Логотип
Шигърият

​Сиңа гына дигән бер җырым бар...

* * *

Япа-ялгыз яланнарда йөрим:
Берүземә күпме яктылык!
Кул тимәгән гөлләр никадәрле…
Күкләремдә күпме ак болыт!

Ничә төрле кошлар сайрап тора —
Миңамы соң болар барысы да?
Бутамадың микән, и Табигать,
Мин кем генә синең каршыда!

Җәберсенеп калган чакларымда,
Кул сузасың миңа — малайга.
Зурлыгымны оныттырмас өчен
Янәшәмдә син бар алай да…



* * *

Озак үстек микән бу яшькәчә,
Безне назлап күпме җыр көйләнгән? —
Керфек какмый бишек тирбәтүче
Әниләрдән сора, әниләрдән.
Авыр микән озатучыларга
Без киткәндә юлга бу өйләрдән? —
Кинәт кенә кечерәеп калган
Әниләрдән сора, әниләрдән.
Кешегә күпме өмет багланадыр,
Нинди ышаныч аңа күңелләрдә? —
Ил язмышын сиңа тапшыручы
әниләрдән сора, әниләрдән!..

 

Әнкәй җырлый

Бәнем хәлем кеше белмәй,
Яна бәгърем — уты сүнмәй;
Йөри чак сөлдәрем* генә
Сарыга саташып үлмәй…

Әнкәй җырыннан.
Әнкәй җырлый, җитмеш яшьлек 
Әнкәй…
Җитмеш җилне бергә кузгата,
Еллар арасыннан күтәрелә
Очар кошлар…
Җиргә моң ята.
Җитмеш яктан атлар чабып килә,
Җитмеш язда — җитмеш сандугач;
Җитмеш җирдә җитмеш учак яна —
Җанга ничек утлар кабынмас!
Әнкәй җырлый, җитмеш яшьлек әнкәй…
Яфрак ява җитмеш агачтан;
И бу җанның бетмәс сагышлары! —
Урманнарга кереп адашкан…

Җитмеш яшьлек әнкәй…
Бәгырь җыры
Җитмәс җиргә җитеп юата;
Әнкәй җырлый, ап-ак чәчле әнкәй, —
Моң тарала дөнья буйлата…

 

* * *

Менә син дә дөнья куйдың, әнкәй —
Бала түгел инде мин бүтән…
Кулларыма алдым, иңнәремә,
Уйларымда сине тирбәтәм.

Кайгы-хәсрәтләрең белән бергә
Алып киттем сине күтәреп,
Гомерем буйларына йөртер өчен…
Рәхмәт, әнкәй, көчем җитәрлек:

Бөтенесен синнән алдым бит мин,
Сабыр булсам — синең сабырлык;
Синнән килгән моңнар бар дөньяның
Сагышларын сыйдыра алырлык.

Алып барам, әнкәй, алып барам,
Иңнәремә салып, җаныма:
Куйсам сине, куялырмын бары
үзем дөнья куйган чагында…
 


* * *

«Әнкәй!» — диеп башлап кителгәннәр...
Уйламадым шулай сакларың:
Синнән калган китап эчләреннән
Килеп чыга язган хатларым.
Вакыт эчләреннән килеп чыга
Әйталганым, әйтми калганым.
Без кайлардан белик
Гомерләрне
Шушы хатлар белән ялгарың?!
Әллә нигә кыска язылган шул,
Малайларча саран дәшелгән.
Хәзер язам да бит...
Нигә тәкъдир
Җаннарымны синнән яшергән?!
— Әнкәй!.. — диеп кычкырасы килә,
Абынсаң да, утлар йотсаң да.
Безгә һаман ана бит әле син,
Чирәм генә булып шытсаң да...
Бүтәннәргә белгертмәгәнсеңдер,
Инде хәзер язмый калалмыйм:
Син анда да тыныч түгелсеңдер —
Җир өстендә калган яраң мин.
Бәреләләр...
Кычкырмаска иде,
Әрнетмәскә иде яраңны.
Хатлар итеп язып карыйм димен,
Яндырмаска кәгазь-карамны.
Вакыт эчләренә салып китәм
Назларыңны синең, төсеңне.
Мин бисмилла урынына әйтәм
Әнкәй дигән газиз исемне...

 

* * *

Сиңа гына дигән бер җырым бар —
Кыймый торам әле җырларга.
Йөрәк түрендәге шул җырымнан
Очкын төшәр сыман елларга.

Без янарбыз,
Ә син пәрдәләрең
Күтәрерсең, тышта таң диеп,
Офыкларга карап сокланырсың,
Бу шәфәкъләр бигрәк ал диеп.

Юк, җырламыйм әле бу җырымны,
Калган — калсын, әйдә, сер булып.
…Йөзләреңә төшкән алсулыгы —
Офыкларда яна бер болыт…

 

Сөю

Илләр беткән җирдә, телләр беткән,
Халык булып, беткән халыклар,
Ул бетмәгән: Вакыт төпкеленнән
Һаман өскә, өскә калыккан.

Без йөзәбез синең белән икәү,
Тотынышып кулны кулларга;
Юк, батмыйбыз нинди җил бәрсә дә,
Йөрәкләрдә безнең Ул барда.

Илләр беткән җирдә, телләр беткән, —
Вакытларга нинди буйсыну!
Йөзеп йөри Вакыт өсләрендә
Пар аккошлар булып бу Сөю…
 


* * *

Сине әле беркем яратмаган,
Син беркемне әле сөймәгән.
Мәхәббәтне сиңа кичләр әле
Әкият итеп кенә сөйләгән.

«Әкият кенә бит ул!» — диясеңдер.
Әкияттер дә…
Ләкин нигә соң
Зөһрә кызга әвереләсең дә,
Таһирларны төштә күрәсең?

Беребез дә җавап биралмыйбыз.
Гомер буе шулай әллә без
Әкиятне — чынга,
Чынбарлыкны —
Әкиятләргә әйләндерәбез…
Син — гомерлек әкиятем минем,
Беркемгә дә ләкин сөйләмәм!
…Сине әле беркем яратмаган,
Син беркемне әле сөймәгән…
 


* * *

Үрләде таң офык читләреннән, —
Кабындылар каен башлары.
Сиздермичә генә ярала көн
Бүлдермәскә сандугачларны.

Өр-яңа һәм иң борынгы телдер —
Сөйли урман туган телендә:
Энҗе ява үлән башларына
Кош сайраган агач төбендә.

Тирәкләргә түгел,
Сандугачлар
Йөрәкләргә кунып чутылдый,
Һәр тойгыны сыйдырырлыктыр ул —
Каян алган кошлар бу телне!

Берәр вакыт без дә гел шул телдә
Сөйләшербез, бәлки, кем белә?!
…Иң кадерле серен сөйли урман
Халыкара бөек тел белән…

 


Якты көннәр җирдә

                          Лүзиягә

Җәен-кышын юлда безнең гомер,
Кичләр килсә җиргә, көн-таң атса.
Якты көннәр балкып тора алда, —
И очабыз икәү шул тарафка!
Әгәр анда барып җитәлмәсәм,
Еллар күмеп китсә тавышымны —
Агачларның моңлы шавын тыңла,
Язгы мәлдә тыңла агымсуны…

Бер ялгызым торып калсам әгәр,
Син югалсаң барыр юлларымнан —
Тоярмын мин якты карашыңны
Җир өстенә иңгән таң нурыннан.

Якты көннәр җирдә…
И очабыз —
Җиттек инде юлның яртысына.
Ялгыз калсак та без, бергә килеш
Барып керик еллар яктысына!..

 

* * *

Бер яман сүз җиткерделәр миңа —
Эчкә йомдым аны, таратмадым,
Җаным кара көеп янса-янды —
Якты калды дөнья, каралтмадым.

җилләрне дә тыңлый белү кирәк —
Колагыңа килеп, ниләр салмас!
Каян иңә аклык җир йөзенә? —
Үзе каралмаган — аңлый алмас…

 

Көзге чакыру

Урманнарда көзге яфрак исе —
Хушлаша көз… Соңгы хушбуйлары;
Һавалардан безгә чакыру бар:
Күчмә туйлар йөри — кош туйлары.

Сызгырынып сөрән салып уза,
Авылларга кереп, шәһәрләргә —
Һәр күңелнең чиртә тәрәзәсен,
Әйдәкләп җил ерак сәфәрләргә.

Сузылып килә җир өстенә кичләр,
Әллә кая тарта, ашкындыра;
Кыялардан ташланырга әзер —
Яшь кызларның күңеле ташкын гына…

Ышандырмый-нитми генә, җирдә
Башларының исән каласына,
Чакыру бар —
Кай тарафка карап
Йөгерәсе адәм баласына?..

 

* * *

Акты Вакыт.
Сиздермичә генә
Узган чакта безнең аркылы,
Кагылды да йөрәкләребезгә,
Төрле төскә кереп саркыды.

Әллә ничә төргә таркалдылар
Безнең җанда көннәр-сәгатьләр:
Сөенечкә, кайгы-хәсрәтләргә,
Мәхәббәткә, моңга —
сәбәп бар!

Еллар килә...
Кырык төрле кылга
Сүтеләдер бездә бу Вакыт.
Мин гомердән торып калырмын күк,
Кырык кыллы сазым уйнатып...

 

* * *

Яраткан да җан иясе итеп,
Йөрәк биргән Ходай, биргән сулу.
Беленәдер яшәп карау белән:
Җиңел түгел җанга ия булу!

Әле ансын сорый, әле монсын —
Читлектәге коштай талпына ул;
Сизми калсаң, көячәген белми,
Барып керә хәзер ялкынга ул.

Җаның теләгәнне эзли-эзли,
Бәла-казаларга юлыкканда,
Җавабын да сиңа бирәседер,
Ия булгач шул кыбырсык җанга.

Барсына да түзеп киләсең дә —
Нишләтерен әле кемнәр белгән?!
Риза булмый болай яшәвенә,
Чыгып китәр ул барыбер миннән...
 



Тик без генә

Бәйгеләрдә чапкан аргамактай,
Ялларында давыл уйнатып,
Яшәү дигән зур бер дулкын бара,
Вакыт океаны буйлатып.

Безнең турга килеп җитте менә —
Мәңгелекнең кайнар турына;
Тын алырга кыймый басып торам,
Заманыма карап, чорыма.

Киләчәкләр әле уянмаган,
Үткәннәрдә инде тып-тыныч;
Вакыт океаны уртасында
Тик без генә, хәтта куркыныч!

Бөтенләе белән безгә калган
Җирләр-күкләр, таулар-диңгезләр...
— Нишләтерсез икән? — дигән төсле,
Күзгә карап тора йолдызлар.

Бәрә дулкын безнең йөрәкләргә, — 
Яшәү дигән шаулы чорда без;
Мәңгелектән аваз килә сыман,
Бер ышаныч булып:
— Чыдагы-ы-ыз!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар