Логотип
Шигърият

​Язмыш белән ялгыш арасында...

Чаллыдан интернет аша бер кочак шигырьләр килеп төште. Хисле, ихлас, һәр юлына ярату сеңгән... Авторы – Рафис Мингалиев. Кызыксына башладык: кем ул, кайдан? Әлки районы Иске Камка егете икән. Мәктәп елларыннан ук яза. Әлки районы газетасында да, Чаллыга күчеп килгәч, Тукай районыныкында да язмалары, шигырьләре күренә башлый. Рафисның кайбер шигырьләре инде җырга күчкән.

Мин онытып барам сыман сине...
Төшләремә куптән кермисең.
Куеныма сыенып: "Тыңла әле!
Серем сөйлим сиңа" - димисең.

Синең өчен мин дә яттыр инде ...
Кузләреңнән аңлыйм - сөймисең.
Элеккечә, ерактан ук куреп,
Йөгерә-йөгерә каршы килмисең.

Югалтудан сине йөрәк сыкрый:
Мин - каршыңда. Ә син... күрмисең?!
Чәчкәләрем тотып басып калдым.
Син икән бит... мине белмисең.
 

* * *

Югалудан курыкмыйм бу тормышта.
Югалулар - берни түгел лә.
Югалтудан куркам. Югалтулар -
Йөрәкләрдә кала гомергә.

Күпме сузләр калды әйтелмәгән,
Тапланмаган, чиста, ак хисләр.
Моңлы бер җыр булып, исләреңә
Төшәләрдер әле ул кичләр?

Син дә парлы, мин дә ялгыз түгел.
Араларда еллар, чакрымнар.
Үткәннәрне улчәуләргә салсак,
Калкып чыга өскә ялгышлар.

Тәрәз төпләремдә чәчәк ата,
Син яраткан гөлләр - сөмбелләр.
Язмыш белән ялгыш арасында
Өзгәләнеп утә гомерләр…

 

* * *

Никтер йоклый алмый,
Күктән күзен алмый,
Үз йолдызын эзли кыз бала.
Керсез хыяллары,
Якты бер нур булып,
Шул йолдызга каршы юл ала.

Серле күрешуләр, тәүге үбешүләр ...
Исәрләндеңме әллә, и бала!?
Көтмәгәндә күккә ашсаң әгәр,
Гүзәллектән җирдә ни кала!?

Хыял бит ул бары якты була.
Бул(а)лмый ул соры йә кара.
Йоклый алмый.Төнге күкне күзли,
Бер йолдызга гашыйк кыз бала.
 

* * *

Уятмаска теләп, әллә мине,
Әллә сызылып аткан таңнарны?!
Син киткәнсең буген яннарымнан,
Сагышларга салып җаннарны.

Киткән чакта, тәрәз төбендәге
Гөлләремә кагылып үткәнсең.
"Күзләренә бер багасы иде.
Бәлки, уяныр",- дип көткәнсең.

Татлы йокы сарган күзләремне,
Күңелеңнән, мең кат үпкәнсең.
Сүзләреңне, ак кәгазьгә түгел,
Йөрәгемә язып киткәнсең.

-"Моңсуланма, иркәм, бөтенләйгә китмәм.
Вакытлыча гына."- дигәнсең.
Үзең дә сизмичә, күңелем түрләренә
Үрмә гөлләр элеп киткәнсең…
 

* * *

Күкрәгеңә кулың куясың да,
Кайчак шулай уйга каласың.
Дәрьяларга сыялмаган хәсрәт
Бу йөрәккә ничек сыя соң?

Уйланасың, сызланасың шулай.
Әкрен генә елап аласың.
Белсәң икән алдан, язмышларның
Кайчан утка, суга саласын.

Белсәң икән күпме барасыңны, 
Тарта-тарта тормыш арбасын.
Ник сыныйсың, язмыш, гомер буе
Иза чиккән авыл баласын?

Күкрәгеңә кулың куясың да,
Кайчак шулай уйга каласың.
Бер гомергә сыялмаган хәсрәт
Бу йөрәккә ничек сыя соң? *
 


* * *

Тормыш итүләре җиңел түгел:
Сабыр, түзем булу бик кирәк.
Көннәр бер-берсенә ошаса да,
Бертөслелеләре бик сирәк.

Кайчак Кояш көне буе балкый.
Нур чәчәләр төнлә йолдызлар.
Ә кайвакыт, көнне-төнне бутап,
Агылалар кара болытлар.

Язмышлар да була төрле-төрле:
Гомер юлы тигез түгел лә.
Шатлыклары бик тиз онытыла,
Кайгылары кала күңелдә.

Сабыр һәм түземле булу кирәк!
Һәм ярату кирәк бу җирдә.
Бәхетләрең һәрчак тулып торыр,
Онытмасаң шуны гомергә!



* * *

Тыныч кына җиргә ак кар ява,
Гаҗәеп бер кышкы иртәдә.
Бер сәбәпсез елмаясы килә,
Җаным тулы сагыш йөрсә дә.

Ак кар ява. Әкрен генә ява,
Бөтерелеп талгын җилләрдә.
Әйтерсең лә, нәкъ хыялдагыча,
Күмәм сине ап-ак гөлләргә.

Күңелемне ак төсләргә төреп,
Сагышларым җилгә таратам.
Сине миңа буләк иткән кышның
Ак карларын өзелеп яратам.
 

* * *

Юллар, юллар.
Борма-борма юллар...
Җаннарыма сагыш саласыз.
Кире кайтмас гомер елларыдай,
Офыкларга кереп барасыз.


Юллар, юллар.
Күңел тулы уйлар...
Ашкынасыз кая чамасыз?
Качыйм, дисәм, сездән еракларга,
Эзләремнән эзләп табасыз.

Тукталасы иде, тын каласы,
Үткәннәрне искә аласы ...
Тик уйларым гына тынгы бирми,
Барыр юлым һаман алга әйди:
"Ашык, юлчы, ... ерак барасы!"
 


* * *

Керер идем, дисең, синең өчен,
Ярсып аккан ташкын-суларга.
Шул бер сүзең җитә күңелләргә,
Ташкын-судай тулып агарга.

Шул бер сүзең йөрәгемдә яши,
Җаннарымны назлап юата.
Тыныч төннәр теләп озата да,
Битләремнән үбеп уята.

Күңел өчен бер җылы сүз җитә.
Әллә ниләр дә бит кирәкми.
Бер сүз белән әйтеп бирсәң әгәр,
Гомерләргә җитәр теләкне.

 

* * *

Сөю килде безнең күңелләргә.
Назлар булып тулды җаннарга.
Әйтерсең лә, бүген генә тудык,
Бүген генә килдек дөньяга.

Алсу таңымы син гомеремнең?
Серле шәфагеме? ...белмимен.
Тик телимен, туар һәр таңыңның
Шәфакъләргә барып җитүен.

Исән-сау бул, җаным! Бәхетле бул!
Торам сиңа изге теләктә.
Кул җылыңны синең тоймасам да,
Күңел җылың яши йөрәктә.

 

* * *

Беркем көтми безне галәмнәрдә.
Без бит - шушы Җирнең баласы.
Җирдә туып, җирдә гомер кичеп,
Мәңгегә шул Җирдә каласы. 

Көтми безне алда ап-ак юллар.
Ул юлларны үзебез ярасы.
Вакыт тузаннарын йота-йота,
Шул юллардан күпме барасы? ...

Яшибез без җирдә бер мәртәбә.
Язмышларның булмый яңасы.
Бу дөньяда җисем булып түгел,
Кеше булып килә каласы...
 


* * *

Көз сарысы иңгән каеннардан
Шыбыр-шыбыр яфрак коела.
Болыт арасыннан, Кояш кебек,
Килеп чыгарсың күк тоела.

Килеп чыгарсың да син елмаеп,
Сагышларны куып таратып.
Сибәрсең күк якты нурларыңны,
Күзләремә карап, яратып.

Шыбыр-шыбыр көзге урман елый.
Әкрен генә елый, тын гына.
Сөю килә атлап, сак-сак кына,
Алтын сукмак салып җаныма ...
 


* * *

Кемне көтә бу күңелләр,
Кемне сагына икән?
Нигә бер сүнгән учаклар
Дөрләп кабына икән?

Дәртләнеп тибә йөрәкләр,
Күңелләр канатлана.
Яшьлектәге шаулы язлар
Көзләрдә кабатлана.

Гомер язы тиз үтсә дә,
Үпкәләмик көзләргә.
Яшьлек уты - күңелләрдә,
Очкыннары - күзләрдә.

 

* * *

Язмышымнан арып, ялгышларым танып,
Мин яңадан сиңа ашкынам...
Ни көтәсен белмим, хыялдан гөл үрмим,
Күңелем белән сиңа тартылам.

Төн карасын ярып, җанга яра салып,
Күпме таңнар синсез аттылар ...
Җилләр генә, кайчак сискәндереп,
Шомландырып тәрәз кактылар.

Офыкларны күзлим - ничекләр соң түзим?
Җаным ярсый... язгы ташкындай!
Берни өмет итмим, могҗизалар көтмим ...
Мин бары тик сиңа ашкынам!

 

* * *

Язлар килә, язлар,
Кайта киек казлар,
Бар табигать туа яңадан.
Җәйләр үткән икән,
Кышлар үткән синсез,
Ә төннәрне кемнәр санаган ...

Җанга иңә язлар,
Булып синең назлар:
Мин яңадан сиңа тартылам.
Һәр көн искә алам,
Сагышларда янам,
Онытылмыйсың, һаман сагынам ...

Кояш нурын сибә,
Битләремнән үбә,
Юата күк ялгыз күңелне.
Һәр ел язны көтү,
Сагынып гомер итү -
Үзе соң ул бәхет түгелме!?
 

* * *

Җилләр аша тоям сулышыңны,
Ишетәмен йөрәк тибешең.
Бүләк итеп сине төшләремә,
Өннәремә кайтып килешем.

Ерак кебек тә син! Якында да!
Бер кул сузымы ла арабыз.
Тик нигә соң тормыш юлларыннан
Аерым-аерым гына барабыз?

Һич сәбәп юк төсле кайгырырга.
Яшәү матур! Бар да тәртиптә.
Тик куңелдә ниләр кайнаганын
Аңлатып та булмый, әйтеп тә ...

Сыный язмыш безне еллар аша,
Йөрәкләргә сүнмәс ут салып.
Яктысында сөю учагының
Торсын иде гомер тукталып.
 

* * *

Авыллардан күптән чыгып китеп,
Яшисез сез читтә күбегез.
Туган якны өзелеп сагынганда
Яшьләнәме икән күзегез?

Керәме икән әле төшегезгә
Су буйлары, алма бакчасы?
Киләме икән чирәм өсләреннән
Бала чагыгызга кайтасы?

Туган якның гузәл чәчкәләрен
Күңел түрләренә элегез.
Бер кайтыгыз, кызлар, туган якка,
Сезне көтә авыл, белегез!

Авылларны төштә генә түгел,
Авылларны кайтып күрегез!

 

* * *

Ах... иртәсе!
Нинди көн соң бүген?
Шатланасы килә, көләсе ...
Март аеның якты кояшына,
Күзем кысып, сәлам бирәсе.
Таң җиледәй уйнап, сөйгәнемнең
Чәчләренә кагылып үтәсе.
Кар астыннан яңа шытып чыккан
Умырзая бүләк итәсе.
Иңнәреннән кочып, йомшак кына:
- Бәхетле бул, җаным! - диясе.
Ах... иртәсе язның, иртәсе!

 

* * *

Телефоның ал да бер көнне син,
Шалтырат әле миңа, сөеклем.
Матур көннәр телә элеккечә,
Ямьле кичләр телә, тыныч төн.

Хәлләремне сораш әкрен генә,
Эшләремдә телә уңышлар.
Тыныч булсын, диеп, дөньялары,
Имин булсын, диеп, тормышлар.

Шалтырат әле миңа беркөнне син,
Гөрләшик бер икәу, серләшик.
Җылы сузләр әйтик бер-беребезгә,
"Җаным", диеп, назлап эндәшик.

Шалтыра әле беркөн, телефоным!
Шалтыра инде! Ник ул эндәшми?
Түземлегем бетте! Үзем җыям.
Алло! Алло! ...Тынлык. Ул дәшми....

 

* * *

Кыш. Салкын. 
Ә йөрәктә - ялкын! 
Тирә - якта хәтта боз эри.
Учак яктым җанда... кышкы учак.
Үзем яктым! Түгел мәҗбури.
Җылы. Рәхәт.
Тәнгә тула сихәт!
Җаннарыма җылы тарала.
Шундый илаһи бер халәттән дә
Күркәм нәрсә бармы дөньяда!?
Тик ни гаҗәп: күңел риза түгел,
Тынычланмый - ярсый, ялвара.
Яккан учагымны ятим итеп,
Бураннарга таба юл ала ...

 

* * *

Сине күрер өчен килдем,
-Килмә, зинһар!,- дисәң дә.
Ничек сабырлар итәсең,
Сөюдән исергәндә.

Килдем, күрдем, хәлең белдем,
Ерак ара түгел лә.
Күпме була исемеңне
Йөрәгемдә йөртергә.

Һич кенә дә ала алмыйм
Күзләреңнән күземне.
Әле һаман аңлый алмыйм:
Синме соң бу, түгелме?

Хушлаштым та китеп бардым,
Китми кая барасың...
Күз алларымнан һич китми
Сагыш тулы карашың.
 


* * *

Һәр көн килә сине ишетәсем,
Һәр көн килә сине күрәсем.
Язмагандыр инде очрашулар,
Төшләремә генә керәсең.

Язмагандыр инде, төштә дә бит,
Күрмәгәндәй үтеп китәсең.
Офыкларга барып җитәсең дә,
Туктап, куз яшьләрең сөртәсең.

Көннәр үтә шулай. Ә төшемдә ...
Ә төшемдә кабат без бергә!?
Алыштырыр идем шул төшләрне,
Синең назың калган бер төнгә.

 

* * *

Һәр көннең уз сөенече була,
Көенече була кайвакыт.
Шатлыкларны кайгы алыштыра -
Туктап тормый һич тә бу вакыт.

Кайчагында бәхет чылбырларың,
Көтмәгәндә шартлап өзелә.
Сәбәпләрен эзләп җаннар елый,
Төш(а)лмыйсың һич тә эзенә.

Елмаясың кайчак, яшь аралаш,
Сабырлыгың кысып учыңа.
Сынаулардан торган гомер генә
Ага бирә шулай тын гына ...

 

* * *

Шау чәчәктә, әни, гөлләрең!
Үзең кебек гүзәл, саф алар.
Ничә еллар синең төсең булып,
Өй турендә каршы алалар.

- Исәнмесез! - диеп, керәм өйгә,
Саубуллашам чыгып киткәндә.
Әни-бәгърем, сине искә алам,
Шул гөлләргә кагылып үткәндә.

Тормыш юлларыннан узган чакта,
Артларыма борылып карыймын.
Таныш гөлләр күрсәм, мин аларда
Синең чалымнарны таныймын.
 

* * *

Туган көне буген әниемнең ...
Ап-ак карлар ява тын гына.
Кайтып киләм әле уйларымда,
Әни калган туган ягыма.

Кайтып киләм. Куз алдында тора -
Әниемнең нурлы йөзләре.
Елмаюы язлар булып яши,
Булмагандыр моңсу көзләре.

Йөрәкләргә үтеп керде моңы 
Җырлаганда яшьлек җырларын.
Иңнәреннән кочып, шул җырларны
Тыңлар идем... юк шул, соңардым...

Торам шулай уйлар кочагында...
Күңелләрнең шундый бер мәле.
Тик иреннәр генә пышылдыйлар:
" Шул җырыңны, әнкәй, җырла әле! "

 

* * *


Сөюләрнең гомере озын була:
- Җаным! - диеп торсаң, яратып.
Шатлыкларың белән уртаклашып,
Сагышларны бергә таратып.

Җиңеллеген парлап тарткан йөкнең,
Һәрбер йөрәк сизә үзендә.
Пар аккошлар булып очсак иде
Гомерләрнең алтын көзендә.

Яшьлегебез инде саубуллашып,
Йөгерә-йөгерә узып китсә дә.
Исемнәрең җаннарымда калыр,
Дөньяларда юлым бетсә дә.

 

* * *

Нәрсә булыр, әгәр кинәт кенә
Бетеп китсә әйтер сүзләрең?
Тынып калса ярсу күңелләрең,
Сулып калса нурлы йөзләрең?

Нәрсә булыр, таңда Кояш кызы
Битең очларыннан үпмәсә?
Сөю диңгезендә йөзәр өчен
Җилкәннәргә җилләр җитмәсә?

Нәрсә булыр, яшьли сөйгән ярың
Турыгыздан беркөн үтмәсә?
Ераклардан сагынып кайткан чакта
Кочак җәеп сине көтмәсә?

Мәхәббәтсез әгәр яшәп булса,
Булмас иде яну-көюләр.
Яшьлек хисен саклап,
Берсен - берсе яклап,
Йөрәкләрдә яши сөюләр.

 

* * *

Исәләр дә җилләр, исәләр ...
Үрсәләнеп елап, сызгырып.
Сабырларга туры юл курсәтеп,
Түземсезне юлдан яздырып.

Эх,бу җилләр! Көзге ачы җилләр!
Күңелләрне безнең тарсына.
Берәүләрне алып кочагына,
Берәүләрнең исә каршына.

Әй, бу күңел! Бигрәк исәр инде!
Түзеп тора алмый чак кына.
Белә торып, җирдә калачагын,
Шул җилләргә каршы ашкына.
 


* * *

Упкын кырыенда басып торам...
Кулларымны сузам күкләргә.
Болытларның салкынлыгын тоям
Битләремә кагылып үткәндә.
Сулышларын сизәм кыяларның ...
Горур җансыз ташлар, - димәгез!
Битләреннән бозлы яшьләр тама ...
Юатмагыз, зинһар, ...тимәгез!
Әй, кыялар! Кочагыма алып
Бирер идем сезгә җылымны.
Танырсызмы, сезгә кабат кайтсам,
Сөю тулы керсез җанымны?
Сау булыгыз, таулар!
Китеп барам...
Аңлый алмыйм һаман,
Саубуллашам, әллә ...хушлашам?
Көйли-көйли соңгы җырымны ...

 

* * *

Сагынасыңдыр син дә ул кичләрне,
Ай нурлары төшкән су юлын.
Яшьлегемә кайтып килим дисәң,
...Йөрәгеңдә калдыр бер урын.

Саклыйсыңдыр син дә күңелеңдә,
Ул чакларның моңлы бер җырын.
Җаннарыма сердәш табыйм дисәң,
...Йөрәгеңдә калдыр бер урын.

Борылып карама, син, үткәннәргә!
Болытларга очыйк - бир кулың!
Хыялларга нокта куйма әле,
...Йөрәгеңдә калдыр бер урын.
 

* * *

Моңсуланма, иркәм,
Бөтенләйгә китмәм,
Вакытлыча гына. -
Дигәнсең ...
Үзең дә сизмичә,
Куңелем түренә
Үрмә гөлләр
Элеп киткәнсең …

 

* * *

Кулларыңны алып кулларымнан,
Беръялгызың үргә атласаң,
Офыкларга җиткәч, 
Серле караш ташлап,
Бураннарга кереп югалсаң,
Куркып куям хәтта,
Шашкын җилләр аша,
Шушы соравыңны юлласаң:
- Кайтыр юлларымны карлар күмгән,
Эзләремне инде табалмам.
Минем юлдан син дә үтәрсеңме,
Түзәрсеңме? Юк, юк ... түз(а)лмам!
 


* * *

Үзәннәргә төштем.
Сизгәнсеңдер? ...көттем!
Икәү сузган хыял күпере аша,
Сине кузләп, аргы ярга үттем.
Ташкыннарны кичтем,
Чоңгылларга төштем.
Сизгәнсеңдер? ...көттем!
Түзә алмый, салкын чишмә суын,
Утта янган җаннарыма сиптем.
Сизгәнсеңдер? ...киттем!

 

Берәүнең берәвенә

Өр яңадан гашыйк булдым әле - 
Сөю диңгезендә йөзәмен.
Тик берәунең татлы җимешенә
"Ханым " диеп кенә дәшәмен.

Ап-ак кар өстеннән җәяу генә
Чыгып китәр идем янына.
Ара ераклыгы берни түгел,
Тик вөҗданым тия җаныма.

Язлар көтеп янган йөрәгемә
Кайдан гына дәва табыйм сон?
Парлап көткән гомер языннан да
Назлырагы аның бармы соң?

Бөреләнеп килгән сөю гөлен
Җил сындырса әгәр беркөнне.
Үпкә - зарга урын калдырмаек,
Саф хисләргә төрик куңелне.
 


* * *

Без очрашкан язга,
Тулгангамы назга,
Төшләремдә кайтам сагынып.
Су буйларын кузлим,
Һавалардан эзлим,
Аккошлардай канат кагынып.
Никтер күңелем тулып,
Яшьләремә буылып,
Күзләреңә багам тутырып.
Соңгы буләк булып, өстәлеңдә 
Ал розалар калды утырып ...
 


* * *

Ярсу ташкыннарга кермәгез сез,
Упкыннарга якын килмәгез!
Ачык торсын өйнең ишекләре,
Ачылмаслык йозак элмәгез!

Яндырмагыз кайтыр күперләрне,
"Бәхетем" дип, ятны сөймәгез!
Дөрләп торган сөю учагына
Бәхетсезлек өстәп йөрмәгез!

Бала күңеле - бәллур савыт бит ул!
Саксыз гына аны ватмагыз!
Гомер уткәч,"китәр" вакыт җиткәч,
Тәсбих тартып, елап ятмагыз!

Йөрәкләрне кабат яраламыйк!
Үткәннәрдә калсын хаталар...
Гөлләргә дә өй җылысы кирәк,
Алар... өйдә чәчәк аталар.
...Кайтыгыз сез өйгә, аталар!
 


* * *

Сагынсам да бик нык, ашкынсам да
Уткәннәргә каршы бар(а)лмыйм.
Бар да тыныч сыман күңелемдә,
Тик җаныма урын таб(а)лмыйм.

Уйларымның чиге - кырые юк,
Хыяллардан урап кайталар.
Төнге күктән төшкән ай нурында
Безнең эзләр ярылып яталар.

Гомер йомгагымны сүтә-сүтә,
Офыкларга кереп барамын.
Уткәннәргә кагылмыйча гына,
Җаннарыңа сукмак саламын.

 

* * *

Киләм ап-ак хыял атында,
Карашларым - юллар чатында.
Алар киткән торле тарафка...
Кайда соң син, кайсы пар атта?
Ничекләр соң сине табасы,
Кайсы юлдан сина барасы?
Адашмаммы икән бураннарда,
Эх, кыскасын килә табасы.
Кочагыма алып, ап-ак атта
Бураннарга каршы барасы,
Ак юлларда бергә каласы ...

 

* * *


Мин түгел ул - таулар күчерүче,
Түгел - океаннар гизүче.
Мин бары тик синең назларына
Сөю белән жавап бирүче...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кунел туренен ин турендэ яшеренеп яткан хислэрне ташкын итеп ургып чыгарды да,яшэу дэрте остэде!Э егеткэ унышлар булсын! Калэм тибрэтуен берук ташламасын- искиткеч мэгънэле,эчтэлекле шигырьлэр!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Йорэккэ утеп керэ торган Сузлэр. Унышлар сина Рафис.

      Хәзер укыйлар