Аерылышу

Аерылыштык. Хатын китте. Йокы бүлмәсендә яши. Мин асылынырга бау әзерләп куйдым. Менә әйберләрне бүлешеп бетерәбез дә тәвәккәллим. Суд бүлешкән өчен акча ала, ди. Судсыз гына бүләбез әйберләрне. Хатынга — диван, миңа — карават, хатынга — телевизор, миңа — радиола. Кадак-чүкеч — миңа, инә-җеп — хатынга. Чәйнек мәсьәләсендә бәхәс купты. Ни өчен, дигәндә, икебез дә чәй яратабыз. Ә чәйнек бер генә. Кулымнан эш килә минем: анысын да бүлдем. Аркылыга ярып, ямап, бер ягына борын, икенче ягына сап куйдым. Пычакны икегә ярдым. Чүмечне дә. Коридорны бүлдем, кухняны бүлдем. Ванна белән җайсызрак килеп чыкты, бүлгәч, кайнар су краны хатын ягында калды. Суны ваннага плитәдә җылытып китереп салам. Хатын, киресенчә, кухнядан салкын су ташый. Бүлешүнең әле тагын бер четерекле ягын әйтмәгәнмен икән. Хатын минем һәр мероприятиегә аяк чалып килә. Пычакның үткен өлешен үзенә алды. Газ плитәсенең дә аңа ике комфоркасы эләкте. Чәйнекнең дә борынлы ягы хатында. Хәер, чәйнегенә сапны бик хөрт итеп куеп бирдем — озакка чыдамас.

Ниһаять, бүлешеп бетерәбез бугай. Түшәмгә алка кагып, бауны хатын күз алдынарак бәйләп куйдым. Кызганмас микән, дим, ит турагычны, бәлкем, бөтенләе белән үземә бирерие, дим. Юк, бауны күрмәгәнгә салыша. Югыйсә, элмәген дә ясап куйдым бит инде. Бүл, ди. Ит турагычны да, борыч тегермәнен дә бүл, ди. Тфү, бөтенләй миһербансызланган. Уйлап-уйлап тордым да туалетны бүләргә керештем. Хатынның җен ачулары чыкты. Нервысына чыдаша алмыйча, ике чәшкене идәнгә бәреп ватты. Дәшмәдем. Хатын-кыз белән булышканчы, кухня өстәлен бүлим лутчы, дип пычкы кайрарга утырдым.

Шулай игәү елатып маташканда, ишек шыгырдады. Борылып карасам, бусагада шахтадагы малаем Әсфәндияр, аның янында кулына яшь бала күтәргән сары чәчле, борау күзле бер хатын-кыз кәмәше басып тора. Пычкыны ташлап, яннарына бардым. Күрештек. Хатын инде әллә кайчан болар кочагында. Балавыз сыга.
Оныгыбыз туган, имеш. Бик шатландык. Үзләре дә шатландылар.
— И, әти, син бигрәк инде,— дигән була малай,— каян ишеттегез безнең монда торырга кайтасын? Кухня-коридорларны бүлеп куйгансың, — ди. Ванна белән туалетны күргәч, эчен тотып көлде.— Боларын сүтеп ташларбыз инде, әти, болары уртак булыр, безгә бер бүлмә, ярты кухня бик җиткән,— ди.
Әнфисә килен, түшәмдәге бауга төртеп күрсәтеп, шатланып кычкырып җибәрде:
— Әсфәндиярчик, карале, әнә әткәй Фердинанд бишеген эләргә бау да әзерләп куйган!
Ашап-эчеп, малайлар мунчага киткәч, хатын:
— Савыт-саба ватылса, сөенеч була, диләр, тәки дөрес икән,— дип идәннән чәшке ватыкларын җыеп алды.
Мин, уйлап-уйлап тордым да, кухня өстәленә тимәскә булдым. Йокы бүлмәсенә кереп, хатын диванына сузылып яттым. Озакламыйча хатын да минем янга кереп утырды. Учын маңгаема куеп:
— Авырмыйсыңдыр ич, атасы? — дип сорады.
Кулы кайнар иде хатынның. Моннан егерме биш ел элек тә шулай кайнар иде аның куллары.
— Менә әби белән бабай да булдык инде,— диде хатын һәм кайнар учы белән йомшак кына итеп пеләшемне сыйпады.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2356
    28
    239
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    6147
    2
    89
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан