Логотип
Шигърият

"Онытылган ярату"

Онытылган ярату

Бик сагындым сине, сагындым,
Бер тыңлыйсым килә, йотылып. 
Кулъяулыгым синең кулыңда 
Калган икән... калган онтылып.

Эшләрем дә бармый бу ара, 
Кайгыртасым килми һичкемне.
Үтеп барган чакта булса да,
Бер хәлемне белеп кит инде.

Әлҗе-мөлҗе килә күзләрем —
 Кулъяулыгым синең кесәңдә... 
Яратуың калган онтылып,
Бер кереп ал моннан үткәндә.


Кышкы тәрәзә

Күбәләкләр кунган өлгеләр бу, 
Күбәләкләр тарткан бу пәрдә... 
Туңмасын, дип, зәгыйфь канатлары, 
Сулышымны өрдем тәрәзгә.

Эреп төште... 
Кайсыгызның җаны 
Иренемә тамды, яшь сыман — 
Кемгә җылы җитми, кемнең тәне 
Туңып китте шушы дөньядан?


Көт!

Хушлашуы авыр иде сиңа,
Катылыгы өчен ул кызыйны кичер.
Үпми киткән иде, килер әле бер, дип, 
Үбәр әле бер, дип, мине исеңә төшер.

Иреннәрең көяр, сулуларың кабар,
Картаяммы, диеп, уйлама син һич тә. 
Иренемдә киткән сиңа дигән назым 
Шулай тынгы бирмәс сиңа иртә, кич тә.
Иреннәрем төсле кызыл парлы чия 
Үзләре үк өзелеп төшәр кулларыңа 
Үпми киткән иде, килер әле бер дип, 
Үбәр әле бер, дип хәбәр салыр сиңа.


Көзләр җитсә...

Өзелеп очкан яфрак, 
Көенеп очкан яфрак 
Кунар иренеңә,
Уты белән өтеп,
Бер җылы сүз көтеп,
Бер җылы сүз көтеп.

Өзелеп киткән яфрак, 
Өзелеп көткән яфрак 
Сөелеп туймаган ул,
Үбелеп туймаган ул,
Иреннәрем кебек.

***
Кояшта таплар бар, диләр. 
Кемдер әйтә: сипкелле. 
Суыктан качып, утына 
Очты торна төркеме.

***
Кызыл йөзле, кызыл күзле кояш 
Моңайганда китә каралып. 
Тынсыз калган кырлар итәгенә 
Толымнары төшә таралып.

***
Торам әнә, ят җылыдан качкан чакта, 
Саксыз тигән көйләрдән дә ишелергә... 
(Атмагыз ла!) таш түгел бит бәгырьләрем 
Ут элдергән тәрәзләрдә киселергә.


Сәях җан

Кара төндә юлыгызны киссә, 
Курыкмагыз кара мәче санап.
Шәүләм булып, тәннән качкан җаным 
Бәхетемне йөрер сагалап.

Шүрләмәгәз төпсез күзләремдә 
Калмаган, дип яшәү галәмәте:
Тарсына ла кысан күкрәгемне — 
Һәрбер җанның була үз гадәте.

Йөзләремнең нуры качкан мәлне 
Алмагыз ла хафа бер сәбәпкә.
Кыйбла яктысына очкан булыр,
Иман эзләп, җаным шул сәгатьтә.

Бәхилләшер кемдер тәнем белән 
Бу дөньямнан күчеп барган чакта. 
Хәер-дога өмет итеп аннан,
Җаным карап торыр бер почмакта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар