Логотип
Проза

Абыстай

Фина белән Таһирның ничә ел өметләнеп көткән хыяллары тормышка ашты: ниһаятъ, аерым фатир бирделәр. Ничә еллар буе өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә ике гаиләгә уртак кухня белән яшәү аларны туйдырган иде. Таһирның әнисе Сафияттәйнең пропискада торуы аркасында ике бүлмәлесен бирделәр. Беренче көннәрне үзләре дә ышанып бетә алмадылар, чөнки балалары булмагач, бер бүлмәлегә дә риза иделәр, аерым гына булсын! Этажы да ошады – бишенче. Гадәттә, Сафияттәй кыш көне ике ай чамасы аларда яши дә, калган гомере авылдагы кызы Нәсимә янында үтә. Шәһәрне яратмаганнан гына түгел, килене Финаны үз итмәде ул. Таһиры тыңламады шул: улын ахирәте Хәдичәнең кызы Лизага өйләндерергә теләгән иде. Әмма Таһир армиядән кайткач, башкалада аш-су осталарын әзерләүче училищеда укып йөргән югары оч Хәким кызы Финаны озата башлады.

Көнгә чыкса, Сафияттәй Лизаны теленнән төшермәде. Ләкин Таһир әнисен ишетергә дә теләмәде.
Бераз колхозда эшләп йөргәннән соң, Таһир шәһәргә китеп барды. Зур булмаган бер оешманың җитәкчесен йөртергә урнашты. Фина укуын бетергәч, туй ясап өйләнештеләр.

Кыз сорарга баргач та, туйда да Сафияттәй кара коелып утырды. Колхозның баш бухгалтеры Ибрай, сатучы Хәдичә белән кода-кодагый булып яшәү өмете Лиза кияүгә чыкмыйча сүнмәде.

Фина белән Таһирга тормыш башлап китүләре җиңел булмады. Беренче елларны фатирдан фатирга йөрделәр. Эшләгән акчаларының фатир хакын түләүгә китүенә эчләре пошып: «Эх, кооператив фатир алырга түләп барырлык хуты булса иде», – дип куйган чаклары да булды. Сафияттәй Таһирның җиденче класстан бирле җәйләрен комбайн ярдәмчесе булып, армиягә кадәр, аннан кайткач та эшләп, кассага җыеп барган акчасын аларга бирергә ашыкмады. Таһир, сугыштан кайтмаган әтиләре өчен дә дөньяларын алып барган әнисеннән акчасын сорарга оялды. Сафияттәй бераздан ул акчаларны, ире белән ике бала үстергән, Нәсимә кызы исеменә күчертте.

Ил өстендә чыпчык үлми дигәннәре дөрес икән. Берничә елдан Таһирга эшеннән уртак кухня белән булса да, бер бүлмә бирделәр. Ашханәдә пешекче булып эшләгән Финаны да, ашханә мөдире итеп үрләткәч, тормышлары җиңеләеп китте.

Фина ике бүлмәле фатирга күченгән вакытны чираттагы ялын алды. Иң беренче итеп Коръән мәҗлесе уздырып алырга булдылар. Икесенең дә әниләрен (Финаның әтисе күптән мәрхүм иде), олы яшьтәге туган-тумачаларын эндәштеләр. Яңа күршеләре Зөһрә икенче этажда Шәмсия исемле абыстай яшәгәнен дә әйткәч, Коръән укырга шул абыстайны чакырырга булдылар.
Фина үзе бик уңган, оста булса да, булышырга дип энесенең институтта укыган ике кызын да чакырган иде. Алар килгәч, Фина Шәмсия абыстай яшәгән фатирга төшеп китте.
Ишекне унбиш яшьләр чамасындагы ир бала ачты. «Оныгыдыр, безнең дә балабыз булса, нәкъ шушы чама булыр иде, Аллаһы бирмәде шул», – дип уйлап куйды Фина.
– Исәнмесез! Бишенче этаждан, утыз сигезенче фатирдан мин. Шәмсия абыстайга йомышым бар иде, мөмкинме?
– Әбием янынамы? Керегез.
Фина онык артыннан зал ягына иярде. Тәрәзә төбендәге гөлләрләрнең яфракларын чистартып торган Шәмсия абыстай, Фина белән әллә кайчангы танышы кебек исәнләште. Ягымлы йөзле, җыйнак гәүдәле абыстайга карап: «Бигрәк яшь күренә, Коръән укуы дөрес микән?» – дип уйлап куйды Фина.
– Яшем бар минем, сиксәнне уздым, балам.
Фина сискәнеп китте. Уйларны укыймы әллә?
– Әйдә, утыр, балам, ачуланмасаң бер сүз әйтәм.
Фина диван читенә кыяр-кыймас кына килеп утырды. Эченә бераз курку да килеп керде: абыстай ничектер аңа бик текәләп карый төсле тоелды.
– Балагыз булмаган бит сезнең. Нигә сәбәбен ачыкламадыгыз?
Фина кинәт кенә биргән сорауга нәрсә дип җавап бирергә белми торды. Нигә сәбәбен ачыкламадыгыз, диме? Беренче елларны, кеше өстендә фатирда торганда, авырга калмаганына сөенеп йөрде ул, врачка-мазар күренеп тә мәшәкатьләнмәде. Өч ел яшәгәннән соң, врачка күренгән иде, бала таба аласың, ирең килсен, диделәр. Тик Таһир хастаханәгә бармады. Финаны да бала сорап җәфаламады. Бүген кырыкны куганда бала алып кайту өмете икесендә дә сүрелгән иде инде.
– Сездә бит врач чире булмаган, балам.
– Нәрсә булган соң, әллә бозым-фәлән булганмы? Инәй дә шулайрак әйтә торган иде өйләнешкән елларны.
– Беренче кичегездә үзегез генә кунмагансыз, бер яшь бала булган. Балагыз булмасын өчен, бала белән бозганнар сезне.
Фина, ышаныргамы, ышанмаскамы дигәндәй, абыстайга карап куйды. Чынлап та, ул кичне Нәсимәнең өч яшьлек кызы Рәфинә алар янында кунды.
Кайнанасы Сафияның: «Ул сезгә комачауламас, бик тиз йоклап китә, төнлә уянмый», – дигәне әле дә хәтерендә тора.
Финаның күзләрендә очкыннар кабынып, битләре алланып китте.
– Абыстай, безнең балабыз булачакмы?
– Догалар белән Аллаһыдан сорагыз, Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә ярдәм итми калмас…

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамы кайчан булыр икэн Люция ханым, бик гыйбрәтле хикэянен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик тормышчан эсэр. Ахыры гына юк....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дәвамы булыр, дуслар, язып бетердем. Рәхмәт фикерләрегез өчен!

        • аватар Без имени

          0

          0

          яратам да сон шушы язучыларны.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Рәмзия, зур рәхмәт!

            Хәзер укыйлар