Логотип
Шигърият

Миндә вулкан күз яше...

Без булмасак…

Туган җирдән еракларда чакта
Күтәрелеп карыйм мин күкләргә.
Бәлки, минем мондый гадәтләрем
Сәер күренәдер бик күпләргә.
Әмма гади күк тә үзгә кебек,
Еламыйча чак-чак түзә кебек, —
Күперенеп тора болытлар,
Әллә ничек кенә боеклар…
Туган җирдә алар шундый горур,
Йә арыслан, йә юлбарыс булыр, —
Өелерләр Урал тау булып,
Ургып аккан ярсу шау булып.
Ялтыр-йолтыр яшен камчылары
Болыт кыяларны кискәләсә,
Карурмандай кара болытларны
Йолыккалап җилләр искәләсә,
Рәхәтләнеп җылы яңгыр кояр,
Күз ачкысыз буран котырыр.
Бар дөньясы туктап тынып торыр, —
Туган җирдә күкләр, һай, горур!
Туган җирдән еракларда чакта
Күтәрелеп күккә карасагыз,
Минем хәлләремне аңларсыз сез,
җирсү дигән хәлгә тарысагыз.
…Туган җирнең тузан исе тәмле,
Болытлары — кояш, ае — ахак.
Тик туган җир башка булыр иде,
Шулай сагынучы без булмасак…
 

Әй бу уйлар...

Әй бу көз, әй бу көзге җил,
Иссә исми, киссә кисми.
Яфракларны бәйдә тота,
Шулай эшләп ул ни ота?
Әй бу көз, әй көзге яңгыр! —
Әкрен генә төшкән була.
Болытлары бер урыннан
Бер урынга күчкән була.
Әй бу яңгыр, яфракларның
Очларыннан тамып тора.
Күз яшенә манчылганнан
“Хәлең ничек?” — диеп сора…
Әй, асыл көз, көзге яңгыр…
Әй бу көзнең ачы җиле…
Сибеп йөри бар дөньяга
Әкрен генә яфрак җиме.
Әй сәер көз, әй дөньясы…
Сагыш исә кисә барсын…
Китеп барам дөнья буйлап
Фани дөнья уен уйлап.
Әй, асыл көз, әй, сәер көз.
Әй бу, әй бу, әй бу уйлар.
Миннән соң да бу кешелек
Уйланыр бит.
Ниләр уйлар…


Төнге васыять

Энем Әнгамга
…Әгәр сиңа шылтыратсам
Төнге сәгать уникедә,
Аһ, ачуың килер иде.
Ачуланыр идем мин дә.
Әмма “Нигә уятасың,
Син йокымнан?” — диеп түгел,
Синең миңа дәшүеңне
Күптән көтә иде күңел.
Шул гомерләр хәлгә керми,
Ай кадәрле айны күрми,
Ничекләр яшисеңдер шул? —
Күңелемә сагыш үрли.
(Яфракларны уятасы
Бар дип чакырдым җилне, —
Гафләт баскан бар илне.)
Суверен йолдызлар гына
Аңлап күз кыса миңа.
Әгәр төндә шылтыратсам,
Ни диярмен соң сиңа?
Ник кош түгел, очалмыйм дип,
Елап алырмын бәлки.
Йолдызлар сәлам юллый, дип
Алдашырмындыр яки.
Бәлки айны гаепләрмен, —
"йләнми йөри һаман.
Имеш, моңсудан да моңсу, —
Шул кирәк аңа, таман.
Ә күккә гомерендә бер
Күз күтәреп бакмаган,
Төнге сулар белән бергә
Кушылыплар акмаган
Кемсәләрне тиргәмәм мин,
Бары тик кызганырмын.
Йолдызлар дәшеп торалар —
Сәфәргә кузгалырмын.
Китеп барсам, сагынсагыз,
Эзләгез мине күктән, —
Кол санына сыймаган җан
Йолдыз илендә күптән.
 

Түбәнгә “күтәрелү”

Без түбәннән, без тормышның
Күтәрелдек төбеннән.
Күтәрелүне ничә кат
Без башлыйбыз бүгеннән…
Дәүләт дигән түбәң төшсә,
Хәл түбән төшә икән.
Түбәнлекне түбә итү
Хәленә төшмә икән.
“Без — бөек”, дип лаф оруда, —
Юк, мин бәхәскә кермим.
“Бөек эшләр” башкарыла, —
Әмма нәтиҗә күрмим.
Без түбәннән күтәрелми
“Күтәреләбез” һаман.
Кесәдә йодрык төябез,
Шунда “яшибез” тәмам.
 


Дулкын кирәк!

Үз телеңдә ярып әйтәлмисең,    
Үз илеңдә тотык шикелле.
Үткән гасырда да әйтәлмәдең,
“Яңа гасыр”да да икеле?!
Роберт Әхмәтҗанов.
Шөбһә салдың күңелемә.
Ачуымны китердең,
Өметне өзмәкче була
Синең шушы фикерең.
Үткән гасыр Тукайлы ул,
Ул әйтмәгәнме сүзен?
Ярты гасыр өзгәләнеп
Кычкырмыйсыңмы үзең?
Үткән гасыр Бабичлы ул.
Такташлы, Гафуриле.
Алишлы ул, Җәлилле,
Татар сүзе — дәлилле!
Тик сүзен әйтә белсә дә,
Менә алмый дулкынга,
Аягын-кулын, рухын
Богауларда тотканга.
Ни кирәген беләсең бит,
Кирәк татар дулкыны!
Дулкынсызлык — туган телне
Буып торган упкын ул.
Дулкынүткәргеч йөрәкләр
Чыдар тагы күпмегә?
Дулкынүткәргеч корама
Тора юкса чүп кенә…
Дөнья гизәр дулкын кирәк
Татар шигыренә дә.
Шул дулкынны даулау кирәк
Татар шагыйренә дә.
Үз телендә әйтә татар,
Әйткән, әйтсен нык сүзен!
Милли горурлык ни нәмә?
Белмәгәнгә юк сүзем.



Хәл эчендә хәл белешү

Хәл белмәкче булып кына
Шылтыратам әле сиңа.
Нихәл, нигә елыйсың дип,
Ник берәрсе дәшсен миңа.
Чалт аяз күк, минем күңел
Болытларга уралгандыр.
Таңның алсу мизгелләрен
Җеннәр килеп урлагандыр.
Җил үлгәндер, исән булса,
Ул барыбер исәр иде.
Ә минем бит кичә генә
Мәхәббәтем исән иде.
Яши иде җанда өмет
Нәкъ чыгасы кояш кебек.
Инде менә бөтен дөнья
Тора каһкаһәләп көлеп.
Үз хәлемне үзем беләм,
Ах, сорама, ник елыйсың?
Сөйгәннәргә җиңелрәк…
Әйе, син дөрес уйлыйсың.
 


Ә сүз кала

Әллә ниләр әйтәсем бар сиңа,
Ник кайтмыйсың өйгә?
Ничек чыгыйм инде урамнарга
Дөрләп янган көйгә?!
Әллә ниләр әйтәсем бар сиңа,
Ничек әйтми калыйм?!
Әйтелмәгән сүзләр җанны яра,
Йөрәгемне талый.
Әллә ниләр әйтәсем бар сиңа, —
Ничек әйтми китим?!
Хәлең җиңеләйтим дипме, әҗәл
Сукты, минут көтми.
Әйтер сүзләр утлы кисәү булып
Көйдереп торганда,
Һәр яңа көн яңа өмет булып
Кояш чыга таңда.
Ә сүз… кала җанда.

 

Мәхәббәт төтене

Үткән гасыр Алсуына
Гашыйк иде Такташ,
Безнең заман Алсуына
Җыр багышлый Гаташ.
Алсу сеңлем, син алданма
Шагыйранә сүзгә,
Безнең яшәү, безнең заман
Ул бөтенләй үзгә.
Хәзер мәхәббәт сүзеннән
Төтен керә күзгә…

 

Тыңлагыз бу мәдхияне

(замана бәете)
Никтер мәдхия язмыйбыз, —
Әллә данлар эшебез юк?
Данлар эшләрне аңларлык
Әллә аңлы кешебез юк?
Кыюлыгым җитеп бүген
Үз сүземне башлыйм әле.
Исем куям “Нурихан” дип, —
Тыңлагыз бу мәдхияне, —
Ул — заманым пәйгамбәре.
Котырган эт һауа карап өргән менән
Асманда торган айның нуры китмәс!

Акмулла. XIX гасыр.

Туган туфрагыңның даны — Син,
Бәгыреннән тамган каны — Син.
Тарихының татлы җимеше.
Халкың өчен булды һәр эшең.
Ай-һай, саллы керткән өлешең.
Тарих төпләренә төштең Син,
Милләтеңнең алтын төше — Син.
Милләтеңә тарих капкасын
Ачу юлын эзләп тапкансың.
Эзләп табып… белеп каккансың.
Син тын аккан тирән Иделдер,
Син Каф тавы, бәлки, Уралдыр?
Халкың җаннарына керү дә
Төш кенәдер, төшне юраудыр.
Үткән юллар шулай ураудыр.
Син әтилдер, бәлки Чулмандыр?
Хәзәр диңгез, бәлки, океандыр?
Сиңа шундый фәрман иңгәндер:
Милләтеңә канат Син куйдыр!
Аның өчен Син тик бер сыйдыр.
Милләтеңнең рухи таҗы — Син!
Милләтеңнең йөзек кашы — Син!
Милләт тарихының хакыйкый
Нәфис елъязмасын ачтың Син!
Чүп-чарлардан читкә качтың Син!
Бар язганың иңеп җаннарга,
Өмет уты булып кабынды.
Заман пәйгамбәре — Нури хан,
Милләт Сиңа ихлас табынды.
Сүнеп бара иде — кабынды.
Котлы булды барлык язганың.
Вөҗдан кушмаганны язмадың.
Котлы булды гамәл, уең да,
Котлы булсын гомер туең да! —
Шундый теләк милләт уенда!
 


Мин генәме…
      …Вулканнар да елый

Әйтәсем килә, —
Әйтәлмим, —
Тота мине горурлык.
Әйтер сүзем
Шундый юкса,
Баш июгә торырлык.
Әйтү түгел,
Бар дөньяга
Кычкырырга телимен.
Ачкан авызымны каплап,
Тешләп куям телемне.
Бикләнгән хисләр
Богауда.
Авыр иде болай да…
Тамар яшем эчкә йотып,
Ялварамын Ходайга:
Ярлыкагыл халәтемне,
Тәмугмы бу? Оҗмахмы?
Барыбер ут, яныйм диеп,
Кочмакчымын кояшны!
Миннән көлә-көлә генә
Кояш яктыра бара.
Янганга да, сүнгәнгә дә
Юкмыни соң бер чара?
Мин түгел,
Сүнә вулканнар,
Агызып утлы яшен.
Көтмәгәндә яшь кенә кыз
Сорады миннән яшем.
Халәтемне
Тоемлады:
Вулканнар эчтә яши.
Сөртмә тамган яшьләремне, —
Миндә вулкан күз яше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар