әниең, тынычлап утырып сөйләшергә кирәк үзләре белән. 

– Син үзең ишеттең бит минем хакта ни уйлаганнарын, – дип кулларымны ычкындырды, – Ә хәзер син дә мине куасыңмы? 

– Юк, кумыйм, син нәрсә… – дип әйткәнне ишетми дә, сүзен дәвам итте: 

– Мин сине дә аңлыйм, Мәдинә. Әти-әнине сайлап алмыйлар. Алар минем белән килешмиләр икән, ник мин килешергә тиеш соң. Хәзер үк әйберләремне барып җыям да, алдагысын күз күрер, – дип чыгып та китте. 

Ул киткәч үземә урын таба алмадым. Вакыт тизрәк үтсен дип өйләр дә җыештырып чыктым, ашарга да әзерләргә өлгердем, ә ул һаман күренмәде. Берничә тапкыр телефон янына килеп, шалтыратырга да талпынып карадым, ләкин «әнисе алса ни диярмен» дип тукталып калдым. Ул арада әниләр дә кибетләрдән кайтып җитте. Бергә ашарга утыргач, әни кәефем юклыгын күреп, сәбәбен сорады. «Бар да яхшы булыр, борчылма», – дип тынычландырды. Кичке тугызлар тирәсендә телефон шалтырады: 

–Сәлам, Мәдинә, – Алмазның арыган тавышы яңгырады. – Гафу ит, алданрак шалтырата алмадым. Әйберләрне җыярга кергәч, башта әтиләр артымнан калмый акыл өйрәтте. Ярты көн ачуланыштык. Ахырдан әни минем сайлавыма хөрмәт белән карарга, башка каршы сүз әйтмәскә дип сүз бирде. Синең белән иртәгә очрашырбыз, бүген бер хәлем дә юк. Мин яратам сине! – дип саубуллашты ул. 

Каникулның соңгы атналары тыныч кына үтеп китте. Алмаз гадәттәгечә бер атна алдан китте. Вокзалда озатканда мин бүтән еламадым, күңелем аерылуга күнгән иде инде. Ләйлә апа да миңа тыныч кына карап торды. Поезд китеп югалгач, безнең юллар аерылды. 

Бер атнадан мин дә шәһәргә киттем. 

Беренче сентябрь көнне уку йорты каршында мине бер кочак чәчәк бәйләме белән Муса каршы алды. «Мин сине җәй буе сагынып көттем», – дип пышылдады. Ә минем исемә дә төшмәде ул, никтер аның бу сүзләреннән уңайсызланып киттем. 

Кабат башым белән укуга чумдым. Бик көттереп кенә Алмаздан хат килеп төште. Өйгә җибәргән хатларын алмауны ачыклагач, бик борчылдым. Көн артыннан көн үтте. Бер төрлелектән тәмам туя ук башладым: иртән уку, Мусаның тулай торакка озатуы, Алмазны уйлап уздырган төн, кабат яңа көн… 

Алмаз соңгы хатында утызынчы декабрь төнендә кайтам дип язган иде. Мин дә аны каршы алырга киләм дип җавап яздым. Ә Яңа ел кичен ничек каршылауны очрашкач уйлашырга тиеш идек. 

  

 

Унберенче бүлек 

30 декабрь киче ыгы-зыгы белән башланып китте. Поезд каршы алыр алдыннан мин ятып бераз ятып торган идем. Әллә будильник шалтырамаган, әллә артык арыганлыктан, белмим, мин йоклап калганмын. Тиз генә киенеп, әнинең ни әйткәнен дә ишетми чыгып чаптым. Мин вокзалга килгәндә Алмаздан җилләр искән иде инде. «Киләсемне белә иде бит, көтәргә тиеш», – дигән уй белән вокзал эченә уздым. Анда да таба алмагач: «Бәлки, вакытын бутаганмындыр», дип, ярты сәгатьтән киләсе поездны көтәргә булдым. Поездның һәр пассажиры арасыннан Алмазны эзләдем, ләкин бар да юкка гына. Кәефем кырылып, тәмам хәлдән таеп өйгә таба юнәлдем. 

Икенче көнне иртән тору белән телефонда таныш саннарны җыйдым. «Ләйлә апа алмаса гына ярар иде» – дип уйладым. Җәйге низагтан соң ул миңа бүтән каты бәрелмәсә дә, янымнан күрмәмешкә сабышып үтә иде. 

– Тыңлыйм сезне, – трубкада ир тавышы ишетелгәч, шатланып куйдым, бу Илдус абый иде. 

– Исәнмесез, Илдус абый, бу Мәдинә иде әле. Алмазның кайчан кайтканын әйтә алмассызмы икән? – дидем мин тыныч кына. 

– Исәнме, Мәдинә, – Илдус абый ничектер уңайсызланган кебек тамагын кырып алды да, – Ул кичә кич ундагы поезд белән кайтты, – дип әйтеп куйды. 

– Аны чакыра алмассызмы икән? 

– Гафу ит, Мәдинә, чакыра алмыйм. Ул Гөлназ белән кибетләргә чыгып киткән иде әле... 

 Мине аяз көнне яшен суккандай булды. Бу, әлбәттә, Ләйлә апаның эше, аның җиңүе иде. 

 

Өйдә кичке бәйрәм өстәле өчен салатлар, пилмәннәр ясадык. Ә мин әле һаман кайда кем белән Яңа ел каршы аласымны да белмим. Кабат телефон трубкасына тотындым. Ләйлә апаның тавышы ишетелде: 

– Ул Гөлназ белән дискәтүккә китте! – дип шатланып хәбәр итте ул. Һуштан язам дип торам. Башымнан өзек-өзек фикерләр йөгереп үтте: «Алмаз... Гөлназ белән... Ә мин... Миңа хәтта шалтыратмады да...» Берни дә аңлый алмадым. Калтырый-калтырый Галиянең номерын җыеп, барын да түкми-чәчми сөйләп бирдем. 

– Тиз генә җыен, Мәдинә! – дип әмер бирде ул, – ун-унбиш минуттан Кәрим белән кереп алырбыз. 

– Кая? Ник? 

– Кая булсын, дискәтүккә! Барысын да үзеннән ачыкларсың... 

 Бернинди дә начар уйларга бирелмичә киенергә тырыштым. Дискәтүк ишегеннән кергәндә ниндидер дулкынлану кичердем. Бөтенесе дә матур итеп киенгән, күтәренке кәеф белән Яңа ел каршыларга җыналар. Без кергәндә әкрен бию башланган иде, зал уртасында бер-берсен кочаклап Алмаз белән Гөлназ басып торганын күреп алдым. Алмаз аның колагына нидер сөйли, Гөлназ чыркылдап көлә. Ара-тирә Алмаз йә битеннән, йә муеныннан үбеп тә ала. Башым әйләнә башлады. Әйтерсең лә мин Алмаз белән биим, ул мине үбә, кочаклый. Бу күренешкә озак карап тора алмадым. «Ул аны түгел, мине кочакларга тиеш!» – дип күңелемнән кабатлап, яннарына килеп бастым. 

– Алмаз, моны ничек аңларга? Миңа хәтта шалтыратмадың да... – дип Алмазның күзләренә карадым. 

– Ә, Мәдинә, сәлам! – Берни булмагандай шулай сәламләде дә Гөлназ белән биюен дәвам итте. Минем өскә салкын су койдылармыни: 

– Алмаз, мин берни дә аңламыйм! – дип, көчле музыканы да уздырып кычкырдым. – Әйдә, сөйләшеп керик әле! 

– Синең белән сөйләшер сүзем юк минем, – дип колагыма иелде Алмаз. Мин күптәннән Гөлназны яратам. Һәм тагын бер яңалык: без тиздән өйләнешәбез, – дип кабат Гөлназга сарылды. 

– Ә мин? Мин бит сине яратам, Алмаз! – дип елап җибәрдем. «Ничек болай булды соң бу? Әле соңгы хатында мәхәббәт аңлатып язганына биш көн дә узмады бит. Минем янга Яңа ел каршы алырга кайтам дип язган иде бит. Ул хатында ул-бу сизелми иде», – дип үз-үземә сораулар яудырдым. 

 Елавымны күреп, Алмаз бераз миңа карап торды да, кабат Гөлназ белән биюен дәвам итте. Күз яшьләренә буылып залдан чыгып киттем, Галия мине яклап Алмазга нидер кычкырып калды, ә Кәрим исә, кайчандыр якын дусты саналган Алмазга беренче тапкыр кул күтәрде. Ничек киенеп, ничек өйгә кайтканымны хәтерләмим. 

Быел минем Яңа ел киче япа-ялгызым буш фатирда, диванда бөгәрләнеп елап үтте. Таң атканда күзләремнән яшь акмый башлады, йөрәгем боз белән каплангандай булды. Башымда бары бер сорау әйләнде: «Ничек? Ничек шулай тиз оныта алган? Ничек алар шулай тиз якынаеп киткәннәр? Ничек шулай тиз өйләнешеп була? Без әле ике ел очрашып йөреп тә, туйны соңгы курска кичектергән идек бит. Ә болар ниндидер ун көн эчендә туй сөйлиләр… Бәлки, моңа кадәр ул мине алдап йөргәндер. Бәлки, йөкледер? Алмаз миңа гел урамга да чыккан юк дия торган иде, димәк, алдаган...» Күз алдымда кабат-кабат кичәге күренеш йөгереп узды. Кайчандыр мин дә шулай Алмаз белән үземне бәхетле хис иткән кебек, кичә алар да бик бәхетле иде. 

Иртән әти-әниләр дусларыннан кайтуга булган хәлләрне сөйләп бирдем. Әни килеп чыккан хәлне тыныч кына тыңлады, аңа сөйләүдән мин ничектер бушану таптым. Беренче имтиханым алтынчы гыйнварда гына булса да, әзерләнергә кирәк дигән сәбәп белән, бересе кич белән тулай торакка китеп бардым. Мин Алмаз белән бер районда инде яши алмавымны аңладым. Моңа кадәр аны ничек яратуымны аңлап кына бетермәгәнмен икән бит мин. Йөрәгем әрнеде, җаным өшеде, беркемне дә күрәсем дә, ишетәсем дә килмәде. 

 

дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/almaz-mdin-3

Теги: Алмаз + Мәдинә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э дэвамын кайчан була биктэ укыйсы килэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дә дәвамын көтәм)

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дәвамын көтәбез

        Хәзер укыйлар