Логотип
Шигърият

​Әйтелмәгән сүзләр кала...

Туфан Миңнуллин... Халкыбыз өчен кадерле бу олуг зат турында күпме генә сөйләсәк тә, аны ачып бетереп булмастыр сыман. Күренекле драматург, мәртәбәле шәхес, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, халык язучысы, милләтебезнең талантлы улы... Шулай да ул безнең өчен, барыннан да бигрәк, сабый холыклы чын кеше. Кирәк икән – давылдай гайрәтле, кайчагында – фәлсәфи, күп вакыт – шаян, еш кына – хыялый... Һәм һәрвакыт ихлас!

Без аның драма әсәрләрен карап, кабатланмас геройларына сокландык. Кыска хикәяләрендәге авыл кешеләрен үз итеп яраттык. «Туфан абый ни әйтер?» – дип, парламент мөнбәреннән милләт, халык, туган тел язмышын кайгыртып ясаган кайнар чыгышларын көтеп алып тыңладык.

Туфан абый олы драматург кына түгел, олы шагыйрь дә булган икән ләбаса! Робагыйларын гына укып карагыз! Аның шаянлыгы, җор теле, Әлмәндәре кебек тапкырлыгы, егетлеге ачыла да куя. Бөтен барлыгы, холкы-фигыле белән шагыйрь ул болай да!
 

* * *

Карап торам. Карап-карап 
туймый торам,
Сокланудан сүз кушарга
                          кыймый торам.
Язмыш сине көнче ирдән
                        саклый күрсен –
Чибәрлегең көн дә тотып 
                          кыйный торган.
 

* * *

Җүләр, димсең? Җүләр булгач, 
җүләр инде,
Җүләр кеше җүләрләрчә көлә инде.
Минем сине яратканны Казан түгел,
Мәскәү белән Токио да белә инде.
 

* * *

Ачуланма мине, карчык, тиргәмә дә,
Минем өчен нервы бозып
                             чирләмә дә.
Яшьлегемнең яшьтәшләре
                            мине бутый –
Туфан абый, син яшь әле, дияләр дә.
 

* * *

Бу дөньяда кимлегеңне белдертәләр,
Елаталар, кирәк икән көлдертәләр.
Әнә, кара: атка камыт кидергәндә,
Аның башын ничек итеп идертәләр.


* * *

Яңа яуган кар өстендә эзләр кала,
Аерылганда, әйтелмәгән сүзләр кала.
Бар да үтә, бар да кала...
                         Иң авыры –
Мөлдерәмә өмет тулы күзләр кала.

 

* * *

Керфекләрең –
          зәңгәр күлнең камышыдыр,
Танышуларның дәвамы – 
кавышудыр,
Кавышуларның ахыры – гомер буе
«Син – елан!» – дип, 
«Ә син – эт!» – дип ярышудыр.
 

* * *

Пар табыла шашып-шашып 
сөйгәннәргә:
Таһир-Зөһрә, Фәрһат-Ширин, 
Мәҗнүн-Ләйлә...
Әй, Матурым, шушы бөек исемлеккә
Туфан абый һәм Син булып 
                             керик мәллә?
 

* * *

Карт түгел мин һәм
                     картаймам мәңгегә.
Ышандырып нәрсә әйтим
                             дәлилгә? –
Галиябану әби булмый һичкайчан,
Бабай диеп эндәшмиләр Хәлилгә.

 

* * *

Үтте язым, җәем, җитте инде 
көзләр...
Бу сүзләрне шуның өчен язам, 
кызлар:
Туфан абый, зинһар өчен, 
картайма, дип,
Берегезнең, бәлки, 
                   бераз күңле сызлар.
 


* * *

Хастаханә. Тәрәзәсе урам якта.
Карыйм шуннан
           күңел төшеп киткән чакта –
Көн озыны тыз-быз чапкан 
ханымнарның
Хет берәрсе уйлый микән 
минем хакта?!

 

* * *

Син кыз чакта,
                мин дә әле егет чакта,
Куып тотып үпкән чакта теге чатта,
Истән чыккан,
             ни дип әйткән идең миңа,
Шул турыда язып җибәр әле хатка.

 

* * *

Ап-ак карлар явып үткән үзәннәргә,
Ак төс иңгән без табынган 
гүзәлләргә...
Сокланып һәм моңсуланып
                              карап торам
Бабай диеп үзәгемне өзгәннәргә.

 

* * *

Сандугачны кем өйрәткән
                          җыр җырларга?
Чәчәкләрне кемнәр сипкән 
болыннарга?
Зинһар өчен, ат буласын
                          белгертмәгез
Болыннарда уйнаклаган колыннарга.

 

* * *

Үтте кызлар: «Исәнмесез, бабай!» –
диеп,
Артларыннан карап калдым, 
башым иеп.
Шунда кинәт, арандагы
                          яшь айгырдай,
Егет чагым кешнәп куйды, 
башын чөеп.

 

* * *

Карап торам: чәчләреңә
                          бәсләр кунган,
Күзләреңнең каралыгы
                        шактый уңган.
Булды инде, җитте инде, тыел инде,
Ал намазлык, менә дисбе, 
әнә комган...
 


* * *

Беләм инде, сиңа кызык
                           миннән көлү,
Миңа кызык – синең үртәгәнне белү.
Шулай инде, дорогая, нишләтәсең,
Картлык плюс яшьлек
                     һәрчак равно нулю.
 


* * *

Мәхәббәт ул нәрсә димсең?  
                          Хикмәттер ул –
Бал ягылган ике телем икмәктер ул:
Бер мизгелдә балын
                      ялап бетергәчтен,
Ипи кимереп
              икәү гомер итмәктер ул.

 

* * *

Салкын кышта яз башлана,
                               имештер...
Елның башы яз булырга тиештер –
Уйный кояш, яшәрә җан, 
кайный дәрт –
Матур кызлар судан кайтып
                               килештер.

 

* * *

Кайдан алдың кашларыңның 
кыйгачлыгын,
Кемнәр бирде күзләреңнең 
көләчлеген?
Ходай димсең? Рәхмәт аңа! 
Ләкин нигә,
Нигә миңа биргән
                   Мәҗнүн иләслеген?
 


* * *

Ах, Гүзәлем, биетмәче кашларыңны.
Күрмисеңме мәхәббәттән 
шашканымны?
Йә, әйт, нишлим?
              Кашларыңны канат итеп,
Очып китеп
           упкыннарга ташланыйммы?

 

* * *

Күпме синең карашыңда серлелек,
Самимилек һәм дә әллә кемлелек!
Күзләреңә бер карасам, имәнәм,
Бер карасам, йөрәк тибә сөрлегеп.

 

* * *

Күзләреңдә яшең мөлдер-
                           мөлдерәмә –
Тамам, тамам, тамам, диеп
                            мөлдерәнә.
Кызганам да үзем сине,
                         сокланам да –
Син гүзәлсең хәтта шушы
                              хәлеңдә дә.
 


* * *

Күрегез, күр, атлап түгел, 
йөзеп бара.
Сокланулы карашларны сөзеп бара,
Миңа да бер күзен сирпеп 
карап алды,
Шул чагында «аһ!» димичә 
түзеп кара.

 

* * *

Йә, нишлибез? Син – түрә,
                          мин түрә түгел,
Мин – бер гидай,
                  син үзеңә күрә түгел.
Мин шул инде – җыен юк-бар
сөйләп йөрим,
Ләкин синең дә сүзләрең сүрә түгел.
 

* * *

Яши-яши, киттем инде картаеп та,
Ара-тирә мәс булдым һәм аек та...
Шуны белдем: әдәбият дәрьясында
Бүре, кәҗә һәм кәбестә бер каекта.

 

* * *

Алсу, дымсу иреннәрең бөрелгән,
Назлы, татлы сүзләр тама телеңнән...
Бүтәннәрнең барысын да онытып,
Сине генә мактап язам бүгеннән.

 

* * *

Мичкә – пүлән, самавырга
                           шакмак кирәк,
Бии-бии җырлар өчен такмак кирәк.
Албастылар, җен-пәриләр
                             туй иткәндә,
Афәрин дип хуплар өчен
                            ахмак кирәк.


* * *

Шундый җыр бар: бер битең ал, 
бер битең гөл.
Синең менә һәр ягың да
                           бербөтендер:
Йөзең кара, эчең кара, эшең кара,
Һай-һай, бырат,
                яшәүләре бик читендер.

 

* * *

Туп типкәндә, аяк белән
                            уйнау яхшы,
«Гол! Гол!» диеп сызгыру һәм 
чинау яхшы.
Ни кызганыч, аяк белән
                          уйлап булмый,
Ни әйтсәң дә, башың белән 
уйлау яхшы.
 


* * *

Акчаң күпме? Юк-юк, әйтмә, 
белеп торам.
Күп икәнен белгән килеш
                             көлеп торам.
Телисеңме, кешеләргә әйтер өчен
Син фәкыйрьгә бер җылы сүз 
биреп торам.
 


* * *

Төшемдә мин таш гасырга 
кайтып килдем,
Кыргыйларга шигырьләрем 
укып йөрдем.
Шигыреңне ташка уеп яз, диделәр.
Шагыйрьлекнең ни икәнен 
шунда белдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Туфан атлы гәүһәр ташның мондый кыры белән таныштыруыгыз өчен зур рәхмәт!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Афэрин,Туфан ага!!!

      Хәзер укыйлар