Логотип
Проза

Аермагыз сөйгәннәрне


(тормыштан алынган хикәя) 
 
Олы юл буенча талгын гына барган автобуста тибрәлеп утыра торгач, Гөлбану кайтып җиткәнен сизми дә калды. Тиздән әнә теге яшел үр артында тезелеп утырган каеннар утыртмасы күренәчәк. Юл чатына якынлашкан саен, кызның йөрәге ныграк тибә башлады. Төшәргә әзерләнеп урыныннан торып баскан кыз, каеннар арасында бу якка карап басып торган егет шәүләсен ерактан ук шәйләде... Килгән бит аның Фиданы! Килгән бит аның баһадиры!.. Юлдан күзен дә алмый көтеп тора! Күкрәген ярып, егеткә каршы очып барырдай булып тыпырчынып типкән йөрәген чак тыеп, Гөлбану үзе дә теләмәстән алга талпынып куйды. Тизрәк, тизрәк!.. Нигә автобус бу хәтле әкрен бара? Руль артында утырган олы яшьтәге мыеклы абзый яшьләрнең бер-берсен ничек сагынганын белми шул. Белсә, мөгаен шәбрәк куар иде... Йөгереп төшкән кызны егет кочагына алгач, Гөлбану, автобус тәрәзәсеннән аларны күзәткән чит күзләрдән оялып, башын сөйгәненең күкрәгенә яшерде: “Нишлисең инде? Әнә бит кеше карый! Кыен...” Ә Фидан, елмаеп, аның саен ирештерә: “Карасыннар әйдә. Кызыксыннар...” Карашларында бәхетле, матур ике яшькә кызыгу, гаҗәпләнү, соклану, көнләшү чагылган кешеләрне автобус үз юллары белән алып китте, кыз белән егет, җитәкләшеп, агачлар төбендә сөялеп торган мотоцикл янына юнәлделәр. Фидан тимер айгырын кабызырга ашыкмады. Ул, кызның кулларын җибәрмичә, шушы татлы һәм тансык якынлыктан ләззәтләнде.  
− Сагындыңмы мине? − егет кызның иңнәренә төшеп торган чәчләреннән сыйпап, күзләренә карады.  
Гөлбану, чая елмаеп, бераз үчекләгәндәй, башын кыек салып җавап бирде: 
− Ә син үзең бел! 
− Сагындың! Сагындың! Әнә күзләреңнән күрәм... 
Егет чыр-чу килеп тыпырчынган кызны биленнән эләктереп алды да, каеннарны яңгыратып, кычкыра-кычкыра, һавада әйләндерә башлады: 
− Мин дә сине шундый сагындым, Гөлкәем! Әһәһәй!.. Сагындым!.. Әһәһәй!.. Шундый сагындым!.. 
Үзенең көчле кулларында тибрәлгән кызны егет сулышы капкач кына җиргә төшерде, һәм алар көлешә-көлешә үләнгә тәгәрәде. Баллыдан баллы иреннәр бергә кушылды. Яшьлек дәртенә бирелгән гәүдәләр бер-берсенә сарылды. Акылдан яздырырлык шушы якынлык икесе өчен дә шундый тансык, шушы кавышу мизгелләре күптән көтелгән, теләп алынган иде. Үз-үзен белештермәгән, кавышудан исергән егет артыгын тели башлагач, Гөлбану исенә килгәндәй булды: “Тукта, җаным... Болай ярамый, килешми...” Фидан исә юл буенда тәгәрәп ятуларын әле булса исли алмады: “Гөлем, матурым, барыбер бергә булачакбыз... Көз көне туй бит...” Гөлбану акылын югалтмаска тырышты: “Менә шул бер-ике айга гына түзәсең инде!” – һәм, елмаеп, егетенең борыныннан үбеп алды. Фидан, татлы көрсенде дә, кулларын ике якка ташлап, үләндә бераз чалкан ятты һәм торып мотоциклын кабызды. Гөлбану егетнең артына утырды да биленнән ныгытып кочып, аңа сыенды. Башка чакта җилләрне узардай булып очкан егет бу юлы тимер атын тыярга, вакытны ничек тә сузарга, әкрен генә барырга тырышты. Күкрәге белән үзенең аркасына терәлеп утырган кызның якынлыгын тою аңа да шундый рәхәт, әйтеп бетергесез ләззәтле иде. Битен җәйге йомшак җилгә куйган кыз егеткә ныграк сыенып утырды. Киң җилкәле, озын буйлы, нык-таза гәүдәле шушы егеткә елышып барыр иде дә барыр иде Гөлбану. Менә шулай, аның көчле аркасы артында җилләрдән ышыкланып... Аның көч-куәтен тоеп. Яратуын тоеп... Гомер буена барыр иде дә барыр иде... Әнә, чәчәкләр дә, аларның яшьлек бәхетенә көнләшкәндәй, егет белән кызның аяк асларына бөгеләләр. Агачлар, кул болгагандай, яшел ботакларын тибрәтеп калалар. Зәңгәр күктә ап-ак болытлар аларга каршы йөзә... Кояш аларга карап елмая... 
Кыз яшәгән авыл очына җитү белән, Фидан мотоциклын туктатты. Гөлбануның әнисе Мәрфуга аларның очрашып йөрүенә каршы. Шуңа күрә аларга саграк булырга кирәк. Авыл очындагы куаклар үскән шушы аулак урынга Фидан шәһәрдә СПТУда укыган кызны китереп куя, шушыннан алып китә. Әнисенең каршылыгы да егет белән бәйләнмәгән, ә бары тик унсигез яшьлек кызының әле бик яшь булуы сәбәпле иде. Әле дөньяны татымаган, берни аңламаган, садә күңелле кызының алдануыннан курыккан Мәрфуга Фиданның кыздан биш яшькә олырак булуын гына хупламады. “Аңа инде өйләнергә вакыт. Ә синең авызыңдагы сөтең кипмәгән...” Кеше күзеннән курыккан кыз егетне муеныннан кочып үпте дә, аның җибәрмәскә омтылган кулларыннан чак арынып, авылга таба йөгерде. Озын кара чәчләрен җилдә җилфердәтеп, борылып карый-карый йөгергән зифа буйлы кыз артыннан егет текәлеп карап торды да, кайтыр юлга чыкты.  
Гөлбану өйгә бәхетле елмаеп кайтып кергәндә әнисе, кызы кайтасын белеп, коймак пешергән, мунча яккан иде. Эх, ничек сагындырган әнисе! Төтен исе килеп торган, корымлы авыл мунчасы, шау чәчәктә утырган бакча ничек сагындырган! Бер ай элек кенә кайтып киткән иде, әйтерсең дә биш ел кайтмаган! Абзардагы тирес исенә хәтле тансык! Гөлбануның күңеленә сыймаган икенче зур сөенече бар әле. Практиканы үтәргә аны шушы колхоз хуҗалыгына билгеләделәр. Көзгә хәтле Фиданы белән бергә булачак! Исәркәй егете көз көне туй ясарга хыялланып йөри. Ә Гөлбану бу хакта әнисенә авыз ачарга да курка. Әнисе, иртә санап, ризалыгын бирмәслеген алдан ук белә Гөлбану. Ә аның фатихасыннан башка бәхетле булырлармы соң алар? 
Әнисе янында теге-бу турында сөйләшеп, йорт эшләрен карашканчы кич тә җитте. Башта бераз ят итеп торган сыер, сыйпаштыра торгач, ахырдан Гөлбануны таныды, җиленен йомшартты һәм тыныч кына саудырды. Кыз түтәлләргә су сибеп, мал-туарны ябышты да, мунча кереп чыкты. Йокларга яткан әнисенә сиздермәскә тырышып, түземсезлек белән, минутларны саный-саный Фиданны көтә башлады. Кич чыгармый шул кызын Мәрфуга. Үзенчә бозылудан, ялгышудан саклый. “Эх әни, үзең яшь булмадыңмыни кайчандыр? Үзеңнең яратканың булмадымы шулай шашып, акылдан язып?!” Гөлбану, әнисенә бераз үпкәләп, йоклаганга салышып ятты. “Үзең дә беләсең бит, яшьлек тик бер генә бирелә!” Тигез генә сулыш алган әнисенең йоклап киткәнен аңлап, Гөлбану тәрәзә янына килде һәм аннан үрелеп карады. Фиданның сөйгәнен күрергә әллә кайчан килеп, өй алдында тын гына посып торганына Гөлбануның шиге юк иде. Тәрәзә ачылу белән егет кулларын сузды һәм Гөлбану аның кочагына шуып төште. “Матурым минем...” Өйдә киеп йөри торган халат кигән, ялан аяклы кызны егет җиңел генә күтәреп алды да, алар, бераз читкә, аулаграк җиргә, сирень куаклары төбенә чүгәләде. Ярый әле тышта җәй, юка күлмәк белән шул тәрәзәдән егете янына кышын төшкән чаклары булмады түгел кызның. Бер-берсен үлеп сагынган ике яшь йөрәкнең серләрен күктә йөзеп йөргән ялгыз ай һәм җемелдәшкән йолдызлар гына белде... 
Егете килә алмаган төннәрне Гөлбану аның мәхәббәт хатларын мендәр астына салып йоклый. Хис тулы, иң ягымлы сүзләр тулы бу хатларны кыз үзе генә белгән серле җирдә, хәтта әнисеннән дә яшереп саклый. Кызының тойгыларына кысылырга хакы бар дип санаган әнисеннән бигрәк тә... Мендәр аша да Гөлбану хатларның җылылыгын тоя. Ул аларны инде күптән ятлап бетерде. “...Матурым, акыллым, мин сине беркемгә дә бирмим! Ходай безне бер-беребез өчен яралткан...” Моңа хәтле Фидан кызларны күрмәде-белмәде түгел. Авыл кызлары бу чибәр егет артыннан үзләре чапты, тик егет барысының арасыннан Гөлбануны сайлап алды.  
Гөлбануны практикага колхоз ындырына билгеләделәр. Урып-җыюның яңа башланган чоры. Эш җитәрлек. Кыз үлчәүдә дә утырды, ашлык та киптерде. Газ хуҗалыгында слесарь вазыйфасын башкарган Фидан кызны күрер өчен көненә берничә тапкыр күрше авылның ындырын урарга мөмкинчелек тапты. Кеше алдында бер-берсенә бармак белән кагылырга оялсалар да, сөйгәненә  шулай караш ташлау да алар өчен бәхет иде. 
Көннәрнең яңгырсыз, коры торган вакыты. Урып-җыю вакытында мондый көннәрнең сәгате генә түгел, минуты да кадерле. Гөлбану ындырда башкалар белән бергә куна-төнә диярлек ятты. Бер төнне, тыз-быз чабышкан ашлык төяүле йөк машиналары тынып торган арада, Гөлбану утырган үлчәүче бүлмәсенә ындырда эшләгән Мәхмүт килеп керде. Башта бер-ике сүз белән юк-бар турында тел чарлаган хатынлы-балалы ир үзенә ниндидер килешмәгән ым, ишарә ясый башлагач, кыз чолан кебек бәләкәй генә бүлмәнең ишеген ачты да, Мәхмүтне төрткәләп чыгарып җибәрергә теләде. Ә бозыклыгы, азгынлыгы белән даны чыккан Мәхмүт киресенчә ишек келәсен төшерде дә, келәшә кебек куллары белән кызны кочып алды: “Бигрәк матурсың... Сиңа тыныч кына карый алмыйм... Беркем белмәс... Йә, инде...” Ярсып чәбәләнгән, үзенең кочагыннан арынырга маташкан кызның авызын ир бармаклары белән томалады: “Карышма инде...” Тик кызның бирешергә исәбе юк иде. Ул, ирнең тәмәке исе аңкып торган сасы бармакларын каты итеп тешләп алды һәм, җаен туры китереп, өстәлдә яткан төймәле, зур гына, исәп-хисап чуты белән нык кына кизәнеп, Мәхмүтнең башына бәрде. Нәзек кенә, ябык кына кыздан мондый каршылык көтмәгән азгын ир башын тотып сыгылып төште. Шул арада Гөлбану, ишекне ачып, ирне төрткәләп чыгарып җибәрә алды. Тәкәбберлеге уянган Мәхмүт тиз генә тынмады, ачык форточка янына килде дә янады: “Кара син аны, кызыкай! Мин сине белермен әле! Үкенергә туры килмәсен!” Тагын үзенә бер тапкыр шулай ябышкач, Гөлбану Мәхмүтне, Фиданга әйтәм, кирәгеңне бирер, дип куркытты. Шуннан соң хайвани теләген тыя алмаган бозык ир кызга башкача бәйләнмәде. 
 
Тик соңгы ике көндә Фидан күренмәгәч, кызның йөрәгенә борчу хисе үрләде. Ике көн!.. Аларга ярты көн дә озак күренә иде бит. Әллә бер-бер хәл булдымы? Гөлбану, шул якка баручы йөк машинасына утырып, күрше авылга китте һәм егетен эшендә эзләп тапты. Тик ул йөрәгендә йөрткән Фиданын танымады. Йөзенә кырыслык, күзләренә нәфрәт чыккан, кызның битенә әллә нинди авыр сүзләр бәргән егет аның Фиданы түгел иде: “Мәхмүт инде синең эшеңне бетергән! Үзе әйтте! Син шул хайван белән чуаласың! Ә мине үзеңә якын җибәрмәгән буласың...” Егеттән мондый нахак сүзләр көтмәгән Гөлбану, акланып, ниндидер сүзләр әйтте, елады, газапланып кычкырды... Тик Фидан аны ишетмәде: “Моннан соң мин сине күрәсем дә килми... Мин сине белергә дә теләмим...” 
Фидан шулай яраткан кешесенә түгел, чит-ят кешегә ышанды. Кеше сүзе кеше үтерә. Кеше сүзе язмышларны аера. Кеше сүзе кеше тормышын җимерә... Кеше сүзе кеше аера... Ә Фидан шуны аңламады. Кыерсытылган горурлыгына, җәберсетелгән мин-минлегенә баш була алмады. Үзенә ышанмыйча, әллә нинди бозык-азгын иргә ышануына рәнҗесә дә, Гөлбану аны эзләп тагын, тагын килде. Тик Фиданны алыштырып куйдылармыни, ул кыздан читләште.  
Гөлбану, практикасын бетереп, тагын шәһәргә укырга китте. Укыдымы, юкмы, мәхәббәтен югалткан кызның дөньяга күңеле ябылды. Иң якын, иң кадерле кешесе яклар урында, аны нахакка гаепләде. Иң саф хисләрен сакламады, кадерләмәде. Кызның яшь йөрәгенә уелган яра вакыт узган саен тирәнәя генә барды. 
 
Фидан, кызны онытырга теләп, тиз арада үзенең якын дусты Азаматның йөргән кызы Сәхибәгә өйләнде. Балачактан бергә тәгәрәп үскән Азамат белән аралары бозылды. Яраттымы-юкмы, Гөлбануның күршесе Сәхибәне алуы да әллә ничек, бер үч сыман булды. Ярәшкән ярын да югалтты, якын дустын да югалтты Фидан. Язмышлар чуалган җептәй чуалып бетте. Гөлбану да үзен яратып йөргән Зөфәргә тормышка чыкты. Азамат кына Сәхибәсен югалткач, беркемгә дә өйләнмәде. Әллә нигә ышанып, гомере буена аны көтте. 
Фидан белән Сәхибәнең ике кызлары туды. Балалары, гаиләсе хакына Фидан бик тырыш, кайгыртучан ата булды. Акча күбрәк табар өчен тракторга утырды. Алдынгы механизаторга әйләнде. Зур тракторны соңгы тимеренә хәтле сүтеп кора алган алтын куллы ирне хуҗалыкта җитәкчеләр дә, иптәшләре дә хөрмәт итте. Кышларын ягылмаган гаражда техника ремонтлап, кулларына салкын тидергән Фиданның бармаклары тыңламый башлагач, ул санаторийга барып дәва алды, хастаханәдә ятты.  
Сәхибә белән Фиданның тормышлары, шулай бер эзгә салынган килеш, балалар дип яши-яши, бәлки, барыр иде дә... Беркөнне баласын күтәреп, Гөлбану кайтып төште. Күпме теләсә дә оныта алмады шул Гөлбану яшьлек мәхәббәтен. Икесе ике җирдә, икесе ике кеше белән, бер-берсен йөрәкләреннән чыгара алмыйча газапландылар. Гөлбану Фидан белән аңлашырга теләде. Саргаеп беткән хатларын күрсәтте: “...Матурым, акыллым, мин сине беркемгә дә бирмим! Ходай безне бер-беребез өчен яралткан...” Фидан җавап бирмәде, бары тик канатырлык итеп иреннәрен генә тешләде... 
Шул көннән башлап Фидан эчә башлады. Йөрәгендәге сагышын аракы белән юарга тырышты. Балалары өчен үлеп торса да, хатыны Сәхибә белән аралары суынды. Араларын якынайтырга теләп, туганнары да үгет-нәсыйхәт биреп карады. Тик ялгышкан, адашкан Фидан үз дөньясында яши иде инде. Төннәрен ул, Гөлбануым, дип кычкырып, саташып чыкты. Яшәргә дәрте калмаган ир үз-үзенә кул салыр дәрәҗәгә җитте. Соңлап булса да, Сәхибә дә ике ярның арасына кергәнен аңлады. 
Ә беркөнне тирә-якны тетрәткән аянычлы вакыйга булды. Тип-тигез юлда Фидан, руле кулыннан ычкынып, машинасы белән юл читенә очты һәм һәлак булды. Салкын тидергән куллары тыңлашмадымы, үзе шулай теләдеме, инде бу һәлакәтнең чын сәбәбен беркем дә белми. Утыз өч яшьлек ир, ике бала атасы кара гүргә кереп ятты. Кайгысыннан кара көйгән Гөлбану, каберенә якын булыйм ичмаса, дип, иреннән аерылып кайтты. Япь-яшь килеш тол калган Сәхибә, кызларын алып, әнисенә кайтып китте һәм бераздан әлегәчә үзен көтеп яшәгән Азаматка тормышка чыкты. 
Бер кичне Сәхибә янына Гөлбану килеп керде. Аның Фидан турында, аның тормышы турында бик тә ишетәсе, беләсе килә иде. Елаша-елаша ике хатын төнгә хәтле сөйләшеп утырдылар. Инде алар бер-берсенә көндәш түгелләр иде. Гомере буена йөрәгендә Фиданны саклаган Гөлбануга аның хакындагы һәрбер сүз шундый газиз, шундый якын иде. Ул Фиданның берсеннән-берсе матур ике кызын яратты. Гөлбануның кызы белән Фиданның кызлары тиз арада дуслашып алды. Аралаша торгач, төрлесен үткән, ачысын-төчесен татыган ике хатын да ахирәткә әйләнде. 
Ә Гөлбану һаман зират юлын таптады. Биек үлән эченнән тере өрәктәй кинәт кенә каршысына килеп чыккан Мәхмүтне күреп, Гөлбану читкә тайпылды. Башын аска иеп, алпан-тилпән атлап килгән исерек ир аны таныдымы, юкмы, әйтүе кыен. Гөлбану яшьлек мәхәббәтенең канатын каерган шул мескен кеше галәмәтенең артыннан нәфрәт белән карап торды да алга атлады. Бәхетсезлекнең йөзе нинди була дисәләр, Гөлбану менә шул Мәхмүт йөзле, дияр иде. Бер хатыннан бер хатынга йөреп, үз балаларыннан тукмалып яшәгән, эчүгә сабышкан ирне бәхетле дип әйтеп булмый иде. Әйе, Мәхмүт үзе дә Гөлбануның бәхетсезлегенең сәбәпчесе булды. Тик, аңардан аермалы, Гөлбану зур, чын, онытылмаслык, күпләрнең төшенә дә кермәгән, озын гомеренә җитәрлек мәхәббәт бәхетен кичерде.  
Гөлбану, зират капкасын ачып, сөеклесенең кабере янына килде. Теге юлы утырткан миләүшә чәчәкләре зәңгәр күзләрен Гөлбануга төбәде: “Килдеңме?” Гөлбану Фиданның яшь чагындагы сурәтенә бераз карап торды да, кабер ташын сыйпады: “Аердылар шул безне... Инде мәңгелеккә аердылар...” Таҗларына тамган тозлы яшьләрдән чәчәкләр сискәнеп киткәндәй булды. Гөлләр дә елый белә икән... Гөлбану яңагын кабер ташына терәп, сөйгәне белән сөйләште дә сөйләште: “Исеңдәме, бәгърем, безнең бергә чаклар? Нинди бәхетле идек... Бәхет тә шундый зур булырга тиеш түгелдер шул ул. Шулай зур булса, язмыш аны тигезлидер... Барысына да җитсен өчен... “ Зират каеннары, сөйләшсеннәр, комачауламыйк дигәндәй, шаулаудан тынып калды. Каберлектә тып-тын... Кемнәрнеңдер бик кадерлеләре соңгы йокысына талган. Чәчәкләргә күмелгән каберләргә уралып, моң-сагыш тып-тын гына тибрәлә... Тик бик якын кешесен югалткан бер хатынның илереп үксегәне генә ишетелә: “Саклый алмадым сине... Гафу ит... Яныңда була алмадым. Яныңда булсам, болай булмас идең...” Күңелен бераз бушаткач, Гөлбану Фиданның сурәтен бармаклары белән назлап сыйпады: “Тыныч йокы сиңа, кадерле кешем. Син һәрчак минем белән... Бер кавышырбыз әле... ”Үзе сукмактан атлый, ә үзенең күңелендә йөрәгенә сыймаган моң аваз яра: 
 
“...Аермагыз, зинһар, сөйгәннәрне. 
Бер генә ул олы мәхәббәт. 
Зур сөюгә лаек булганнарга 
Салсаң икән, Ходай, мәрхәмәт...” 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик уйланырлык әсәр.Үз башыннан үтмәгәннәр генә аңламас...Бик матур итеп,үзәкләргә үтеп керерлек итеп язылган.Рәхмәт! Укып чыккач,мин дә хискә бирелеп ,үз фикеремне язып үттем.Сез минем белән килешерсезме... Үткәннәрне үткәннәрдә калдыр, Күңелеңә авыр булса да. Алла үзе белеп биргән язмыш, Син үтәсе юллар булганга. Төзегәнсең икән син гаиләңне, Дилбегәсен нык тот кулыңда. Гаилә бәхете өчен син җаваплы, Бүгенге көн булсын уеңда. Үткән гомер, бел син, юкка түгел, Вазыйфасын ул бит үтәгән. Алга карап яши белер өчен, Дәрес бит ул, тиккә үтмәгән. Үткәннәрең үткәннәрдә калсын! Агым сулар кире акмый бит. Аллам сиңа башка юлны биргән, Талпынмыйча горур атлый бел!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Ник яшьлектэ кеше шулкадэр юлэр була икэн?нигэ сон бер-берсен озелеп сойгэн ярлар кавыша алмый кала ?!могаен,бер-берсен гомер буе сагынып яшэр очендер.Мин Дэ сагынам сине сойгэн ярым!!!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        УТКЭННЭРНЕ ЖИБЭРЭ ДЭ БЕЛУ КИРЭК ШУЛ

        • аватар Без имени

          0

          0

          Зульфира. Казан. Эгоистка хатын булган бу. Исемен эйтэсе килми даже. Ирен бар, балалаоын бар. Ни калган сина Фидан тормышында? Нэрсэгэ анын каршында мамай заманыннан калган хатларны селкеп йорергэ? Азгын, нэфесен тыя алмаган кабэхэт.

          Хәзер укыйлар