Логотип
Шигърият

Рәдиф Гаташ шигырьләре

Бу, бәлки, илаһи бер халәт...

Сафоны укыган кызга
Борынгы бер йола, сыктау микән? –
Кыз озату, чеңләү, елау, дисәм? –
Юнаннардан Сафо шигырендә
Бер мисраг-юл безгә килеп җиткән: 
– Әй, гыйффәтем, 
               син китәмсең миннән?..

Хушлашып, бу – яшьлегенә дәшү?!
Сүзе «Пакуа» (Лесбоста сөйләшү!),
Ә безнеңчә Пакьлек дияргәме?! –
...Бер тамырдан сафлык, син күр әле!

Һәм Сафодан тагын бер юл беләм. –
Кызы бер көн сорый әтисеннән:
– Буй үстердем, 
                нишлим аның белән?
Һәм әтисе әйтә: – Кияүгә бирәм...Нинди охшаш җыр 
                  «Тәнәкәй» белән!

Һәр заманда һәр халыкта гелән
Әйтсен кызлар шулай 
                      саф күңелдән:
– Кызлык дәверем, сау бул! 
Хәерең белән... 
Бүген син китәсең инде миннән...
...Борынгы бу йола мәңгелек 
булса икән!


* * *
Анар, нар гөлем! – 
кыйммәтме базарың?
Бәһалы булырмы сиңа язарым?
...Ут чәчәгең күреп хыял күзаллый
Ничә төшең – 
Җимешең, гранат-анарым!
Миндә бүген синнән, 
анар, нар-ялкын,
Янудан нинди дәва табармын?
Синең утта янам мин – 
дәрт корбаны,
Бәлки, Гөл өчен 
                 корбанга ярармын?!

Дога беләнме утыңны басармын,
Әллә ахыргача сөеп «азармын»?
Җәзасын миңа татыйсы... 
                           Бүген син
Бу базарда бәһалы бул, язарым!

Анар – ут гөлем! 
Беләм: зур базарың...


Борынгы илаһи бәет
Аһ, мивәләр – 
мул җимешләрең, ахры,
Күзне камаштырып ук 
                         үзенә тартты.

Телсез калдырды илаһи матурлык:
Укып бер, гомергә ятта калырлык.

Пар газәлме? Йә гыйшкый 
дастан димме?
(Чын илһамда 
              бабамнар язган димме?)

Аһ, түшкәйләр... 
йоклыймы ике җәйран:
Авыз-борынында кан табы – 
ул каян?

Җырдагыча: «пар кавын», 
«куш алмалар»
Әйтә: «Бел, безне пар кыйлган
 Алла бар.

Каһреннән аның курык – 
Хак көченнән,
Соклан, ләкин саклан 
шәһвәт хисеңнән.
Пакь таулар дип санап, 
кыйл син гыйбадәт,
Бу – савап... әҗерен бирер 
Хак мең кабат!»


* * *
Сизәм: «яшерен оҗмах багы
                               гөлләрең»
Дәшә үзенә – ачкан алсу йөзләрен.

– Күр, теләк, хис бакчабыз 
нинди хәлдә?
Сөю көтәбез, наз җитми безләргә.

Чык, дисеңме, таҗыбызда? 
Бәлки, яшь?
Шуны аңлый алган җан 
безгә сердәш!

Сүзсез сөйлибез: ут яна иреннәр,
Хәлебезне аңлар тик асыл ирләр.

Ә шагыйрьдән 
(гашыйк хәйләле булмый!)
«Тел яшерәбез»... 
Ачылсак – халәт шундый.


* * *
Йә, ни әйтерсең? Бу, бәлки,
Илаһи бер халәт?
Акылдан, аңнан өстен мәл! –
Кайтсын кабат-кабат.
Тезләреңә башны куйдым:
Той хис шашынганын.
Бу – күкләргә ашкынганы,
Очуы бу – җанның,
Кочуы бу синең җанны
Биекләрдә аның...
Сүзләр беткән, безләр күптән
Өстен көч кулында.
Моңарчы очрашмадыкмы
Мәңгелек юлында? –
Барысы да җанга якын,
Минеке тоела...

Ни ди хисең? Хәтерлиме
Бу халәт-утны ул?
Тән – фани, ди,
Җан – мәңгелек;
Сөеп, бәхетле ул:
Очкан вакытында туктаткан
Хаос-вакытны ул!


Кыз җыры

Талдан күпер салырмын,
Каршы чыгып алырмын,
Талдан күпер тар булыр,
Тар булса да – бар булыр.
Халык җыры.

Чирмешәндә талларым,
Күпер итеп салмадым:
Кайчан, кемнәр кискәннәр?
Булып хәтер салларым,
Уйдан кичә талларым...

...Бакырчыда үскәнмен
Шул талларга сарылып.
Таллы ярда көткәнмен
Сөюемне, табынып, –
Яшьли уты кабынып...

Инде ярда чагым юк, –
Таянырга талым юк,
Мәхәббәтен күпер итәр
Яшьлек ярым тагын юк.
«Зифа буйлы талым» дигән
Былбыл телле ярым юк...
Серем сөйләр талым юк!

Чирмешәндә – талсыз яр!
Тал калдырган моңым бар.
Бакырчыдан өлеш – көмешем,
Хәтта алтын җырым бар.
Яшьлегемә – Сөюемә
Күпер булсын! – уем бар.
Сагынганда чәчләремнән
Һаман салган юлым бар.

Һаман исән талларым...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт Рәдиф абый. Шигырьләрегез мәңге яшәсен, Үзегезгә исәнлек,иҗатка этәрүче, сезне аңлаучы кешеләр күп булсын янәшәгездә.

    Хәзер укыйлар