Логотип
Шигърият

Йөрәкне туктата күрмә!

Әгәр сөйсәң...

Әгәр сөйсәң, канат үсә, –

Күтәрә күк-галәмгә.

Хыялый шул мәхәббәте

Фәрман бирә каләмгә:

 

Йөрәкне туктата күрмә! –

Мәңгелек янгын анда!

Сүнмәячәк җан җылысы,

Син булсаң яннарымда.

 

Акыл әйтми бу сүзләрне,

Алар йөрәктән ява.

Кан күчереп салган кебек,

Алар йөрәккә дәва.

 

Ян гына, йөрәк, ян гына! –

Җанда син – мәңгелек ут!

Ә шигърият мәңгелекне

Киләчәккә атыр ук!

 


 

Инде көтмим...

Инде көтмим, сукмагыңа

Ялгыш та карап алмыйм.

Ялгыз үткән гомеремне

Ай нурларына ялгыйм.

 

Ай нурлары, аһ, хәйләкәр, –

Төшәләр сукмагыңа.

Көтмим, нурлы сукмагыңа

Син килеп чыкма гына.

 

Ай нурлары – хыянәтче,

Сине эзләп йөриләр.

Сукмагыңа яуган сары

Яфракларны көриләр.

 

Көртләрен көри җилләре,

Хыянәтче алар да...

Ничек ачмыйсың сукмакны

Сине көтеп чалар да.

 

Чал чәчле әби инде мин,

Килсәң дә, килмәсәң дә.

Минем кебек, минем кадәр

Сөюне белмәсәң дә.

 

Җанга салынган сукмакның

Карларын көрәп тордым.

Коелган яфракларыннан

Алтын чатырлар кордым.

 

Әгәр беркөн сукмагыңны

Капласа хәтфә үлән,

Әйтәчәкләр, димәк, минем

Сиңа хисләрем сүнгән...

 


 

Биеклек тирәнлеге

Юк, көнләшмәм дигән идем,

Көнләштерә икән шул.

Эндәшмәстәй кешеләргә

Эндәштерә икән шул...

 

«Миндә иелә торган баш юк!» –

Дип, никләр һаваландым?

Инде мин бөтенләй башка, –

Мәхәббәт дәвалады.

 

Сөю тирәнлеге икән

Йөрәкнең биеклеге.

Сөю биеклеге икән

Кешенең бөеклеге!

 


 

Чакыр... барам...

Бар бездә мәхәббәт уты, –

Түгел ул очкын гына,

Бер елмаеп каравымнан

Кайсылай очтың гына...

 

Яшисе, яшисе килә,

Үлепләр, терелепләр!

Әй, бу йөрәк! әй, бу акыл! –

Җандагы кирелекләр...

 

Сусыз сан, утсыз җан сула, –

Җансыз булганмын икән.

Җирнең өстендә йөрсәм дә,

Сансыз булганмын икән.

 

Ут булмаса, су кирәкми, –

Әзер бүген сулырга...

Ә ник мәхәббәттән башка

Тере мәет булырга?!

 

Җирне бары сөйгәннәрнең

Адымы әйләндерә.

Мәхәббәтсез аяклар да,

Җаннар да бәйдә генә.

 

Ә сөю бөтен бәйләрне

Чиште яндырып кына.

Чакыр, тәмугка да барам, –

Китмә калдырып кына!

 

 

Уяну

Сөю йорты – җан гына.

Уятучы – таң гына.

 

Еш кына керә бер төш:

Син уятасың, имеш.

Чәчләремдә чаллар түгел,

Тик айдан төшкән көмеш.

 

Һәм... күзләремне ачам мин, –

Уяну бар, ә син юк...

Чаларган чәчләр дә авыр,

Керфекләргә куна чык.

 

Онытылып кайтам үткәнгә, –

Кая киткән ул үткән?

Бер мизгел, ә гомер буе

Сагышланырга җиткән...

 

Еш кына... бәлки сине дә

Иркәләп уятамдыр?

Ир булсаң да, өннәреңдә

Сагыштан елатамдыр...

 

Җаннарның кайтавазыдыр

Бәлки төш дигәннәре?

өннән күпкә югарыдыр,

Тик төшкә кергәннәре.

 

Тик уятучы – таң нуры,

Бәлки әйтерсез: азмы?

үзең генә учак ягып,

Эреткән карлар язмы?

 

Үзеңне кудым янымнан,

Төшләрдән куа алмыйм!

Галәм кадәр мәхәббәтне

Беркая куя алмыйм...

 

Чынлык белән хушлашу

Акыл белән аңлыйм инде, –

Син түгел минем парым.

Күңел сизә әллә кайда

Бердәнбер ярым барын.

 

Ул да бары мине көтә, –

Үстерә гөлләр, урман, –

Чишмәләр ача, мәхәббәт

җырлары җырлый торган.

 

Таңнарда ятагыма ук

Ак чәчәкләр ташыр ул!

Сөюеннән әнә шулай

Җиде күккә ашар ул!

 

Мин аңа кояш булырмын,

Булырмын төнен ае.

Дөньяның ул бәхетлесе,

Булыр иң олы бае...

 

Мин җырлармын чишмәләргә

Кушылып яңа җырлар.

Безнең мәхәббәт турында

Туасы яңа җыр бар...

 

Ә яңа җыр шундый булыр, –

Кар күбәләге – кышта...

Яз җылысы бөре өчен

Сизелер һәр сулышта.

 

Ул – яшел яфрак җиле дә,

Күбәләкләр моңы да...

Сөйгән-сөелгән җаннарның

Кабатланмас чыңы да...

 


Яңа ташкын

Сагыш, моң, үкенеч тулы

Күңел нишләсен ташмый!

Тау елгалары шикелле

Ярларга ташлар ташый.

 

Сагышлары – сары ташлар.

Зәңгәрсулары моңдыр.

Калганнары – үкенечләр,

Әйтеп торалар: соңдыр...

 

Соңдыр ярларга кайтырга,

Соңдыр таулар яуларга.

Күңел йомшак, соңдыр инде

Таш җырларын аңларга.

 

Сагыш, моң, үкенеч тулы

Ярлар нишләсен ташмый!

Ярын җимергән ташларны

Ташкын тауларга ташлый.

 

Яңа ташкын җанга кага,

Торам җанымны ачмый...

 

 

Яшьлек күлмәге

Күбәләк керде күңелгә, –

Канатлары леп тә леп.

Әллә ни булды йөрәккә,

Бәреп тора дөп тә дөп.

 

«Ярату!» – дип типте йөрәк,

«Алдама!» – диде акыл.

Яшькә карап йөрмәгән

Мәхәббәт гомер бакый.

 

Акылга буйсынмадылар,

Аяклар китте биеп.

Җан белән бергә ачылды

Сандыклар киерелеп.

 

Киемнәрен салып, яшьлек

Китеп барган кайларга?

Абайламыйча яшемне,

Әй, керештем сайларга...

 

Яшьлек күлмәге иңемдә, –

Күбәләк канат – җиңе.

Сөйгәннәрнең буладыр да,

Яшьлекнең булмый тиңе...

 

Күлмәгем иңемдә килеш

Утырганмын чүгәләп.

Күлмәк җиңендә талпына

Җаннан чыккан күбәләк...

 

Әй, яшьлегемнең сандыгы,

Япмаң төшкән өстеңнән.

Кермәскә яшьлек илемә

Килмәде шул көчемнән...

 

Күбәләк җан, ярсу йөрәк, –

Элеккечә алары...

Картлыкны капларга гына

Теләми күлмәк бары...


фото: https://pixabay.com/

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар